Музей – патриотик тәрбия үзәге
Алия САДРИЕВА,Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Самат Шакир музее җитәкчесеМәктәбебездә Самат Шакир музее оештырганыбызга инде ике дистә ел. Андада күренекле...
Алия САДРИЕВА,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Самат Шакир музее җитәкчесе
Мәктәбебездә Самат Шакир музее оештырганыбызга инде ике дистә ел. Андада күренекле авылдашыбызның тормыш юлы һәм аның иҗаты аша халкыбызның Бөек Ватан сугышында кичергәннәре һәм данлыклы уллары турында күп материал тупланган. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә – музей менә дигән мәгълүмат базасы. Шундый мәртәбәле шагыйрь, эзтабар-язучының үз авылыбыздан чыкканлыгын белгәч, укучыларның дөньяга карашы үзгәргәне сизелә, музейга һәр кергән саен алар өчен ниндидер яңа ачыш ясала. Тәэсирләнгән укучыларның кайберләре шунда ук Самат ага Шакирның китапларын укырга сорый башлыйлар. Бигрәк тә авылдашыбыз үзе йөргән урыннарда, очрашкан шәхесләр белән фотографияләрне күп эшләткән. Ә бала вакытында үз куллары белән язган шигырьләр китабын укучылар сак кына карыйлар һәм аның да үзләре кебек гади бер авыл малае булганлыгын тоялар. Бу хисләрнең шигырь язарга сәләте булган балаларны каләм тибрәтергә зур этәргеч көч булганы аңлашыла. Бу нисбәттән берничә укучыбыз республикакүләм шигырь конкурсларында җиңүләр дә яулады.
Кем соң ул Самат Шакир?
Самат Фәтхерахман улы Шакиров 1924 елның 15 нче апрелендә безнең Күәм авылында дөньяга килә. Бик кечкенәдән әтисеннән ятим калып (әтисе – сәяси репрессия корбаны), әнисе һәм укытучы Нәкыйп абыйсында тәрбия ала.
Күәм җидееллык мәктәбендә укыганда ук, шигырьләр яза башлый ул. «Урман» дигән беренче шигыре 1939 елда «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында дөнья күрә, ә иҗат эшенә фатиханы аңа балалар язучысы Абдулла Алиш бирә.
1943 – 1945 елларда Совет Армиясе сафларына алына. Ул 1943 –1944 елларда Сталинград янында хезмәт иткәндә, сугыш гарасатларын күрә, үлем белән күзгә-күз очраша. Аның иҗатында сугыш темасы зур урын алып тора.
1962 елда СССР язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгәч, профессиональ язучы булып, иҗат эшенә чума. Ул – дистәдән артык шигырь китабы авторы. Проза өлкәсендә аеруча активлык күрсәтә, бигрәк тә журналистикада абруй казана.
Татар мәктәпләре өчен әдәбият дәреслегендә Самат Шакир иҗатына турында бер-ике җөмлә генә әйтелеп үтелә. Рус мәктәпләре өчен татар әдәбияты программасында һәм әдәбият дәреслегендә С.Шакирның тормыш һәм иҗаты буенча мәгълүмат һәм «Легенда егетләре» документаль повестеннан өзекләр бирелә. Самат Шакир иҗаты барлык татар укучылары тарафыннан өйрәнелергә лаек, дип саныйм.
«Татар халкының батырлык йолдызлыгында күренекле эзтабар әдип Самат ага Шакирның да кабатланмас үз нуры, үз балкышы бар! Карап торышка тыныч-тыйнак күренсә дә, йөрәгендә кайнап торган вулкан йөрткән. Яшьтән үк иҗат утында янып, атаклы әдип А.Алишның хәер-фатихасын алган тынгысыз эзтабар узган сугышларның кайнар эзләреннән йөреп, моңарчы билгеле булмаган бик күп батырларыбызны ачыклады; тылсымлы каләме ярдәмендә аларга икенче гомер бүләк итеп, халык хәтеренә мәңге кайтарды», – ди бүгенге көндә аның эзтабарлык эше буенча дәвамчысы булган Шаһинур Мостафин.
Самат Шакир сугыш кырларында башларын салган якташларының якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, сугыш узган урыннарга барган, архивларда эзләнгән, каһарман сугышчыларның гаиләләре белән, исән калган полкташлары, командирлары белән очрашкан һәм, фактларга таянып, әсәрләр язган. Әйтик, 28 панфиловчының полк комиссары Әхмәтҗан Мөхәммәтҗанов турында язган «Полк комиссары» дигән очеркы – шундый эзләнүләрнең берсе. «Үлемсезләр» (1964) дигән китабында урын алган әлеге язмасы панфиловчыларның исемен тарих битләренә мәңгегә теркәп калдырды.
«Легенда егетләре» дигән документаль кыйссасына киңрәк тукталып үтәсем килә.
Сталинградны саклаганда батырларча һәлак булган өч каһарман турында ул. Өчесе – өч милләттән: испан халкының данлыклы улы Рубен Ибаррури, татар бөркете Хафиз Фәттахетдинов һәм рус лачыны Владимир Каменщиков... Аларга Волгоград шәһәренең Көрәшчеләр мәйданында мәһабәт һәйкәл куелган.
С.Шакир әлеге батырлар эзеннән йөреп, күләмле әсәр яза һәм аны Мадрид шәһәренә, Испания Коммунистлар партиясе җитәкчесе Долорес Ибаррурига (Рубен Ибарруриның әнисенә) бүләк итеп җибәрә. Озак та үтми, әлеге батырны тудырган бөек Анадан дулкынландыргыч сүзләр язылган Рәхмәт хаты килә. Язучының иңнәренә рухи канатлар куя ул. Бүгенге көндә әлеге хат мәктәбебездәге Самат Шакир музеенда иң кадерле экспонат буларак саклана. Самат Шакир публицистик әсәрләр, документаль повестьлар язучы буларак таныла. Язучының «Һәйкәлләрдә чәчәкләр», «Ташлардагы язулар», «Үлемне җиңгән батыр», «Исемнәре мәрмәрдә» дип исемләнгән китаплары әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителә.
Самат Шакир Дахау концлагеренда Муса Җәлил батырлыгын кабатлаган көрәшче-шагыйрь, подполковник Хәйретдин Мөҗәй турында бик кыйммәтле материаллар эзләп таба. Матбугатта мәкаләләр бастыра, «Үлемнән көчлерәк» дигән документаль әсәр яза. Күп тырышлык кую нәтиҗәсендә, Х.Мөҗәйнең фронттагы язган әсәрләрен туплап, «Сугыш язмалары» дигән китап чыгара. Әлеге китап рус, башкорт, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән.
Тынгысыз шагыйрьгә тарихка рейхстагка байрак кадаган Советлар Союзы Герое Мелитон Кантария белән очрашып сөйләшергә туры килә. Очрашу вакытында М.Кантария күбрәк сугышчан дуслары турында сөйли.
– Рейхстагка әләм кадаучылар арасында бер татар егете дә бар иде. Гази Заһитов исемле. Сез аны беләсезме? – дип соравыннан соң С.Шакир бер мәлгә югалып кала. Гази Заһитов турында ишеткәне булса да, аның тормыш юлы белән таныш булмый. Саубуллашыр алдыннан М.Кантариянең: «Сез Гази Заһитовны эзләп табарга тырышыгыз, мөгаен, ул исән-саудыр әле. Байракташ дустыма миннән кайнар сәлам тапшырыгыз», – дигән гозерен үтәр өчен Грузиядән канатланып кайта. Ләкин моның өчен байтак юллар урарга, Совет Армиясе архивында берничә тапкыр булырга, Г.Заһитов турында язылган штаб документлары белән танышырга, дивизиянең исән калган командирларын, солдатларын күреп сөйләшергә туры килә аңа һәм шактый мәгълүматлар туплый. Башкортстанга, батырның туган авылы Янагышка да юл тота ул. Тормышта үтә тыйнак, аз сүзле, «Йомыкый» (авылдашлары арасындагы кушаматы) Газиның рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыклары хакында сөйләп, Янагыш халкын таң калдыра.
Кече Җирдә барган рәхимсез сугышның кискен мизгелендә А.Матросов батырлыгын кабатлаган Сәләхетдин Вәлиуллин исемен танытуга да Самат ага зур өлеш кертә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар әдипләренең исемнәрен халкыбызга кайтаруда да җиң сызганып эшли ул: шундый 30 язучының әсәрләреннән торган «Алар сафта» (1961) дигән китап та чыгара. Әлеге җыентыкта иҗат бөреләре тулысынча ачылырга өлгермәгән, шулай да үз вакытында актуаль темаларга язылган әсәрләре белән укучыларны куандырган, йөрәкләрендәге ялкынлы хисләрне шигырь яки хикәя итеп әдәбият хәзинәсенә өлеш керткән яшь һәм башлап язучыларның әсәрләренә күбрәк урын һәм аларның иҗатлары турында тулырак мәгълүмат бирелгән.
Комментарийлар