Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасына анализ
(VI сыйныф. Татар әдәбияты дәресе)Нияз ӘСКӘРОВ,Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән...
(VI сыйныф. Татар әдәбияты дәресе)
Нияз ӘСКӘРОВ,
Саба районы Килдебәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү,аның туган иленә тугрылыклы, патриот-шагыйрь булуына басым ясау;
- шигырь һәм балладага төшенчә бирү, укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү;
- батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: патриотизм хисен тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып белү УУГ: танып белү максатын аңлау, әсәрнең эчтәлеген ачканда белем һәм күнекмәләрне файдалана белү;проблеманы чишү;
Коммуникатив УУГ:парлап эшләгәндә иптәшең белән килешә, бер-береңне тыңлый,үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү.
Регулятив УУГ: җавап алгоритмын планлаштыру, җавапларны бәяләү, үзбәя.
Предмет нәтиҗәләр: «Сандугач һәм чишмә» балладасының эчтәлеген белү,күтәрелгән проблема чишелешен күзаллый алу.
Эшчәнлек формалары: фронталь,индвидуаль,парлардаэш.
Җиһазлау:Шагыйрьның портреты,китап күргәзмәсе,шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган альбомнар.Презентация, укучыларның иҗади эшләре, иллюстрацияләр.
Дәрес барышы
- Оештыру, мотивлаштыру
(Сандугач һәм чишмә тавышын тыңлау.)
- Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.
– Хәерле көн укучылар! Дәресебезне хәерле сәгатьтә башлыйбыз. Һәр яңа көн безгә бары куанычлар гына алып килсен. Магнитофон тасмасында сандугач сайравы һәм чишмә челтерәгән тавыш тыңлап уздык. Ә ни өчен дәресне чишмә һәм сандугач тавышы белән башладык, дәрес азагында бу сорауга җавап табарбыз.
- Уку мәсьәләсен кую.
– Елның һәр ае, кайсыдыр язучы, шагыйрьнең, җырчы яки рәссамнең туган көне белән бәйле. Укучылар әйтегез әле, февраль аенда туган нинди язучы, шагыйрьләрне, рәссам һәм җырчыларны беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.Өй эше итеп шуларны белеп килергә иде.)
Укытучы. Бик яхшы укучылар. Менә күпме шәхесләрнең туган көннәре февраль аена туры килә икән.
- Актуальләштерү
Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы. Шушы шәхесләр арасында безнең өчен бик таныш язучы, герой- шагыйрьне әйтегез. (Муса Җәлил)
– Әйе, ул – Муса Җәлил.(Укучылар үзләре әзерләп килгән презентация белән таныштыралар. )
1)Сугышка кадәрге чор.
2) Сугыш чоры
3)Моабит дәфтәре.
Үзбәя
(Тактага шигырь, поэма, баллада дигәнкарточкалар эленә)
Төркемнәрдә эш
(Һәр төркем аның әсәрләрен карап жанрларга бүлеп чыга. «Кызыл ромашка» –шигырь; «Бакчачы» –шигырь, «Хат ташучы», «Алтынчәч» – поэма; «Сандугач һәм чишмә»-баллада.)(Слайд)
(Төркемнәрдә тикшерү. Үзбәя.)
– Алдагы дәресләрдә без шигырь, поэма жанрлары белән танышкан идек инде.Ә нәрсә соң ул баллада?
Төшенчә бирү.(Аңлатмалы сүзлектән эзләү).
Баллада турындатөшенчә. (Тактагабалладагахассыйфатларязыпкуела.)
Баллада – поэзиянеңхикәяләүхарактерындагылиро-эпик төре.
Балладагахассыйфатлар:
- үткендраматикһәмфаҗигалехәлләргәкорылганбулухас;
- сюжетныңкискенһәмхәрәкәтчәнүстерелеше;
- фантастик предмет һәмдетальләрдән, халыкавызиҗатындагыобразларданһәмкүренешләрдәнфайдалану;
- җанлыһәмҗансызтабигатьнеперсонажлаштырып, әйберләрнеҗанландырухас;
- геройныңбатырлыгынһәмфаҗигалеүлеменюгарыкүтәрептасвирлау.
(Слайд)
III. Төп өлеш.
Уку мәсьәләсен чишү.
– Димәк, бүгенге темабыз М.Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә балладасын» анализлау булыр.
(Өй эше: әсәрне укып килергә һәм рәсемнәр ясарга иде. Искәрмә: анализлау эшен тоткарламас өчен, алдан укып килергә күнектерү мәҗбүри. Рәсемнәр дәрес башында җыеп алына, эшнең һәр этабында аларны тактага элеп барырга кирәк.)
Дәреслек белән эш.
Балладаны төркемнәрдә укыту. (4 төркем)
Ял минуты.
(М.Җәлилнең Кызыл ромашка” шигырен укытучы укый, укучылар җил,ромашка, чәчәкләр кояш ролен үтиләр.)
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар. (Ромашка ролендәге укучылар торалар тирбәләләр, елмаялар, бер-берләренә карыйлар.)
Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын, (җил ролендәге укучылар арасыннан кулы белән назлап уза.)
Таң сипте өсләренә(таң ролендәге укучы төрле хәрәкәтләр ясый.)
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр. (Чәчәкләр ролендәге укучылар салмак кына селкенәләр.)
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Укытучы.Укучылар, әсәрне анализлый башлаганчы сүзлек белән эшләп аларбыз
Сүзлек эше. (Слайд)
Гали –бөек,олуг.
Мәгърур – горур.
Тугрылык – бирелгәнлек
Укытучы.Укучылар, әсәрнең сюжетын аңладыгызмы? Баллада ошадымы? Әйдәгез, без караган балладага хас сыйфатларны әсәрдән эзләп карыйк.
(Балладага хас әлеге сыйфатлар укучылар тарафыннан әсәрдән таптырыла.)
– Укучылар,игътибар иттегезме, баллада ничә өлештән тора? (Дүрт өлештән тора)
– Һәр өлешкә нинди исем биреп булыр иде? Һәм ни өчен? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
- Сандугач һәм чишмә мәхәббәте, дуслыгы.
- Дошманның вәхшилеге, Чишмә һәм сандугачның ил батыры өчен борчылуы.
- Сандугачның фаҗигале үлеме.
- Егетнең илен саклау һәм дошманнардан азат итү өчен ялкынлы көрәшне дәвам итүе.
– Ә хәзер төркемнәрдә геройларга характеристика бирербез. (Һәр төркем такта каршына чыгып анализ ясый, образларны характерлый торган юлларны табып укыйлар.)
–Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе.
Ул сайрый ялкынлы
Саф сөю турында
Һәм сөйгән йөрәкнең
Ярсуы турында.
Ул сөйли чын дуслык,
Турылык турында.
Нинди көч бу кошның
Ялкынлы җырында.
– Чишмә – җансыз табигать вәкиле,сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.
Иркәли таң кошын
Зөбәрҗәт тамчылар.
Әйтче, бу күренешкә
Сокланмый кем чыдар?
– Егет –ил батыры –кыю. Максатчан, Туган иленә биргән антына тугры. Кирәк икән, ул да шушы мәгърур Сандугач һәм Чишмә шикелле үләр.
Килде ил батыры
Мылтыктан, кылычтан,
Йөрәге һәм анты
Катырак корычтан.
Илгә саф мәхәббәт
Ярсыта йөрәген,
Дошманны юк итү
Аның бар теләге...
Чишмәне калдырып,
Атына атланды.
Юлбарыс шикелле,
Дошманга ташланды
– Ил дошманы – канечкеч, юлбасар,мәкерле. Ул матурлыкны күрә белмәүче.
Үтте ил дошманы,
Яшеренеп, яр буйлап,
Минем саф, шифалы
Суымны агулап.
Канечкеч, юлбасар,
Ул кача артыннан
Аны нык күзәтеп
Килгән яшь батырдан
Гомуми нәтиҗәләр чыгару. (Сораулар:нечкә һәм калын сораулар. «Нечкә» сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә «калын» сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз.)
(Укучылар төркемнәрдә сораулар әзерлиләр.)
(1 нче, 3 нче төркемнәр калын, 2 нче,4 нче төркемнәр нечкә сораулар әзерлиләр. Төркемнәр җавап бирәләр.)(Слайд)
– Укучылар баллада нәрсә турында булды? (Кечкенә генә сайрар кош үзен аямыйча илен саклаучы ил батырын коткарып калды.)(Слайд)
– Темасыбатырлык,илен яратутурында.
– Әсәрнең төп идеясе нидән гыйбарәт, әсәрнең төп идеясе кайсы юлларда чагыла?
(Өзек укыла.)
– Ил дошманының Чишмәне агулавын күрәбез. Шуның исәбенә Сандугачның үлеме дә табигать һәм илнең, шул исәптән кешенең исән-имин яшәвен тәэмин итә, ягъни Сандугач Туган ил азатлыгы, табигатьнең матурлыгы өчен көрәштә үзен корбан итә.
– Укучылар сез ничек уйлыйсыз, герой шагыйрьнең тормышында һәм Сандугач һәм чишмә балладасында охшаш яклар бармы?
Укучылар җавабы:
– Муса Җәлил әсирлеккә эләккәч тә, куркып утырмый, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшә, иптәшләренә әсирлектән качарга ярдәм итә. Димәк, егетне дә Муса Җәлил кебек патриот дип әйтә алабыз. Алар үз гомерләрен аямыйча ил өчен, тынычлык өчен көрәшәләр.
– Муса Җәлил узенең шигъри мирасыннан тыш, язмышы белән безгә батырлык һәм героизм үрнәге дә калдырган.
– Ә хәзер белемнәребезне тигезләү өчен Синквейн алымы белән эшләп алабыз.
1 нче төркем – Сандугач.
2 нче төркем – Чишмә.
3 нче төркем – Ил батыры.
4 нче төркем – Баллада жанры.
- Йомгаклау өлеше.
– Укучылар, тактага карагыз әле. Анда сезнең иҗади эшләрегез, рәсемнәрегез. Дәрес дәвамында алар тактага беркетелеп барды. Нинди матурлар! Сезнең әсәрне ничек аңлавыгызны шушы иҗади эшләрдән дә белеп була.(Җылы һәм салкын төсләрдән ясалган укучыларның рәсемнәре тактага эленгән).
- Рефлексия
– Укучылар, дәресебезне сандугач һәм чишмә тавышы белән башлаган идек? Ни өчен икән? (Җаваплар тыңлана.) Баллада «Сандугач һәм чишмә» дип атала. Сандугач – матурлык символы, чишмә – сафлык символы. Ил батыры – батырлык символы.
Дәресебез дә шушы образларны үзенә җыйган әсәр –«Сандугач һәм чишмә» турында булды.
Билгеләр кую.(«Белә идем », «Белдем», «Белергә телим» таблицасын тутыру)
- Өй эшләре бирү.
а) Дәреслекнең 142 нче битендәге сораулар һәмбиремнәр.
б)Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы мисалында шигырьнең камил төзелешен саклый торган чараларны аңлатып чыгыш ясарга.
(Дәрес М.Җәлилнең «Бер үгет» шигыре белән тәмамлана.)
Комментарийлар