Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагог – компетент шәхес

Венера Фаварис кызы АФЗАЛОВА,Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эш стажы – 17 елХезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шула...

Венера Фаварис кызы АФЗАЛОВА,


Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Эш стажы – 17 ел



Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.


Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу hәм алар белән дөрес аралашу күпме көч таләп итә бу hөнәр иясеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Укытучы! Аны башка хезмәт белән тиңләп булмый. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен дистә еллар күпме тир түгәсең.


Минем өчен укытучы – hөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы – бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, мин укытучы булып яшим. Балалар белән бергә сөенәм, кайгырам, шатланам, уйныйм, җырлыйм, биим. Минемчә, балалар белән эшләү –  зур бәхет ул.


Мин – үзем башлангыч сыйныф укытучысы. Башлангыч белемне Азнакай муниципаль районы Мәлбагыш авылында алдым. Укытучы hөнәрен сайларга беренче укытучым этәргеч бирде. Аның дәрескә керүе, тема аңлатуы, безнең белән аралашуы минем күңелемдә мәңгегә истә калды. Мәктәпне тәмамлап, шушы хыялым мине Бөгелмә шәһәре көллиятенә алып килде. Көллиятне 1995 нче елда тәмамладым. Һөнәри баскычым минем шул ук елның август аенда туган авылым Мәлбагышта башланып китте. 2007 нче елда Казан шәһәрендә читтән торып югары белемне алдым.


Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, балаларның күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...


Укытучы даими рәвештә hөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгъүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, hөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә.


Минем төп максатым – белемле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, туган телен, халкын яратучы, үзенең үткәне белән кызыксынучы, әхлаки яктан тәрбияле шәхес үстерү.


Максатыма ирешү өчен дәресләремдә инновацион технологияләрне – әзер электрон продуктларны, мультимедиалы презентацияләрне, интернет челтәре ресурсларыннан даими кулланам. Укучыларымның төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслый.


Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Һәрдаим үзбелемемне күтәрү, заман белән бергә атлау hәм укучыларыма төпле белем бирү – минем хезмәт девизым. Яшермим, инде менә җиде ел кушылган класс укытам. Дәресләрне ничек оештырырга кирәклек турында төрле карашлар булды. Болай укыту авыр, ләкин нишлисең, заманасы шундый, авырлыкларны ничек тә җиңәргә туры килә, тырышам. Бигрәк тә 1 класс (хәрефләр танырга, ручка тотарга, язарга өйрәтү һ.б.) белән 3 класс булган елларда, 2 класс һәм 4 класс кушылган елларда (ФДББСка күчү шартларында барлыкка килгән Бөтендөнья тикшерү эшенә (ВПР) әзерлек чорында авырлыклар кичердек. Бу хәл бик тә кызганыч. Бу проблемалы ситуацияне шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп чишү юлларын тәкъдим итәм. Дәресләрдә заманча материаллар: интерактив такта; 3, 4 классларга тестлар бирү һ.б. файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә).


Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала, ләкин кушылган класс белән кайбер дәрес өлешләре мин теләгәнчә килеп чыкмый. Дәрес күңелле hәм файдалы үтсен, нәтиҗәле булсын өчен, укытучыга уйланырга, дәреснең төп ысул hәм алымнарын алдан билгеләргә, эзләнергә кирәк. Хәзерге вакытта замана үзгәрә. Замана белән бергә укучылар да, без дә үзгәрәбез.


Гомумән, укытучы эше – иҗади эш. Үз эшендә ул төрле методик алымнарны куллана, укыту процессында аларны үзгәртә, тулыландыра, иҗади файдалана ала. Төрле конкурсларда катнашу: Мәсәлән: “Сөйкемле шүрәле – 2016” конкурсында бер укучым дипломант булды, төрле олимпиадаларның нәтиҗәләре куанычлы урыннар.


 Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ