Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

(IV сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теле дәресе)Фирүзә МИННЕШӘЕХОВА,Чаллыдагы 41 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: «Сыйфат» темасы буенча белемнәрне с...

(IV сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теле дәресе)


Фирүзә МИННЕШӘЕХОВА,


Чаллыдагы 41 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат: «Сыйфат» темасы буенча белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү. Сыйфатларның сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.


Бурычлар:


- Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Сыйфатларның сөйләмдә кулланылышын активлаштыру.


- Укучыларның логик фикерләү сәләтен, язма һәм сөйләм телен үстерү. Укучыларны чагыштырырга, нәтиҗә ясарга өйрәтү, төркемнәрдә эшли белү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.


- Татар теленең матурлыгын тоярга шартлар тудыру, татар халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.


Планлаштырылган  нәтиҗәләр:


Предмет нәтиҗәсе: сыйфат һәм сыйфатланмышны тексттан таба белү, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану.


Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт булдыру, сыйныфташларың белән итәгатьле аралашу.


Метапредмет нәтиҗәләр:


Танып белү УУГ: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.


Коммуникатив УУГ: парлап һәм төркемнәрдә эшләргә, уртак фикергә килергә өйрәнү; үз фикереңне башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшеңне кимсетмәслек итеп җиткерә белү.


Регулятив УУГ:


Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.


Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү дәресе, дәрес-сәяхәт.


Дәреслек : Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). IV сыйныф / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Р.К. Сәгъдиева, В.А.Гарипова: рәссамы Л. Хисамова. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.– 183 б.


Җиһазлау: «Сыйфат сүз төркемен кабатлау» темасына презентация, карточкалар, перфокарталар, карта, компьютер, интерактив такта.


Дәрес барышы



  1. Оештыру, мотивлаштыру


Уңай психологик халәт тудыру.


- Хәерле көн, исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк та, урыннарыбызга утырыйк әле. (Укучылар елмаешалар, утыралар)



  1. Актуальләштерү. ( 1 нче слайд)

  2. Өй эшен тикшерү.

  3. «Мәкальләрне дәвам ит» уены.


Авыр эшкә беләк бар, ... (кыю эшкә йөрәк бар.)


Агач – җимеше белән, ...( кеше – эше белән.)


Яхшы эш ... (үз-үзен мактый.)


Нечкә билле, ... (эшкә җилле.)


Дөньяда иң кызганыч – ... (эшкә ялкау кеше.)


Сәләтсез сәнәк сындырыр, ... (көчсез көрәк сындырыр.)


Кем эшләми, ... (шул ашамый.)


Тырышлыкның иң зур дошманы – ... (ялкаулык.)


Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар.)


– Мәкальләр нәрсә турында? (тырышлык, эшчән кешеләр, хезмәт.)


– Тырышып эшләсәк, көтелгән нәтиҗәләребез дә уңышлы булачак. Без дә бүген дәрестә тырышып эшләп, яхшы белемнәр, билгеләр белән кайтып китәрбез дип ышанам.




  1. Сыйфатларны кабатлау.


– Алдагы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек?


– Сыйфат нәрсәне белдерә?


– Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә? (Мисаллар китерелә.)


– Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?


– Сыйфат нәрсәне ачыклый? (Мисаллар китерелә.)


– Җөмләдә нинди җөмлә кисәге була?


– Ничә дәрәҗәсе бар? Ниндиләр?


– Чагыштыру, кимлек, артыклык дәрәҗәсенә мисаллар китерегез.



  1. Моделен сызу. (Интерактив тактада укучылар сыза.)



  1. Модельгә карап кагыйдәне кабатлау. (Берничә укучы кабатлый)


Үзбәя.


III. Уку мәсьәләсен кую.


– Тырышып укырга, яхшы билгеләр алырга бурычлар куйдык. Ә бүгенге дәресебезнең максаты нинди булачак? (Сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне ныгытырбыз, аны җөмләдә кулланылышын өйрәнербез.)


–  Димәк, сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп, белемнәребезне тикшерербез.


(2 нче слайд)


– Моның өчен без сезнең белән «Сыйфатлар иленә» сәяхәткә чыгабыз.



  1. Төп өлеш.


– Юлга чыгып киткәнче, карта белән танышыйк. Без юлда төрле шәһәрләр аша үтеп, «Сыйфатлар тавы» на менәрбез


 Сәяхәткә нәрсә белән барабыз соң? Анысын табышмакны чишкәннән соң белербез:


Асфальт өстеннән өй чаба,


Эчендә бала-чага. (Автобус.)


– Әйе, автобус. Ләкин автобуска утыру өчен билетлар алырга кирәк, ә билет алу өчен, биремнәрне үтәргә кирәк.


1 нче бирем.


 Юлга чыгар алдыннан сезгә мәкаль формасында киңәшләр бирәсе килә. Автобустагы урыннарга икешәрләп утырасы. Сез үзегезгә парлар табарга тиеш. Билет артында язылган мәкальләр ярдәмендә үзегезгә парлар эзлисез. Мәкальнең башы бер билетта, ахыры икенче билетта.


1 . Юлны яхшы белгән (арымас.)



  1. Туры юлдан (олы юл яхшы.)

  2. Бергә-бергә (юл кыска.)

  3. Үзең юаш булсаң да, (юлдашың батыр булсын.)

  4. Ак эт бәласе – (кара эткә.)

  5. Бер яхшы сүз (мең яраны төзәтер.)

  6. Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, (йомшак сүз белән җавап бир.)


–Ә хәзер урыннарга утырдык, сәяхәткә кузгалабыз. Юлда күңелсез булмасын өчен, яңадан билетларыбызны алабыз. Кемнең мәкалендә сыйфатлар бар? Укыйбыз, сораулар куябыз.


– Нәтиҗә ясыйк. Димәк, сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.


Үзбәя.


1 нче тукталыш«Ясалыш  шәһәре» нә җиттек. ( 3-5 нче слайдлар)


- Искә төшерик әле, укучылар, сез нинди сыйфат ясаучы кушымчаларны беләсез? (-лы/-ле; -сыз/-сез.)


2 нче бирем.


– Биремне эшләмичә шәһәр аша үтә алмыйбыз.


– Бу җөмләләр кайсы әсәрдән? Нинди ясалма сыйфатлар кулланылган?


(Карточкалар буенча төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем бер җөмләне укып җавап бирә. Экранга карап дөреслеген тикшерәләр.)



  1. Анда ни күзе белән күрсен, ап-ак сакаллы, ап-ак киемле бер бабай, алдына зур китап ачып куеп, йомшак мамык мендәр өстендә утыра ди. 2. Берәр һөнәрең булса, син бәхетле, бер нәрсә дә белмәсәң, син бәхетсез. Шуңа күрә борынгы картлар: «Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми»,- дигәннәр. 3. Җилбикәнең абыйлары, Сылубикәне үзләренең сеңелләре дип белеп, аны иркәлиләр, энҗеле калфак эшләтәләр, тәмле ризыклар ашаталар, баллы чәйләр эчерәләр икән, ди.


(Татар халык әкияте «Җил арба»)


– Нәтиҗә ясыйк. Димәк, лы/-ле; -сыз/-сез - кушымчалары ярдәмендә сыйфатлар ясала. Юлыбызны дәвам итеп, « Предмет билгеләре » шәһәренә килеп җиттек.


2 нче  тукталыш. «Предмет билгеләре» шәһәре


3 нче бирем. «Парларын тап »уены.  (Бирелгән исемнәрдән һәм сыйфатлардан сүзтезмәләр төзергә кирәк. Укучылар интерактив тактада эшлиләр, һәр төркем чиратлап чыга.)


Кызыл                 урман


Кечкенә               аш


Яшел                            кыз


Тәмле                  бүлмә


Якты                             төлке


Хәйләкәр             алма


– Нәтиҗә. Димәк, сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә ала? (Төсен, формасын, исен, тәмен, күләмен, характерын белдерә.)


Үзбәя.


Ял минуты.


– Укучылар, безгә поездга күчеп утырырга кирәк. Моның өчен автобустан төшәбез. Бераз ял итеп алабыз.


(Музыка куела, бөтен укучы хәрәкәт итә. Музыка тынгач, парлар хасил итә. Сыйфатларга синонимнар табарга: матур, зур, кечкенә. Сыйфатларга антонимнар табарга: ак, яңа, каты.)


– Юлыбызны дәвам итеп, «Дәрәҗәләр»  шәһәренә килеп җиттек.


3 нче тукталыш. « Дәрәҗәләр» шәһәре.


4 нче бирем. Перфокарталар белән эш.


– Бирелгән сүзләрне перфокарталарда дөрес итеп билгеләгез (Төркемнәргә карточкалар бирелә.)


1 нче карточка. Нәфис, матуррак, яшькелт, аксыл, акыллы, иң яхшы, зәңгәрсу, чип-чиста.


2 нче карточка. Күксел, иң биек, әчкелтем, тирәнрәк, күңелсез, тырыш, карасу, түгәрәк.


3 нче карточка. Саргылт, ак, җып-җылы, юеш, сакаллы, кызылрак, бик зур, калын.


(Өч төркем эшләрен бетергәч, бер-берсе белән перфокарталарын алышалар. Экранда бирелгән җаваплар буенча эшләрен тикшерәләр). ( 6-8 нче слайд)




























































 12345678
Гади дәрәҗә        
Чагыштыру дәрәҗәсе        
Артыклык дәрәҗәсе        
Кимлек дәрәҗәсе        


– Нәтиҗә. Димәк, сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар.


Үзбәя.


– Сәяхәтебезнең ахырына якынлашабыз. «Сыйфатлар тавы»на җиттек.


4 нче  тукталыш. «Сыйфатлар тавы»


5 нче бирем. Тиешле сыйфатларны куеп язарга. (Төркемнәргә текст язылган карточкалар бирелә. Укучылар текстка сыйфатлар өстәп язалар. Текстларны чагыштырып, нәтиҗә ясыйлар.) (9 нчы слайд)


Туган ягыма кыш килә.


Көзнең ... көннәре. Көннәр суытты, урамда .... җил исә. Тиздән, таягына таянып, ... кыш кунакка килер.  Ул ... җир өстенә ... кар яудыра башлар. ... кар бөртекләре, җемелдәшеп, ... җиргә коелыр. Җир өсте ... юрган ябыныр. Елгалар, күлләр ... боз белән капланыр.


– Нәтиҗә. Сөйләмдә төрле сыйфатларны уңышлы куллану фикерне ачык аңлатып бирүгә ярдәм итә, сөйләмне матурлый.


– Сыйфатлар җөмләдә аергыч булып килә.


Үзбәя.



  1. Рефлексия.


– Бүген дәрестә ниләр эшләдек?


– Куйган максатыбызга ирештекме?


– Ничек эшләдек?


– Нинди нәтиҗә ясадык? (Сыйфат моделен кабатлыйлар.)


– Сыйфатлар сөйләмебездә ни өчен кирәк?


– Рәхмәт, укучылар. Ә безгә хәзер мәктәбебезгә әйләнеп кайтырга кирәк.


– Сыйфатка 5 юллык шигырь төзи алсак, тиз генә самолетта кайтып җитә алырбыз.


6 нчы бирем. (5 юллык шигырь төзиләр. Һәр төркем язганын  укый.)


Өйгә эш. (10 нчы слайд)



  1. 88 нче күнегү. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән 5 җөмлә төзеп язарга.

  2. Сыйфатлар булган 3 табышмак язарга.

  3. Төрле сыйфатлар кулланып « Минем гаиләм » дигән темага хикәя язарга


Билгеләр кую.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ