Могтәбәр галим
Гөлнара Ирек кызы ФӘТХЕТДИНОВА,Алексеевск районы Ромодан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагог буларак эш стажы 26 елИлгиз абыйның якты истәлегенә багышлыймПәйгамбәребез Мөхәммәд(г...
Гөлнара Ирек кызы ФӘТХЕТДИНОВА,
Алексеевск районы Ромодан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы 26 ел
Илгиз абыйның якты истәлегенә багышлыйм
Пәйгамбәребез Мөхәммәд(галәйһиссәләм): “Кытайга барып булса да белем алыгыз”, – дигән бер хәдистә. Белем кешегә максатына ирешергә, авырлыкларны җиңәргә тормышны дөрес, матур итеп төзергә ярдәм итә. Шуңа күрә кеше бу дөньяга беренче тапкыр аваз салудан башлап соңгы сулышына кадәр танып белә, фикерли, укый, үзләштерә, тәҗрибә туплый, өйрәнә. Элек-электән белемле кешеләр алдында халык баш игән, аларны олылаган, хөрмәтләгән.
Безнең арабызда да белемгә омтылган, башкаларга үрнәк булган галимнәр бар. Аларның берсе –гаиләбезнең горурлыгы булган, ярты гасырга якын гомерен фәнгә багышлаган, профессор дәрәҗәсенә ирешкән Илгиз Хаҗи улы Гәрәев.Кем соң ул?
Татарстанның Әлки районында бормаланып аккан Актай елгасы буенда Карга авылы бар. Шул авылда 1946 елның 13 нче сентябрендә Гәрәевлар гаиләсендә бишенче сабый булып көтелгән малай – Илгиз дөньяга килә. Балачагында сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татырга туры килә. Шуңа күрә кече яшьтән эш сөючән булып үсә.
1953 елда Илгиз беренче сыйныфка укырга керә. Туган авылында башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, җиденче сыйныфны җиде километр ераклыктагы күрше Иске Чаллы авылына йөреп тәмамларга туры килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлау турында аттестат алгач, авылда эшкә урнаша, Актай елгасы аша күпер төзүдә катнаша. Әти-әнисе белән киңәшеп, белемен дәвам итәргә була. Башта Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 нче сыйныфына укырга кереп,рус телендә укый. Мәктәпне яхшы билгеләргә генәтәмамлый.Белем алу теләге аны Казанга алып килә. Хезмәт укытучысы белән очраклы очрашу һәм аның киңәше белән Казан химия-технология техникумына укырга керә. Шулай ул гомеренхимия фәненә багышлый. Техникумда укыганда, 3 курстан Совет Армиясе хезмәтенә алалар, Хәрби хезмәттән соң, техникумда укуын дәвам итә. 1970 елда «Каты химик матдәләр технологиясе»белгечлеге буенча Казан химия технология техникумын тәмамлый. Махсус полимерлар синтезы буенча чыгарылыш эшен КХТИның химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологиясе кафедрасында башкара һәм бик яхшы билгегә яклый. Шул көннән башлап аның тормышыбу институт белән бәйләнеп китә. Хезмәт эшчәнлеген “Химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологияләре“ кафедрасында башлый. Югары дәрәҗәне алганчы, бик күпбаскычларны үтәргә туры килә: лаборант, өлкән лаборант, 6 нчы разрядлы аппаратчы, инженер, өлкән инженер, әйдәп баручы инженер, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр һәм профессор. 1987 елда кандидатлык диссертациясен, ә 2009 елда докторлык диссертациясен яклый. Бер үк вакытта фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнеп, студентларга лекцияләр укый, булган белемен шәкертләренә җиткерә. КХТИның ХЮМКТ кафедрасында эшләү дәверендә уйлап табуга 22 патент ала, оксетан полимерларын синтезлау һәм тикшерү буенча 3 монография, полимерлар буенча 1 белешмә, төрле фәнни журналларда 45тән артык мәкалә бастыра һәм төрле фәнни конференцияләрдә бик күп чыгышлар ясый. Казан химия технология институтында эшли башлаганнан бирле, төрле кораллар системасына югары нәтиҗәле зарядлар булдыру, нефть чыгаруны арттыру, махсус полимер химия һәм медицина дәвалау чаралары өлкәсендә фәнни экспериментлар беләншөгыльләнә, төрле югары нәтиҗәле органик адсорбентлар булдыру проблемасы өстендә эшли.
Илгиз Хаҗи улы –Казан милли тикшеренү технология университетының кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча диссертация советы әгъзасы, инженер химия-технология институтының гыйльми советы әгъзасы, Хезмәт ветераны булды.
Ләкин 2019 елда 26 нчы ноябрендә яраткан абыебыз, студентларның остазы безнең арабыздан китеп барды. Үзеннән соң күпме хезмәт, якты истәлек калдырды. Илгиз Хаҗи улы – химия, медицина өлкәсендә генә түгел, башка тармакларда да танылган шәхес иде. Урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар