Логотип Магариф уку
Цитата:

Өлешләр

3 нче сыйныфта математика дәресе.

 

Зөлфия ХИСАМОВА,

Лениногорск районы Урмышлы төп  мәктәбенең

югары  квалификация категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат: өлешнең барлыкка килүе, аталышы һәм укылышы белән таныштыру, вакланмаларны чагыштырырга өйрәтү; төрле төрдәге күнегүләр эшләү күнекмәләрен ныгыту; балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәреснең бурычлары: теоретик белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; укучыларның  фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемдә эшләү.

Ресурслар: Математика. 3 сыйныф: 1 кисәк (Моро М.И., Бантова М.А.) – Казан: Татар.кит.нәшр., 2017.,  карточкалар, таратма материал, шәхси уңышларны бәяләү бите, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше, мотивлаштыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Иң элек үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле. 

Укучылар.  1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел!

2. Үз фикереңне аңлата бел!

3. Тулы итеп җавап бир!

Укытучы. Укучылар, сезнең алда эшләрне бәяләү бите ята. Сез һәр эш төреннән соң үзегезгә билге куярсыз.

 

№ п/п

Эш төре

Билге

1

Белемнәрне ныгыту.

 

2

Вакланмаларны уку һәм чагыштыру.

 

3

Дәреслек белән эш. Мәсьәлә чишү.

 

4

Тигезләмә чишү.

 

5

Вакланмалар язу.

 

 

Дәрестәге эшчәнлеккә билге

 

 

Математика – төгәл фән,

Киләчәкнең тоткасы.

Шуңа күрә һәр укучы

Бик нык өйрәнсен аны. (2 нче слайд )

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгытыйк. Дәфтәрләрне ачып, числоны язып куегыз. Карточкадагы аңлатмаларның кыйммәтен табыгыз һәм,  тәртип санына туры килгән хәрефне язып, яшерелгән сүзне табыгыз. (3 нче слайд)

 

А

1

Ә

2

Б

3

В

4

Г

5

Д

6

Е

7

Ё

8

Ж

9

Җ

10

З

11

И

12

Й

13

К

14

Л

15

М

16

Н

17

Ң

18

О

19

Ө

20

П

21

Р

22

С

23

Т

24

У

25

Ү

26

Ф

27

Х

28

Һ

29

Ц

30

Ч

31

Ш

32

Щ

33

Ъ

34

Ы

35

Ь

36

Э

37

Ю

38

Я

39

 

 

   20 : 1 =               (ө) 

   1  15 =                (л)   

   18 : 18 + 6 =       (е)

    32  1-  0 =          (ш)       

    0  15 + 15 =         (л)  

    0 : 8 + 2 =            (ә)

    4 6 -  2 =           (р )   

(4 нче слайд)             

III. Уку  мәсьәләсен кую

Укытучы. Нинди сүз килеп чыкты, нәрсә дип укыдыгыз, укучылар? (Өлешләр.)  Өлеш сүзен сез ничек аңлыйсыз? Бу сүзне ишеткәнегез бармы? Кайда? (Җаваплар тыңлана.) (5 нче слайд)

Өлеш – нинди дә булса бер бөтеннең аерым кисәге. («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ннән «өлеш» сүзенең аңлатмасын уку.) (6 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? Безнең алда нинди максат тора? Бүген без дәрестә өлешнең нәрсә икәнен аңларбыз, аны язарга, чагыштырырга өйрәнербез, өлешне язганда, саннарның нәрсә аңлатуын белербез. (7 нче слайд)

Эшчәнлекне бәяләгез. (Бәяләү битенә билге кую.)

IV. Уку  мәсьәләсен чишү

Укытучы. Укучылар, сез рәсемдә кемнәрне күрәсез? (Әти, әни, әби, бабай, балаларны.) Аларны бер сүз белән атагыз. (Гаилә.) Безнең илдә һәр ел нинди дә булса темага багышлана. Мәсәлән, 2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы, ә 2024 ел  Гаилә елы дип игълан ителде.  (8 нче слайд)

 Әни тәмле итеп пирог пешергән, хәзер аны кисәкләргә, яки өлешләргә бүләргә кирәк. Пирогны бүлгәндә нәрсәне истә тотарга тиешбез? (Һәр кешегә җитәрлек һәм тигез бүләргә(9 нчы слайд)

Димәк, өлешләр – ул бөтеннең тигез кисәкләре. Пирог – бөтен, әле ул бүленмәгән. Предмет бертөрле кисәкләргә бүленсә, ул кисәкләр өлеш дип атала.

Әни тортны 2 тигез өлешкә бүлде. Һәр кисәкне ничек атап була? (Тортның яртысы.) Ә математика телендә бу икедән бер өлеш дип атала. Өлешләрне ике сан белән вакланма рәвешендә язабыз. Вакланмада өстәге сан санаучы, астагы сан ваклаучы дип атала. Укыганда, астан өскә укыйлар. 2 – ваклаучы (предметның ничә тигез өлешкә бүленүе), 1 – санаучы (ничә кисәк алынуы),   Тортны 3, 4, 5, 6, 7 өлешкә бүлсәк, 1 өлеш ничек аталыр? Аны ничек язабыз? (10 нчы слайд) (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы. Кешеләргә бербөтен әйберләрне өлешләргә бүләргә туры килә. Иң күп очраганы ½, яки яртысы. Ярты чиләк, ярты сәгать, ипинең яртысы, ярты килограмм һ.б. Ярты – ул икедән бер өлеш. Чирек  ул – дүрттән бер өлеш. Безнең уку елы 4 чиреккә бүленгән. Сәгатьнең 1 чиреге – 15 минут.

 

V. Ял минуты  (11 нче слайд)

VI. Белемнәрне ныгыту

Парларда эшләү. Вакланмаларны дөрес итеп урнаштырыгыз.

Укытучы.  Сезнең алда төрле төстәге дүрт тасма. Аларның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? (Бертигез.) (12 нче слайд) Сары тасманы ике тигез өлешкә бүлегез. Нинди өлеш килеп чыкты? Дөрес вакланманы сайлап куегыз. (Тактада карточканы беркетәләр.) Яшел тасманы 3 өлешкә бүлегез. Вакланманы беркетегез. Кызыл тасманы 4 өлешкә бүлегез, вакланманы беркетегез. Тактада бер вакланма калды. Зәңгәр тасманы ничә өлешкә бүләбез?   

Вакланмаларны чагыштырыгыз, кайсы зуррак?  (13–14 нче слайдлар)

  *     *       *     *       *     *  

Бу күзәтүләрдән нинди нәтиҗә чыгарып була? Кайсы өлеш зуррак яки кечерәк икәнен ничек белергә? (Тигез өлешләр күбәйгән саен, аның күләме кечерәя бара.)

Эшчәнлеккә бәя куегыз. (Бәяләү битенә билге кую.)

VII. Өйрәнгәннәрне ныгыту. Дәреслек белән эш

 1) Мәсьәлә чишү (93 нче бит № 3). (15 нче слайд)

Мандарин тутырылган бер тартманың авырлыгы 8 кг. Әгәр бер тартма банан бер тартма мандаринга караганда 3 кг га җиңелрәк булса, 9 тартма бананның массасын тап.

– Мәсьәләнең шартын укыгыз. Сүз нәрсә турында  бара?

– Нәрсә билгеле? Нәрсәне табарга кирәк?

– Дәфтәргә кыскача язабыз.

Мандарин – 8 кг.

Банан – ? 3 кг га җиңелрәк.

  1. тартма банан – ?
  • Мәсьәләнең төп соравы нинди?
  • Без аңа җавап бирә алабызмы? Иң башта нәрсәне белергә кирәк?

Аңлатманы һәм җавапны языгыз.

Эшчәнлеккә бәя куегыз. (Бәяләү битенә билге кую.)

2)  №  4.   х ның кыйммәтен сайлап, тигезләмәләр чишү.

72 : х = 9            8  х = 64           х : 7 = 4            

Җаваплар: 8, 8, 28. (Һәр төркемнән бер укучы аңлата.)

Эшчәнлеккә бәя куегыз. (Бәяләү битенә билге кую.)

 VIII. Белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Төркемнәрдә эшләү.

Укытучы. Укучылар, без теләсә нинди бөтенне өлешләргә бүлә алабыз. Түгәрәкне, турыпочмаклыкны да, квадратны да тигез өлешләргә бүлеп була. Алдыгыздагы конвертларны ачыгыз. Фигуралар ничә өлешкә бүленгән һәм аның ничә өлеше буялганын вакланма рәвешендә языгыз. (16–18 нче слайдлар)

Вакланмаларның иң кечкенәсен һәм иң зурын әйтегез. 

Эшегезне бәяләгез. (Бәяләү битенә билге кую.)

VIII. Рефлексия

Укытучы.  Дәрес башында без сезнең белән нинди максатлар куйдык?   Нинди термин белән таныштык?  Нәрсә ул өлеш?  Вакланмада астагы сан нәрсәне аңлата?  Өстәге сан нәрсәне аңлата?  Вакланмаларны белү безгә тормышта кайда кирәк булырга мөмкин?  Без дәрес башында куйган максатларга ирештекме?

IX. Йомгаклау. Өй эше бирү

Вакланмаларны кими бару тәртибендә язсагыз, яшерелгән сүзләрне укырсыз. (Ярату, хөрмәт, ышаныч.) (19 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, гаилә – бәхетнең нигезе. Ярату, хөрмәт, ышаныч булганда гына гаиләләр бәхетле була. Мин сезнең барыгызга да гаилә бәхете телим! (20 нче слайд)

Өй эше.  Дәреслекнең 93 нче битендә № 9 (квадрат сызарга, аны биремдәгечә өлешләргә бүләргә); полядагы бирем (фигураларның буялган һәм буялмаган өлешләрен вакланма рәвешендә язарга).

Дәрестәге эшчәнлеккә бәя бирегез. (Бәяләү битенә билге кую.)

– Бәяләү битләрен миңа тапшырыгыз. Киләсе дәрестә өлешләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Укучылар, ә хәзер, смайликлар ярдәмендә дәрес турында фикерегезне белдерегез. (21 нче слайд) Дәрес тәмамланды.

– Мин барысын да аңладым, кызык һәм җиңел булды.

– Авыр булды, ләкин барысы да аңлашылды.

  Миңа авыр булды, аңламадым.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ