Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләк кирәк..

Раушания Ринат кызы НИЗАМБИЕВА,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы - 30 елТуган Татарстаныма 100 ел. Туган авылыма 400 елга якын.Туган авылымда, туган...

Раушания Ринат кызы НИЗАМБИЕВА,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы - 30 ел
Туган Татарстаныма 100 ел. Туган авылыма 400 елга якын.Туган авылымда, туган мәктәбемдә эшләвемә дә өч дистә вакыт үтеп киткән. Әйе. Сизми дә калганмын. Туган мәктәбемне тәмамлап, Арча көллиятендә, аннары читтән торып, Казан педагогия университетында белем алу еллары. Туган авылымның назлы җилләредәй, бормаланып-бормаланып аккан суларыдай гомерләр бик тиз үткән. Туган авылым буйлап эштән кайтып киләм.Мин горур атлыйм, чөнки  авылымның киләчәге булган укучыларыма белем биреп кайтам. Бүген дә мин кадерле укучыларымның күңеленә газиз туган телемнең серле дөньясына мәхәббәт уяттым. Мин бик бәхетле, чөнки авылым буйлап һәр ата-ана, һәр очраган сабый, укыткан укучылар белән туган телемдә исәнләшәм.Мин бар йөрәгем белән аларның хөрмәтен тоям.Юлымда мине тургай дустым озата килә. Ул баш очымда үз телендә матур моңлы җырын суза. Чү, мин һәр көнне үтеп китә торган түгәрәк күлдә ерактан ниндидер ак шәүлә күренә сыман. Безнен күлгә аккош килгән түгелме соң? Ә пары кайда? Әнә ерак түгел генә горур кыяфәттә йөзә икән. Искиткеч матурлар! Табигать үзе безгә үрнәк түгелме?! Үзләрендә никадәр аклык,сафлык, тугрылык, туган җиргә мәхәббәт. Матур гаилә корганнар. Ә без, кешеләр, шул матур сыйфатларны саклап кала алдыкмы? Буыннан буынга халкыбызга хас матур сыйфатларны тапшырабызмы?! Дөресен әйткәндә, гади татар авылларында гаиләләргә эчкечелек үтеп керде. Шундый заманда укучыларым тормышта югалып калмасыннар дип, мин һәр  укучымда  кешелек сыйфатларын тәрбияләргә тырышам. Күренекле шәхесләребезнең педагогик тәгълиматларын өйрәнәм. Р.Фәхреддин китапларын үземнең өстәл китабы итеп тотам. Иж-Бубый мирасын өйрәнәм.Якташларымгорурланырлык минем. Татар милли мәгариф өлкәсендә, тарихта тирән эз калдырган якташларым Габдулла һәм Гобәйдулла, Мөхлисә Бубыйлар үз туган авылларында мәдрәсә оештырган, белем һәм тәрбия өлкәсендә яңа ачышлар ачкан, зур хезмәт куйган. Алар белем һәм тәрбия биргән укучылар тирән белемле һәм тәрбияле булулары белән аерылып торган.Миңа, аеруча,күренекле якташларымның укыту-тәрбия эшендә куелган максатлары, аны үтәү юллары ошый. Атаклы мәгърифәтчеләр Габдулла һәм Гобәйдулла, Мөхлисә Бубый балаларны тәрбияләүнең ана белән укытучы җилкәсенә төшкәнлеген яхшы аңлап эш итәләр. Балаларны зыялы, укымышлы итү өчен, хатын- кызларны гыйлемле итүне максат итеп куялар. Шуңа күрә туган авылларында беренчеләрдән булып, Кызлар гимназиясе оештыралар. Аеруча, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы Мөхлисә Бубыйның педагогик эшчәнлеге, бүгенге көндә дә актуальяңгыраган фикерләре кызыклы. Ни өчен дисезме? Алар минем педагогик эшчәнлегемдә килеп туган проблемаларны чишү өчен нигез булып торалар. Мин алардан килеп туган сорауларга җавап таба алам.
Тәрбиянең нигезендә гаилә ята. Бигрәк тә ана тәрбиясе. Мөхлисә Бубыйның бөтен эшчәнлеге хатын-кыз, ана, кызлар тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән.Яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыру, алты сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачылу, аның мөдире булу, Троицк шәһәрендә ачылган башлангыч хатын-кызлар мәктәбе җитәкчесе, бер үк вакытта хатын-кызлар гимназиясендә укытучы. 1915 нче елда мөгаллимәләр семинариясе ачу.  Хатын-кызлар арасында беренче казыя. Җыеп әйткәндә, Мөхлисә Бубый татар кызларының белемле булуын тели, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу өстендә даими эш алып бара.Шушы максатларын тормышка ашыруда  “Вакыт”, “Әхбар”газеталарында, “ Сөембикә” журналларында мәкаләләр яза. Аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә тоткан урыны яктыртыла. Телне, милли гореф- гадәтләребезне саклау хатын-кызларның бурычы икәне бәяләнә.
Бүген дә без мәктәптә шул проблемалар белән очрашабыз. Гаиләдә әниләрнең тоткан урыны, телне һәм гореф-гадәтләрне саклау, бала тәрбияләү мәсьәләсе. Мәктәптә авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар саны артты. Гаиләләргә эчкечелек, эшсезлек  үтеп керде.Чыннан да, татар авылларында, анда яшәүче гаиләләрдә тел югалып бара.Берничә дәлил китереп китәм. Миңа берничә ел рәттән беренче сыйныфларда туган тел дәресләре алып барырга туры килде. Беренче тапкыр дәрестә укучылар белән очрашканда, без бер-беребезне аңламадык. Балага гап-гади сораулар бирәм. Уля эндәшми, я русча җавап бирә. Югыйсә бит барысының да әти-әниләре –татар. Балаларның үзләренә дә матур-матур татар исемнәре кушканнар. Ә бит кайчандыр Мөхлисә Бубый әйтеп калдырган фикерләр бүген безнең халәткә бик туры килеп тора. “Халкыбыз русча белсен...әмма үз сүзебезарасында кирәкле- кирәксез чит телләрне катнаштыру инде бер дә килешми. Үз өендә бик күп русча сүз катнаштырып сөйләп тә, руска йомышы төшкәч, тылмач аркылы сөйләү һөнәр булмаска кирәк. Бүгенге көн хатын-кызларының, аналарның беренче вазифалары –үзләренең ана телләрен саклау, оныттырмау. Өй эчендәге тел хуҗасы булып тору,” –дип яза Мөхлисә Бубый. Димәк, беренче авырлыктан чыгу юлында безгә әниләр, дәү әниләр ярдәмгә килә ала. Тәҗрибәмнән чыгып шуны гына әйтә алам. Әти-әниләр белән эшлекле, җылы мөгаләмә кирәк. Иң мөһиме: аналарда туган телне укытуга тискәре караш түгел, әкиресенчә уңай караш булдыру. Бердәм эшләп, телебезнең матурлыгын,байлыгын, кыйммәтен күрсәтә белү. Укытучы, бала һәм гаилә арасында бары тик ышанычлы, җылы, җанлы мөнәсәбәт булдыру.
Тагын бер мәсьәләне хәл итү мөһим дип уйлыйм. Ул – укучы күңелендә теләк уяту. Хәзерге заман баласына  укуга, хезмәткә теләк  җитми. Авыл баласына авыл мәктәбендә кирәкле шартлар булдырылган дип уйлыйм мин. Мәсәлән, безнең Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбен генә алыйк. Мәктәптә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру максатыннан, бик күп түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләп килә. Бу уку елында мәктәп“Үсеш ноктасы” ресурс үзәге булып торды. Яңа түгәрәкләр эшли башлады. Сыйныф җитәкчесе буларак, шуны әйтә алам. Сыйныфтагы 17 укучы да төрле түгәрәкләргә язылды. Укучыларга бигрәк тә “ Яшь программист”,” Яшь робототехник”,” 3 Д – моделирование” түгәрәкләренә йөрү бик тә ошады. Әмма укучыларым арасында түгәрәкләргә йөрергә теләге булмаган балалар да бар иде, чөнки аларны бернәрсә белән дә кызыксындырып булмый. Теләкләре юк.
Теләк дигәннән.... Безнең авылга башка кечкенә  7 авылдан  укучылар килеп укый. Балаларга дәрес беткәч тә өйгә кайту мөмкинлеге юк. Аларга сәгать кичке 4 ләргә кадәр автобус көтәргә туры килә. Шул вакытта мин укучыларга китапханәдән балалар өчен чыгарылган журналлар, кызыклы китаплар алып килеп бирәм яки үзләренә китапханәгә барырга рөхсәт итәм. Нәтиҗәдә,берничә бала мин алып килгән журналларның рәсемен карап чыга,ә китапларга кагылучы да булмый. Интернет дөньясына чумган балада китап укуга ничек кызыксыну уятырга соң? Минемчә, монда да безгә гаилә ярдәмгә килә ала. Күренекле якташыбыз Мөхлисә Бубыйлар гаиләсендә дә бай китапханә булган. Мөхлисә кечкенәдән китаплар укырга яраткан. Димәк, белемле булу өчен, мәктәптә генә түгел, гаиләдә дә китаплар укуга зур игътибар бирелергә тиеш дип уйлыйм. Ә мин үз эшчәнлегемдә кыенлыктан ничек чыгам соң? Мин ата-ана җыелышлары үткәргәндә, балалар өчен чыга торган журналларны, китапларны тәкъдир итәм. Кызыклы өзекләрне укып күрсәтәм. Дөресен әйткәндә, башта әниләрнең үзләрен кызыктырам, алар белән эшләргә өйрәтәм. Әбиләр белән дә тыгыз элемтәдә эшлим, төрле бәйгеләрдә катнашырга киңәш бирәм.Бар күңелем белән татар матбугатына,татар китабына, туган телебезгә мәхәббәт, хөрмәт уятырга тырышам,татар телендә  дөрес итеп әйтергә һәм язарга өйрәтәм.
Миңа матбугат һәрвакыт ярдәмгә килә. Андагы бәйгеләрдә укучыларым белән катнашабыз. Шул ук вакытта үзем мәкаләләр язам. Удмуртиядә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасының “Белем һәм тәрбия“ рубрикасында тәрбия,тел мәсьәләсенә караган хикәятләр, әкиятләр иҗат итеп бастырам. Киләчәктә ике зур максатым бар. Беренчесе. Үземнең эш тәҗрибәмне туплап,укытучылар өчен методик кулланма бастырып чыгару. Икенчесе. Балалар өчен тәрбия темасына багышланган әкиятләр җыентыгы. Әмма ... Киләчәктә аларны укучы булырмы?  Булыр дип уйлыйм һәм ышанам. Теләк дигәннән... Укучылар бию, аэробика, спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Әмма мине гомерем буе авыл мәктәпләрендә бер нәрсә борчыды. Мин үзем дә, балаларым да без туган мәктәбебездә белем алдык. Мәктәптә хореография, җыр, баян класслары ачылсын иде дип хыялланып яшәдем. Хәзер дә юк.Прфессиональ белгечлеккә ия булган педагоглар авыл җиренә кайтырга ашыгып тормый. Авылга кайтып өйрәтсеннәр иде матур итеп баянга, пианинога җырларга.Әнә минем кызым:“Әни, сез нигә минебалетка бирмәдегез. Эх, мин шәһәрдә яшәсәм, биюче булыр идем”, – ди. Әйе. Бу мәсьәләне хәзер авылда яшәүче ата-аналар хәл итә. Кемнең мөмкинлеге, йөртергә транспорты бар, шулар балаларын шәһәргә, район үзәкләренә төрле хореография төркемнәренә йөртә. Бассейнга, йөзү түгәрәкләренә алып бара. Әмма мондый ата-аналар бармак белән санарлык кына шул. Ә бездә булган спорткомлекс та бикләнгән, тренеры юк дип эшләми. Теләк бар..
Укучылар  ак кәгазь кебек барысын да сеңдерәләр, дибез. Ә минем укучыларымны затлы горур аккошларга тиңлисем килә. Балалар – безнең милләтебезнең киләчәге.Алар мәктәптә алган гыйлемнәре белән тормышны якты кояш кебекяктыртсын,кешеләр күңелен изге гамәлләре белән җылыта алсыннар иде. Ә бубалаларның үзләреннән, гаиләсеннән һәм бездән укытучылардан тора дип уйлыйм. Мин – гап-гади авыл укытучысы. Өйгә ашыгыйм. Мине  иртәгә яңа көн, авылымның кечкенә сабыйлары, газиз мәктәбем  һәм мине озатып калучы аккошым көтә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ