Сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсеннән
Ләйсән ӘМИНОВА,Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы Мин – үзенең теле...
Ләйсән ӘМИНОВА,
Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы
Мин – үзенең телен, милләтен, әдәбиятын, сәнгатен бик яратакан, үзенең хезмәте белән аны тагын да үстерүгә өлешен кертергә тырышкан гап-гади укытучы. 33 ел балалар белән эшләү дәверендә беркадәр тәҗрибә тупланды. Кечкенәдән үк иҗатка тартылган, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән күп кенә укучыларым үзләренең һөнәри бәхетен тел өлкәсендә таптылар. Ә инде мәктәбебез гуманитар гимназия статусын алгач, эшчәнлегебезнең нәтиҗәләре тагын да күркәмләнде.
Күп еллар инде укучыларны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерлим. Бу – дәвамлы процесс, һәм ул бары тик олимпиада белән генә чикләнә алмый. Сәләтле бала белән эшләвемнең төп максаты итеп түбәндәгеләрне сайлыйм:
– баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;
– телне һәм әдәбиятны өйрәнүне һәрьяклы үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруда кирәкле итә алу;
– республика, тљбђкара, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләү.
Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк:
– сәләтле баланы ачыклау;
– балага үз-үзен билгеләүдә ярдәм итү;
– күпсанлы метод һәм алымнар арасыннан мөстәкыйль фикерләүгә, иҗади эшчәнлеккә китерә торганнарын сайлап ала белү;
– сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру;
– укучыны татар иле яңалыклары белән таныштырып бару.
Шушы бурычларны тормышка ашыру нинди чаралар ярдәмендә башкарыла соң?
- Дәрестә бу укучыга аерым игътибар бирергә кирәк, өстәмә эшләр, логик фикерләүгә караган биремнәр аның һәрвакыт кул астында булырга тиеш.
- Төрле иҗади бәйгеләр.
- Фәнни-гамәли конференцияләр.
- Мәктәп, район, республика олимпиадалары.
- Аудио-, видеоязмалар, фәнни хезмәтләр, Интернет.
- Галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре белән якыннан аралашу.
Көтелгән нәтиҗә:
Сәләтле баланың республика, Бөтенроссия, халыкара бђйгелђрдђ уңыш яулавы, һәм бу уңышларның бала киләчәктә сайлаячак һөнәр өчен кирәкле булуы.
Олимпиадаларга әзерләүнең төп эш алымнары:
1. V класстан ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган балаларны күреп алырга кирәк. Аларның татар китабын укулары аеруча мөһим. Бу чорда укучыларга грамматик материалны яки әдәбият теориясен артык катлауландырырга кирәкми, ә бәлки баланы җәлеп итүнең, кызыксынуларына бәйле рәвештә, яңа ысулларын табу максатка ярашлы булачак. Укучылар белән класстан тыш чараларга әзерләнү, иҗади эшләр башкару, балалар өчен булган газета-журналлар белән хезмәттәшлек итү яхшы нәтиҗә бирәчәк.
2. Укучыларны, әгәр дә сәләте күренә икән, иҗат эшенә тартырга кирәк. Шигырь, әкият, хикәя язган баланың теле дә сафрак, чистарак, образлырак була. Ул, үзе дә сизмәстән, телнең төрле катламнарына үтеп керә. «Алтын каләм» республика бәйгесендә, «Казан утлары» журналы оештырган «Ак җилкән», шулай ук Бљтенроссия «Илһамлы каләм» бәйгесе җиңүчеләре нәкъ шушы олимпиадаларда катнашучы укучыларым.
3. VIII сыйныфта олимпиадада катнашырга тиешле укучыны төп төркемгә кушам. Инде бу вакытта олимпиадага баручы укучыларым сайлап алына: ул телне, әдәбиятны белә, яратып өйрәнә, татар дөньясы белән кызыксына. Иң мөһиме: аның теләге бар! Шулай итеп әзерләнү нәтиҗәсен бирә. Быел республикабызда олимпиадалар VII сыйныфтан ук башланды. Минем бер укучым республикада II урынны яулады.
4. Олимпиадага катнаша торган укучы белән еш кына фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. VIII сыйныфка җиткәндә, баланың кайсы якка көчле икәнлеге ачыкланып бетә. Кемдер әсәргә анализ ясарга ярата, кемнедер җөмлә төзелеше җәлеп итә. Конференциягә әзерләнгәндә, шуларга игътибар итәм. Темаларны аннан берне, моннан берне бирмим. Мәсәлән, быел КФУның филология факультетына (татар теле һәм инглиз теле бүлеге) укырга кергән Гүзәл исемле укучым IX сыйныфта «Гамил Афзал иҗатында сурәтлелек», X сыйныфта «Гамил Афзал шигырьләрендә стилистик фигураларның мәгънәгә тәэсире», XI сыйныфта «Гамил Афзал һәм Тукай сатирасы аваздашлыгы» дигән темаларга фәнни-эзләнү эше башкарды, һәр елны да җиңүчеләр рәтендә булды. Укучылар әзерләнү эшен үзләре башкара. Балаларны мондый конференциягә катнаштыру кирәк. Ул мондый аралашуларда башкаларны күрә, күп нәрсәгә өйрәнә ала.
Гимназиянең «Ак җилкән» исемле айлык газетасы бар. Ул тулысынча балалар кулында. Газетаның Бљтенроссия «Медиапокорение» бәйгесендә ике ел рәттән җиңү яулавы – укучыларның күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Төп көчне монда да олимпиадага катнашучы укучылар тәшкил итә. Хезмәтебезнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Соңгы 5 елда татар теле һәм әдәбияты буенча республикада 10 призлы урыным бар. Г.Шәвәлиева, Л.Исламова, А.Галиевалар, олимпиадалардан тыш, фәнни-гамәли һәм иҗади бәйгеләрдә дә җиңүчеләр рәтендә. I Халыкара олимпиадада А.Шәйхин Гран-прига лаек булды, узган ел Красноярскидан килеп белем алучы укучым Д.Әхмәтшин II урынны яулады.
Шуны әйтәсе килә: сәләтле бала ул аерым бер мәктәп яки укытучының шәхси милке түгел. Бу бала мәктәпкә нәрсә китерә дип кенә уйларга ярамый, без бу баланың үсеше өчен нәрсә эшли алабыз дияргә кирәк. Әгәр дә бала үсеше синдә тоткарлана икән, димәк, кайда мөмкинлек бар, шунда җибәрергә тиешбез. Чөнки сәләтле бала ул – милләт байлыгы, республика байлыгы. Ата-аналарның да шушыны аңлавы һәм баласының үсеше өчен мөмкинлек тудырган мәктәпне сайлавы мөһим.
Комментарийлар