Педагог – компетент шәхес
Гүзәлия Миннехан кызы МӨХӘММӘТХАНОВА,Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәр...
Гүзәлия Миннехан кызы МӨХӘММӘТХАНОВА,
Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
Эш стажы – 28 ел
Мәктәпне җәмгыятьнең нигез ташы диләр. Нигез бит бер генә таштан тормый. Җәмгыять, гаилә, әйләнә-тирә мохит... Ләкин ул ташларның иң зурысы – мәктәп. Мәктәп көчле булса, бу таштан ни телисең – шуны төзеп-салып була. Ләкин ул фундаментны ничек салабыз?
Мөмкин булса, укытучы сүзен мин һәрвакыт баш хәрефтән язар идем. Никадәр хезмәт, түземлек, тирән белем, иҗади эшчәнлек, югары педагогик осталык таләп итә торган һөнәр бит ул.
Дөнья мөгаллимнәр кулында, милләтнең киләчәге өчен дә иң әүвәл алар җаваплы. Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсе укытучыга булган мөнәсәбәттән чыгып бәяләнә. Укытучының балаларга күпме күңел җылысы салуын берничек тә үлчәп булмый.
Мин кечкенә чакта китапханәче яисә драма артисты булырга хыялландым. Әмма балаларга булган мәхәббәт көчлерәк иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу теләге КДПИга китерде. Ике имтиханны уңышлы тапшырып, студент булу бәхетенә ирештем. Инде 28 ел яраткан һөнәремне башкарам. Гадәти дәресләр, ачык дәресләр, конкурслар, олимпиадалар –барысы бергә үрелеп барып, хезмәтне тулыландыралар.
Яшерен-батырын түгел, хәзер мәктәп балаларга әхлакый тәрбия бирә торган, баланы ана телендә сөйләшергә һәм фикерләргә өйрәтә торган бердәнбер урынга әверелеп бара. Чөнки бик күп гаиләләрдә балаларга карата ваемсызлык, битарафлык хөкем сөрә. Әнә мәктәп тәрбияләсен, укытучының эше шул дип, барысын да мәктәпкә өеп-сылтап калдыру гадәти күренешкә әйләнде.
Әдәбият дәресләрен укучы баланы тормышка әзерләүдәге әһәмиятен тагын бер кат раслап үтәсем килә. Югыйсә соңгы елларда мәктәпләрдә төгәл фәннәргә генә игътибар бирелә башлады кебек.
Әйе, әнә шундый уйлар да борчый.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Төп максатым – яңа технологияләр, алымнарны кулланып, укучыларга белем һәм тәрбия бирү аша туган телне тирәнтен өйрәнүләренә ирешү, иҗади сәләтләрен үстерү. Дәрес уку-укыту эшен оештыруның һәм шуның аша шәхесне тәрбияләү-үстерүнең төп формасы булды һәм шулай булып кала да.
Бүгенге көндә мәктәптәге дәреслекләр уртача белемле укучыга исәпләнгән. Класста белемнәре төрле дәрәҗәдәге укучылар була.
Мин җәйге ялдан соң, укуның беренче көннәрендә үк белемнәрнең торышын тикшерәм. Татар теле дәресләрендә диктант яздырам, ә әдәбият дәресләрендә минутка ничә сүз укуларын тикшерәм, кайсы жанрдагы әсәрләрне яратуларын ачыклыйм.
Уку елы башында ук оештырылган кабатлаулар бөтен уку елы дәвамында даими үткәрелә. Укучыларның эшләренә системалы контроль ясау нәтиҗәсендә һәр баланың белем дәрәҗәсе ачыклана.
Һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту-кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибарны юнәлтәм.
Әдәбият дәресләрендә укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала... Ләкин аеруча әһәмиятлесе – ул әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә.
Минем педагогик эш системам нидән гыйбарәт соң?
“Укытучының төп өстенлеге үз предметын белү генә түгел, ә аның аша тәрбияли алуында”. Мин үз хезмәтемдә К.Д.Ушинскийның әлеге сүзләрен юлдаш итеп алдым.
Уен-дәрес, ярыш, семинар, зачет-дәресләр еш үткәрү укучыларның предмет белән кызыксынучанлыгын арттыра, үтелгән материалны анализларга, ныгытырга, чагыштырырга өйрәтә. Һәр дәрес заман таләпләренә тулысынча җавап бирергә тиеш.
Һәр тема буенча дидактик материаллар булдырылды.
Дәресләрдә Р.Фәхретдин, К.Насыйриның тәрбия турындагы хезмәтләреннән файдалану яхшы нәтиҗә бирә.
Укучыларның белемен тикшерүдә күптөрле методика, ысул кулланыла. Шулар арасында тестлар әһәмиятле урын тота. Тел белеменең һәр бүлеменә тестлар әзерләнде. Әдәбият буенча да бар. Шулай ук “Язучыны таны”, “Әсәрне таны” дигән биремнәр эшләдем һәм алар республика укытучыларына таратылды. Төрле төрдәге дәресләр системасы булдырдым. Уен-дәрес, эзләнү-тикшеренү эше, фикер алышу кебек дәресләр әнә шундыйлардан. Укучыларның төрле һөнәр ияләре булып, тел һәм әдәбият дәресләрендә чыгышлары оештырыла.
Сәләтле балалар белән эшләү, укучыларга индивидуаль якын килү-игътибар үзәгендә.
Алдынгы педагогик тәҗрибә мәктәп, район семинарларында, республика укытучылары алдында гомумиләштерелде.
Хезмәтемдә мин шәхескә юнәлтелгән һәм информацион технологияләр кулланам. Предметара бәйләнешкә, җирле төбәк компонентын куллануга игътибар итәм. Педагогик практика үтүчеләргә мөмкинчелек тудырам.
Укучыларны югары уку йортларына кертүгә әзерлек бара. 10 алмашчым бар. Класстан тыш чараларны тематик яктан төрле, бай эчтәлекле, көнүзәк мәсьәләләргә туры килә торган итеп үткәрәм. Язучылар белән очрашуларга сценарийлар төзим һәм алып барам. Атналыклар үткәрү – игътибар үзәгендә.
Предмет кабинеты укыту-тәрбия процессын камилләштерүдә зур роль уйный. Картотека булдырдык. Материаллар нәтиҗәле файдаланам.
Мәгарифтә булган яңалыклар замана укытучысы өчен эшкә бер этәргеч булып тора. Яңа технологияләр дәреснең формаларын үзгәртә. Укытучы өчен интернет – методик ярдәмлекләр эзләп табу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль чыганак ул.
Әйе, укытучы һөнәрен сайлап, мин ялгышмадым.
КДПИда уку, Азнакай ятим балалар йортында һәм Кукмара районы Байлангар урта мәктәбендә практика үтү, аннан үзем укыган Саба районы Сатыш урта мәктәбендә балаларга 28 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү – әнә минем хезмәт юлым.
Әйе, методик һәм теоретик яктан әзерлекле, тәҗрибәле мөгаллимә булып эшләргә язсын. Укытучы барысын да белеп, өйрәнеп торырга, заман белән бергә атларга тиеш.
Укытучы...
Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эзләр калдыручы...
Бала күңеленә иң якын кеше ул – УКЫТУЧЫ!
Кешенең иң матур истәлекләре, иң беренче шатлык-куанычлары, аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шул истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән янәшәдә һәрчак аның УКЫТУЧЫСЫ атлый.Ул аны белем дөньясына алып керә,яхшыны яманнан аерырга,хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау-тынгысыз эзләнүләр юлын сайлау, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу,көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Әгәр дә балалар минем янымнан өй эшен башкарырга дип кенә түгел, дөньяның башка хикмәтләрен дә белү теләге белән кайтып китсә, яңа белем өстәү турында уйланса, акыллырак китап укырга теләсә, мин максатыма ирешермен.
Комментарийлар