Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен контроль эшләр
Татар теле (Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)II сыйныфКонтроль диктант текстларыБакчадаБезнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка аг...
Татар теле (Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)
II сыйныф
Контроль диктант текстлары
Бакчада
Безнең бакчабыз бар. Ул Казансу елгасы ярында урнашкан. Анда алмагач, карлыган, чия һәм башка агачлар үсә. Мин бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Миңа роза, ромашка чәчәкләре ошый. Бакчада бик күңелле. Безнең гаилә бакчада бик яратып ял итә. (36 сүз) («Салават күпере» журналыннан)
Искәрмә: өтерләр искәртелә.
Бирем
- Соңгы җөмләдә яңгырау тартык аваз хәрефләренең астына сызарга.
Чишмәләр
Татарстан Республикасы төрле сулыкларга бай. Чишмәләр, инешләр, елгалар, күлләр, буалар бик күп.
Су җир астыннан тыныч кына чыгып торырга яки, ургылып, фонтан булып бәрелеп чыгарга да мөмкин. Андый урыннарны чишмә яки кизләү дип йөртәләр. Чишмә суы чиста, салкын һәм үтә күренмәле була. (42 сүз) («Салават күпере» журналыннан)
Искәрмә: сызыкчалар искәртелә.
Биремнәр
- Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына сызарга.
- Борын авазы хәрефләренең асларына бер сызык сызарга.
Тест биремнәре
- Авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк булган сүзләр рәтен билгелә.
а) җавап, уен ә) сәгать, озын
б) бияләй, кыяр в) чия, борын
- Калын әйтелешле сүзләр рәтен билгелә.
а) тавыш, кәгазь ә) олы, савыт
б) елга, ефәк в) көньяк, йокы
- Нечкә әйтелешле сүзләр рәтен билгелә.
а) дөнья, вакыт ә) тиен, мәсьәлә
б) гомер, ватан в) гадел, авыз
- Яңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.
а) хикәя, иптәш ә) жираф, батыр
б) гөмбә, йолдыз в) зирәк, кашык
- Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.
а) каш, хата ә) калфак, тирәк
б) савыт, кабак в) дөге, кунак
- Борын авазларына башланган сүзләр рәтен билгелә.
а) таң, яңгыр ә) нарат, мәктәп
б) лимон, төнбоек в) күк, нигез
- Парсыз тартыкларга башланган сүзләр рәтен билгелә.
а) җиләк, чәчәк ә) халат, ризык
б) цирк, дәүләт в) һәйкәл, шикәр
- Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләр рәтен билгелә.
а) матур, күпер ә) абый, уңыш
б) кеше, урман в) вакыт, иген
- Исем нәрсәне белдерә?
а) предметны ә) билгене
б) эшне в) хәрәкәтне
- Исемнәр генә булган сүзләр рәтен билгелә.
а) көй , көйсез ә) моң, моңлы
б) урман, урманчы в) эш, эшли
III сыйныф
Контроль диктант текстлары
Туган ягыбызга кыш килде
Төссез һәм соры көннәр үтеп киттеләр. Яктылык кимегәннән-кими бара. Таныш сукмаклар йоп-йомшак, ап-ак кар белән капланалар. Төнге суыклар сулардан калын боз күпере салдылар.
Безнең урманга төньяктан купшы карабүрекләр кайтканнар. Песнәкләр авылга күченделәр.
Җәен берьялгызы яшәгән көртлекләр, пар-пар булып яшәгән песнәк һәм сары чыпчыклар – хәзер һәммәсе дә көтү-көтү булып йөриләр. (49 сүз) (Г.Хәсәновтән)
Биремнәр
- Җөмләдәге баш кисәкләрнең астына сызарга: I в. дүртенче җөмләдә; II в. ‒ соңгы җөмләдә.
- Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. ‒ төссез; II в. ‒ көннәр.
Кар ява
Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Җир йөзе ап-ак кар белән капланды. Киң яланнар, биек таулар, куе урманнар, ачык болыннар – һәммәсе карның үзенә бер яңа матурлыгы белән түшәлеп агардылар. Агачларның ботаклары яңа йомшак ак мамыкларга төренде. Калын-калын болытлар түбәнгә таба салына башладылар. Зур елгалар калын боз астына качтылар. Олы юллар, тар сукмаклар югалдылар. Өйләрнең, абзарларның түбәләре карга күмелде.(60 сүз) (Г.Ибраһимов)
Биремнәр
- Җөмләнең баш кисәкләрен тап, сүз төркемнәрен билгелә: I в. ‒ икенче җөмләдә; II в. ‒ бишенче җөмләдә.
- Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. ‒ елга; II в. ‒ яңа.
Тест биремнәре
- Авазлар саны хәрефләр саныннан кимрәк булган сүзләр рәтен билгелә.
а) җавап, каен ә) сәгать, көннәр
б) бияләй, кыяр в) чия, ямьле
- Саңгырау тартыклар гына булган сүзләр рәтен билгелә.
а) хикәя, иптәш ә) жираф,батыр
б) гөмбә, йолдыз в) зирәк, кашык
- Парсыз тартыкларга башланган сүзләр рәтен билгелә.
а) китап, чәчәк ә) мәйдан, хатын
б) тавык, дөнья в) тормыш, фил
- Юлдан-юлга күчерелми торган сүзләр рәтен билгелә.
а) тиен, көн ә) үлән, дөя
б) эссе, җылы в) яшен, һава
- Капма-каршы мәгънәле сүзләр ‒
а) омонимнар ә) синонимнар
б) антонимнар в) тотрыклы сүзтезмәләр
- Ал розалар, китапны ал. Аерып бирелгән сүзләр ‒
а) омонимнар ә) синонимнар
б) антонимнар в) тотрыклы сүзтезмәләр
- Антонимнарны билгелә.
а) кечкенә, бәләкәй ә) ак, кара
б) дус, тату в) каен, агач
- Тамыр сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә.
а) ямьле, матур ә) мәктәп, кояш
б) китап, укучы в) бакча, бакчачы
- Ясалма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгелә.
а) бәхетле, күл ә) кошлар, таулар
б) акыллы, матурлык в) бакчада, әнине
- Парлы сүзләр рәтен билгелә.
а) карлы, җил-буран ә) әйләнә-тирә, дөнья
б) җир-су, ата-ана в) явым-төшем, яңгыр
IV сыйныф
Контроль диктант текстлары
Ак ефәк шәл
Аларга Гөлнурның дәү әнисе кунакка килде. Дәү әнисе килгән саен гел аңа бүләкләр биреп тора.Ә Гөлнурның дәү әнисенә бүләк биргәне бармы соң?! Юк бит, юк! Бүген ул әнисе белән сөйләшергә булды. Алар, иң зур кибеткә барып, бик матур чәчәкле, чуклы шәл алып кайттылар.
Гөлнур, куана, куана, кулындагы төргәкне чиште.Ак ефәк шәлне дәү әнисенең иңнәренә салды.Дәү әнисенең күләре җемелдәп китте. Гөлнурны күкрәгенә кысты да чәчләреннән үбеп алды. (70 сүз) (Р.Вәлиевадан)
Биремнәр
- Бирелгән сүзләргә синоним һәм антоним уйлап языгыз: I в. – җылы, иркәли; II в. – матур, куана.
- Көн сүзе белән парлы һәм кушма сүзләр ясап языгыз.
- Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. ‒ ефәк; II в. ‒ кибет.
Кар
Көннәрдән беркөн, йокысыннан уянуга, Батыр тәрәзәдән карады һәм тышта ап-ак кар юрганын күрде. Өй кыеклары, лапас түбәләре, урамнар – һәммәсе дә ап-ак кардан тун кигәннәр. Батыр шатлыгыннан үзен-үзе онытып, сикереп торды. Тиз генә ишек алдына йөгереп чыкты. Җир өстенә калын булып яткан мамык кебек карларны учлап алды да кулларын, битләрен юарга кереште. Йомарлап кар ыргытты, тәгәрәтеп карады. Кар шундый йомшак – нәкъ Батыр көткән кар булып чыкты. (65 сүз) (Мирсәй Әмирдән)
Биремнәр
- Бирелгән сүзләргә синоним һәм антоним уйлап языгыз: I в. ‒ чибәр, йөгерде; II в. – зур, ыргытты.
- Аш сүзе белән парлы һәм кушма сүзләр ясап языгыз.
- Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. ‒ йомшак; II в. ‒ йокы.
Тест биремнәре
1 нче өлеш
- Юлдан-юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзне билгеләгез.
а) алма ә) уңыш
б) каен в) тиен
- «ь» хәрефе нечкәлек билгесе буларак кулланылган сүзне билгеләгез.
а) берьюлы ә) Ильяс
б) тирә-юнь в) меңьяфрак
- Татар теленә рус теленән кергән сүзләр рәтен билгеләгез.
а) чәйнек, өстәл ә) алма, чия
б) канат, мамык в) кашык, тәлинкә
- Ясалма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) урманчы, юлдаш ә) сөлге, сабын
б) кашык, алъяпкыч в) чәчәк, яфрак
- Кушымчалар дөрес ялганган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) урамлар, агачлар, чәчәкләр
ә) идәннәр, санлар, кошлар
б) тәрәзәләр, кошлар, урманнар
в) күлмәкләр, малайлар, таңлар
- Кушма сүзләр бирелгән рәтне билгеләгез.
а) кулъяулык, яшүсмер, төнбоек
ә) болын, боерык, балалар
б) әти-әни, җиде-сигез, кап-кара
в) үги ана яфрагы, туган як, җир җиләге
- Нокталар урынына куела торган кушымчаны билгеләгез.
Туган тел... кадерләгән халык кадерле булыр. (Мәкаль)
а) -нең ә) -гә б) -дән в) -не
- Сүз ясагыч кушымча кулланылган рәтне билгеләгез.
а) әниемнең сүзләре
ә) тәртипле бала
б) мәктәптән кайтам
в) гаиләмне яратам
- Юнәлеш килешендәге исем белән төзелгән сүзтезмәне билгеләгез.
а) кибеттән чыктык
ә) мәктәпкә барабыз
б) китапта сурәтләнгән
в) Алиянең күлмәге
- Бирелгән җөмләдә ияне билгеләгез.
Кырларда яз көне тракторлар гөрләр.
а) кырларда ә) яз
б) көне в) тракторлар
2 нче өлеш
1) Чәчәкләр тирә-юньне хуш искә күмгәннәр. 2) Бу бакчада бертуктаусыз сандугачлар сайраган, әкрен искән җил көенә чәчәкләр вальс биегәннәр. 3) Минемчә, Казан шәһәре табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. 4) Быел безнең ак каз да җиде бәбкә чыгарды. («Салават күпере» журналыннан)
- 2 нче җөмләдәге кушма сүзне языгыз.
- 4 нче җөмләдәге ак сүзенең антонимын языгыз
- Иялек килешендәге исем кулланылган җөмләнең номерын языгыз.
- 1 нче җөмләнең баш кисәкләрен языгыз.
Русский язык (Учебник: В.П.Канакина, В.Г.Горецкий.)
II класс
Тексты контрольных диктантов
Душистая смола
У деревьев нет докторов. Помощи им ждать неоткуда. Они сами себя лечат. Деревья затягивают раны душистой смолой. Смола бежит по стволу и превращается в липкий ком. (26 слов) (По Л.А.Шевелевой)
Грамматические задания.
- Выпиши два слова с безударной гласной в корне, подбери проверочное слово.
- I в. ‒ укажи части речи в четвертом предложении; II в. ‒ укажи части речи в последнем предложении.
Уличный музыкант
На дворе была скучная и сырая погода. Было тихо и безмолвно. И вдруг послышались звуки скрипки. Уличный музыкант выводил грустную мелодию. Ночной город слушал колыбельную. (25 слов) (По Л.А.Шевелевой)
Слова для справок: подкрался, пробивают, свежего.
Грамматические задания.
- Найди слово с непроизносимой согласной, подбери проверочное.
- Подчеркни главные члены предложения: I в. – в четвертом предложении; IIв. ‒ в пятом предложении.
Тестовые задания
1-я часть
- Найди слово, в котором буква «я» обозначает два звука.
а) буря б) яма в) ряд г) моряк
- Найди слово, в котором звуков меньше, чем букв.
а) книга б) роща в) ёж г) тетрадь
- Найди правильный ответ: в слове подъезд.
а) 6 букв, 6 звуков б) 7 букв, 7 звуков
в) 7 букв, 6 звуков г) 7 букв, 8 звуков
- Найди букву, которая обозначает звонкий непарный согласный звук.
а) д б) з в) г г) н
- Укажи слово, в котором правильно выделен ударный слог.
а) библиотека б) верёвка
в) газета г) передал
- Какое слово нельзя переносить?
а) окно б) ясень
в) блокнот г) курица
- Найди слово, в котором допущена ошибка.
а) колесо б) вешалка
в) ворона г) жолтый
- В каком слове пропущена буква «з».
а) моро… б) бе…шумный
в) голо… г) принё…
- Укажи слово, в котором пропущен «ъ».
а) плат…е б) с…ел
в) руч…и г) птич…и
- Найдиряд слов, в котором все слова начинаются со звонкого согласного звука.
а) ворона, юбка, аптека
б) ель, метель, зима
в) арбуз, река, сосна
г) молоко, лето, небо
III класс
Тексты контрольных диктантов
Зимний лес
Чудесен русский лес зимой! Белый пушистый снег повис на ветвях деревьев. Смолистые шишки украшают вершины елей. Шустрые синицы пищат в сучьях. На сугробах видны узоры заячьих и лисьих следов.
Вот бежит через дорогу белка. Прыгнула на сосну, махнула хвостом. Полетела лёгкая снежная пыль. Постучал молоточком по стволу дятел. (50 слов) (По И.Соколову-Микитову)
Грамматические задания.
- Подчеркните главные члены предложения: I в. – во втором предложении; II в. – в четвертом предложении.
- К данным словам подобрать проверочные слова, записать графически, обозначить орфограмму: I в. – сосна, бежит, снег, след; II в. – следы, пищат, лёгкий, сугроб.
- Определить род имен существительных: I в. – зима, узор, дерево; II в. – пыль, дятел, озеро.
Верные следы
Шли ребята через лес прямой дорогой. Тропинки замело снегом. Побежали дети по звериным следам и заблудились. Испугались ребята. Стали кричать. Молчит зимний лес.
Вдруг Никита увидал знакомые следы. Тут пробегала собака. Они всегда приведут к жилью. Так учил мальчика дедушка. Ребятишки направились по следам и вышли на лесную сторожку. (51 слово) (По Е.Пермяку)
Грамматические задания
- Подчеркните главные члены предложения: I в. – в первом предложении; II в. – в седьмом предложении.
- Выпиши из текста три слова с безударными гласными в корне, подбери к ним проверочные слова.
Тестовые задания
- Как найти проверочное слово при написании безударных гласных?
а) безударные гласные проверить нельзя
б) проверочным может быть любое однокоренное слово
в) подобрать однокоренное слово так, чтобы безударный гласный стал ударным
г) подобрать проверочное слово.
- В каком слове ударный третий слог?
а) карандаш б) собака
в) учитель г) овощи
- В каком слове допущена ошибка?
а) пушистый б) лодка
в) содовник г) сосна
- Сколько звуков в слове ясень?
а) 4 б) 6
в) 5 г) 7
- Найди словосочетание.
а) холодный и мокрый
б) ребята рисовали
в) через дорогу
г) лёгкое облако
- Отметь слово, в котором пропущена буква «ш».
а) ло…ка б) ко…ка
в) кру…ка г) серё…ка
- Какое слово нельзя переносить?
а) груздь б) ягода
в) война г) хоккей
- Укажи главные члены предложения.
а) тёмный лес
б) легко скользили
в) снег кружится
г) написал письмо
- Что такое главные члены предложения?
а) все члены предложения, кроме грамматической основы
б) подлежащее и сказуемое
в) все трудные слова
г) все прилагательные
- Отметь слово, в котором букв меньше, чем звуков.
а) осень б) ель
в) ванна г) ястреб
IV класс
Тексты контрольных диктантов
Однажды зимой
Листья на деревьях потемнели и побурели. Ветер кружил их по воздуху. Тяжелые осенние тучи сыпали на землю снег и град. На крыше избушки сидел ворон и каркал от холода. На поверхности пруда появились льдинки.
Зима настала холодная. Лёд трещал от мороза. Бедный утёнок плавал по воде без отдыха. Полынья становилась всё меньше. Бедняжка выбился из сил, лёг и примёрз ко льду. Ранним утром птицу заметил крестьянин. Он взял её домой. (70 слов) (По Г.Х.Андерсену)
Слова для справок: полынья, примёрз.
Грамматические задания
- Подчеркните главные члены предложения: I в. – во втором предложении; II в. – в пятом предложении.
- Выписать словосочетания в предложениях: I в. – пятое предложение; II в. – седьмое предложение.
- Разобрать по составу слова: I в. – потемнели, примёрз; II в. – заметил, побурели.
Зимним утром
Ранним утром я вышел из палатки. В лесу было торжественно и тихо. Зимнее солнце ярко блестело. Выпавший ночью снег покрыл широкое пастбище. Я сделал несколько шагов. На снегу заметил следы двух оленей. Животные ночью подходили к палатке. След русака вытянулся длинной петлёй. Первый снег раскрыл тайны ночной жизни зверей. Мы спустились в долину. На ярком фоне снега увидели медведя. Он заметил нас и быстро умчался в лес. (67 слов) (По И.В.Соколову-Микитову)
Грамматические задания
- Подчеркните главные члены предложения: I в. – в первом предложении; II в. – в третьем предложении.
- Выписать словосочетания в предложениях: I в. – третье предложение; II в. – седьмое предложение.
- Разобрать по составу слова: I в. – зимнее, подходили; II в. – увидели, заметил.
Тестовые задания
1-я часть
- Укажи слова, в которых букв больше, чем звуков.
а) майка б) печать
в) люстра г) ягода
- Какое слово нельзя перенести?
а) спина б) урожай
в) яблоко г) стая
- В каком слове ударение падает на второй слог?
а) злоба б) квартал
в) поздно г) помощь
- Укажи слово, в котором есть приставка.
а) служить б) спилить
в) смотреть г) спина
- Отметь слово с разделительным «ъ».
а) лист…я б) нес…едобный
в) мел…ница г) заб…ёт
- Укажи слово, в корне которого пропущена безударная «е».
а) в…нты б) кр…кливый
в) см…льчак г) т…жёлый
- Укажи грамматическую основу предложения.
Журавли прощаются на всю зиму с милой родиной.
а) с родиной милой
б) прощаются на зиму
в) журавли прощаются
г) прощаются с родиной
- Укажи пару слов, которые не являются антонимами.
а) радоваться – грустить
б) трудиться – лениться
в) умный – неглупый
г) смелый – трусливый
- Определи падеж выделенного слова.
Дети с интересом кормили ручную галку.
а) винительный б) родительный
в) именительный г) творительный
- Определи значение фразеологизма «как снег на голову».
а) внезапно появляться, приезжать
б) обсыпаться чем-либо белым
в) ходить зимой без головного убора
г) седой человек
- Укажите слитное написание слова.
а) (с)девочками б) (по)дороге
в) (под)небом г) (с)делка
- Мы долго шли по дороге. Какая часть речи отсутствует в предложении?
а) местоимение б) глагол
в) прилагательное г) существительное
- Какая пара слов является словосочетанием?
За окном шелестят золотые листья.
а) шелестят листья б) золотые листья
в) за окном листья г) шелестят золотые
2-я часть
1) Пришла зима в лесную чащу. 2) Одела она деревья в пушистый наряд. 3) Хлопья снега падают на деревья. 4) Под елью лежат шишки. 5) Белка постаралась. 6) На снегу лисьи и волчьи следы. 7) Вот мелькнула белая шубка зайца. 8) Стучат по стволу дятлы. 9) Хорошо в лесу зимой! (По И.В.Щегловой)
- Выпишите грамматическую основу предложения №1.
- Напишите номер предложения, в котором находится слово в дательном падеже.
- Найдите предложение с однородными членами. Укажите номер.
- Найдите нераспространённое предложение. Укажите номер.
Математикадан контроль язма эшләр (Дәреслек: М.И.Моро һ.б.)
II сыйныф
I вариант
- Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.
73 + 7 = 13 – 6 =
90 – 37 + 5 = 60 – 14 =
15 – 7 = 73 – (7 + 6) =
- Аңлатмаларны чагыштырыгыз һәм «<», «>» яки «=» тамгасын куегыз.
40 – (5 + 14) ... 30 – (5 + 14)
68 – 9 ... 68 – 6 – 4
9 + 9 + 20 ... 9 + 20 + 9
- Мәсьәләне чишегез.
Тартмадан иртән 20 кадак алдылар, кич белән тагын 9 кадак алдылар.Тартмада ничәгә ким кадак калды?
- Күпнокталар урынына тиешле саннарны куегыз.
50 мм = … см
4 дм = … см
2 м = … см
5*. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп «+», «–» тамгаларын куярга.
86 * 50 * 6 = 42
48 * 20 * 6 = 62
II вариант
- Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.
46 + 4 = 18 – 9 =
28 + 50 + 2 = 90 – 25 =
15 – 6 = 72 + (17 – 9) =
- Чагыштырыгыз: «<», «>» яки «=»тамгасын куегыз.
60 – (33 + 9) ... 60 – (33 + 8)
39 – 6 ...39 – 3 – 4
7 + 7 + 28 ...7 + 28 + 7
- Мәсьәләне чишегез.
Кибеттә 16 шешә томат согы, 20 шешә алма согы, 30 шешә кишер согы сатылды. Барлыгы ничә шешә сок сатылган?
- Күпнокталар урынына тиешле саннарныкуегыз.
6 см = … мм
30 см = … дм
2 00 см = … м
5*. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп «+», «–» тамгаларын куярга.
37 * 30 * 9 = 16
64 * 30 * 6 = 40
Тест биремнәре
- Саннар нинди тәртиптә язылган? Нокталар урынына тиешле санны яз: 68, 70, 72, 74, ...
а) 78 ә) 75 б) 76
- 54 саны 40тан ничәгә артык?
а) 93 ә) 57 б) 14
- Нинди сан төшеп калган? 49 + ... + 20 =70
а) 69 ә) 10 б) 1
- 18 һәм 2 саннарының суммасын 4кә киметкәннәр. Җавабын тап.
а) 20 ә) 24 б)16
- Кайсы рәттә җавап 0гә тигез?
а) 58-0+3 ә) 23+8-31 б) 0+35-30
- 380 санын дистә урынындагы санны үзгәртү өчен ничәгә арттырырга кирәк?
а) 9 га ә) 10 га б) 200 гә
- 7. Нокталар урынына дөрес сан яз: 6 дм = ... см
а) 6 ә) 60 б) 600
- Тигезләмәнең җавабын тап. 40 – х = 12
а) х = 38 ә) х = 52 б) х = 28
- Бер сан икенчесеннән 6 тапкыр ким. Шул саннарны тап.
а) 36 һәм 4 ә) 36 һәм 6 б) 24 һәм 8
- 10. Квадратның ягы 8гә тигез. Периметры ничә?
а) 18 см ә) 32 см б) 24 см
III сыйныф
I вариант
- Остаханәдә 40 зур өстәл, ә аларга караганда 8 тапкырга кимрәк кечкенә өстәл ясаганнар. Барлыгы ничә өстәл ясаганнар?
- 6 м тасма өчен 18 сум түләгәннәр. 9 м шундый тасма ничә сум тора?
- Чагыштыр һәм «<», «>» яки «=» тамгасын куй.
3 см 3 мм ... 38 мм
2 м 2 дм ... 21 дм
56 мм ... 5 см 6 мм
16 см ... 16 дм
- Тигезләмәләрне чиш.
х – 32 = 28
х + 36 = 72
- Гамәлләрне чиш.
(16 – 8) · 2 = 82 – 67 =
(24 – 6) : 3 = 48 + 36 =
16 : 4 · 3 = 58 + 12 =
8 · 5 – 5 = 97 – 50 =
6*. Турыпочмаклыкның буе 7 см, иңе 3 см. Турыпочмаклыкның периметрын исәплә.
II вариант
- Хезмәт дәресендә малай 6 йолдызчык һәм 2 тапкыр күбрәк шакмак ясаган. Малай барлыгы ничә уенчык ясаган?
- 6 уенчык машина 48 сум тора. Шундый 4 машина ничә сум тора?
3.Чагыштыр һәм «<», «>» яки «=» тамгасын куй.
35 см ... 3 дм 2 см
2 м 3 дм ... 31 дм
65дм ... 6 м 5 дм
18 см ... 18 дм
- Тигезләмәләрне чиш.
х – 17 = 33
х + 23 = 31
- Гамәлләрне чиш.
(24 – 6) : 2 = 97 – 38 =
(15 – 8) · 3 = 26 + 17 =
12 : 6 · 9 = 53 + 17 =
3 · 7 – 12 = 63 – 40 =
6*. Турыпочмаклыкның буе 8 см, иңе 2 см. Турыпочмаклыкның периметрын исәплә.
Тест биремнәре
- 3 дистә 5 берәмлектән торган санны күрсәт.
1) 53 2) 8 3) 35 4) 305
- 30 + х = 56 тигезләмәсендә х ничәгә тигез.
1) 86 2) 26 3) 16 4) 20
- Периметры 20 см га тигез булган квадратның ягы озынлыгын тап.
1) 5 см 2) 10 см 3) 4 см 4) 6 см
- 62 саны 25тән ничәгә артык?
1) 87 2) 38 3) 37 4) 47
- Квадратның ягы 6 см га тигез. Квадратның периметрын тап.
1) 12 см 2) 24 см 3) 36 см 4) 18 см
- 70тән 16 һәм 7 саннарының суммасын алырга. Дөрес аңлатманы күрсәт.
1) 70 – 16 + 7 2) 70 – (16 – 7)
3) 70 – (16 + 7) 4) 70 + (16 – 7)
- 1 сәг. 10 мин. –
1) 110 мин. 2) 70 мин.
3) 60 мин. 4) 100 мин.
- Маратның 50 сум акчасы бар иде. Ул 47 сум 50 тиенгә альбом сатып алды. Маратның ничә сум акчасы калды?
1) 3 сум 50 тиен 2) 2 сум
3) 2 сум 50 тиен 4) 50 тиен
- Дөрес тигезлекне күрсәт.
1) 130 см = 1м 3 см
2) 130 см = 1м 30 см
3) 130 см = 1 дм 3 см
4) 130 см = 13 м
- 35 : 7 ... 40 : 5 чагыштыруында нинди тамга куярга кирәк?
1) «+» 2) «>» 3) «=» 4) «<»
IV сыйныф
I вариант
- Бер участоктан – 50шәр кглы 6 капчык, ә икенчесеннән беренчесенә караганда 110 кгга кимрәк бәрәңге җыйганнар. Ике участоктан барлыгы ничә кг бәрәңге җыйганнар?
- Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.
4818 : 6 = 46739 + 6375 =
7809 : 3 = 900600 – 78564 =
32914 : 7 + 40570 · 3 =
6040 · 7 : 5 – 1425 =
- Тигезләмәләрне чиш.
637 – х = 219
х · 5 = 4500
- Чагыштыр һәм «<», «>» яки «=» тамгасын куй.
15 т * 150 кг
2700 кг * 27 ц
7200 мм * 72 дм
- 5. Периметры 12 см булган квадрат сыз. Мәйданын тап.
6*. Әтисенең биш кызы бар. Һәр кызының бер абыйсы бар. Әтисенең ничә баласы бар?
II вариант
- Мәктәп ашханәсе өчен беренче көнне 18 кг лы 5 мичкә кыяр, ә икенче көнне беренче көнгә караганда 105 кгга артыграк кыяр тозлаганнар. Ике көнгә барысы ничә кг кыяр тозлаганнар?
- Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.
25438 : 7 = 89564 + 9328 =
4502 · 4 = 805003 – 9367 =
600 – ( 171 + 30 · 2 ) =
200412 – (180252 : 9 + 7592 ) =
- Тигезләмәләрне чиш.
х : 8 =320
х – 439 = 2054
- Чагыштыр һәм «<», «>» яки «=» тамгасын куй.
8 ц * 740 кг
1500 см * 10 м 5 см
43 км * 430 м
- Иңе 4 см, ә буе 3 тапкыр озынрак булган турыпочмаклыкның периметрын табыгыз.
7* Ике залда барысы 130 урындык бар. Бер залдан 10 урындыкны алгач, икесендә дә урындыклар саны бертигез калды. Һәр залда ничәшәр уындык булган?
Тест биремнәре
1 нче өлеш
- 783 санын разрядлар суммасы рәвшендә яз.
1) 780 + 3 2) 700 + 80 + 3
3) 700 + 83 4) 78 + 3
- 3500не табу өчен, 7 санын ничә тапкырга зурайтырга кирәк?
1) 500 тапкырга
2) 50 тапкырга
3) 53 тапкырга
4) 5 тапкырга
- Нинди сан 600дән 9 тапкырга зуррак?
1) 540 2) 5400 3) 5000 4) 54000
- 4. 30 м 1500 м дан ничә тапкыр кечерәк?
1) 120 тапкыр 2) 8 тапкыр
3) 5 тапкыр 4) 50 тапкыр
- (16386 – 396 ) : 78 + 402 · 306 аңлатмасында иң соңыннан үтәлгән гамәлне сайла:
1) «+» 2) «–» 3) «:» 4) «·»
- Кайсы тигезлек дөрес?
1) 360 см = 36 см
2) 360 см = 3 м 60 см
3) 360 см = 360 мм
4) 360 см = 3 дм 60 см
- Әгәр велосипедчы 1 сәгатьтә 8 км юл үтсә, 48 км араны ул ничә сәгатьтә үтәр?
1) 6 сәг. 2) 5 сәг. 3) 2 сәг. 4) 4 сәг.
- «х» ның кыйммәтен тап. 71 · 12 +71 = 71 · х
1) х = 12 2) х = 13 3) х = 83 4) х = 11
- Янәшәсенә шундый ук цифр куйгач, берурынлы сан ничек үзгәрә?
1) 10га арта
2) 11тапкыр арта
3) 10 тапкыр арта
4) үзгәрми
- 16278не 3кә бүлгәндә, өлештә ничә цифр булыр?
1) 5 2) 6 3) 3 4) 4
2 нче өлеш
- Цифрлары төрле булган иң кечкенә җиде урынлы сан яз.
12 Тигезлек дөрес булырлык итеп җәяләр куегыз.
78 – 60 : 2 + 4 = 13
- Трамвайда берничә кеше бара. Тукталышта 5 кеше төшсә һәм 9 кеше керсә, анда кешеләр саны артырмы яки кимерме һәм ничә кешегә?
- Өч ат җигелгән экипаж 1 сәгатьтә 15 км юл үткән. Һәр ат нинди тизлек белән чапкан?
15 Бер үк санны шул ук санга тапкырлагач та, кушкач та берүк сан килеп чыга. Саннарны табыгыз.
Әйләнә-тирә дөнья (Дәреслек: А.А.Плешаков)
Тест биремнәре
II сыйныф
- Кайсы рәттә тере табигать предметлары язылган?
а) чыпчык, балык, диңгез
ә) үсемлек, күбәләк, сандугач
б) тау, бүре, болыт
- Нинди фән тере табигатьне күзәтә?
а) экология ә) биология б) география
- Бактерийларны күрү өчен нинди прибор кирәк?
а) лупа ә) телескоп б) микроскоп
- Илебезнең башкаласы.
а) Санкт-Петербург ә) Мәскәү б) Казан
- Җирнең кайсы өлеше бик нык сак астында?
а) зоопарк ә) музей б) заповедник
- Кешенең эчке органы атамасын билгелә.
а) йөрәк ә) колак б) аяк
- Кайсы ашамлык глюкозага бай?
а) апельсин ә) груша б) виноград
- Һаваның төсе нинди?
а) ак ә) зәңгәрсу б) төссез
- Нәрсәсез кеше озак яши алмый?
а) ашамлыксыз ә) сусыз б) эшсез
- Үсемлекнең кайсы өлеше туклануда катнашмый?
а) яфрагы ә) чәчәге б) тамыры
III сыйныф
- Хайваннар турындагы фән.
а) ботаника ә) зоология б) экология
- Терек табигатькә карый –
а) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроблар
ә) кояш, җир, күк, кеше, кеше кулы белән ясалган әйберләр
б) кояш, күк, болытлар, җир, ташлар, яңгыр, кар
- Кызыл өчпочмак эчендә –
а) тыючы билгеләр
ә) информацион-күрсәткеч билгеләр
б) кисәтүче билгеләр
- Кайсы сүз төшеп калган: күкәй – личинка – ... – күбәләк?
а) курчак ә) кошчык б) уылдык
- Бу матдә ак төстә, тәме баллы, ашаганда кулланалар, үсемлектән алына.
а) тоз ә) сөт б) шикәр комы
- Кайсы хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән?
а) тигр, морж, фламинго, бөркет
ә) сыер, ат, каз, әтәч
б) дуңгыз, сарык, үрдәк, күркә
- Һаваның дөрес булмаган үзлекләрен билгелә.
а) һава – үтә күренмәле
ә) һава – иссез, төссез
б) һава җылынганда кысыла, суынганда киңәя
- Кайсы туклану чылбыры дөрес төзелгән?
а) нарат – тукран – бөҗәкләр
ә) суалчаннар – кәбестә – гөберле бака
б) арыш – тычкан – елан – бөркет
- Суның ничә халәте бар?
а) 2 ә) 3 б) 4
- 10. Кан йөрешенә нинди орган йогынты ясый?
а) үпкәләр ә) йөрәк б) ашказаны.
IV сыйныф
1 нче өлеш (тест биремнәре)
- Юпитер ул –…
а) Кояш системасындагы иң зур планета
ә) Кояш системасындагы иң кечкенә планета
б) Зурлыгы буенча Җир планетасы кебек планета
- Поляр йолдыз һәрвакыт кайсы якта урнашкан?
а) көньякта ә) төньякта б) көнчыгышта
- «Җирнең таш билдәве» дип нәрсә атала?
а) Камчатка вулканнары
ә) Кавказ таулары
б) Урал таулары
- Каспий диңгезенә коя торган елга.
а) Дон ә) Идел б) Кама
- Арктик чүллекләр кайда урнашкан?
а) Тын океан утрауларында
ә) Индия океаны утрауларында
б) Төньяк Боз океаны утрауларында
6.Тундрада нинди хайваннар яши?
а) тюленьнәр, моржлар, китлар
ә) ак төлкеләр, лемминглар, бүреләр
б) дөяләр, атлар, сыерлар
- Россиянең табигый зоналары ничек урнашкан?
а) тундра, арктик зона, урман зонасы
ә) арктик зона, урман зонасы, тундра
б) арктик зона, тундра, урман зонасы
- 8. Урман зонасының экологик проблемалары.
а) чамасыз аулау һәм браконьерлык, урманнарны кисү, урмандагы ешайган янгыннар
ә) начар һава шартлары
б) су басу
- Җир асты байлыкларына нәрсәләр керә?
а) кирпеч, бетон, бензин
ә) станоклар, вазалар, кайчылар
б) нефть, газ, кызыл балчык
10.Туфракның уңдырышлылыгы нәрсәдән тора?
а) ком ә) балчык б) черемә
2 нче өлеш
- Сүз нинди хайван турында бара?
Бу иң акыллы диңгез хайваннары, яхшы йөзүчеләр, диңгездә үзләренең тавыш сигналлары ярдәмендә ориентлашалар, иптәшләрен бәла казага очраганда беркайчан да ташлап китмиләр.
а) диңгез атлары ә) кит б) дельфин
- Кайсы җөмләдә әйтелгәннәр дөрес?
а) Күп микъдарда агулы химикатлар куллану туфракның уңдырышлылыгын киметә.
ә) Туфракка күп итеп ашламалар кертү күп микъдарда тозлар җыелуына китерә, бу уңдырышлылыкны арттыра.
б) Үсемлекләр үсмәгән туфрак су белән юылмый һәм җилләр ярдәмендә очыртып алып кителми.
- Болын табигый бергәлеге өчен характерлы туклану чылбырының моделен табыгыз.
а) имән чикләвеге → тычканнар → ябалаклар
ә) йонча (мятлик) → тычкан → ябалак
б) үсемлек калдыклары → яңгыр суалчаны → сиртмәкойрык
- Нәрсә экологик проблемаларга кагылмый?
а) Тропик урманнарны ничек коткарырга?
ә) Океанны пычранудан ничек сакларга?
б) Бәяләр үсү белән ничек көрәшергә?
- Субтропик зонада һава торышы нинди?
а) уртача эсселектәге җәй һәм җылы кыш
ә) эссе җәй һәм уртача салкын кыш
б) уртача җылы җәй һәм салкын кыш
Җаваплар
Бирем | Татар теле | Русский язык | Математика | Әйләнә-тирә дөнья | ||||||||
Сыйныф | Сыйныф | Сыйныф | Сыйныф | |||||||||
II | III | IV | II | III | IV | II | III | IV | II | III | IV | |
1 | б | ә | ә | б | в | б | б | 3 | 2 | ә | ә | а |
2 | ә | а | б | г | а | г | б | 2 | 1 | ә | а | ә |
3 | ә | ә | а | б | в | б | б | 1 | 2 | б | б | б |
4 | б | ә | а | г | в | б | б | 3 | 4 | ә | а | ә |
5 | а | б | б | в | г | б | ә | 2 | 1 | б | б | б |
6 | ә | а | а | б | б | в | ә | 3 | 2 | а | а | ә |
7 | ә | ә | в | г | а | в | ә | 2 | 1 | в | б | б |
8 | ә | ә | ә | а | в | в | б | 3 | 2 | б | б | а |
9 | а | б | ә | б | б | а | ә | 2 | 2 | ә | ә | б |
10 | б | б | в | г | г | а | ә | 4 | 4 | ә | ә | б |
11 | бертук-таусыз | г | 1023456 | б | ||||||||
12 | кара | в | 7 (78 – 60) : 2 + 4 = 13 | а | ||||||||
13 | 3 | б | 4кә артыр | ә | ||||||||
14 | Чәчәкләр күмгән-нәр | Пришла зима | 15 | б | ||||||||
15 | 8 | 2 | ә | |||||||||
16 | 6 | |||||||||||
17 | 5 |
Контроль эш биремнәре Казандагы 4 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Дания ВАТАНИНА, Гөлирә ЗӘЙНЕТДИНОВА, Зөһрә БОГАПОВАлар тарафыннан әзерләнде.
Комментарийлар