Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленнән язма контроль эшләр

         (Уку елының икенче яртысына. Милли мәктәпләр өчен)                                     V сыйныф                                     Диктант                                     АкмаңгайАкмаңга...

         (Уку елының икенче яртысына. Милли мәктәпләр өчен)


                                     V сыйныф
                                     Диктант
                                     Акмаңгай

Акмаңгайны мин кечкенә чагыннан бирле беләм. Туганда ул шундый хәлсез, нәзек сыйраклы, безнең ярдәмгә мохтаҗ җан иясе иде. Әни аны әнкәсеннән озак аермады. Сәламәт, нык булып үссен, диде. Без аңа, маңгаендагы ак тамгасы булганга күрә, Акмаңгай дип исем куштык. Чыннан да, Акмаң­гай бик тиз үсеп китте. Ялык-йолык килеп торган чем-кара бозауны без җәй буе болынга төшереп арканлыйбыз. Рәхәтлә­неп хуш исле чәчкә-үләннәр ашасын. Көндезләрен чишмә суы белән сыйлыйбыз үзен.


Җәй буе шундый көрәйде малкаебыз, кулга да ияләште. Кичләрен туп-туры өйгә дә кайта. Бигрәк тә маңгаен кашып иркәләгәнне ярата ул. Әти белән әни Акмаңгайны әнкәсенә алмашка калдырырга карар иттеләр. Әнкәсе картайган иде инде. Авыл җирендә олы мал гаиләне төп туендыручы да бит әле. (111 сүз)


                                                                                    (Д.Гайнетдиновадан)


Бирем. 1. Ялык-йолык, Акмаңгай, бозауны, иркәләгәнне, авылдаш сүзләренең ясалышы ягыннан төрен билгеләргә.


2. Болын сүзенә тулы фонетик анализ ясарга.


                                     VI сыйныф


                                        Изложение


                                      Кыя-тау зары


Назлыгөл Кыя-тауга серле карап сәлам бирде:


 – Исәнме, Кыя-тау!


Сәлам сиңа, нәни Назлыгөл! – дип җавап кайтарды күпме гомер яшәгән Кыя-тау.


– И-и, мәһабәт Кыя-тау, нигә шулай боегып уйга чумдың, кешеләргә җиткерер әманәтең бармы әллә? – диде Назлыгөл.


– Әнә үзең күрдең ич, тәмам усалланды бу малай-шалай. Күр инде бу явызлыкны. Көчләре җитсә, бөтенләй юкка чыгарырлар иде. Иңнәрем бик авырта шул, Назлыгөл. Ватып-җимереп ни рәхәт табалардыр. Таулар рәнҗеше төшүдән дә курыкмыйлар, ичмасам, – дип, борчуын җиткерде Кыя-тау.


– Бик дөрес әйтәсең, мин сине аңлыйм, – диде ул, тау итәгенә кагылып. Син үзең күпләрне байлыкларың белән сөендерәсең, күз явын алырдай кыйммәтле ташларыңны да жәлләми бүләк итәсең, ә үзеңә кул күтәрүчеләр дә җитәрлек... Минем кызыл якут муенсам бар, әтием бүләк иткән иде. Бу сиңа тау бүләге, дия иде әтием, – диде Назлыгөл, Кыя-тауга рәхмәтен белдереп.


– Алар миңа Җир-ана бүләге, Назлыгөл. Синең әле малахит төсендәге тартмаң да бардыр, шулай бит. Анысын да әтиең бүләк иттеме?


– Әйе, – диде кыз, шатланып. – Ә син аны каян беләсең, Кыя-тау?!


– Беләм инде. Без аларны Җир-анабыз белән бергәләп өләшәбез. Тик күпләр, байлык артыннан куып, безнең бүгенге хәлебез турында бөтенләй оныттылар. Аларга туздырып-җимереп йөрү кызыграк, күрәсең. Изгелеккә игелек белән җавап бирү дигән нәрсә онытылып бара. Син андый түгел, һич кенә дә үпкәли күрмә, – диде Кыя-тау, күңелендәгесен бушатып. (202 сүз)    (Д.Гайнетдиновадан)


 


                              VII сыйныф


                                    Изложение


                                    Атларым...


Үземне белә башлаганнан бирле минем хыялымда гел атлар булды... Дүрт яшем тулар-тулмаста ук, әти мине беренче мәртәбә атка атландырды. Билгеле инде, мин бик-бик ялынып-ялварып сораганнан соң. Шул көннән башлап, атлар миңа дус, якын булып киттеләр.


Колхоз атларын караучы әтием минем чаялыкка соклана да иде шикелле, сагая да. Хәзер уйлап карыйм да аның: «Ат менеп йөрү – кызлар эше түгел ул, балам. Тарихта да бер Дурова гына булган бугай ла», – дигәннәрен тикмәгә генә әйтмәгән дип саныйм. Әни дә бик каршы иде минем атлар тирәсендә буталуыма. Ни гомер тату яшәгән ир белән  хатынның минем ат белән мавыгуым аркасында ничә тапкыр сүзгә килгәннәрен хәтерлим. Әти, хәзер уйлавымча, ике ут арасында булган икән. Яраткан хатынының сүзен дә аяк астына салып таптыйсы килми, яраткан кызының да күңелен төшерергә теләми...


Ничек кенә булмасын, әти кайтып атны ишегалдында туаргач, көтүгә аны мин озата идем. Шулай булышып йөргән көннәрнең берсендә күңелемдә бер уй беректе: ат менеп йөрергә өйрәнәм, барыбер өйрәнәм. Нәрсәләр генә әйтсәләр дә!


Атлар абзары янына якынлашкач, мин атны туарулы арбалар янына китердем дә, арбага менеп, атка атланмакчы булдым. Бер талпындым, ике, өч... Дүртенчесендә шулкадәр тырышканмын бугай, талпынуымнан ат сыртында торып кала алмадым, икенче якка очып төштем. Җилле төштем. Иңбашымны авырттырдым, тез күмәчем сызлый башлаудан иреннәрем чалшайды. Сикереп торып ялт-йолт тирә-якка карандым. Берәр пычак теллесе күрмәгән генә булса ярар иде, димен. Адәм рисвае итәрләр. Болай да «Кавалеристка» диюдән бүтәнне белмиләр. Бәхеткә, күрүче булмады, минем ат аша «парашютсыз сикерүем» хакында гайбәт таралмый калды.


Иңбашым да төзәлде, тез капкачының сызлавы да басылды, атка булган мәхәббәтем генә бетмәде, бер чеметем дә кимемәде. Бар теләгем: ат кына мине үгиләмәсен! (255 сүз)


                                                                                 (Д.Гайнетдиновадан)


                                   VIII сыйныф


                                     Диктант


                                     Ипи тәме


Сугыштан соң туган балалар без. Ачлык, сугыш газапларын күрмәдек, шулай да әле безнең буын икмәк кадерен белеп үсте. Әле дә хәтеремдә: ул чакта авыл халкы ташлы тегермәндә он тартты, үзе икмәк пешерде. Әниемнең дә, ап-ак яулык, ак алъяпкыч бәйләп, ипи камырын басуын күзәткәнем бар. Бисмилласын әйтеп кулларын юар, куна тактасына он иләр, камыр басыласы кисмәккә җылымса су салып озаклап камыр басар иде. Камыр тыгызланып кабарып киткәнче, нәзек куллары тәмам талчыкканчы баса ул камырны. Аннары кисмәк өстенә ашъяулык каплап, төнгә мич башына куя. Төне буе йокы керми иде аның күзләренә. Берничә тапкыр торып камыр кабаруын күзәтә. Таң атканчы мичкә ягып, инде өлгереп җиткән камырны кисәкләргә бүлеп, тәмам түгәрәкләнгәнче кулында әвәли, аннан соң он сибелгән тактасына тезә. Мичтәге утын кисәүләрен, тигезләп, мич төбенә тарата. Аннан пумала белән калган күмерләрне җыя, мич төбе тәмам күмер тузаныннан арынгач, түгәрәк камырларны агач көрәк белән мич төбенә тезеп чыга һәм мич авызын калай капкач белән каплап куя. Менә бераздан өйгә хуш исле икмәк исе тарала. (154 сүз)    (Д.Гайнетдиновадан)


Бирем. Аерып бирелгән җөмләләрнең схемаларын ясарга, төрен билгеләргә.


 


                                    IX сыйныф


Республикабызда IX сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тесты  уздырылуын истә тотып, II яртыеллык өчен укучыларның белемнәрен бәяләү контроль эшләрен дә шул формада тәкъдим итәбез. Укучылар кыска изложение язарга, тәкъдим ителгән текст буенча биремнәр башкарырга, әдәби-иҗади инша язарга тиешләр.


Изложение өчен тәкъдим ителгән текстны укытучы ике тапкыр укып чыгарга тиеш. Контроль эшнең беренче һәм өченче өлешләре аерым битләрдә, икенче өлеш бирем язылган битләрдә үк башкарыла. Өченче бүлектәге биремнәрнең бары тик берсе генә башкарыла.


 Тәкъдим ителгән материаллар укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә дә файдаланыла ала.


I бүлек



  1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.


Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген тотып эшләгез.


Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.


                           Чит җирләргә чыксаң...


Чит җирләргә чыгып гыйбрәт ал, дип юкка җырламыйлар икән. Хәзер инде мин элекке Миңлегөл түгел. Күзләрем ачылды. Дөньяны тотып торучы иң зур көчнең Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт икәнлегенә ышанып кайттым мин Америкадан.


Америка гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларыбызның баш очында ачлык, хәерчелек, ятимлек кылычы эленеп тормый. Иң мөһиме: алар ирекле булып үсә. Мине озаткан чагында Ваня белән Лилия: «Әбекәй, безгә Сезнең алда бик оят, чөнки без Сезнең белән үз телегездә сөйләшә алмадык. Яңадан килүегезгә телегезне өйрәнеп куяр­быз, ә бәлки әле үзебез Сезгә барып чыгарбыз», – дип калды­лар.


Мин бу балаларның кайчан да булса үзләренең җаннары яралган төбәкләргә кайтып, сыендырган-җылыткан ояларына күз салып китәчәкләренә ышанам әле. Бу аларга туган җир туфрагына сусауларын басар өчен генә түгел, тегендә тыныч­ланып яшәр өчен һәм кечкенәдән җанга ак рәшә булып җәелгән якты хатирәләрдән арынып, кырыс тормышның күзләренә туры карау өчен дә кирәк. (134 сүз)                      (Ф.Яруллиннан)


                                        II бүлек


                            Туган як чәчәкләре


(1) Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште.  (2) Кулында бер бәйләм күкчәчәк.


—      (3) Авылымны, басу-кырларымны, инешләремне сагынам, дигән идең. (4) Менә бу күкчәчәкләрне авылың басуыннан җыйдым. (5) Изге чишмәгә төшеп, аның шифалы суы белән коендырдым да саф, чиста, җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым, – диде ул.


(6) Рәхмәт инде. (7) Нинди матурлар, җанкисәккәйләрем! (8) Арыш басуының аерылгысыз дусты булган күкчәчәкләр миңа ба­шак җырын, икмәк исен, туган як моңын алып килде. (9) Бу бәхеттән бер мәлгә өнсез калдым.


(10) Туганыма мең рәхмәтләр укып, чәчәк бәйләмен күкрә­гемә кыскан килеш, аны озатып калдым.


(11) Чәчәкләремне суга утырттым да иң якын кешемдәй үзлә­ренә эч серләремне бушатам. (12) Чәчәкләрем тын гына мине тыңлый. (13) Мине ишетәләр, аңлыйлар иде бугай алар. (14) Сагыш дигән нәрсә безгә таныш, дияләр иде сыман.


(15) Күкчәчәкләрнең татлы хозурыннан күзләремне ачам. (16) Туга­ным китергән әлеге чәчәкләрдән такыя үреп башыма киям дә бүлмә буйлап биеп әйләнеп китәм. (17) Миңа җан өрүче, терелтүче, өметләндерүче, дөньяда яшәтүче күкчәчәккә мең-мең рәхмәт укып, бу халәтемнән гади чынбарлыкка әйләнеп кайтам.


–       (18) Мең-мең рәхмәт сезгә, күкчәчәк. (19) Сез булганда, адәм бала­лары яшәр. (20) Басуларда ипекәйләр дә уңар. (21) Сез басу-кырларымны ташлап китмәгез, зинһар. (22) Ятим итмәгез туган як басуларын. (23) Тургаем да ямансулар, бәгырькәйләремне кем юатыр?


(24) Зәңгәр күгем төсе иңгән күкчәчәгем, алларыңа тезләнеп сиңа табынам, сиңа баш иям. (25) Мең-мең рәхмәт сезгә, туган як чәчәкләрем!..


                                                                                      (Д.Гайнетдиновадан)


2. Сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1)                Күкчәчәкләрнең татлы хозурыннан күзләремне ачам.


2)                Туганыма мең рәхмәтләр укып, чәчәк бәйләмен күкрә­гемә кыскан килеш, аны озатып калдым.


3)                Изге чишмәгә төшеп, аның шифалы суы белән коендырдым да саф, чиста, җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым, – диде ул.


4)                Мең-мең рәхмәт сезгә, туган як чәчәкләрем!..


Җавап: __________________________


3. Синонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез.


1) Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште.


2) Арыш басуының аерылгысыз дусты булган күкчәчәкләр миңа ба­шак җырын, икмәк исен, туган як моңын алып килде.


3) Тургаем да ямансулар, бәгырькәйләремне кем юатыр?


4) Сагыш дигән нәрсә безгә таныш, дияләр иде сыман.


Җавап: _______________________________


4. 15 – 17 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльләрне күчереп языгыз.


     Җавап: _________________________________________________________


5. 11 – 14 нче җөмләләрдән тезүче теркәгечне табып языгыз.


     Җавап: _____________________________


6. 6 – 9 нчы җөмләләрдән фразеологик әйтелмәне табып языгыз.


     Җавап: _____________________________


7. 8 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.


     Җавап: _____________________________


8. 16 – 19 нчы җөмләләрдән иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.


     Җавап: _____________________________


9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аерымланган хәл янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.


 Изге чишмәгә төшеп, (1) аның шифалы суы белән коендырдым да саф, (2) чиста, (3) җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым, (4) —(5) диде ул. (6)


 Җавап: ____________________________


10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 11 – 14 нче җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.


      Җавап: ____________________________


III бүлек


11. Миңа җан өрүче, терелтүче, өметләндерүче, дөньяда яшәтүче күкчәчәккә мең-мең рәхмәт укып, бу халәтемнән гади чынбарлыкка әйләнеп кайтам.


– Мең-мең рәхмәт сезгә, күкчәчәк. Сез булганда, адәм бала­лары яшәр. Басуларда ипекәйләр дә уңар, – җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз?


Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең сүзләре 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


11. «Туган якның әреме дә хуш исле», – диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Туган ягыннан алып киленгән күкчәчәкләр геройга ничек тәэсир итә? Туган як төшенчәсенә аңлатма бирегез. «Туган якның әреме дә хуш исле» дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.


Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.


Сочинениенең сүзләре 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.


Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.


                                        Х сыйныф


                                           Диктант


Гомере буе кеше үзенең яшәү мәгънәсен аңларга, аның асылына төшенергә тырышты. Таптымы соң ул аны?! Мо­нысын ул бүгенгәчә үзе дә белми әле. Ялгызы калып шул хакта еш уйланды ул. Хакыйкатьнең чын дөресен ача алу, аңлау үзе үк фәлсәфи тәгълимат бит! Һәм инде аны үз тормы­шында куллана белү күпләргә тәтемидер дә. Моның өчен синең рухың ирекле булу кирәк. Бу бәхет синдә юк икән, гомерең буе ул сине кол итеп тотарга мөмкин.


Кеше дөньяда үзенең табигый башлангычын табу, аны тормышка ашыру өчен күпме тырышты!.. Дуслары арасында үз-үзен таба алмаучы­лар, тормыш ритмыннан тайпылучылар да булмады түгел. Шуның нәтиҗәсендә үз йөзен, чынбарлыгын югалткан, үз-үзләрен алдап яшәүчеләр дә бихисап бит. Мондыйлар исә гомер бакый башкаларның рухи һәм матди байлыкларына кызыгып, хәтта көнләшеп яши бирәләр...


Кеше шулай әле бер якка, әле икенче якка авыша-авыша атлый бирә. Гомерендә байлыкка, дан-шөһрәткә кызык­мады, балаларын яхшылыкка өйрәтте. Тормышының күп өлеше үтелгән инде, хатирәләр артта калган. Җилкә бөк­ресе чыккан әлеге кеше, иңнәрендәге йөген күтәргән хәлдә, ничек туры атлап килә! Аны көр күңелле юлдашы – уе каршылый, җилкә бөкресенә кагылып хуплап куя. (169 сүз.)    


                                                                                 (Д.Гайнетдиновадан)


 


                                        XI сыйныф


                                     Изложение


                                    Туган нигез


Гарәфи әле генә күреп уянган төшеннән арына алмый озак азапланды. Ялантәпи уйнап үскән авыл урамнары, кузга­лаклы чишмә буйлары, каз-үрдәкләр тулы ишегалды, туган йорты чакырып уятты аны йокыдан.


Урыныннан тора алмый шактый уйланып ятты ул. Тор­са, менә-менә аяклары идәнгә тияр дә җир убылып китәр сыман тоелды аңа.


Уйлары Гарәфине кабат бала чагына алып кайтты. И-и-и, бу гомер дигәннәрең. Ни арада узып китте соң? Күрми дә, абайламый да калдым бит, дип авыр сулап куйды Гарәфи.


Гаиләдә җиде бала иде алар. Гарәфи – иң өлкәне. Авыр елларга туры килде аның бала чагы. Шуңа күрә дә, унбиш яше тулар-тулмас, бәхет эзләп чит-ят җирләргә чыгып ки­тәргә туры килде аңа. Ул елларда күргәннәрен бер Ходай гына белә. Сугыш вакытында әсирлеккә эләгеп җәбер-газаплар, ачлык-ялангачлык күрү дисеңме – барысын да туган илдән еракта, ялгыз башына кичерергә туры килде.


Сугыштан соңгы еллар да аның җанын җәрәхәтләп-яралап торды. Туган илгә кайтыр иде дә, заманы башка, хаксызга рәнҗетерләр сыман. Шушы язмышына разый булып яшәвен дәвам итте ул.


Тик менә гомеренең соңгы чатына борылгач, гәүдәсенең чит-ят җирдә калуын һич кенә дә күз алдына китерә алмый иде. Менә бүген, илләр арасында чикләр якыная төшкәч, бу мөмкинлектән файдаланып каласы килү теләге туган җиренә ашыктыра иде аны. Үз туган туфрагының исен, тәмен тоеп, туган нигезе белән бәхилләшеп, бу дөнья белән хушлашып китәсе килде аның. Бүген күргән төше дә, соңарма, Гарәфи, дип кисәтә сыман...


Инде сиксәнгә якынлашкан Гарәфи карт бүген Җир ша­рының бер читеннән туган ягы, туган авылына юл тотты.


Юл газабы – гүр газабы,  диләр. Картлык та үзен нык сиздерә. Шулай да туган ил туфрагына аяк баскач, Гарәфи үзендә ниндидер җиңеллек, җан тынычлыгы тоеп, рәхәт моң­сулык эченә чумды.


Авылга ул эңгер төшкәч кайтып керде. Бу авылда Гарәфине белүчеләр бармы икән инде?.. Аның бит сугыш елларын­да ук «билгесез югалды» дигән хәбәре килгән иде. Белүчеләр булса да, исәнлегенә ышанучылар табылмас, мөгаен.


Авыл нык үзгәргән. Алпавыт йортыдай биек өйләр күреп, Гарәфинең бер мәлгә башы әйләнеп китте. Йа Хода, киче­регез мине, балачак урамнарым, дип пышылдады ул, ишетелер-ишетелмәс кенә. Әле ярый кичке караңгылык төш­кән. Авылның йомшак җилләре, саф һавасы, ягымлы кояшы гафу итмәс кебек иде аны.


Үзләренең нигез урынын ул гомере буе күңелендә йөрт­кән хатирәләре аша абайлап тапты. Авылдан китәсе елны әтисе белән тыкрык буена имән агачы утыртканнар иде алар. Йорт урынында бердәнбер шаһит – карт имән генә калган. Гарәфи, иң якын кешесен очраткандай, таныш имәнне кочып алды. Күз яшьләре чит туфракта калды аның, шуңадыр яшь­ләре чыкмады. Бүген җаны елый иде Гарәфинең. Бугазына килеп төялгән төерне йота алмый озак азапланды ул. Имән ябалдашлары Гарәфинең җилкәләренә тиеп шул төерне йом­шарта кебек иде. Бераз тынычлангач, әкрен генә тезләнеп, нигез туфрагына башын тидерде. Тугач та кендек әбисе Гарәфине шушы нигез белән беркетеп куйган иде шул. Әнә шул кендек җебе тарта булса кирәк аны. Җир-ана да, туган нигезеңне ятим итмә, дия сыман иде. Ул, аңын җуеп, йөзтүбән җиргә ауды. Йөзендә бәхетле елмаю, күкрәгендә туган җир туфрагы тибеше иде. Бу манзараның тере шаһиты имән – иртәнге чыкларга кушылып тавышсыз гына елый иде.


 Туган нигезегезне ташлап, чит-ят җирләрдә каңгырып йөрмәгез! Туган туфрак, туган нигезегез көтә сезне, туганнар! Туган нигезегез көтә!!! (490 сүз)                                                                    


                                                                                   (Д.Гайнетдиновадан)


Текстларны


Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы,


 филология фәннәре кандидаты


 Ханә Сөләйманова


 әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен текстлар юкмы? Без журналны күбрәк практик материаллар өчен алдырабыз. Абунәчеләрегезнең теләкләрен дә истә тотсагыз иде?! Автор: Мөслимә Накиповна

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ