Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек мин математика укытучысы булдым яки тагын бер кат авыл мәктәпләре турында

Гөлназ Минеринат кызы ВӘЛИЕВА, Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысыПедагогик стажы – 22 ел«Әй, авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш…» дип, 1994 елда Минзәлә педагогия учи...

Гөлназ Минеринат кызы ВӘЛИЕВА,


Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы


Педагогик стажы – 22 ел


«Әй, авыл, син мең шәһәрдән, мең кабат ямьле вә хуш…» дип, 1994 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, авыл мәктәбенә эшкә кайтканыма инде 22 ел вакыт узып та киткән. Язмыш алдыма нинди генә киртәләр китереп куйса да, аларны җимерә-җимерә укытучы һөнәренә тугры кала бирәм. Мине һөнәри яктан да, рухи яктан да ныгыткан, “укытучы һәрвакыт үсештә, үзгәрештә” булырга тиеш дигән кагыйдәне төшенергә ярдәм иткән шушы “киртәләр” турында бәян итеп китим әле.


Беренче “киртә” яңа гына училище тәмамлап кайткан башлангыч сыйныф укытучысының математика һәм татар теле укытырга дип, Яңа Авыл урта мәктәбенә эшкә җибәрелүе. Дөрес, училищеда безгә “предмет специализации” дигән фән кереп, анда безне VIX сыйныфларга математика укыту серләренә бераз өйрәткәннәр иде. Читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кергән булсам да, татар теле һәм әдәбияты укыту методикасыннан хәбәрдар түгел. Мин укытырга килгән бу мәктәпнең укытучылар коллективы кечкенә генә, ләкин бик бердәм булып чыкты. “Укыта белмисең”, – дип ачуланмадылар, киресенчә, дәресләремә кереп, аларны анализлап, җайлап кына планнар төзергә, максат-бурычларга ирешү юлларын табарга өйрәттеләр. Ул чакта укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган математика укытучы Хөрмәтова Мөзәлимә Шаһаби кызына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Розалия Сәгыйть кызына мин бүген дә бик рәхмәтле.


Икенче “киртә” – декрет ялыннан чыгуга, ни башлангыч сыйныфларда, ни татар теле, ни математикадан сәгатьләр юк иде. Нинди генә предметлар укытырга туры килмәде миңа. Әле ярый хәзерге кебек диплом, курслар сорамадылар. Кайсы гына фәнне укытсам да, эшне программаны, дәреслекләрне өйрәнүдән башлыйм, өстәмә әдәбият эзлим. Ул вакытта интернет юк, өстәмә мәгълүмат алыйм дисәң, я китаплар сатып алырга, я предмет буенча газета-журналларга язылырга кирәк. География, биология укытам, “География в школе”, Биология в школе”, “Вокруг света” журналларына, “Первое сентября” газетасының “География” кушымтасына язылам, “Я иду на урок” циклыннан китапларга заказ биреп, почта аша кайтартам.


Рәсем дәресләре бирделәр, монысы җиңелерәк, чөнки училище буенча бу предметны укыту методикасы белән таныш. Укучыларымның рәсемнәрен “Салават күпере”, “Ялкын” журналларына җибәрәм. Гыйлметдинова Ландышның эшен рус телендәге бер балалар журналына конкурска җибәргәч, аның беренче урын алып, 18 төсле гуашь белән бүләкләнгәне истә калган.


Сәламәтлек сәгате укыттым, прораммада шахмат уеннары бирелгән, үзлегемнән шахмат уйнарга өйрәнеп, укучыларны да шушы спорт төренә өйрәтергә тырыштым. Бу уенны белүемнең бүгенге көндә дә кирәге чыкты. Башлангыч сыйныфларда “Шахмат илендә” дигән дәрестән тыш эшчәнлек сәгате алып барам. Аннан 6 ел үз һөнәрем буенча башлангыч сыйныфларда эшләп калу бәхете насыйп булды. Бик яратып, бик теләп укыттым мин нәни укучыларыны.


Тик яңадан кыскартулар... Һәм математика укытучылары инде пенсия яшенә якынлаша дип, мине яңадан VIVII сыйныфларда математика, VIII–XI сыйныфларда информатика, VIII–X сыйныфларда сәнгать дәресләре укытырга күчерделәр. Ләкин инде законнар башка, һәр укытучының дипломлы белгеч булуы тәлап ителә. Яңадан читтән торып уку... 3 елдан КФУның Алабуга институты физика-математика бүлеген тәмамлап кулыма диплом алдым. Мин  белемемне күтәреп йөргән арада безнең Яңа Авыл урта мәктәбе башта тугызъеллык мәктәпкә, аннан башлангыч мәктәп балалар бакчасына әйләндерелде. Күп кенә укытучылар эшсез калдылар. Балаларыбыз укырга йөриячәк Тирсә мәктәбендә математика укытучысына дәресләр барлыгын ишеткәч, мин үземнең шушы предмет укытучысы булуыма мең кат сөедем. Быел бу мәктәптә укытуыма да инде биш ел булды.


Бу башымнан кичкән вакыйгаларны һич кенә дә мактану өчен язмадым. Бүгенге көндә авыл мәктәпләрендәге төп проблема – кадрлар мәсьәләсе: математика, информатика, физика, химия, чит тел, рәсем, музыка укытучылары җитми. 2016–2017 нче уку елына Әгерҗе районына гына да 35 укытучы сорала. Яки киресенчә башлангыч сыйныф, татар теле  укытучылары күп, ярты ставкага укытып йөрергә мәҗбүрләр. Мәктәп директорлары уку йортларына барып студентлар белән сөйләшүләр алып баралар, күрше республикалардан игъланнар аша да, үзләре барып та эзлиләр. Тик файдасыз.


Ел саен районга, күп дигәндә, 7-8 яшь белгеч килә. Алары да 1–2 ел укытуга шәһәргә күчәләр, яки бөтенләй мәгариф системасыннан ук китү җаен карыйлар. Хәзер инде сәгатьләре аз булган бер мәктәп укытучысын атнага берничә көн икенче бер мәктәптә укытуын үтенәләр. Йөрергә транспорты булганда, бу мөмкин эш. Ләкин бер мәктәптә 18 – 20 сәгать, яки аннан да күбрәк дәрес алып барган математика укытучысы өчен икенче мәктәптә 10–12 сәгать укыту, бик зур физик, психологик йөкләмә. Төннәр буе дәрескә әзерләнергә, дәфтәр тикшерергә, IX, XI сыйныфларны имтиханнарга да әзерләргә, ниндидер һөнәри бәйгеләрдә, конференциялардә да катнашырга, яңа методик әдәбиятны күзәтеп барырга да кирәк бит әле.


Шәһәр җирләрендә балалар имтиханга күбрәк репетиторлар ярдәмендә әзерләнсә, авылда шул бер укытучы дәрестән тыш алып кала, кичтән мәктәпкә җыя, өенә чакыра. Шуңа күрә укытучыны төрле мәктәпләргә тарткалаганчы, килеп туган кадрлар проблемасын үз коллективыбыздагы укытучылар белән хәл итәргә тырышырга, булган кадрларны яңа һөнәр (яңа фән) үзләштерүгә юнәлдерергә кирәктер.


Кадрлар проблемасының тагы бер тармагы – мәктәптә ир-ат укытучыларның аз булуы. Районның һәр мәктәп сайтына кереп, ир-ат укытучыларны санап чыктым, Әгерҗе районындагы 28 мәктәптә 58 ир-ат укытучы эшли. Бу яктан Минзәлә районы бездән бәхетлерәк, 18 мәктәпкә 54 ир-ат укытучы санадым. Барыбыз да белеп торабыз, Мөхәммәт ага Мәһдиевның герое сүзләре белән әйткәндә “...ир балаларда егетлек, ирлек сыйфатлары тәрбияләү өчен укытучыларның күпчелеге ирләр булу кирәк”. Ә безнең хәтта физик тәрбия, физика кебек фәннәр дә хатын-кыз укытучылар кулына күчеп бара.


“Мәгариф” журналының 3 нче санында басылган Равил Зарипов язмасы белән тулысынча килешәм, ир-ат укытучылары булмаган мәктәп әтисез гаилә кебек. Безнең мәктәбебездә нибары бер ир-ат укытучы – физрук.


Бүген лагерьдагы балаларга кайтып китәр алдыннан шоколад белән банан өләшәләр, 30–40 лап бала һич кенә дә бер-берсенә алырга ирек бирмиләр, тарткалашалар, этешәләр. Яннарында өлкән яшьтәге ике укытучы, тыя гына алмыйбыз бит, ә менә Рамил Ирнестович килеп басып 1 минут та үтмәгәндер, балалар аның сүзенә буйсынып тезелделәр, тынычландылар, без дә иркен сулап әйберләребезне өләшеп бетердек. Һич кенә дә хатын-кыз укытучыларны хурларга теләмим, без яхшы укытучылар, тәрбиячеләр, ләкин укучыларга дөрес тәрбия бирү өчен “әтиләр” дә кирәк. Ә менә ир-ат укытучыларыбызның мәктәпләрдә аз булуының сәбәпләренә килгәндә, ни дияргә дә белгән юк.


Авыл өчен укытучының хезмәт хакы аз түгел, 2–3 ай акча бирмәгән фермаларда 12–13 мең сумга да эшләп йөриләр бит әле. Бәлки мәктәпләрдәге кәгазь боткасы, психологик басым белән куркытып бетергәнбездер без аларны. Бер туктаусыз отчет язу, ниндидер басым астында булу кебек эшләргә үтә дә сизгер бит көчле затларыбыз.


Укытучы эше җиңел түгел, һәрвакыт яңалыкларны күзәтеп, өйрәнеп барырга, үз дәресләреңдә кулланып карарга, уңышлы дип тапканнарын кулланылышка кертергә кирәк. Балалар алдында көлкегә калмыйм, аларда үз предметыма карата кызыксыну уятыйм дисәң, информацион-коммуникатив технологияларне да актив куллану мәҗбүри. Авыл мәктәбе саналсак та, база мәктәбе булгач, бездә проекторлар да шактый, компьютер классыбыз да яхшы гына, интернетның тизлеге дә канәгатьләнерлек. Бу дәресләрдә презентацияләр кулланып аңлату, видео карау, яңа теманы “Интернет урок.ру” сайты дәресләре аша бирү, онлайн тестлар эшләү мөмкинлеге дә бирә. Әмма бу мөмкинлекләр барлык авыл мәктәпләрендә дә бар димәс идем, кайда мәктәпкә бер проектор, кайда интернетның тизлеге җитми.


Авыл мәктәпләрендә проблемалар җитәрлек, ләкин аларны чишүне көтеп укытмый, тәрбия бирми утыру да мөмкин түгел. Ә чишелми торган мәсьәләләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ