Татар әдәбиятын укыту концепциясе: әһәмияте, эчтәлеге, перспективалар
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессорБүген киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә торган татар әдәбиятын укыту концепциясе я...
Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор
Бүген киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә торган татар әдәбиятын укыту концепциясе яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДББС) күчүдән башланган үзгәрешләрнең закончалыклы дәвамы булып тора. 2009 елның 10 февралендә 18 номерлы Федераль закон Россия Федерациясе субъектларына ФДББС нигезендә төбәк, милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрне күздә тотып үрнәк төп белем бирү программалары эшләү хокукы бирде. Бүгенге көнгә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы приказлары белән федераль дәүләт белем бирү стандартлары расланган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә безнең республикада да татар теле һәм әдәбиятыннан өч төркем укучылар өчен (татар мәктәбендәге татар балалары, рус мәктәбендәге татар балалары һәм рус телле балалар төркемнәре) үрнәк программалар эшләнде. Шуларга нигезләнеп татар теле һәм әдәбиятыннан I–XI сыйныфлар өчен тулы комплект УМКлар әзерләү төгәлләнеп килә. Аларның күпчелеге федераль исемлеккә кертелгән.
Димәк, бу өлкәдә министрлык җитәкчелегендә зур эш алып барыла. Әмма бүген татар теле һәм татар әдәбиятыннан гамәлгә кереп бара торган үрнәк программалар федераль стандартлардагы туган тел һәм әдәбиятны (рус булмаган) укыту тәртибенә һәм бу өлкәдә 1990 еллардан салынган традицияләргә нигезләнеп эшләнде. Чөнки башка нигез юк иде. Аңлашыла ки, барлык рус булмаган әдәбиятлар өчен уртак итеп әзерләнгән документ татар әдәбиятының тарихи һәм хәзерге үзенчәлекләрен күздә тота алмый. Безнең фикеребезчә, татар әдәбиятыннан үрнәк программалар нәкъ менә татар әдәбиятын ничек укытырга дигән сорауга җавап бирә торган документка нигезләнергә тиеш. Шуңа күрә бу концепция балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә, гомуми белем бирү баскычында, һөнәри һәм югары профессиональ белем бирү баскычында татар әдәбияты ничек, ни өчен укытыла дигән сорауга җавап бирү өчен әзерләнде, ул шушы берничә баскычлы процессны бер җепкә тезә.
Концепциянең максаты – татар теле һәм әдәбиятын укытуны, дәүләт һәм җәмгыять куйган заман таләпләре белән тәңгәлләштереп, филологик һәм педагогик белем бирүгә яңача якын килү нигезендә камилләштерү. Алга таба эшне баскычлап болай күзаллыйбыз: татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе – һәр баскыч өчен үрнәк программалар – УМК, дәреслекләр әзерләү, шуларны гамәлгә кую өчен шартлар булдыру. Димәк, бу эш киләчәккә юнәлтелгән.
Татар әдәбиятын укыту концепциясе үзе нинди фикерләргә таяна соң? Укучыга рухи-шәхси якын килү: кешенең рухи дөньясы иң зур кыйммәт булуын һәм матур әдәбият аша кешелеклелек, әхлаклылык тәрбияләү мөмкинлеген раслау. Сәнгати хезмәттәшлеккә, иҗатташлыкка, әдәби текст, милли әдәбият һәм укучы арасындагы сөйләшүгә (диалогка) төп әһәмият бирү. Әдәбият – сүз сәнгате; һәм язучы, һәм укучы тарафыннан актив тудырыла – бергәләп рухи кичерү аша иҗат ителә.
Концепциядә татар әдәбиятын ике дәрәҗәдә укыту каралган:
- Туган телдәге әдәбият буларак укытылганда ул укучыларда татар халкының үткәне белән горурлану хисе тәрбияләү, милли традицияләрне, милли геройларны белү һәм хөрмәт итү, дөньяга караш, менталитет, фәлсәфә, татар матди һәм рухи мәдәниятенең үзенчәлекләрен күрсәтү аша милли үзбилгеләнүгә алып бару максатын куярга тиеш.
- Чит телле әдәбият буларак укытылганда ул татар халкының тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи-эстетик кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерү рәвешендә күзаллана. Бу очракта, беренче чиратта, татар телендәге әдәби текстны аңлау дәрәҗәсе исәпкә алынырга тиеш. Ул укучыларның яшь һәм әдәби үсеш үзенчәлекләре таләпләренә җавап бирә торган аңлаешлы, кызыклы, адаптацияләнгән текстлар сайлауны таләп итә. Моннан тыш, махсус әзерлексез генә чит телле әдәбиятны кабул итү, башка әдәби дөньяга, чит образлар системасына керү дә бик авыр. Шуңа күрә чит телле әдәбият буларак татар әдәбиятын өйрәнү барышында рус әдәбияты белән ассоциатив бәйләнешләр урнаштыру, рус һәм татар әдәбиятларының уртак якларына таяну мөһим санала.
Концепциядә «Татар әдәбияты» предметының эчтәлеге 4 дәрәҗәгә бүленгән:
1) башлангыч дәрәҗә – әдәби уку;
2) база (нигез) дәрәҗәсе – татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы;
3) урта дәрәҗә – бердәм барыш буларак татар әдәбияты тарихы;
4) югары яки һөнәри дәрәҗә – татар әдәбият белеме (әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, әдәби тәнкыйть).
- Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында һәм башлангыч мәктәптә әдәби уку (татар әдәбияты) балаларны милли мохиткә алып керергә, татар балалар әдәбияты белән таныштырырга, китап укуга кызыксыну, әдәби текстны кабул итү культурасын формалаштырырга, үзенең кайсы милләт вәкиле булуын төшенү аша аңлы әхлаклылык һәм җаваплылык, патриотик хисләр, туган якка, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
- Төп гомуми белем бирү мәктәбендә туган телдәге әдәбият буларак татар әдәбияты курсы милли үзаң һәм гражданлык җәмгыяте таләпләренә җавап бирә торган шәхси сыйфатлар тәрбияләү һәм үстерүгә юнәлтелгән; укучыларны татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, аерым язучыларның иҗаты белән таныштыруны, әдәби әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү ысулларын үзләштерүне, аерым язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатында яңалыкны аңларга, объектив нәтиҗәләр һәм мөнәсәбәт формалаштыра алуга өйрәтүне күздә тота.
- Өлкән сыйныфларда (X–XI сыйныфлар) укучының танып белү һәм иҗади сәләтләре үсешен, мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыруны тәэмин итә торган мәктәп курсы тәмамлана. Туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак татар әдәбиятын укыту программасының эчтәлеге һәм структурасы нигезендә борынгы һәм урта гасырлардан башлап бүгенге көнгә кадәр өзлексез барыш рәвешендә әдәбият тарихын үзләштерү концепциясе ята.
- Татар әдәбият белемен өйрәнү әдәби белем бирүнең, грамоталы белгечләр хәзерләүнең йомгаклау баскычы буларак күзаллана.
Татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак укыту түбәндәге тәртипне күздә тота:
– мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында – әзерлек;
– башлангыч белем бирүдә – башлангыч (әдәби уку);
– төп гомуми белем бирүдә – база (нигез) (татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы);
– урта гомуми белем бирүдә – югары (өзлексез барыш буларак татар әдәбияты тарихы);
– урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) – югары һәм һөнәри (татар әдәбият белеме).
Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак укыту, беренче чиратта, татар телендәге әдәби текстны аңлауга юнәлдерелгән. Моннан тыш, укучыларның үз фикерләрен телдән һәм язмача дөрес итеп җиткерә белүе, тормышка толерант мөнәсәбәт һ.б. формалаштыру мөһим булып санала. Ул түбәндәге дәрәҗәләргә ия булуны күздә тота:
– мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында – әзерлек;
– башлангыч гомуми белем бирүдә (VIII сыйныфка кадәр) – башлангыч (әдәби уку форматында);
– төп гомуми белем бирүдә (VIII–IX сыйныфлар) – база (нигез) (татар әдәбиятының теориясе һәм тарихы);
– урта гомуми белем бирүдә – югары;
– урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмаларында (хәзерләү юнәлешенә бәйле рәвештә) – югары һәм һөнәри.
Инде кыскача гына баскычларга тукталыйк.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында балаларга татар әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирү эчтәлегенең төп компонентлары булып татар балалар әдәбияты, туган як мәдәнияте белән таныштыру; үзенең нинди милләт вәкиле булуын, җирле табигый, географик, социомәдәни һ.б. үзенчәлекләр турында күзаллау формалаштыру; халык иҗатына (халык авыз иҗаты, музыкаль фольклор, халык декоратив-гамәли сәнгате һ.б.) якынайту торырга тиеш. Бу этапта татар әдәбияты сөйләм үстерү дәресләренең аерылгысыз өлешен тәшкил итә, туган телдәге әдәбият буларак өйрәнелгән очракта, әлеге процесс аерым дәресләр формасында тормышка ашырыла.
Татар әдәбиятыннан мәктәпкәчә белем бирү программасы әдәби текстларның эчтәлегенә уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруны (фольклор һәм матур әдәбият, әдәби әсәрнең авторы, халык авыз иҗатының кайбер жанрлары, шигъри һәм хикәяләүче сөйләм, матур әдәбият жанрлары); әлеге текстның әдәбиятның нинди төренә (автор әдәбияты яки фольклорга) караганлыгын, аның жанр хасиятләре нинди икәнлеген билгели алуны; әңгәмә алып бару күнекмәләре формалаштыруны (сөйләшүгә катнашу, үз фикерен белдерү, сораулар һәм аларга җавап бирүне, әңгәмәдәшкә хөрмәт белән карауны, фикерләүдә мөстәкыйльлекне) тәэмин итәргә тиеш.
Башлангыч мәктәптә туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты курсы милли мәдәнияткә кызыксыну һәм игътибар формалаштырырга, әдәби текстларны кабул итү күнекмәләрен ныгытырга тиеш. Шуңа ярашлы рәвештә фольклор әсәрләренең төрле жанрларын һәм авторлык әдәбиятының төрләрен һәм жанрларын бәяләү өчен кирәк булачак нигез төшенчәләр формалаштыруны; текстны укый, аңлатып бирә, шәрехли белүне; әсәрдәге сюжет сызыкларын аера алуны; текстта чагылган төрле карашларны яки позицияләрне аңлауны; текстның төп фикерен билгеләүне; текстны һәм аның өлешләрен сораулар һәм биремнәр системасы ярдәмендә анализлауны; укылганга шәхси бәя бирә белә һәм мөстәкыйль фикер йөртә алуны күздә тота.
Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак өйрәнә торган төркемнәрдә әдәби уку программалары әдәби текстны укый һәм эчтәлеген сөйли белүне эзлекле формалаштыра; хисси-мәгънәви үзәкләрне, текстның төзелеш үзенчәлекләрен, сәнгатьлелек чараларын ачыкларга өйрәтә; геройның характерын күзаллауны, төрле геройларның тәртибен чагыштырма планда тикшерүне; сөйләмне ишетеп кабул итү, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү, тыңланганның эчтәлегенә кагылышлы сораулар бирә белүне, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләүне; зур булмаган текстны мөстәкыйль укый белүне; сөйләшеп аралашуны; хат һәм кечкенә диктантлар язуны үз эченә ала.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак укыту укучыларның иң камил әсәрләр белән танышуларын, аларны уку, әдәби форма һәм эчтәлекнең берлегенә таянып анализлауны; милли үзаң үсеше өчен шартлар тудыруны, нинди этник төркем вәкиле булуларын төшендерүне, үз халкының тарихы, теле, мәдәнияте, дөньяга карашы, менталитеты, фәлсәфәсе турында системалы белемнәр булдыруны тәэмин итә.
Татар әдәбияты чит телле әдәбият буларак укучыларны татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә якынайтуны, аның күренекле вәкилләренең иҗаты белән таныштыруны; укучыларда әдәби әсәрне кабул итү, аңлатып бирү күнекмәләрен формалаштыруны; башка халыкларга толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәтле шәхес тәрбияләүне; рус һәм татар әдәбиятларын чагыштырма планда анализлау ысуллары ярдәмендә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны; әдәби әсәр текстының аерым кисәкләрен татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерүне үзәккә куя.
Югары сыйныфларда татар әдәбиятын туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак укыту программасы борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр милли әдәбиятның үсеш юллары турында тулы һәм системалы күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән. Шуңа ярашлы рәвештә туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты укучыларның татар әдәбияты тарихының аерым үсеш этапларындагы төп үзенчәлекләренә басым ясап, аны өзлексез барыш итеп өйрәнүне; аерым шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗатларындагы яңалыкны күрергә-аңларга күнектерүне; татар халкының мәдәни кыйммәтләрен аңлы үзләштерү нигезендә әхлакый-эстетик позиция, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны күздә тота.
Тел, әдәбият, туган якны өйрәнү, шигърият яратучылар клублары, түгәрәкләр, секцияләрне үз эченә алган өстәмә белем бирү системасы филологик белем бирүнең мөһим өлеше итеп карала. Татар филологиясеннән өстәмә белем бирү системасын булдыруда әдәби яки туган якны өйрәнү музейлары, театрлар, һәйкәлләр, әдәби кичәләргә, күргәзмәләргә йөрү, экскурсияләр, ярышлар үткәрү, иҗади конкурслар һәм бәхәс клублары оештыру зур роль уйный.
Һөнәри филологик белем бирү структурасы түбәндәге дәрәҗәләрдән төзелә: урта һөнәри белем бирү, югары белем (бакалавриат), югары белем (специалитет, магистратура), югары белем (югары категорияле кадрлар әзерләү). Татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның төп максаты булып татар тел белеме һәм әдәбият белеменнән гыйлемнәрен тирәнәйтү юлы белән квалификацияле кадрлар әзерләү тора.
Шулай итеп, татар әдәбиятын укыту концепциясе киләчәктә татар әдәбиятын укытуның нигезе итеп күзаллана һәм бу предметны укытуны камилләштерү шуңа таянып башкарылачак. Әмма үрнәк программаларга үзгәреш керткәнче тагын берничә эш башкарылырга тиеш. Беренчедән, әдәбият предметын укыту юнәлеше, без телибезме-теләмибезме, әсәр сайлауга бәйле. Сайланган әдәби әсәрләр үрнәк программага тәэсир итә. Шуңа күрә, безнең фикеребезчә, һәм туган телдәге әдәбият, һәм чит телле әдәбият төркемнәре өчен концепция белән янәшә I–XI сыйныфлар өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр исемлеге раслану шарт.
Бүгенге көнгә вариатив нигездә мондый исемлек татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак өйрәнүче төркемнәр өчен әзерләнде. Ул сыйныфлап эшләнгән, әсәрләр өч төркемгә тупланган: минимум (нигез өлеш) – үрнәк программалар өчен; өстәмә әдәбият – УМК, дәреслекләр (шул исәптән татар теле дәреслекләре) төзегәндә һәм дәрестә файдалану өчен; сыйныфтан тыш уку өчен.
Безнең фикеребезчә, тиз арада шундый ук исемлек татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак өйрәнә торган төркемнәр өчен дә әзерләнергә тиеш. Әлеге ике исемлек раслангач, алар гомуми белем бирү мәктәбендә генә түгел, балалар бакчасы һәм һөнәри белем, югары белем бирү баскычы өчен программалар төзегәндә дә исәпкә алыначак.
Аннан соң, татар әдәбиятыннан әдәби китаплар белән тәэмин ителешнең җитәрлек дәрәҗәдә түгеллеген исәпкә алып, шушы өч төркемле исемлекләргә кергән әдәби әсәрләрне җыйнап, адаптацияләп, хрестоматияләр эшләү шулай ук көн тәртибендә тора. Әгәр шушы эшләр башкарыла икән, яңа буын үрнәк программаларны һәм УМКларны системага салу мөмкин булачак. Төркемнәрнең кимүе исә дәреслекләрдәге вариативлык (ягъни сорау-биремнәрнең төрле әзерлекләге балалар өчен вариантлап бирелүе) хисабына хәл ителәчәк.
Гомумән алганда, концепциянең ничек тормышка ашырылачагы – юл картасында (мероприятиеләр планында), аерым предметларны аерым төркемнәрдә укытуның үзенчәлекләре үрнәк программаларда ачыграк күзалланыр дип уйлыйбыз.
Комментарийлар