Логотип Магариф уку
Цитата:

Нык шәхес тәрбияләү – киләчәкнең нигезе

Таҗиев Айрат Әгъзәм улы, Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасарыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, мәктәп, гаилә һәм җәм...

Таҗиев Айрат Әгъзәм улы,
Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелекнең алып барган тәрбияви чаралары да бер-берсенә теләктәшле булырга тиеш. Мәктәпнең, гаиләнең һәм җәмәгатьчелекнең бердәм эш итүе, педагогик җирлек буларак, балага һәркайда, һәрбер урында бертөрле, бер-берсенә каршы килмәгән теләкләр кую зарурлыгын күрсәтә. Бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мохиттәге традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына, шәхес буларак формалашуына хәлиткеч йогынты ясый.


Татар халкы борынгыдан ук үзенең әдәп-әхлак нормаларын камилләштерә килгән.


Чын әхлак ул – халык әхлагы, халыкның үзенчәлекләрен, теләк һәм өметләрен, яхшы киләчәккә гадел омтылышларын чагылдырган әхлак.


Борынгы заманнардан ук тыйнаклык, олыны – олы, кечене кече итә белү, хезмәттә ихласлык, булсын дип эшләү, чисталык-пөхтәлек, кунакчыллык, намуслылык, ата-ананы тәрбия итү, балаларга гыйлем-тәрбия бирү кебек сыйфатлар халкыбызның хыял идеаллары булып торганнар.


Әйе, гап-гади аңлатыла торган табигый күренеш икән бу. Еллар үтә, балалар үсә, айларны, көннәрне узып, өлкәннәр тормышына керергә ашыгалар, ата-ана күзәтүе астыннан чыгарга омтылалар, мөстәкыйльлек даулыйлар. Аларның мондый халәтләрен һич тә фаҗига сыман кабул итәргә кирәкми икән. Әмма шул ук вакытта балаларның әти-әнидән читләшүләрен гадәти хәл дип исәпләп, хафаланмыйча яшәү дә төрле аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Мондый очракта яшүсмерләрнең рухи үсешен тәэмин итәрдәй дөрес юнәлеш бирү безнең изге бурычыбыз булырга тиеш. Әти белән әни – балаларының иң якын кешеләре. Димәк, улы яки кызына тормышның гаять катлаулы икәнлеген, өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтнең ничегрәк булырга тиешлеген, дуслык, мәхәббәт, бурыч, намус кебек төшенчәләрнең нигезендә нәрсә ятканлыгын аңлата алырга, тормыш юлын, булачак профессиясен сайлашырга бары тик алар (әти, әни) гына сәләтле.


Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган иң күркәм әдәп-әхлак сыйфатларының берсе. Гомуми максатлардан чыгып, мәктәптә укыту процессының өч функциясен тормышка ашыра: белем бирә, тәрбияли һәм акыл сәләтен үстерә. Укыту белән беррәттән, укучыларда уңай шәхси сыйфатлар җыелмасы – дөньяга караш, әхлак, хезмәт, этик күзаллаулар, карашлар, ышанулар, шул җәмгыятькә туры килә торган тәртип һәм эшчәнлек ысуллары; омтылыш һәм максатлар системасы: мөнәсәбәтләр, ихтыяҗлар формалаша. Укучыларның тиешле тәрбиялелегеннән башка нәтиҗәле укыту процессы мөмкин түгел.


Иҗади әхлакый шәхес тәрбияләү – мәңгелек һәм катлаулы проблема. Иҗади шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы. Дәресләребездә белем бирү белән беррәттән әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куябыз.


Әхлакның үзәгендә – Кеше. Шуңа күрә укучыларыбызны татар халкының мәдәнияте, рухи мирасы (рухи байлыгы) үрнәгендә тәрбияләүне беренчел бурычыбыз итеп күрәбез. Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган иленә, туган теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Укучыларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәтү – мөһим чараларның берсе.


Минемчә, мәктәп милли мәдәният үсешендә дәвамчанлыкны тәэмин итә, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, шулай ук гомумкешелек мәдәниятенең әхлакый кыйммәтләрен дәвам итүче иҗади шәхес тәрбияли. Һәр балада милли үзаң тәрбияләүдә ана теле укытучысының һәм сыйныф җитәкчесенең өлеше алыштыргысыз.


Хөкүмәтебез, әти-әниләребез балаларын ышандырып тапшырганнар икән, без аларның ышанычын акларга тиеш. Бала – җанлы, тере рух! Аны баетырга, анда инанулар тудырып, тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Онытмыйк: балалар – безнең киләчәгебез! Без нинди шәхесләр тәрбияләсәк, киләчәгебез дә нәкъ шундый булыр. Рухы сау-сәламәт булган балалар киләчәктә акыллы шәхес, тәрбияле әти-әни булып үсүләренә ышанычым камил.


Тәрбия эше нәтиҗәле булсын өчен мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелек алар  алып барган тәрбияви чаралар бер юнәлештә, теләктәш, ягъни бербөтен  һәм системалы булырга  тиеш. Моның өчен һәр якның да тырышлыгын бергә кушу кирәк. Һәм инде, әлбәттә, үзара аралашу-очрашуларның, үзара бәйләнешләрнең башлап йөрүчесе ул – мәктәп. Ә аларны тоташтырып, бәйләп торучы элемтә җебе – укучы. Шушы җепне саклау – без – педагогларның төп бурычы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ