“Табигатьнең гүзәллеген гел кайгыртып торырбыз”
(Балалар бакчасында тематик кичә)Әлфинур Гыйльметдинова, Арчадагы 1 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе 1972 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 5 нче ию...
Әлфинур Гыйльметдинова,
Арчадагы 1 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
1972 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 5 нче июньне рәсми рәвештә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне дип игълан итте. Әлеге дата киң җәмәгатьчелекнең игътибарын экология проблемаларына юнәлтү һәм кешеләрне табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәү максатына хезмәт итә. Һәр елны Әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан дөньяның күп кенә галимнәре, бергә җыелышып, планетабыз иминлегенә кагылышлы мөһим проблемалар турында фикер алышалар; табигатькә һәм экология мәсьәләләренә багышланган дөньякүләм чаралар: урамнарны җыештыру, агачлар утырту оештырыла, төрле күргәзмәләр, конференцияләр уздырыла. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, башка мәгариф учреждениеләрендә дә Әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан экологик чаралар үткәрелә. Игътибарыгызга әлеге истәлекле дата уңаеннан балалар бакчасында оештырылган тематик кичә үрнәген тәкъдим итәбез.
Катнашалар: алып баручы, Урман кызы – Гөлкәй, Чүп өеме, төркем балалары.
Максат: балаларны кечкенәдән табигатьне, Җирне яратырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү; экологик культура һәм барлык тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миhербанлылык хисләре тәрбияләү.
Алдан башкарылган эш: Җир-ана, табигать турында матур әдәбият әсәрләре уку, җырлар тыңлау, җырлы-биюле уеннар уйнау, аларны яттан өйрәнү. Өйрәнелгән әсәрләрне бәйрәмнәрдә, саф һавада йөргәндә, күзәтүләр вакытында куллану.
Кичәнең барышы
Зал урман аланына охшатып бизәлгән. Аудиоязмада урман шаулавы hәм кошлар сайравы ишетелә.
Бүлмәгә 4–5 бала йөгереп керә hәм бераз вакыт мондагы матурлыкка сокланып карап тора.
– Ничек матур монда!
– Кошлар сайрый, агачлар шаулый.
– Матур чәчәкләр үсә икән, җыеп алырга кирәк булыр.
– Әйдәгез, нигә сез дә чәчәкләр өзмисез?
1 нче бала.
Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәң,
Әгәр бергә: син hәм мин,
Матур чәчәкләр өзсәк,
Бушап калыр бу алан,
Бетәр шушы матурлык.
Чәчәк бәйләме өчен, минем әнием бакчабызда төрле-төрле матур чәчәкләр үстерә.
2 нче бала. Аланда никадәр чәчәк! Ә сез аларның исемнәрен беләсезме?
(“Чәчәк исемен дөрес әйт” дигән дидактик уен үткәрелә.)
3 нче бала. Мин бик арыдым, әйдә бераз ял итеп алыйк.
4 нче бала. Тамак ялгап алсак та ярар иде.
Балалар, чирәмгә җәймә җәеп, тезелешеп утыралар. Алып килгән ашамлыкларын капларыннан алып ашый башлыйлар, ә чүп-чарны як-якка ыргыталар. Бераздан йөгереп чыгып китәләр.
Шомлы көй уйный башлый, сәхнәдә Чүп өеме пәйда була. Шатлана-шатлана чүп җыя башлый. Шулвакыт “урман аланына” башка балалар йөгереп керә.
– Абау, нинди ямьсез hәм куркыныч монда.
– Никадәр чүп.
– Минем монда каласым килми, әйдә башка матур урынга барыйк.
Чүп өеме. Барыгыз, барыгыз! Берникадәр вакыттан соң мин бик зур булып үсәрмен hәм бөтен дөньяны басып алырмын. Тиздән сез чүп оясында яши башларсыз.
– Безнең чүп оясында яшисебез килми.
– Нәрсә эшләргә соң безгә?
(Берничә бала шигырь сөйли.)
1 нче бала.
Серле шаулый куе урман
Талгын җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәнгә.
2 нче бала.
Чут-чут итеп сайрый кошлар
Агачларда, куакта.
Кайсы җәнлекнең эзе ул
Әнә теге сукмакта?
3 нче бала.
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага.
Салкын чишмә – суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
Алып баручы. Бик дөрес сөйлисез, балалар. Менә шушы матурлык чүп оясына әйләнмәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Балалар җавап бирә.)
Алып баручы. Әйе, шагыйрә Резеда апагыз Вәлиева язганча:
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!
Алып баручы. Менә, Чүп өеме, син хәзер аңладыңмы инде болай яшәп булмаганны. Син дә табигатькә карашыңны уңай якка үзгәртергә тиеш, килешәсеңме минем белән?
Чүп өеме. Уйлап карарга кирәк булыр. Сүзләрегездә хаклык бар кебек. (Уйлана-уйлана чыгып китә).
Алып баручы. Карагыз әле, балалар, бу бит куян эзе. (Бергәләшеп, “эзне” карый башлыйлар. Шулвакыт балалар каршына, елап, Куян килеп чыга.)
Алып баручы. Сиңа нәрсә булды, Куянкай? Ник елыйсың?
Куян. Ничек еламыйсың инде, аягым бик авырта. Кичә усал малайлар килеп, урманыбызда үсеп утырган матур чәчәкләрне таптадылар, гөмбәләрне тибеп уйнадылар.Үзләреннән соң бик күп чүп-чар калдырдылар. Алар ташлап калдырган пыяла кисәгенә аягым киселде, хәзер бик авырта.
Алып баручы. Син, Куянкай, елама. Без синең аягыңны бәйләп куярбыз. (Бер бала Куянның аягын бәйли.) Ә дусларыбызның ялгышын төзәтербез: урман аланын чүп-чардан бергәләп чистартырбыз. Ә хәзер, сине юатыр өчен, балалар матур шигырьләр сөйләрләр.
1 нче бала.
Исә җилләр, оча кошлар,
Килә коштай очасы.
Күккә менеп, Җиргә төшеп
Шук җилләрне кочасы.
2 нче бала.
Ява яңгыр, ага сулар,
Килә судай агасы.
Киң болында, урманнарда
Куян кебек чабасы.
3 нче бала.
Очып, чабып, уйнап туйгач,
Үсеп кеше буласы.
Җиң сызганып, илкәемнең
Чын хуҗасы буласы.
4 нче бала.
Табигатьнең матурлыгын
Килә саклап каласы.
Аның белән дус торасы,
Сау-сәламәт буласы:
Без – табигать баласы.
(“Чисталык урнаштыр” дигән уен уйнала. (Балалар аландагы чүпләрне җыялар. “Урман аланы” чистарып кала.)
Алып баручы. Менә, балалар, күрдегезме инде, пыяла шешә ватылырга, ә аның ватыклары хайваннарның, кошларның аякларын кисәргә мөмкин. Пыяла, черемичә, озак еллар табигатькә зыян сала. Полиэтилен каплар да экологиягә зур зыян китерә. Ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмый. Эченә кош-кортлар, бөҗәкләр кереп үләргә мөмкин.
Әйдәгез Куянкай белән бераз уйнап алыйк.
(“Куянкай” дигән җырлы-биюле уен уйнала. (К.В.Закирова, Л.Р.Мортазина. “Балачак- уйнап-көлеп үсәр чак” китабыннан. Уен ахырында, җырлый-җырлый, Урман кызы – Гөлкәй килеп керә.)
Гөлкәй. Саумысыз, дусларым! Таныдыгызмы мине? Әйе, мин Урман кызы, урман сылуы да диләр әле минем турыда. Шуңа миңа бабам да Гөлкәй дип эндәшә. Балалар, сез нишләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә? Әллә дусларыгызны югалттыгызмы?
(Шулчак Урман кызы ерак түгел генә йөргән бер баланы күреп ала. Ул кулындагы таягы белән агач башындагы кош оясын туздырырга җыена.)
Гөлкәй. Балалар, карагыз әле, кем йөри ул анда? Сезнең иптәшегез түгелме? Әйдәгез, шул таяк тоткан малай янына барыйк әле. Нәрсә кирәк икән бу малайга? (Бергәләшеп шул бала янына баралар.)
– Әй, дустым, кем син?
Малай. Мин Гадел. Дусларым белән урманга килдем. Дусларым урман эченә кереп киттеләр, ә мин менә бу кош оясын күреп алдым да алардан артка калдым. Ояда кош балалары бар микән? Әйдәгез, бергәләп карыйбыз! Килегез, кил! (Бер балага таяк суза). Мә, ал бу таякны!
1 нче бала. Кош ояларын туздырырга ярамый! Аларның әти-әниләре, бездән куркып, очып киткәннәр, якын тирәдә генә очып йөриләрдер. Без киткәч, алар үзләренең кошчыклары янына яңадан килерләр. Аларны ашатырлар, канат астына алырлар.
Гөлкәй. Әйе, Гадел, кош ояларын туздырырга ярамый. Кошлар урманга бик зур ярдәм итәләр.
2 нче бала.
Тимәгез кошчыкка, сайрасын,
Бетерсен зарарлы кортларны.
Яз көне оялар ясагыз,
Саклагыз, канатлы дусларны!
Алып баручы. Балалар, Җир-анага, табигатькә, Урман кызына нинди әйтер сүзләрегез бар?
1 нче бала.
Без – табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
2нче бала.
Учак яксак урманнарда,
Сүндерәбез кисәвен.
Тик җыярга онытмагыз
Чүп-чар, кәгазь кисәген.
3 нче бала.
Утыртабыз үсентеләр,
Урман артсын тагын да,
Тирбәлмәгез бишек итеп
Агачлар ботагында.
4 нче бала.
Туган җирнең, табигатьнең
Без дуслары булырбыз.
Җир-ананың гүзәллеген
Гел кайгыртып торырбыз.
Алып баручы. Балалар, без бүген күп нәрсәләргә өйрәндек, бик күп кирәкле әйберләр белдек. Ә хәзер әйдәгез, барыбызның исеменнән Табигатькә сүз бирик:
– Табигатьне яратырбыз, сакларбыз. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлый.)
– Суны, җирне, hаваны пычратмабыз, аларның кадерен белербез.
– Өйрәнгәннәребезне төгәл үтәрбез!
Әйдәгез, балалар, Гөлкәй белән саубуллашып, бакчабызга кайтыйк.
(Балалар, саубуллашып, залдан чыгып китәләр.)
Комментарийлар