Логотип Магариф уку
Цитата:

Сугыш урлаган балачак

(Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен И.Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен суд утырышы формасында йомгаклау дәресе)Гүзәлия ХӘЙРЕТДИНОВА,Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдә...

(Рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен И.Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен суд утырышы формасында йомгаклау дәресе)


Гүзәлия ХӘЙРЕТДИНОВА,

Балтач районы Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Фәнзия ТӨХФӘТУЛЛИНА,


 Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе


Максат. Сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру , батырлык төшенчәсенең мәгънәсен аңлату, хикәя ярдәмендә укучыларда бүгенге көн батырлыгы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларына һәм бүгенге көн батырларына карата хөрмәт тәрбияләү.


Материал. Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” хикәясе


Жиһазлау: «Җиңү – безнең йөрәкләрдә» дип аталган китап күргәзмәсе, презентация, ярымкруг формасында тезелгән урындыклар һәм трибуна.


Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, кабатлау.


Дәрес барышы:


I.     Оештыру өлеше. (Исәнләшү, дәрескә әзерлекне тикшерү)


II. Кереш әңгәмә.


- Укучылар, 2015 нче ел безгә нинди олы юбилейлар алып килә?


- Бөек Җиңүгә 70 ел.


- Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезне дә без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлыйбыз. Инде менә 70 ел безнең илебез тыныч тормышта яши. Ә моннан 70 еллар элек нинди фаҗигале хәлләр булды икән?


- 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы булган.


- Сез Бөек Ватан сугышы турында ниләр беләсез?


- Рәхмәт, балалар. Сез ул еллар турында шактый нәрсәләр беләсез икән. Ул утлы елларны тагын да тулырак күзаллау өчен без бүген тагын сугыш елларына күз салыйк. (видеоролик)


 1941 елның 22 июнь иртәсе. Җәйге матур көн. Иртәдән үк җылы, аяз һава. Шәһәр халкы табигатькә омтыла. Ә авыллар язгы кыр эшләреннән соң сабантуйларында бәйрәм итә. Бар да шундый әйбәт. Кинәт... (Левитанның сугыш башлануы турында хәбәр итүен тыңлау)


Левитанның тавышы яңгырады,


Шул Левитан, таныш Левитан;


Өйдә бар да куйды тетрәнеп


Тагын ни бар? Шомлы нинди таң?


Тавышыннан өй ник калтырана,


Ник куркыныч икән Левитан?


Кемнәрнедер кинәт юксынып


Башын җиргә чаклы иде тал.


 (Экранда сугышның башлануы турында кадрлар карала.)


Укучы шигырь сөйли. “Сугыш ялкыны” Р.Вәлиев.


Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья ,


Соңгы тапкыр кояш балкыды.


Таң атмады бүген, таң атмады,


Алды җирне сугыш ялкыны.


Европада канлы сабан туе,


Җирдә бүген ялкын, көл исе.


Җиңү байрагыдай балкып калды


Сабантуйның биек сөлгесе.


Укытучы: Шулай итеп 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтиләр, абыйлар фронтка китеп бетәләр. Авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Нәкъ сезнең кебек, тик инде әти-абыйларны сугышка озаткач олыгаеп киткән балалар.


III. Яңа теманы өйрәнү.


(А. Хафизовның «Сугышка китәм» җыры куела. Презентация ачыла.)


нче слайд


… Йөрәк елый, таныш яңакларда


Канлы яшь һәм сулган төс күреп,


Күргәннәрем шомлы әкият кебек,


Кичергәнем авыр төш кебек...


Герой шагыйрь Муса Жәлил иҗат иткән “Серле йомгак” шигыренең шушы юлларына кушылып, без бүген сезнең белән утлы елларның тере шаһитлары булган, нәни иңнәрендэ ачы язмышның бар авырлыгын күтәргэн сугыш чоры балалары хакында сөйләшеп үтәрбез.


2 нче слайд


Әйдәгез, без аны “Сугыш урлаган балачак” дип атыйк.


3 нче слайд


Сугыш чоры балаларының гомер юлларының иң кадерле елларында өлкәннәр күргән михнәтләрне, кыерсытуларны, газапларны күрүе, хәзерге чор балачагыннан бик күпкә аерадыр, мөгаен.


4 нче слайд


Әйе, Бөек Ватан сугышы сабыйларга да ир-егетләр жаваплылыгы салган. Табышмаклар әйтешеп, йөгереп уйнап, шатлыклы көлү авазлары ишетү урынына, очкан пуля сызгыруы, бомба шартлаган, ачы итеп кычкырган тавыш кына ишетелде. Алар - утлы еллар балалары. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп, басуларда печән чабалар, көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарга салалар, аннары атларга төяп, район үзәгенә, хәтта Казанга кадәр барганнар. Юлларда төрле хәлләргә дучар булып, салкыннарда өшегән вакытлары да булган. Завод-фабрикаларда станоклар артына баскан нәни генә кызлар, малайлар, сыкранмыйча, җиңү көнен якынайтканнар. Аларны уртак бер максат берләштергән, сугышта җиңүгә үз көчеңне кертү, җиңүне тизләтү.


5 нче слайд


Бала гына булсалар да, сугыш дигән каракош никадәр сындырырга тырышса да, аларның рухын сындыра алмады. Укучылар, тарих битләренә күз салып, Ленинград блокадасын гына искә төшерегез әле. 12 яшьлек Таня Савичеваның язмышы йөрәкләрне тетрәндерерлек түгелме соң? Ленинград шәһәренең тарих музеена куелган кечкенә кызчыкның көндәлеге берәүне дэ битараф калдырмый. Һәрбер көндәлек битендә сугышка карата булган җан авазы, якын кешеләренең үлеме, Таняның йөрәк сыкравы.


6 нче слайд


Сугыш чоры балалары - герой-пионерларның каһарманлыклары тарихка мәңгелек эз булып кереп калды. Олылар белән берлектә Ватанны саклауга күтәрелгән бу балаларның күбесе җиңүне күрә алмады. “Ватан өчен!” дип үлгән пионерларның исеме мәңгеләштерелде.


7 нче слайд


Укучылар, минем сезнең белән Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” хикәясе турында фикер алышып китәсем килэ. Хикәянең эчтәлеген игътибар белән тыңлаганнан соң, без бергәләп, Илгизәрнең язмышы хакында сөйләшербез.


 (Хикәянең эчтәлеген сөйләтү )


- Укучылар, әсәрдә уңай герой белән тискәре геройны атагыз. (Җавап)


- Уңай герой – Илгизәрне сез нинди сыйфатлар буенча уңай геройлар рәтенә кертәсез?


- Тискәре герой , ягъни фашист , ни өчен үтерүче ролен үти?


Сез, хикәяне тыңлаган вакытта, аны үз йөрәгегез аша үткәргәнсездер, мөгаен. Күпләрегезнең уенда, әгәр мин Илгизэр урынында булсам, болай эшлэр идем, ә фашист урынында булсам, тегеләй эшләр идем дигән уй булгандыр . Кайберәүләрегезнең уенда, киресенчә, бу яшь кенә малай кичергәннәрне күрергә язмасын дигән фикерләр тугандыр.


8 нче слайд


Әйдәгез әле, бергәләп, Ибраһим Газиның бу хикәясенә суд утырышы ясыйк . Менә хәзер сез, ике як лагеры кебек икегә бүленеп утырасыз. Әйдәгез, ун яклар гаепләүче ягы, ягъни Илгизәр, батырлык ягы булсын. Ә сул яклар -гаепләнүче , фашизм ягы. Балалар, бу бары тик рольләр генә, сез үзегезнең эчке кичерешләрегез аша, үзегезнең геройларыгыз булып чыгыш ясарга тырышырсыз.


Димәк, башлыйбыз. 2014 нче елның 29 нчы март көнендә беренче номерлы суд эше тыңлана.


9 нчы слайд


Гаепләүче – Батырлык .


Гаепләнүче – Фашизм.


Суд эшен судья – китапханәче Тухватуллина Фәнзия Зиннур кызы алып бара.


Сәркатип - Низамова Фәридә Раиф кызы.


Судья:


Тыңланасы эш буенча, иң беренче чиратта шуны әйтеп узарга кирэк: Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” хикәясен бүлмәдә утыручы барлык кеше дә укыды, аның эчтәлеге белән барыгыз да таныш.


Гаепләүче – Батырлык. Сез батырлык төшенчәсен ничек итеп аңлыйсыз? Нәрсә дигән сүз ул Батырлык?


Гаепләнүче – Фашизм. Сезнеңчэ, Фашизм, фашист нәрсәне аңлата?


(“Акыл һөҗүме” (“Мозговой штурм”) уены оештырыла)


Судья:


Һәр ике як та үзенең аңлатмасына бәя бирергә тырышты. Ә хәзер инде мин сезгә, татар теленең аңлатмалы сүзлегендә Батырлык һәм Фашизм сүзләренә бирелгән аңлатмаларны укып китәсем килә. Укучылар, экранга карыйбыз.


Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.


2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)


10 нчы слайд.


Судья:


Гаепләүче ягы, сезнең гаепләнүче, ягъни фашизм, ягына нинди сорауларыгыз бар?


Ә сезнең- Гаепләнүче ягы, гаепләүче ягына нинди әйтер фикерегез бар?


Һәр ике якка да минем тарафтан 1 минут вакыт бирелэ. Әзерләнүегезне сорыйбыз.


 11 нче слайд


Судья:


Сүз бирелә Гаепләүче якка, тыңлыйбыз! 12 нче слайд


 (Фикер алышу)


Судья:


Гаепләнүче, гаепләүче якка ни дип жавап бирерсез? 13 нче слайд


(Фикер алышу)


Судья:


Суд утырышын дәвам итәбез.Фашизмның көчсезлеген дәлилли торган бер документны суд карамагына тапшырдылар, хәзер шуның белнн сезне таныштырып үтәбез. Мөмкин булса, Фәридә Раифовна, экранда яктыртсагыз иде. 14 нче слайд


Судья:


Сезнең игътибарыгызга татар халкынын бөек рәссамы Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы бирелэ. Батырлык символы булып, герой -шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнгән. Аның каршында йөзләрендә аптырау да, ачу хисләре дә чагылган гестапо членнары тора.


Гаепләнүче ягы, М. Җәлил образының батырлыгын картинада нәрсә күрсәтә?


Гаепләүче, сезнең каршыда батырлыкка, ягъни сезнең төркемгә, капма-каршы булган сыйфатлы образлар – гестапо членнары. Сезнең күзлектән караганда алар нинди? (чыгышлар тыңлана)


Судья:


Суд карары белән таныштырып үтәм:


2014 нче елның 29 нчы мартында И.Газиның “ Йолдызлы малай” хикәясе тыңлап үтелде. Суд карары Гаепләүче – Батырлык, Гаепләнүче –Фашизм күрсәтмәләренә нигезләнеп чыгарылды.


Фашизм үзеннән бик күпкә кече булган малайны ,ягъни Илгизәрне, шул дәрәҗәдә кыерсытырга тиеш түгел. Балалар илдә бара торган сугышка гаепле түгел. Аларны җәберләргэ фашизмның бернинди дә хакы юк.


 Һәр ике як та суд карарының протоколын Фәридә Раифовнадан ала алалар. Суд тәмам.


Укытучы:


Укучылар, бүген без сезнең белән хикәягә анализ ясауны суд формасында алып бардык. Сезнең кайберәүләрегез батырлык ролен уйнаса, икенчеләрегезгә начарлык, вәхшилек, фашизм роле туры килде. 12 яшьлек Илгизәр - нәкъ сезнең яшьтәге малай, димәк, сез аның кичерешләрен үз йөрәгегез аша үткәргәнсездер дип уйлыйм. Бүгенге рәхәт тормышның кадерен белеп яшәсәгез иде. Илгизәр кебек бүгенге, хәзерге тормыш батырлары булсагыз иде. Юк, кулыгызга йолдыз ясап түгел, ә бәлки, батыр йөрәкле, мәрхәмәтле, игелекле балалар булып үссәгез иде.


15 нче слайд


Сугыш чоры балаларының авыр язмышы матур әдәбиятта бик күп чагылыш тапты. Ул елларның дәһшәтле кайтавазы бары шушы уеннарда , китап битләрендә генә калсын иде. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, күңелләребездә матур уйлар гына яшәсен иде.


 16 нчы слайд


IV. Яңа белемнәрне ныгыту.


Укытучы. Укучылар, без сезнең белән И.Газинең “Йолдызлы малай” әсәрендәге Илгизәр образы аша батырлык үрнәгенә бер мисал күрдек. Сезнеңчә, нәрсә соң ул батырлык?


1) Төшенчә бирү. Нәрсә ул батырлык?


- Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).


Батырлык. Бу купшы сүз түгел,


Хәтерләрдән тиз җуела торган.


Мәгънә - асылында, мәңгелеккә


Күңелләргә, җанга уела торган.


Кайсы тауның ташларыннан икән


Батырлыкка һәйкәл куясы?


Чорлар җиле ташларны да уя,


Тик мәңгелек хәтер кыясы!


Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,


Күпме аны күккә күтәрмик,


Ише бармы бөеклекнең солдат


Кылган батырлыкка тиңләрлек?


Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда , һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.


Укытучы. Укучылар! Әйдәгез икенче сорауга җавап бирик әле. Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?(кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез)


Ф.Яруллин болай ди:


“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы телем икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле - төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”.(Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр).


 Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере -үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала кеше. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).


Шуннан соң, алда сөйләгәннәрне файдаланып, батырлыкның төп билгеләре барлап чыгыла.



  1. Ул гадәттән тыш шартларда кешегә үлем куркынычы янаган вакытта эшләнә.

  2. Батырлар дошманнарга зур зыян китерә: аның техникасын, җанлы көчләрен юк итә.

  3. Ул, хәрби бурычын үтәү өчен,бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә, хәрби техника һәм коралдан оста файдалана.

  4. Батыр курку хисен җиңә.

  5. Батыр үз өстенә җаваплылык хисе, бурыч йөкли.

  6. Батырлык нинди дә хәлиткеч вакытта эшләнә.

  7. Батырлыкны кеше үз эшенең гадел, изге булуына, хаклыгына ышанганда гына эшли.


 8. Батырлык һәрвакыт үз-үзеңне корбан итәргә әзер булуны таләп итә.


Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар аңа үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.


Рәхим итеп, Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.


Батырлыкны эшли ала


Бөтен кеше дә.


Аның өчен кирәк түгел


Алып көче дә.


Ә моның өчен:


Яратырга кирәк бары


Туган җиреңне,


Әти - әниеңне,


Туган илеңне.


Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны – сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.


Үзгәрсә дә Заман,


Юк, үзгәрми,


Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!


Нәкъ 70 ел элек


Шундый ук яз


Җиңү алып килгән бу Җиргә!


Сафлар сыек,


Җиңүчеләр китә


Кими тарих,


Йолдыз югала.


Мәңгелек моң булып


Хәтер кала


Батырларның даны


Җыр кала.


V. Йомгаклау.


Укытучы. Халкыбыз батыр улларын онытмый. Аларның данлы исемнәре ничек мәңгеләштерелә соң? (һәйкәлләр салына, музейлар ачыла, аларның исеме әдәбият-сәнгать әсәрләренә күчә...)


Укытучы. Димәк, без татар халкының бөек каһарманнары турындагы мәгълүматны каян таба алабыз? (китаплардан укып беләбез)


Сез, укучылар, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавапны китапханәдә оештырылган «Җиңү – безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә таба аласыз.


Өй эше.


“Батырлык” темасына хикәя язып килергә.


Мәгариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ