Логотип Магариф уку
Цитата:

Орфографик вариантлардан мөмкин кадәр котылырга кирәк...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыг...

«Кайсы дөрес?» рубрикасында татар тел белеменең орфография, орфоэпия, морфология, синтаксис, стилистика һәм башка өлкәләренә караган катлаулы очракларга тел галимнәре ачыклык кертәчәк. Үзегезне борчыган сорауларны безгә magarif@bk.ru яки mfahri@mail.ru адресларына җибәреп, «Мәгариф. Татар теле» аша җавап алачаксыз.


Сорау: Увуляр [қ], [ғ] тартыкларына башланган нечкә әйтелешле ябык иҗекләр язылышындагы орфографик кагыйдәләргә буйсынмау очракларының (мәсәлән, Тәлгат, Сибгат һ.б.) сәбәп-мотивларын аңлатып китсәгез иде.



Сорауга филология фәннәре кандидаты, профессор Равия Самат кызы АБДУЛЛИНА җавап бирә


Нечкә сузыклы иҗек башында килгән кече тел [қ], [ғ] тартыклары к, г хәрефләре белән белдерелә, һәм к, г хәрефләреннән соң калын сузык хәрефе языла, иҗек азагында исә нечкәлек билгесе куе­ла: сәнгать, фигыль, фәкыйрь, мәлгунь, мөрәҗәгать, гыйльми. «Нечкәлек билгесе, – диелә орфографик кагыйдәдә дә, – тартыкның нечкәлеген түгел, а, о, у, ы, ый хәрефләренең ә, ө, ү, е булып укылуын белдерә: табигать, шагыйрь, сәгать» (Курбатов // ТГ, 1998, 105 б.). Бу кагыйдә нигезендә язылуга күп мисаллар китерә алабыз: мәнфәгать, җәмәгать, итагать, шәригать, шәфәгать, гамьсезлек, гарьлек, шәфкать, гакыйль, хәкыйрь һ.б.
Мәктәп укучылары арасында бу кагыйдәне тупас рәвештә бозып язулар күзәтелә: хакикәт, сәнгәт, сәгәт һ.б. Бу сүзләрдәге хатаны укытучы хаклы рәвештә төзәтә (хакыйкать, сәнгать, сәгать) һәм, хаталар санын билгеләп, тиешле түбән билгене куя.
Әгәр укучы гаськәр, кодьрәт, мәкамь, кыймьмәт дип язса, күп укытучы шулай ук сүз саен орфографик хата билгели: бу сүзләрдәге нечкәлек билгесен сызып ташлый һәм укучыга түбән билге куя.
Ә инде укучы гаскәр, кодрәт, мәкам, кыйммәт дип язган икән, укытучы бу язылышны дөрескә саный һәм укучыга югары билге куя.
Ә бит укучы, гаскәр, кодрәт, мәкам, кыйммәт дип язганда, истә калдыру юлы белән генә язды, чөнки бу сүзләрдә ь куймыйча язу матбугат битләрендә таралыш алган. Сүзлекләргә дә шулай теркәлеп килә. Ләкин орфографик фикер йөртә белгән укучы гаськәр, кодьрәт, мәкамь, кыймьмәт дип яза! Шуңа күрә боларны сүзлектәгечә гаскәр, кодрәт, мәкам, кыйммәт дип төзәтеп куйса да, укытучы, бу очракта укучы язганны хатага санап, билгене төшермәскә тиеш! Чөнки, кече тел [қ], [ғ] тартыклары белән башланган нечкә сузыклы ябык иҗекне язуның татар тел белемендә кабул ителгән орфография кагыйдәсенә таянып, укучы дөрес фикер йөрткән: кагыйдә нигезендә бу сүзләрдәге гас, код, кам, кыйм иҗекләре азагында ь куелырга тиеш: гас, код, кам, кыйм иҗекләрендә калын сузык хәрефләре к, г хәрефләрен кече тел тартыклары итеп укыту өчен языла; бу иҗекләрдәге а, о хәрефләрен һәм ый хәрефләр тезмәсен нечкә сузыклы итеп укыту өчен, иҗек азагында ь куелырга тиеш.
Кызганыч: ни мәктәп дәреслекләрендә, ни югары уку йорты өчен нәшер ителгән дәреслекләрдә, ни академик грамматикада бу кагыйдәнең сакланылмау очраклары турыда берни дә әйтелмәгән, искәрмә дә бирелмәгән.
Хәзерге татар телендә бу кагыйдәгә караган кайбер сүзләрне ике төрле язып йөртү очраклары да бар. Мәсәлән, вәкар (ГФТР, 55 б.) // вәкарь (ТТОС, 1983, 45 б.); шигар (ГФТР, 702 б.) // шигарь (РТИСС, 52 б.); Сәгыйр (ГФТР, 515 б.) // Сәгыйрь (М, 1998/5, 105 б.); нәкыш (ТТОС, 1983, 147 б.) // нәкышь (ГФТР, 377 б.) һ.б.
Орфография кагыйдәсе нигезендә Исмәгыйль, Гыйльман, Тәлгать дип язылырга тиеш, хәзерге матбугат битләрендә Исмәгыйл, Гыйлман, Тәлгат дип язу таралыш ала башлады. Иҗекләрне ике төрле язу нәтиҗәсендә, кушымча ялганышында да вариантлар барлыкка килә. Мәсәлән шигаре (ТТОС, 2002, 401 б.; ТТОС, 2010, 300 б.) // шигарында (Сүз тәме, 1998, 21 б.). Андый мисалларны күпләп китерергә мөмкин.
Бер үк орфография кагыйдәсенә караган, ләкин ике төрле языла торган иҗекләрне күзәтик әле:
ь куеп язалар: ь куймыйча язалар:
[ғел] шөгыль [ғәл] тәгаллем
[қәл] мәкаль [ғәм] тәгам
[ғиз] Вәгыйзь [ғиз] гыйззәтле
[ғил] гыйльми [қиһ] фәкыйһ
[ғүл] мәшгуль [ғәр] Галиәсгар
[ғир] шагыйрь [ғәс] гаскәр
[ғиф] зәгыйфь [ғиф] гыйффәт
[ғәт] сәгать [ғит] Сәгыйд
[ғәм] гамьсезлек [ғөн] гонҗә
[ғүн] мәлгунь [ғиб] гыйбрәт
[ғер] шигырь [ғис] Гыйсмәт
[қәт] хакыйкать [қөд] кодрәт
[қил] мөстәкыйль [ғим] Нәгыйм
[қеш] нәкышь [қим] кыйммәт
[қир] фәкыйрь һ.б. [қәм] мәкам һ.б.
Югарыда ике баганада бирелгән сүзләргә игътибар итсәк, гарәп-фарсы алынмаларындагы мәгълүм иҗекнең азагы, сүз азагына туры килгәндә, ь билгесенең язылуын (шөгыль, мәшгуль, мәлгунь, шагыйрь, шигырь, зәгыйфь, кәгазь, сәгать, хакыйкать, нәкышь һ.б.), мәгълүм иҗек азагы сүз уртасына туры килгәндә, ь билгесенең еш кына язылмавын күрәбез (тәгаллем, кыйммәт, гаскәр, гыйффәт, гонҗә, кодрәт, гыйззәт). Ләкин сүз уртасында ь билгесенең язылмавы турында бернинди орфографик кагыйдә дә юк, һәм ул була да алмый.
Орфографик вариант дип бу яки чыганак тел күзлегеннән караганда дөрес булган мисалларны әйтә алабыз.
Орфография кагыйдәсе нигезендә катьгый дип язылырга тиеш, академик грамматика бу сүзне шул үрнәктә язып теркәгән (Курбатов // ТГ, 1998, 150 б.). Сүзлекләрдә исә катгый дип теркәлеп килә (ТТОС, 2002, 148 б.; ТТОС, 2010, 119 б.), безнең истә шулай калганга, катгый дип язабыз.
Катьгый дип язу – татар теле күзлегеннән (орфографик кагыйдәгә туры килгәнгә) дөрес. Ә катгый дип язу – гарәп теле күзлегеннән дөрес: татар теленә үтеп керүгә карамастан (хәтта ике тапкыр алфавит алышынуга карамыйча!), бу сүзнең уртасында гарәп теленең калын-каты әйтелешле [т] тартыгы истә тотылып, ь билгесен язмыйча язу традициягә кергән.
Вәгыйзь дип язу – татар теле күзлегеннән дөрес. Академик грамматика исә бу исемне Вагыйз дип язып теркәгән (Курбатов // ТГ, 1998, 149 б.), бусы гарәп теле күзлегеннән дөрес: бу исемнең азагында, гарәп телендәге калын-каты әйтелешле [з] тартыгы истә тотылып, ь билгесен язмыйча язу традициягә кергән; а язылышы исә, бер яктан, график принцип нигезендә язылу булса, икенче яктан, гарәп теленең сыйфат фигыле буларак кабул ителгән.
Гарәп теле күзлегеннән карасак, Галиәсгар, шигар, горбәт, корбәт сүзләрендә ь билгесе куелмау гарәп тәҗвиде нигезендә аклана. Ләкин күп кенә сүзләрдә ни өчен татар теленең орфографик кагыйдәсе сакланмаганлыгын гарәп теле күзлегеннән дә аңлатып булмый.
Бер үк яңгыраштагы иҗекләрнең акланмый торган ике төрле язылу очрак­ларына мисаллар аз түгел...


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ