Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш һәм сәнгать

 (Г.Кутуйның «Рәссам» әсәрен йомгаклау дәресе. VII сыйныф)                                                      Эльмира ХАЙБУЛЛИНА, Чистай шәһәре 5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация...

 
(Г.Кутуйның «Рәссам» әсәрен йомгаклау дәресе. VII сыйныф)                                                     
Эльмира ХАЙБУЛЛИНА,
Чистай шәһәре 5 нче гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү; әсәр эчтәлеген ачу юлларын формалаштыру;
– чәчмә әсәрнең бер төре буларак, укучыларда хикәягә анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын арттыру;
– әсәрдә фашизмга каршы көрәштә сәнгатьнең көчле корал булуын күрсәтү.
Җиһазлау: Гарифуллина М.Я., Сафиуллина Ә.Н., Сафиуллина Г.М., Хәсәнова Ф.Ф. 7 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014; Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004; Сәмигуллин Г.Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.– Яр Чаллы: ИНПО, 2009.
Дәрес барышы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Сез экранда сугыш күренешләрен күрәсез. Бөек Ватан сугышы прозасы күгендә мәңгегә сүнмәскә дип кабынган йолдызлар бар. Шуларның берсе – Гадел Кутуй. Язучы сугыш башлануга ук фронтка китә һәм дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә көрәшә.
                                   Мин дошманымны каләмем һәм штык
белән кыйнаячакмын.
                                                                                           Г.Кутуй.
(Укучыларның игътибары экрандагы рәсемгә юнәлтелә. СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы ярдәмендә балалар бу картина турында фикер алыша.)
Укытучы:
Бу картинада сез нәрсәләр күрәсез?
– Алар турында нәрсә уйлыйсыз?
– Бу картина сездә нинди уй-фикерләр тудыра? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
– Димәк, фашистлар ерткыч, рәхимсез булганнар, алар кешеләргә карата үзләрен вәхшиләрчә тотканнар.
Укытучы. Без сезнең белән үткән дәрестә Гадел Кутуйның «Рәссам» хикәясе белән танышкан идек. Бүген шул хикәягә анализ ясарбыз. Искә төшереп китик: хикәя жанрына нинди билгеләмә бирербез? (Төп геройлары аз, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр.)
– Хикәягә анализ ясауны вакыйгалар барлаудан башлыйбыз. Нинди вакыйгалар, әйдәгез, саныйк:
– кешеләрнең шәһәрдән китүе;
– Макс Латисның шәһәрдә калуы;
– рәссамның рәсем ясый башлавы;
– Макс Латисның картиналарын яшерүе;
– Латисны авыр хәлдә табулары;
– картинасының бөтен илгә танылуы.
Укытучы. Ә хәзер, вакыйгаларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдырабыз:

  1. Кешеләр шәһәрдән китә.

  2. Макс Латис шәһәрдән китми, рәсемнәрен саклый, иҗат итә


Өлешләргә исем бирелә:
Сугыш   =   Матурлыкны саклау
Укытучы. Әйдәгез, укучылар, беренче өлешнең эчтәлеген ачыйк.
Көтелгән җавап:
– Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз кала. Танылган рәссам Макс Латис та китәргә әзерләнә. Ул гаиләсе белән машинага кереп утыра. Ләкин соңгы картинасын күтәреп чыкканда, берничә бомба төшә, һәм көчле янгын чыга.
– Икенче вакыйгага игътибарыбызны юнәлтәбез.
Көтелгән җавап:
– Макс Латис шәһәрдә калырга дигән карарга килә. Ул янгын сүндерүдә катнаша, яңа әсәр иҗат итә. Аны дошманнан саклый, яралана. Соңыннан партизаннар отрядына барып кушыла. Шулай итеп «Гитлерга мең нәләт» исемле рәсеме бөтен илгә таныла.
Укытучы. Укучылар, картина иҗат итәр өчен рәссамны нинди вакыйга тетрәндерә? (Фашистларның бала табу йортын яндырулары.)
– Дөньясын онытып, рәссам нинди картина иҗат итә? («Гитлерга мең нәләт».)
Хәзер, укучылар, рәссам иҗат иткән картинаны күз алдына китереп карыйк. Игътибар белән тыңлагыз.
Укытучы сүзе: (Талгын музыка уйный.)
– Ике катлы җыйнак йорт – ут эчендә, үрелә-үрелә җәелгән ялкын уртасында «Укыгыз, күрегез!» дигәндәй кычкырып торган сүзләр – «Бала табу йорты». Алтын хәрефләр белән язылган бу сүзләр йөрәккә үк барып керәләр. Алар ялкыннан да көчлеләр. Юк, алай түгел, ялкын үзе «бала» сүзеннән курыккан, оялган сыман, читкә үрелә. Югарыда – шул дәһшәтнең хуҗасы – кара свастикалы бомбардировщик очып йөри. Түбәндә – ишелеп төшкән стеналар һәм алар астына кысылган ак күлмәкле хатын. Аның кулында – яңа туган бала. Шәфкатьле ана, янгыннан һәм җәрәхәтләнүдән саклар өчен, баланы алга сузган. Бала илереп елый. Күлмәгенә ут капкан, гәүдәсе кысылган ана, әрнеп-әрнеп, нәрсәдер кычкыра. Картина астында өч сүз – ана кычкырган сүзләр булырга кирәк: Гитлерга мең нәләт!
– Укучылар, ике өлешкә дә анализ ясадык, нинди нәтиҗәгә килдек? Өлешләр арасындагы бәйләнешне әйтеп карыйк.

  1. Рәссамның картинасында зур фаҗига сурәтләнгән.

  2. Фашистлар дөньядагы бөтен матурлыкны бетерергә теләделәр. Алар беркемне кызганмадылар, үзләрен вәхшиләрчә тоттылар. Иҗат кешеләре: рәссамнар, язучылар аларның явызлыгын, ерткычлыгын үзләренең әсәрләрендә күрсәтергә омтылдылар. Фашизмга каршы көрәштә сәнгать көчле корал булып тора.


Укытучы. Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, дәрес башында куелган эпиграфка әйләнеп кайтыйк: «Мин дошманымны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын» (Г.Кутуй)
– Укучылар, бу юлларның авторы кем? (Гадел Кутуй. Ул үзе дә сугышта булган, дошманга каршы сугышкан, әсәрләр дә язган.)
– Ә рәссам образы белән язучы арасында нинди охшашлык бар дип уйлыйсыз? Хәзер ПЛЕЙСМЕТ КОНСЕНСУС структурасын кулланып, эзләнгән сорауга җавап табарбыз.
(I этап. Укытучы тема тәкъдим итә.)
Рәссам образы белән язучы арасында нинди охшашлык бар?
а) вакыт бирелә (10 с.);
ә) укучылар үзләренең фикерләрен кәгазь битенең үз өлешенә язалар (1 мин.)
1) икесе дә иҗат кешеләре;
2) икесе дә халыкка хезмәт итә;
3) икесе дә кыю, батыр;
4) икесе дә дошманны җиңәргә тели;
5) икесе дә гаиләсен калдырып китә;
6) икесе дә яралана;
7) икесе дә сугышта катнаша.
б) укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар;
в) команда консенсуска килсә, баш бармакны күтәрәләр. 1 укучы шул фикерне битнең үзәк квадратына яза;
г) бөтен укучылар үзләренең фикерләрен әйтеп чыгалар;
д) үзәк квадратка язылган фикерләр бөтен команданың карары була.
3 нче номерлы укучы торып баса һәм әйтә, элеп куя.
– Димәк, язучы дошманга каршы – үзенең каләме белән, ә рәссам үзенең пумаласы белән көрәшкән.
– Димәк, укучылар, фашизмга каршы көрәштә көчле корал булып нәрсә була? (Сәнгать.)
– Ни өчен? (Чөнки матурлык кына дөньядагы явызлыкны, вәхшилекне җиңә ала.)
– Әйе, сәнгать сугыштан күп мәртәбәләр көчлерәк, чөнки ул – мәңгелек. Фаҗигаләр көчле кешеләрне буйcындырмый, киресенчә, нәфрәт хисен көчәйтә, сәнгатьне дә югарырак дәрәҗәгә күтәрә.
– Әйе, бөек иҗат һичкайчан югалмый, онытылмый. Иҗат кешеләре үзләре үлгәннән соң да, хезмәтләре озак еллар халык күңелендә саклана.
– Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ