Логотип Магариф уку
Цитата:

Саумы, Белем бәйрәме!

Миләүшә ЗАРИПОВА,Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыАлып баручы. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,Бәйрәмнәр кирәк безгә.Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,Кирәк һәммәбезгә дә.Безд...

Миләүшә ЗАРИПОВА,
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Алып баручы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,


Бәйрәмнәр кирәк безгә.


Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,


Кирәк һәммәбезгә дә.


Бездә бәйрәм бүген – 1 нче сентябрь! Ул – Белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме! Кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, мәгариф ветераннары һәм мөхтәрәм кунаклар, бүгенге бәйрәм белән сезне чын күңелдән котлыйбыз! Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.


(Мәктәп директоры һәм килгән кунаклар тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлый. Котлаулардан соң Шүрәле һәм Су анасы булып киенгән балалар керә.)


Шүрәле. Кара әле, Су анасы, никадәрле халык җыелган. Без монда дөрес килдек микән соң?


Су анасы. Дөрес килгән булырга тиешбез инде. Менә бит, чакыру билетларына «Яңа Кырлай урта мәктәбе» дип язылган.


Алып баручы. Дөрес килдегез, кадерле дусларыбыз. Әйдәгез, рәхим итегез!


Шүрәле. Монда нишләп шулхәтле халык җыелган?


Алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме. Шул уңайдан сезне дә кунакка дәштек. Һаман урманнарында, сулыкларында гына тормасыннар әле, азрак күңел дә ачып алсыннар, дидек.


Су анасы. Әллә берәр хәл булдымы? Моңарчы бер дә мәктәпкә чакырганыгыз юк иде бит.


Алып баручы. Әйе шул. Без сезне мәктәбебезгә бик тә истәлекле дата уңаеннан чакырдык бит. Бу уку елында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тула. Бу юбилей Татарстаныбызда бик зурлап билгеләнеп үтеләчәк. Укучыларыбыз да читтә калмаячак. Алар инде бүгеннән тырышып укырга сүз бирәләр. Кадерле укучылар! Шүрәле белән Су анасына тырышып укырга сүз бирәбезме?


Укучылар. Сүз бирәбез.


Шүрәле. Рәхмәт инде, балакайлар. Безнең Тукай абыебыз да мәдрәсәгә бик яратып йөргән, бик тырышып укыган. Сез тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз, укытучы апа-абыйларыгызны тыңлагыз.


Су анасы. Мин мәктәптә бик бәләкәй малай-кызлар гына укый дип уйлый идем. Ә монда нинди егетләр-кызлар җыелган.


Алып баручы. Болар инде – XI сыйныф укучылары. Алар быел мәктәптә соңгы елларын укыячак. Аннан соң аларны зур сынау көтә: Бердәм дәүләт имтиханнары бирәчәкләр. Шүрәле, Су анасы, сез аның нәрсә икәнен беләсезме соң? Тукай абый чорында булмаган бит ул.


Шүрәле. Беләбез, бик яхшы беләбез. Озын койрык саескан авылдан хәбәрне ташып кына тора. «Бик куркыныч әйбер ул», дип сөйли.


Алып баручы. Һич тә алай түгел ул, Шүрәле әфәнде. Тырышып укыган кешегә ул имтиханнарны бирү бик җиңел. Безнең бу егет- кызларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәсләр, тырышып укырлар, дип ышанып калабыз без.


Су анасы. Шулай гына була күрсен инде.


Алып баручы. Сез юлда килеп арыгансыздыр инде. Азрак ял итеп алыгыз. Ә без сүзне шушы егет-кызларыбызга бирик.


(XI сыйныфлар чыгышы.)


1 нче укучы.


Бу нинди зур бәйрәм,


Бу нинди тантана! –


Гөлләр күчеп бара,


Төркем-төркем булып,


Мәктәпләргә таба...


2 нче укучы.


Кадер-хөрмәт белән


Кыз һәм улларына,


Келәм җәйгән Ил-йорт


Мәктәп юлларына...


Укытучы апа,


Укытучы абый,


Шәкертләрен көтеп,


Шул юлларга карый...


3 нче укучы.


Чәчәкләрнең хуш исе,


Күңелдә – шатлык хисе.


Шушы көнне көтеп ала


Олысы һәм кечесе.


4 нче укучы.


Бүген алтын көз башы,


Көннәр шуңа кояшлы.


Урам тулы шау чәчәк,


Матур булсын киләчәк.


5 нче укучы.


Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе –


Мәгърифәткә изге юл башы.


Сихри булып кыңгыраулар чыңлый,


Фатихасын бирә Илбашы.


6 нчы укучы.


Халкыбызны күркәм иткән көн бу,


Урамнарга шатлык тулган көн.


Нәниләрнең керсез күңеленә


Бетмәс хатирәләр уйган көн.


7 нче укучы.


«Мәктәп» дигән белем бишегендә,


Тукай моңнарында тибрәлеп,


Тәрбияле булып үссен һәркем


Белем серләренә өйрәнеп.


(«Мәктәп гимны»( М.Габитов шигыре, Ә.Бакиров көе) башкарыла.)


8 нче укучы.


Бөтен асыл сыйфатларны җыйган ул,


Күңеленә мәрҗән итеп куйган ул.


Нинди зат ул мондый олы йөрәкле?


«Укытучы!» – дип әйтеп тору кирәкме?


9 нчы укучы.


Кешелекнең олуг заты – мөгаллим


Күпме гүзәл сыйфатларны иярли.


Кыйбласы нык, юлы туры, сүзе бер.


Болар – тормыш үрнәгенең үзедер.


10 нчы укучы.


«Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне, –


Сорасалар, – багышларга кемгә», диеп.


«Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне


Укытучыма», дияр идем, башым иеп.


11 нче укучы.


«Иң бәхетле кеше кем?» – дип сорасалар,


Әйтер идем, сүзләремне гөлгә төреп:


«Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында


Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп...»


(«Укытучыма» (Э.Мөэминова шигыре, И.Хисамов көе) дигән җыр башкарыла.)


12 нче укучы.


Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен


Ничек кенә табыйм сүзләрен.


Менә бүген чәчәк бәйләменең


Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.


13 нче укучы.


Алыгыз сез бүген бүләк итеп


Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.


Каршылагыз тагын бик күп еллар


Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!


(Укытучыларга чәчәкләр бүләк ителә.)


Алып баручы. Бәйрәмнең нәкъ уртасында чәчәк бәйләмнәре тотып кемнәр басып тора дип беләсез? Дөрес, күбәләктәй киенгән бу балалар – I сыйныф укучылары. Хәзер сүзне аларга бирик. Рәхим итегез, минем нәни дусларым!


1 нче бала.


Быел инде мин зур егет,


Мәктәпкә барачакмын.


Өр-яңа дусларым белән


Шунда очрашачакмын.


2 нче бала.


Бераз гына куркып торам,


Ничек укырмын диеп,


Укытучы апам мине


Яратыр микән диеп.


3 нче бала.


Сагындырып искә төшә


Кайчагында бакча да.


Кире алмаслар шул инде,


Бик барасым килсә дә.


4 нче бала.


Юк инде, мәктәпкә барам,


Белем алырга кирәк.


Хыялларны чын итәргә,


Үсәргә кирәк тизрәк.


(«Мәктәпкә барам» (Р.Мозаффаров шигыре, Ф.Галимов көе) дигән җыр башкарыла.)


5 нче бала.


Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,


Тәрбияче апалар.


Бездән соң да шаулап торсын,


Гөрләп торган бакчалар.


6 нчы бала.


Тик сез берүк без китә дип


Ямансулап калмагыз.


Без бит хәзер зурлар булдык,


Без мәктәпкә барабыз.


7 нче бала.


Әйе, безне мәктәп көтә,


Кыңгыраулы зур мәктәп.


Ә бу юлга безне бит сез


Чыгардыгыз җитәкләп.


8 нче бала.


Анда да без сынатмабыз,


Менә күрерсез әле.


«Болар безнең бакчаныкы!» –


Диеп йөрерсез әле.


Шүрәле. Бик матур сөйлисез, бик матур җырлыйсыз икән. Ә менә Тукай бабагызны, безнең кем икәнлегебезне беләсезме, балалар?


1 нче бала.


Әле укый белмәсәк тә,


«Туган тел» не җырлыйбыз.


Бу – Тукай абый бүләге,


Иң гүзәл бер җыр, дибез.


2 нче бала.


Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,


Телләребез ачыла.


«Су анасы», «Шүрәле»ләр –


Безнең дуслар барысы да.


Су анасы.


Рәхмәт, балакайларым!


«Туган тел» (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җыр.


Әлифба булып киенгән укучы керә.


Әлифба. Бәйрәм минсез үтмәс диеп,


Сезгә кунакка киләм.


Белем үрләрен яуларга


Булышырга сүз бирәм.


14 нче укучы. Белем дигән изге мәгарәнең


Син, Әлифбам, алтын ачкычы;


Һәр хәрефең, һәр иҗегең гүя


Тормыш үрләренең баскычы.


15 нче укучы. Галимгә дә, гади эшчегә дә


«А» дан «Я»га сабак биргәнсең.


Сабыйлыктан безне зур дөньяга


Син җитәкләп алып кергәнсең.


16 нчы укучы. Рәхмәт сиңа гыйлем алиһәсе –


Туган телнең тугры сакчысы.


Әлифба ул – туган телдәй берәү!


Булмый начары йә яхшысы.


11 нче класслар 1 нче класс балаларына «Әлифба» китаплары өләшәләр.


3 нче бала. Рәхмәт сиңа, Әлифба!


Рәсемнәрең чын кебек!


Һәр хәрефең әнә ничек


Елмаеп торган кебек.


Шүрәле. Тукай абыегезның да сезгә әйтәсе теләкләре бар. Шуларны тыңлап китегез әле.


(Тукай шигырьләре геройлары булып киенгән балалар керә).


Акбай. И сабый!


Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.


Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул.


Кояш. Күр, ничек эшли кояш: иртә таң аттыра,


Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.


Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,


Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман.


Күбәләк. Табигать бик матур,


Сокланырлык аңа!


Бул яхшы, рәнҗетмә


Һәм тимә син миңа.


Кәҗә белән Сарык. Тагын урман буйлап сәфәрдә без,


Юлдашың үзеңнән дә яхшы булсын дигән теләктә без.


Су анасы. Онытылып кайчак, басмаларда


Алтын тарак калгалый.


Иясе юк әйберләргә, дуслар,


Тияргә һич тә ярамый.


4 нче бала. Тукай абый, синең дуслар


Булырлар безгә үрнәк.


Киңәшләр өчен зур рәхмәт.


Алар безгә бик кирәк.


1 нче укучы. Исәнмесез, минем шаян дуслар!


Хуш килдегез, рәхим итегез!


Кулга тотып белем ачкычларын,


Йә, әйдәгез, түрдән үтегез.(Белем ачкычы тапшыра).


Бу ачкыч сезгә серле белем дөньясын ачарга булышсын. Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз.


2 нче укучы. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,


Бу китаплар сезгә нур чәчсен.


Эчләрендә булган әйбәт сүзләр


Иптәш булып сезгә эндәшсен.


3 нче укучы. Кояшның да бүген йомшак нуры


Сезне бире сөеп китерде;


Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен


Һәм үсегез гөлләр шикелле.


Кыңгырау булып киенгән укучы керә.


Кыңгырау. Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәшәм. Бүгенге беренче дәресебез сөекле республикабыз – Татарстан турында булачак. Татарстаныбыз да бу көннәрдә үзенең юбилеен бәйрәм итте. Аңа 95 яшь тулды. Ә сезгә, кадерле укчыларым, уңышлы уку еллары телим. Барыгыз да сау-сәламәт яшәгез, уңышлар юлдаш булсын.


Шүрәле. Су анасы, синең дә беренче дәресне тыңлыйсы килмиме соң?


Су анасы. Бик тыңлар идем дә, безне класска кертерләр микән соң?


Алып баручы. Бик рәхәтләнеп. Беренче дәресебезнең кадерле кунаклары булыгыз. Менә хәзер классларга таралышырга да вакыт җитте. 1 нче сыйныф укучылары, сезне кыңгырау чакыра. Дәрескә рәхим итегез!


Инде бу кыңгырау


Борынгы, күптәнге.


Ничәмә елларны


Мәктәптә үткәрде.


Ул бик күп дусларын


Дәрескә чакырган,


Аларны зур юлга


Озаткан ахырдан.


Чың! Итеп алыр ул


Кыңгырау – җиз батыр.


Ныграк кагылсаң,


Мәктәпне кузгатыр.


Мә, дустым, чылтырат,


Бүгеннән – мәктәпкә!


Бүгеннән – зу юлга


Хәерле сәгатьтә.


Кыңгырау чыңы астында башта беренче класслар, аннан соң башка класслар дәресләргә таралалар.



Г.Тукай, Б.Садретдинов, Ф.Яруллин, С.Әхмәтҗанова, Ф.Вилданова, Н.Шакирова, Ш.Маннур, З.Туфайлова, Л.Шагыйрьҗан шигырьләре файдаланылды.


Магариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшкэртмэгез очен зур рэхмэт! Бик ошады. Узебез очен дэ файдаландык. Автор: Гибадуллина Марина

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ