Логотип Магариф уку
Цитата:

ТАБИГАТЬ ЯЗМЫШЫ — БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ

(Экологик конференция)Флера ШАКИРОВА,Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең биология укытучысы Максат. Укучыларга фенологик тикшерүләрнең әһәмиятен аңлату; аларның үз төбәгебездәге «Ашыт» тыюлыгы туры...

(Экологик конференция)


Флера ШАКИРОВА,


Әтнә районы Түбән Көек урта мәктәбенең биология укытучысы


Максат. Укучыларга фенологик тикшерүләрнең әһәмиятен аңлату; аларның үз төбәгебездәге «Ашыт» тыюлыгы турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау. Проектор, компьютер, дисклар; презентация, Татарстанның Кызыл китабы, матбугат язмалары, китап күргәзмәсе.


Конференция барышы.


Алып баручы («Табигать һәм кеше» әкияте белән таныштыра). Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус: Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. «Дөньяга хәзер мин хуҗа», - дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. «Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына», - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән бар байлыкны тартып алган, эчә торган суын киптергән, кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.


Укытучы. Табигать Кешегә ничек ярдәм иткән? Ә Кеше нишләгән? Ни өчен ул кайгырган? Кеше дөрес эшләгәнме? Бу әкияттән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Фикерләр тыңлана.)


Укытучы. Без бүген табигать турында сөйләшәчәкбез. Табигатькә сезнең караш нинди? Сез аны яратасызмы?


 1 нче укучы. Без табигатьне яратабыз, чөнки тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән алабыз. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Җирдән без файдалы казылмалар алабыз, кырларда иген үстерәбез.


2 нче укучы. Табигать тормышыбызны бизи. Күпме шатлык китерә ул безгә! Мин урман шаулавын, кошлар сайравын яратам.


3 нче укучы. Мин дә табигатьне бик яратам, чөнки табигать ул – матурлык, гүзәллек дөньясы. Җәйге болын. Кояшлы көн. Бөтен җирдә чәчәкләр. Чикерткәләр сикерә, кырмыскалар йөгерешә. Кып-кызыл булып җиләкләр пешә. Бу миңа бик ошый.


4 нче укучы. Мин тар урман сукмагыннан йөрергә яратам. Сихри сукмактан барасың да барасың. Сиңа берәү дә комачауламый. Кулыңда – чәчәкләр, баш өстендә кошлар сайрый, янәшәңдә - каеннар. Шундый рәхәт!


Алып баручы. Әйе, туган ягыбызның табигате бик матур һәм бай. Ләкин бу байлыклар чиксез түгел. Сез ничек уйлыйсыз: табигатьне сакларга кирәкме?


Укучылар. Әйе, табигатьне сакларга, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга кирәк.


Укытучы. Хәзерге заманда экология мәсьәләсе – иң җитди проблемаларның берсе. Бүгенге табигать нинди хәлдә соң? Бүген без менә шул хакта сөйләшербез. Конференциябез эшендә кунаклар да катнаша. Беренче сүзне тарихчы абыегызга бирәм.


Тарихчы. Һәр кешегә туган ягы газиз, кадерле. Татарстанда яшәвебез белән без чиксез горурланабыз. Аның зифа каеннарын, Тукаебыз мәдхия җырлаган урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. Татарстандагы зур елгаларның берсе булган Ашыт безнең Әтнә җирлегеннән уза. Экологик яктан иң зур зыян күргән табигать ядкаре ул. Элек ул мул сулы елга булган. Аның тирә-ягында урманнар үскән. Урманнарда аю, төлке, куян һ.б. җәнлекләр тереклек иткән, кошлар да күп булган. Ә инде борынгы заманнарда мамонт көтүләре дә йөргән. Елга буеннан табылган сөякләр шул турыда сөйли.


Музыкаль тукталыш. (Л.Зәйнуллинның Ф.Зыятдинова сүзләренә язылган «Ашытым сандугачы» җыры яңгырый.)


Алып баручы. Конференциябез кунаклары арасында «Ашыт» тыюлыгы инспекторы да бар. Хәзер сүзне аңа бирәм.


Тыюлык инспекторы. Татарстан Министрлар Кабинетының 1997 ел, 15 сентябрь карары нигезендә районыбыз территориясендә «Ашыт» дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Тыюлыкта Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек очрый. Кошларның да 112 төре теркәлгән. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һ.б. кошларны күрергә була.


Безнең «Ашыт» дәүләт табигый комплекс тыюлыгының төп бурычы – булган табигый экологик тәртипләрне саклау, аларны торгызу, яңарту, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күз карасыдай саклау, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү. Шулай ук безгә РФ һәм ТРның Кызыл китапларына кертелгән үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга бернинди җәбер-золым, зыян китермәү бурычы йөкләнгән. Эшебезне Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән килешеп алып барабыз.


Тыюлык территориясендә:


• табигый комплексларның яшәешенә зыян китерүче теләсә нинди эшчәнлек алып бару;


• тыелулы урыннарда зур юл төзелешләре, торбалар, электр үткәргечләре һ.б. төрле коммуникация эшләрен җәелдерү;


• файдаланыла торган юлдан читтә транспорт юллары һәм тукталышлары ясау, ял итү урыннары, лагерьлар, туризм һәм ял итүнең башка төрле формаларын оештыру;


• рөхсәт ителмәгән урыннарда учак ягу, агулы химикатлар, минераль ашламалар куллану; үсемлекләрне химик чаралар кулланып үстерү;


• рөхсәт ителмәгән урыннарда аучылык итү, балык тоту һәм хайваннар дөньясына башка юллар белән зыян китерү;


• үсемлекләр, хайваннар, кош-кортлар, минераллар коллекциясе туплау;


• тыелулы урыннарны чүпләү, пычрату катгый төстә тыела.


Алып баручы. Конференциябез эшендә укучыларның фәнни-эзләнү эшләре берләшмәсе җитәкчесе катнаша. «Ашыт» тыюлыгында яшәүче хайваннарның кайсылары Кызыл китапка кертелгән икән? Ул үз чыгышында әлеге мәсьәләгә тукталыр.


Берләшмә җитәкчесе. «Ашыт» тыюлыгында фәнни-эзләнү эшләре алып барганда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бик күп кошларны ачыкладык. Аларның исемлеген сезгә дә тәкъдим итәм: ысылдык аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, саз ябалагы, саескан шөлди, зур шөлди, үлән шөлдие, кызылаяк шөлди, зур саз шөлдие, байгыш, гади шөпшәашар, бытбылдык, соры торна.


Музыкаль тукталыш. (Р.Мөхетдинованың Ф.Зыятдинова сүзләренә язылган «Ашыт-су» җыры яңгырый.)


Алып баручы. Бүгенге кунакларыбыз арасында мәктәбебездә озак еллар география фәнен укыткан Татарстанның атказанган укытучысы, җирле фенолог Габдуллаҗан абыегыз Нигъмәтҗанов та бар. Ул, үз күзәтүләреннән чыгып, «Ашыт» тыюлыгы турында нәрсәләр әйтер икән?


Җирле фенолог. Элек, революциягә кадәр дә, аннан соң да, әле мин хәтерләгәндә дә, Ашыт елгасы һәм аның кушылдыкларында – инешләрдә ба­лык исәпсез-хисапсыз күп иде. Ашыт бассейнында яшәүче һәр кеше язгы Ашыт балыгыннан авыз итәргә тыры­ша иде. «Бала вакытта (революциягә ка­дәр) Киме елгасындагы түгәрәк сулыкларны алдан буып куеп, чиләкләп балык тота идек. Арасында чуртан да очрый иде», — дип сөйли иде минем әти. Кызганыч, тарихи истәлек итеп бер генә су тегермәнен дә калдырмадык. Балыкларның күплеге менә шушы тегермән буаларына бәйле булуы бәхәссез.


Ашыт буендагы урманнарны, ту­гайлардагы әрәмәлекләрне бетерү, беренче чиратта, чишмәләрнең, саз­лыкларның кимүенә китерде. Инеш­ләрдә, Ашытта шул сәбәпле су азайды. А.Артемьев китабында шундый юллар бар: «Илләт һәм аның кушыл­дыгы Ашытта агачны сал итеп агызганнар». (Список населенных мест по сведениям 1859 г., Казанская губерния.) Димәк, ул чорда да әле Ашыт буенда агач ә­зерләрлек урманнар булган. Хәзер борынгы урманнар урынында – басу-кырлар.


Соңгы елларда көздән сөрелеп калган басулардан агып төшкән ләм елгаларны саектырды. Көчле яңгыр­лар агызып китергән ашлама-химикатлар, пычрак сулар Ашыттагы те­реклеккә төзәлмәслек зыян сала.


Алып баручы. Бүгенге көндә табигатебез нинди халәттә? Шул хакта сөйләү өчен сүзне экологка бирәм.


Эколог. Соңгы елларда чүп-чарны теләсә кая ташлау гадәте киң таралды. Ә алар арасында ниләр генә юк! Шушы чүп-чарлардан зарарлы матдәләр, басуга кертелгән агулы химикатлар һәм ашламаларның бер өлеше, фермалардан тирес сыекчасы яңгыр сулары белән инешләргә, чишмәләргә, елгага төшә. Су белән бергә алар кеше организмына эләгә. Ашыт хәзер элеккечә мул сулы түгел. Бу елганың ямьсезләнүенә, саегуына да, иң беренче чиратта, үзебез гаепле. Кайчандыр балыкка бай булган, мул сулы Ашыт ярдәмгә мохтаҗ.


Алып баручы. Конференциябезгә килгән кунакларның барысына рәхмәт әйтеп, аңа нәтиҗә ясыйк. Димәк, бездән нәрсә сорала?


Укучылар. Без табигатьне сакларга, суларны, чишмәләрне карарга, агачлар утыртырга, кош-кортларга, барча тереклек ияләренә ярдәм итәргә тиешбез.


Алып баручы. «Кеше үз гомерендә 10 төп агач утыртырга тиеш», дигән халык әйтеменә сез ничек карыйсыз? Килешәсезме, укучылар?


Укучылар. Әйе, килешәбез. Без табигатьне яратырга, күп агачлар утыртырга тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата бит.


Укытучы. Бик тә дөрес әйтәсез. Чыннан да, табигать байлыкларыннан теләгәнчә түгел, ә дөрес файдаланырга, акыл белән эш итәргә кирәк. Шуны истә тотсак иде!


Конференциябез тәмам, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз. (Конференциядә катнашкан һәрбер кешегә истәлекле бүләкләр тапшырыла.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ