Логотип Магариф уку
Цитата:

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре – зур хәзинә

Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйфовна,Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең беренче квалификация категорияле математика укытучысы“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах  нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле...

Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйфовна,


Мөслим районы Метрәй төп мәктәбенең беренче квалификация категорияле математика укытучысы


“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах  нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр” (Ризаэддин Фәхреддин)


Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора, шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Баланы. гаилә белән беррәттән, мәктәп тә тәрбияли. Мәктәпне тормыштан аерып карап булмый. Яшәү ничек, аң шундый. Бүгенге көндә балаларны тәрбияләү авыр, чөнки алар мәктәпкә килгәндә, гаиләдә салынган тәҗрибә белән киләләр. Ә һәр гаиләнең үзенең яшәү үзенчәлекләре бар. Без әнә шуны да күз алдында тотарга тиешбез.


Һәр бала тормышта уңай һәм тискәре күренешләр белән очраша. Шул вакытта алар, яхшыны яманннан аерып, дөрес юлны сайлый белергә тиеш. Моңа өйрәтү – педагогларның бурычы.


Базар икътисадына күчеп, демократик дәүләт төзергә омтылган вакытта, гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, әдәплелек кебек әхлакый сыйфатлар югала башлады. Кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер таяныч – ул әхлак тәрбиясе. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булачак.


“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән галим һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин.


Балага дөрес тәрбия бирү, аны әхлаклы миһербанлы, намуслы, тәрбияле шәхес итү – һәр ата-ананың һәм укытучыларның изге бурычы. Ата-ана, укытучылар нинди үрнәк күрсәтә, нәрсәгә өйрәтә, бала да шул сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша. Без болганчык заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек ныграк тамыр җәя. Тулы булмаган гаиләләр саны көннән-көн арта.


Телевизордан укучылар психикасына начар тәэсир итә торган фильмнар күрсәтелә. Балалар күп вакытларын саф һавада түгел, ә компьютер каршында уздыралар. Татар халкының күп гасырлар буенча тупланып, үсеп, камилләшеп килгән әхлакый һәм рухи тәрбия кануннарын гомумиләштереп, “халык педагогикасы”дигән төшенчәгә кертергә мөмкин. Нәкъ менә шушы халыкчан методика тәрбия эшендә безгә ныклы таяныч була ала. Заман бүгенге мәктәп алдына һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү кебек катлаулы бурычларын куя. Милли мәгарифне үстерүдә, мәктәптәге укыту-тәрбия процессында Риза Фәхреддиннең педагогик хезмәтләреннән файдалансак, бик отышлы булыр, чөнки галимнең өйрәтүләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә. Шулай ук татар халкының танылган бөек мәгърифәтчеләре Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни бөтен гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаганнар, халык педагогикасына ислам әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп язылган гаять бай әдәби һәм фәнни мирас калдырганнар.


Россиянең атказанган укытучысы, язучы Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, “Иман дәресләре“ китаплары да укытучылар өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле уку әсбаплары.


Ислам кыйммәтләрен балаларга рухи-әхлакый белем бирүдә куллана алабыз. Үзенең бер чыгышында Россия президенты В.В.Путин: ”Безгә диннең дәрәҗәсен күтәрергә вакыт җитте”, – диде. Аның фикерен дәвам итеп, М.Ш.Шәймиев: “Ислам дине нигезендә өченче меңъеллыкта яшәргә лаеклы буыннар тәрбиялик”, – диде. Һәр баланы туган илен яратырга, һәр милләткә ихтирам белән карарга, яшәү нормаларын намус белән башкарырга өйрәтү – һәр тәрбияченең бурычы.


Тәрбия эшенең максаты – укучылар  аңында якты өметләр һәм халыкның бәхетле киләчәгенә ышаныч тудыра торган идеяләр яшәвен тәэмин итү, һәр укучының сәләтен үстерә торган гамәли чаралар уздыру. Р.Фәхреддин хезмәтләрен тәрбия эшендә куллану уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш. “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле хатын”, “Тәрбияле ата”, “Шәкертлек әдәбе” һ.б хезмәтләре – укытучылар өчен зур хәзинә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ