Логотип Магариф уку
Цитата:

Өмет тулы күзләр сездә иде

Кифая Әхсән кызы ЗАГИРОВА,Сарман гимназиясенең тарих укытучысыПедагогик стажы – 29 елҺәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрә...

Кифая Әхсән кызы ЗАГИРОВА,
Сарман гимназиясенең тарих укытучысы
Педагогик стажы – 29 ел
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләрдер, мөгаен. Бу язмада, әлбәттә, республика тарихында тирэн эз калдырган шәхесләргә ассызыклап тукталып булыр иде. Тик минем авылыбызның күренекле,бөек, мактаулы мөгаллимнәренә мактау җырлыйсым килә. Аларның исемнәре дә республика тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш дип уйлыйм.
Адәм баласы җиргә ни өчен килә? Яхшыны да, яманны да татып карау өчен, аннан тәҗрибә туплап, шуны бүтәннәргә, киләчәк буыннарга калдырыр, кешеләрне матуррак яшәргә өйрәтер өчен. Ә тормышны кемнәр күркәмрәк, яшәүне мәгънәлерәк итәргә өйрәтә соң? Әлбәттә, укытучылар. Укытучы! Нинди олы һәм тирән мәгънәле сүз. Авыр вакытларда аңлаган, төпле белем биргән,һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган искиткеч затлар!
Укытучы кеше элек-электән ихтирамга лаек шәхес булган. Туган авылым Кәүҗияк урта мәктәбе елъязмасында да шундый шәхесләр урын алган. Галия һәм Гәрәй Гәрәевләр, Мөһәлилә, Алексей Александровлар, Саимә, Фатыйх Фәхрисламовлар, Рәмзия, Мөхәммәт Гыйльметдиновлар, Нурия, Эрнест Зиннәтуллиннар – авылымның йөзек кашлары.
Әйе, туган якның горурлыгы – талантларда, аның абруен күтәрә торган олы шәхесләрдә. Мин менә шундый олы, зыялы затлар эшләгән белем йортына 1978 елда беренче адымымны ясадым. Беренче сыйныфта безне ягымлы елмаеп, нурлар чәчеп торган көләч йөзле Зилия апабыз каршы алды. Ул күрше авылдан йөреп эшли иде. Кар-буран, көзге пычрак булмасын – ул һәрвакыт юлда булды. Безне хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтеп, алга юл күрсәтеп җибәрде. Хәзер укытучым турында уйлыйм да исем китә. Һәр көнне җәяү килеп, җәяү кайтып, гаиләсен, хуҗалыгын карар, безгә белем, тәрбия бирер өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк булган аңа...
Югары сыйныфларда безне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния апа Шакирова кабул итеп алды. Мәктәп еллары күңелебезгә уелып калсын өчен, укытучыбыз бөтен тырышлыгын бирде. Язын-көзен табигать кочагында учак ягып, пионер сборлары үткәрүче, Бөгелмә фарфор заводына, Зәй шикәр заводына, Лениногорскидагы «Туган як» музеена һәм башка истәлекле урыннарга йөртүче дә, безнең белән бергә янып, «көрәшеп» яшәүче дә булды ул.
Безгә белем биргән укытучылар күптән инде лаеклы ялда, араларында гүр иясе булганнары да шактый. Әмма аларның дәресләре эле дә күз алдымда. Фәния апабыз ишекне ачкач та сөйли башлый иде, ә немец теле укытучыбыз Клара ханым чын мәгънәсендә «фрау» булган. Биология дәресләрен без Рәхилә апабыз белән гөлбакча эчендә укыдык (андый биология кабинетын минем әле дә күргәнем юк). Бүген дә онытылмаслык итеп, тарих һәм география фәннәрен укыткан Гөлфия апабызны, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән Нурия апаны, пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәткән математик Саимә апаны, мәктәп директоры Фатыйх абыйны ничек онытып булсын?!
Әнкәйләребездән кала, иң якын шушы кешеләребез безнең янәшәбездә булды. Алар минем күңелемдә дә укытучы һөнәренә мәхәббәт уяттылар, якты маяк булдылар. Укытучы һөнәрен сайлап, алар эшен дәвам итүемә дә озакламый 30 ел була. 22 ел балаларга туган тел һәм әдәбият фәннәреннән белем бирсәм, 8 ел инде тарих дөньясында кайныйм.Үземне гомер буе тарих фәнен укыткан кебек тоям. Бәлки бу  үз эшеңне яратып башкарудан киләдер. Хезмәтеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар һәм әти-әниләр арасында да соклану һәм хөрмәт тудырып була. Укытучы эшенең бик җитди һәм җаваплы һөнәр икәнен аңлап, киләчәккә максатлар куеп эшлим. Тарих фәненнән БДИ бирүче укучыларым шактый. Нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларым мәктәп, район, республикакүләм олимпиадаларда катнашалар. Уңышлары сөендерә, чөнки быел гына да тагын 13 укучым җиңүче һәм призер булдылар. Ә бер укучым Татарстан тарихы фәне буенча республикада призер булды. Бу уңышларым башында, һичшиксез, миңа тирән белем биргән мөгаллимнәрем тора.
Мин, еллар үткәч тә, мәктәпне тәмамларга бер ел кала безне калдырып киткән сыйныф җитәкчебезне дә, сайлауга дежурга бармаган өчен, өстәленә бөтен төр законнарны тезеп куеп, биетә-биетә ачуланган директор урынбасарын да, ялгыш кына төшеп калган сызык өчен, дәүләт имтиханында «4» ле куйган математика укытучысын да – барысын да  сагынып һәм яратып искә алам. Ә исемнәрен зур хәрефләр белән тарих битләренә язып куям. Бу язмам исәннәргә мәдхия, гүр иясе булганнарга дога булып барып ирешсен иде.
Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: мәктәп, гомумән, мәгариф өлкәсендә һәрвакыт проблемалар булган, булачак. Ничек кенә булмасын, аларны чишү юллары табылып тора. Авырлыклар һәрчак булган. Аларны җиңә белергә кирәк.Минем уйлавымча, фәнни-техник прогресс алга киткән чорда бу проблемаларны хәл итмәслек түгел. Моның өчен без – укытучылар һәрбер яңа инновацион технологияләрне шәхес тәрбияләүдә дөрес файдалана белергә, күңелебездәге җылы хисләрне, яратуыбызны, йөрәгебезне балаларыбызга бирергә тиешбез.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ