«Тау астыннан чишмә типкән...»
(«Чишмә» темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. V сыйныф. Рус төркеме)Илмира ӘБСӘЛӘМОВА,Казандагы 39 нчы мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Сингапур проекты...
(«Чишмә» темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. V сыйныф. Рус төркеме)
Илмира ӘБСӘЛӘМОВА,
Казандагы 39 нчы мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Сингапур проектының укытучы-остазы
Гөлназ ӘХМӘТОВА,
Казандагы 39 нчы мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Сингапур проектының укытучы-остазы
Дәрес сценарие
Дәрес төре: катнаш (әдәби уку, татар теле).
Дәрес тибы: яңа белем бирү.
Технология: тәнкыйди фикер йөртү, Библерның «Мәдәни диалог» технологияләре.
Максат
Белем бирү: укучыларны икетеллелек шартларында фикерләргә өйрәтү, аралашу күнекмәләре формалаштыру.
Үсеш: нәтиҗә ясарга өйрәнү, чагыштыра һәм гомумиләштерә белүне үстерү.
Тәрбияви: күпмилләтле республикада яшәвебезне искә алып, укучыларда әдәби әсәрләр (Гамил Афзал һәм Иван Бунинның поэтик әсәрләре) нигезендә туган телгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар
- «Бер һәм күп мәгънәле сүзләр» төшенчәсен актуальләштерү.
- Кластер һәм синквейн нигезендә сүзләрнең мәгънәви-охшаш (ассоциатив) кырын таба белергә һәм текст төзергә өйрәтү.
Дидактик принциплар: проблемалылык, аңлаешлылык, системалылык.
Дәрес барышы
- I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру. Исәнләшү. Укучыларның бер-берсе белән сәламләшүе.
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
– Исәнмесез!
– Укучылар, җилкәдәш партнерыгызга һәм каршы утыручы партнерыгызга карагыз әле. Җилкәдәш партнерыгызга «биш»не бирегез, ә каршы утыручы партнерыгызны матур елмаеп сәламләгез.
- Актуальләштерү
(Укытучының кулында төрле тойгылар язылган кәрҗин.)
– Кәрҗиннән үзегезгә охшаган төсне сайлап алыгыз һәм анда язылган тойгыларны укыгыз. (Шатлык, аптырау, мәхәббәт, бәхет һ.б.)
III. Яңа материалны аңлату
– Сезнең күңелләрегездә бары тик яхшы тойгылар гынадыр. Минем күңелем дә ак кәгазь бите кебек чиста, һәм анда якты хисләр. Кулымдагы кәгазьдә кечкенә генә шигырь язылган. Күзләремне йомсам, минем күз алдыма әлеге шигырь юлларындагы сурәт килеп баса. Мин сезнең дә әлеге матурлыкны күрүегезне, тоюыгызны телим. Үзегезне рәссам итеп күз алдына китерегез. Әлеге юлларны укыганда, нәрсә ясар идегез? Шуларны языгыз.
В глуши лесной, в глуши зеленой,
Всегда тенистой и сырой,
В крутом овраге под горой
Бьет из камней родник студеный.
Кипит, играет и спешит,
Крутясь хрустальными клубами,
И под ветвистыми дубами
Стеклом расплавленным бежит.
А небеса и лес нагорный
Глядят, задумавшись в тиши,
Как в светлой влаге голыши
Дрожат мозаикой узорной. (Иван Бунин, «Родник»)
(Чишмәләр турында видеоролик күрсәтелә.)
- IV. Ныгыту
– Укучылар, экранга карагыз һәм чишмә сүзенә охшаш (ассоциатив) рәт языгыз.
Стё зе класс
1) 30 секунд эчендә укучылар «Чишмә» сүзенә охшаш сүзләр язалар;
2) шушы сүзләр астына сызык сызалар;
3) сыйныф буенча йөриләр; пар табып, яңа сүзләр язалар; тәңгәл килгән сүзләр янына «+» тамгасы куялар;
4) 2 пар табып язгач – утыралар.
– Бик күп сүзләр тапкансыз, укучылар, булдыргансыз. Һәр команданың үз исемлеге барлыкка килергә тиеш.
Ол Райт Раунд Робин
1) 2 минут вакыт бирелә;
2) 3 нче номерлы укучылар сүзләрен укыйлар, мөһим сүзләрне бер биткә язып, исемлек төзиләр. 4 укучы өчен дә бер исемлек төзелә. 3–4 баланың җаваплары (авыл, су, җир, үлән) тыңлана.
– Укучылар, ә хәзер алган белемнәребезне тикшерик. Һәр төркем «Чишмә» темасына караган сүзләрне язасыз һәм бер-берегез белән фикер уртаклашасыз.
Джот Тотс
1) «Чишмә» темасына караган берәр сүз уйлыйлар һәм стикерга язалар;
2) кычкырып, команда эчендә әйтәләр (сүзләр кабатланырга тиеш түгел);
3) һәр укучы, 4 сүз әйтеп, стикерны өстәл уртасына куя.
Тик Тэк Тоу
1) стикерга язылган сүзләрне алалар, кушып буташтыралар;
2) 9 стикер калдыралар, 3х3 формасында төзиләр һәм шакмакларга номерлар язып куялар
1 | 2 | 3 |
4 | 5 | 6 |
7 | 8 | 9 |
Командадагы һәр укучы, бер сызыктагы (диагональ, горизонталь, яки вертикаль) 3 сүзне алып, җөмлә төзи.
Раунд Робин
– Ә хәзер һәр укучы җөмләсен укып чыга. 2 нче номердан башлыйбыз.
Физкультминут
Текст белән эш
Укучылар алдында текст – «Чишмә»
– Текст белән танышыгыз һәм һәр җөмләне шартлы тамга белән билгеләгез.
Җөмлә аңлашылса, балалар «+» куялар; аңлашылмаса – «–», сорау тудырса «?» куялар.
Чишмә
Авылда үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. «...»
Аны туган җиренә тәмле сулы, моңлы җырлы чишмәләр тарта. «...»
Безнең ата-бабаларыбыз авылларны чишмә буена салганнар. «...» Аларны карап, чистартып торганнар. «...»
Һәр авылның үз чишмәсе бар. «...» Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. «...» Җидегән чишмә, Изгеләр чишмәсе, Гашыйклар чишмәсе, Тау чишмәсе... «...» Саф чишмә суы сәламәтлеккә дә файдалы. «...»
Яшел яфраклар шаулап торган, чишмәләр чылтырап аккан урында яшәү нинди бәхет!
(Укытучы текстның тәрҗемәсен тәкъдим итә.)
Родник
Человек, который вырос в деревне и живет далеко, всегда вспоминает родной край. Его к родному краю притягивают вкусная вода и родники. Наши бабушки и дедушки строили деревни около родников. Родники чистили. За ними ухаживали.
У каждой деревни есть свой родник. Люди давали родникам разные названия: Святой родник, родник Влюбленных, Горный родник и т.д. Свежая чистая вода – это жизнь.
Какое счастье жить там, где шумят листва и течет родник!
Мөстәкыйль (гамәли, контроль) эш
«Блум ромашкасы»
– Текст белән эшлибез. Сорауларга җавап бирәбез.
«Ромашка» сораулары
Күчермә | Гади | Кем? Кайчан? Кайда? Ничек? |
Аңлау | Аныклаучы | Мин дөрес аңладыммы? |
Куллану | Гамәли | Ничек кулланып була? |
Анализ | Аңлатучы | Ни өчен? |
Синтез | Ижади | Әгәр ... нәрсә була? |
Бәяләү | Бәяләү | Сезнең мөнәсәбәтегез? |
– Нәрсә ул чишмә? Әлеге сүзнең кыйммәтен аңлатырга тырышыгыз.
– Чишмәләрне ничек саклап була, сез ничек уйлыйсыз?
– Ни өчен кешеләр чишмәләр янында урнашканнар?
– Ни өчен чишмәләргә матур исемнәр биргәннәр?
(Укучылар сорауларга җавап бирәләр.)
Тайм Пэа Шэа
Һәр укучыга 20 секунд вакыт бирелә. Җаваплар бирүне «А» партнерлардан башлыйбыз.
– Хәзер сезнең игътибарыгызга татар әдибе Гамил Афзалның «Чишмә башы» дигән шигырен тәкъдим итәм (әдип турында бер-ике җөмлә белән мәгълүмат бирелә).
Чишмә башы
Тау астыннан чишмә типкән,
Салкын гына суы саф көмеш
Челтер-челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар,
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы – изге урын диеп,
Тәсбих әйтеп торган урманнар.
– Сезгә кайсы сүзләр таныш түгел, бергәләп мәгънәләрен ачыклыйк. Джот Тотс структурасы ярдәмендә чишмә сүзенә охшаш рәт төзегез. Ике телдәге шигырь арасында нинди аерма бар? (Чишмә – чиста су һәм чишмә – изге саф урын, рухи яктан ачыла.)
– Ә хәзер уй-фикерләребезне тулырак ачыклыйбыз һәм үзебезнең иҗади остаханәбездә могжиза тудырабыз.
Рефлексия
– Укучылар, без сезнең белән И.Бунин һәм Г.Афзал шигырьләрен тыңладык, ә хәзер синквейн төзибез, схеманы тутырабыз.
Исем (тема) |
Сыйфат, сыйфат |
Фигыль, фигыль, фигыль |
Тема буенча дүрт сүздән торган фраза |
Исем (теманың синонимы, теманы ачыклаучы сүз) |
Сималтиниус Раунд Тейбл
Укучылар, чиратлап, таблицаны тутыралар:
♦ исем сүз төркеме (тема);
♦ 2 сыйфат
♦ 3 фигыль;
♦ тема буенча дүрт сүздән торган фраза;
♦ исем (теманың синонимы, теманы ачыклаучы сүз).
Мәсәлән,
♦ Чишмә.
♦ Чиста, саф.
♦ Чыңлый, ага, яши.
♦ Чишмә – чиста су чыганагы.
(Укытучы 4 укучыдан сорый.)
Йомгаклау
– «Чишмә» сүзе күп мәгънәдә килә. Сезнең иҗади эшләрегез шуны раслады.
(Татарстан төбәгендәге чишмәләр турында видеосюжет күрсәтелә.)
– Тормышка ышаныгыз, тормышны яратыгыз, тормыш ул – яшәү чыганагы, саф сулы чишмә кебек һәрчак рухны баетып тора.
Өйгә эш
«Чишмә – яшәү чыганагы» дигән темага 5–6 җөмләдән торган иҗади эш (инша).
Комментарийлар