Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге

(Ата-аналар җыелышында чыгыш тексты)Гөлнара Баева,Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле укытучысы Җәмгыятебез өчен зыялы, милләт җанлы, күңелендә ватанпәрварлек хисләр...

(Ата-аналар җыелышында чыгыш тексты)
Гөлнара Баева,
Апас районы Дәүләки төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле укытучысы

Җәмгыятебез өчен зыялы, милләт җанлы, күңелендә ватанпәрварлек хисләре булган, башка милләт халыкларына хөрмәт белән караучы, камил акыллы чын шәхес тәрбияләү – мәктәп һәм гаиләнең уртак вазифаларының берсе.


Әхлакый яктан тәрбияле, туган телен, үз динен һәм милләтен кайгырта белүче шәхес тәрбияүләне, әлбәттә, кадерле әти-әниләр, сездән башка күз алдына китереп булмый, чөнки сез – киләчәк гражданын формалаштыруда иң зур йогынты ясаучылар. Ә сезнең шәхси үрнәгегез, таләп-күрсәтмәләрегез һәм үгет-нәсыйхәтегез баланы шәхес буларак тәрбияләүдә аеруча зур әһәмияткә ия.


Билгеле булганча, гаиләдә шәхеснең иң мөһим сыйфатларын тәрбияләү башлана һәм эзлекле дәвам итә. Нәкъ менә үз гаиләсендәге өлкәннәрдән бала дөнья турында беренче мәгълүмат ала. Бала шәхесен рухи яктан формалаштыруның нигезен тәшкил итә торган төшенчәләр, карашлар, хисләр һәм гадәтләр дә гаилә традицияләре нигезендә туа һәм ныгый.


Мин, һөнәрем буенча мөгаллимә һәм башкарган вазифам буенча сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларым яшәгән һәр гаиләдәге уңай һәм кимчелекле күренешләр, гадәтләр турында җитди уйланам. Күп кенә ата-аналар, табигый күренеш буларак, үз шәхси үрнәкләре белән балаларында иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларның берсен – рухи матурлык тәрбиялиләр. Бу гадәтилек, хөрмәтле ата-аналар, сезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә яхшылык эшли белүегездә, мәрхәмәтлелек күрсәтүегездә чагыла. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын башкалар белән уртаклашса, аларның шатлык-кайгыларын үзенеке кебек кабул итсә, йөрәге аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Әйткәнебезчә, нәкъ менә гаиләдә бала шәхесенә нигез салына. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – диелә татар халык мәкалендә дә.


Тулы канлы гаилә тормышында тәрбияләнүче бала әхлакый яктан дөрес формалаша, үзендә рухи сыйфатлар булдыруга тиешле юнәлеш ала һәм психологик яктан ныгый. Гаиләдә олы кешеләрнең югары әхлаклы, үрнәк яшәү рәвеше балада тормышка дөрес караш тәрбияли, киләчәккә максат, маяк булып тора.


Балаларга шәхси тәрбия бирүдә, һичшиксез, укытучыларның да роле  бик зур. Алар тәрбия өчен тиешле шартларны тудыра, тәрбияви чараларны оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге вакытында үзара мөнәсәбәтләрне тиешле якка юнәлтә, балалар шәхесенә якын килеп, алар белән шөгыльләнә.


Татар һәм рус телләре укытучысы буларак, мин балаларның камил итеп сөйләшә, аралаша, фикер йөртә белүенә нык игътибар бирәм, фәнни-эзләнү эшләре алып барырга, эзләнергә, үз ачышыңны кыю рәвештә әйләнә-тирәдәгеләргә тәкъдим итә белергә, һәрчак максатчан рәвештә алга барырга өйрәтәм. Минемчә, бу да балаларны шәхес буларак формалаштыруда мөһим чараларның берсе. Әлеге өлкәдә уңышларыбыз да шактый. Гади генә авыл мәктәбе укучылары, ягъни безнең балаларыбыз өчен, хөрмәтле ата-аналар, республика, төбәкара фәнни-эзләнү эшләре конференцияләрендә алдынгы урыннар алу, һичшиксез, зур нәтиҗә. Димәк, балаларыбыз сәләтле, алар камил шәхес булып формалашу юлында.


Бүгенге яшәеш катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге роле артканнан арта бара. Бу өлкәдә авыл укытучысына аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Укучыларны чын шәхесләр итеп тәрбияләү өчен, укытучы үзе дә заман белән бертигез атларга, яңа технологияләрдән уңышлы файдаланырга тиеш.


Әмма укытучы никадәр көч түкмәсен, белүебезчә, чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә.


Хөрмәтле әти-әниләр! Киләчәктә дә балаларыбызны әхлаклы, белемле, үрнәк шәхесләр итеп тәрбияләүдә бергә булырбыз дип ышанам.


Ә хәзер сезне сыйныфыбызның киләсе айга тәрбия эше планы белән таныштырам һәм уртак хезмәттәшлеккә чакырам. (План буенча чаралар игълан ителә, аларны гамәлгә кую юллары, җаваплылар билгеләнә.)



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ