Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхес тәрбияләүдә туган як факторы

Сәлмәнова Миләүшә Нурхамәт кызы, Чирмешән районы, Кармыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысыБез XXI гасырда яшибез. Безгә кадәр бик күп буыннар алмашынган, җәмгыя...

Сәлмәнова Миләүшә Нурхамәт кызы,

Чирмешән районы, Кармыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Без XXI гасырда яшибез. Безгә кадәр бик күп буыннар алмашынган, җәмгыять зур үзгәрешләр кичергән, кешелек дөньясы яхшырак яшәү юнәлешендә инде алыштыргысыз тәҗрибә туплаган кебек. Ләкин һәрбер заманның үзенә генә хас үзенчәлекләре, төрледән-төрле сорауларны каршыга китереп куя торган проблемалары булган, бар һәм булачак.


Хөрмәтле әти-әниләр! Мин бүген сезнең игътибарыгызга «Шәхес тәрбияләүдә туган як факторы» дигән темага чыгышымны тәкъдим итәм.


Уку-укыту системасы катлаулы чор кичерә, мәктәпләр реформалар дулкынында яши, белем һәм тәрбия бирүдә төрле яңа методларны сынап карый. Ә безне, авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучыларны һәм әти-әниләрне, өстәмә авырлыклар да борчый: елдан-ел мәктәпләребездә укучы балалар саны кими бара. Моның сәбәпләре күп: озак еллар билгеле бер калыпка салынган яшәү рәвешенең үзгәрүе, шәһәрнең, авыл белән чагыштырганда, яшьләргә зур мөмкинлекләр бирүе һәм башкалар. Ләкин, берничә йөз бала укыган шәһәр мәктәбендәге кебек үк, берничә дистә укучы белем алган авыл мәктәбе (ул нинди генә «перспективасыз» саналмасын), укытучылары һәм ата-аналары каршына куелган изге бурыч гел бер булып кала: без балаларны, авырлыкларга бирешмичә, XXI гасыр жәмгыятендә үз юлларын табып яшәрлек шәхесләр итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш.


Бала тәрбияләү бер төрле юнәлештә генә була алмый, чөнки тормыш үзе күпкырлы. Безнең максатыбыз – балаларны бөтен яктан камил, белемле, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләү. Көндәшлек – яхшы мәгънәдә. Бары тик белемле, намуслы, җаваплы, тырыш, дөньяны һәм кешеләрне ярата белгән, сау-сәламәт бала гына тормышта үз урынын таба, үзенә, якыннарына һәм җәмгыятькә файдалы кеше булып яши ала.


Без мәдәният һәм сәнгать учагы булган башкалабыз Казаннан да, башка зур шәһәрләрдән дә ерак торабыз. Шуңа күрә үзебез теләгән вакытта балаларны театрларга да, музейларга да, күргәзмә залларына да алып бара алмыйбыз. Ләкин безнең балаларны тәрбияләүдә күп еллардан бирле сыналган үз юлыбыз, кыйблабыз бар. Баланы шәхес итеп тәрбияләү юлында без туган як факторына таянабыз. Ул – иң ышанычлысы. Сөекле шагыйребез Фәнис Яруллин да бит:


Яшәр өчен бетмәс көч алырга


Олысына һәм дә кечегә, –


Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле


Туган ягы кирәк кешегә, –


дип яза.


Белем белән бергә тәрбия бирүнең ысуллары күптөрле. Бу чаралар вакытында без балаларны тәрбияләү юлындагы этик-эстетик юнәлешне дә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны да, хезмәт һәм экологик тәрбияләрне дә – һәрберсен игътибарга алырга тырышабыз. Аларның барысы да зур әһәмияткә ия, тәрбия эше чылбырында алыштыргысыз звено булып торалар. Ләкин минем бүген үз җирлегебезгә бәйләп патриотик тәрбия бирү темасына киңрәк тукталасым килә, чөнки, миңа калса, ул югарыда санап кителгән төшенчәләрнең барысын да үз эченә ала.


Соңгы елларда җәмгыятебезнең идеология «киштәсе» нык кына бушаган иде, һәм бу үзенең нәтиҗәсен дә озак көттермәде. Дөнья гамьнәренә битарафлык, үз-үзеңне генә ярату, эшләмичә генә рәхәт тормышка ирешү, олы буынга хөрмәтсезлек, тирә-юньгә рәхимсезлек, иң аянычлысы – тормыш мәгънәсен югалту, тормыштан бик жиңел ваз кичү – менә шушы килеп туган буш урынга үрмәләгән рухи гариплек күренешләре. Бу уңайдан авылдагы вәзгыять шәһәрнекеннән күпкә яхшырак булса да, бернәрсә дә үзеннән-үзе генә килми. Шуны истә тотып, без эзлекле рәвештә Ватан, туган тел, дуслык, мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләрен алгы планга куеп, барысын да үз районыбыз, туган авылыбыз, төп нигез төшенчәләре белән бәйләп, тирән эчтәлекле чараларны уздырып торабыз. Патриотизм – түрәләргә карусыз баш ию яки үзең теләп кайнар нокталарга китү түгел ул. Патриотизм – туган җиреңне, Ватаныңны, Ватанны данлаган кешеләрне ярату, хөрмәтләү, аларга охшарга тырышу, матур гаилә корып, милләтебезне зурларлык белемле һәм тәрбияле балалар үстерү, намуслы хезмәт белән туган җиреңне баетуга өлеш кертү.


Үрнәк эзләп, еракларга китәсе юк: зур булмаган авылда намуслы хезмәт һәм матур гаилә мисалы булып торырлык кешеләрнең тормышы күз алдында, төп йортта бөтен нәсел-нәсәпне якты йөз белән каршы алып –озатып торучы хуҗалар, хуҗабикәләр дә – сез үзегез үк. Хәтта авылыбызның үз Советлар Союзы Герое бар! Ул – Бөек Ватан сугышы чорында Кировоград өлкәсен фашистлардан азат иткәндә тиндәшсез батырлыгы белән илебез тарихында якты эз калдырган шәхес – Габдрахманов Бари Габдрахман улы.  Без аның туган көнен тантаналы чаралар белән билгеләп үтәбез. Нәсел шәҗәрәсен төзегәндә тамырлары Геройга барып тоташуын белгән балалар моның белән чын мәгънәсендә горурланалар, башкаларның да бу турыда белүләрен телиләр. Шуңа күрә сыйныф почмакларының һәрберсендә бу шәҗәрәләр лаеклы урын алып тора. Әңгәмәләр вакытында район житәкчеләре инициативасы белән гамәлгә ашырылган, туган ягыбызның данлыклы шәхесләренең тормыш юлларын яктырткан «Чирмешән районы: Еллар һәм Кешеләр» китабын куллану, Чирмешәннең «Дан», районыбызның һәм авылыбызның «Туган якны өйрәнү» музейларына походлар оештыру, хезмәт алдынгылары белән даими очрашулар балаларда кызыксыну уята, үрнәк тормыш белән туган җиреңдә хөрмәт казануның икеләтә дәрәҗәле икәнлеген төшенергә ярдәм итә. Ел дәвамында өлкәннәргә шефлык итүне, авылыбыз буенча чисталык рейдлары уздыруны хуплавыгыз, аңлашып эшләвебез дә безне куандыра. Шул рәвешле балалар күңелендә патриотизм хисләре уянадыр дип ышанасы килә.


Туган ягыбызның киләчәге зур. Бөтен кеше дә яхшы тормыш эзләп чит илләргә чыгып китә алмый. Әгәр без туган җирләрен яратучы, үз язмышларын туган җирләре белән бәйләп, аның өчен җан атып яшәрлек патриотларны тәрбияләп үстерә алабыз икән, бу – авылыбызның, мәктәбебезнең, шулар аша илебезнең якты киләчәге өчен керткән уртак зур өлешебез булыр иде.


 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ