Тәрбия өчлеге
Исмәгыйлова Гөлчәчәк Фирдәвис кызы,Мөслим гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыХөрмәтле ата-аналар!Һәр ата-ана үз баласының сау-сәламәт, акыллы, бәхетле булып үсүен тели торган...
Мөслим гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хөрмәтле ата-аналар!
Һәр ата-ана үз баласының сау-сәламәт, акыллы, бәхетле булып үсүен тели торгандыр. Әмма һәммәбез дә дә балаларын әнә шундый итеп тәрбияли беләме? Баланың мәктәптәге вакыты, эшчәнлеге турында хәбәрдармы? Кызганыч, бу сорауларга һәрчак уңай җавап биреп булмый.
Җәмгыятебезне үзгәртеп кору, мәктәп реформасын гамәлгә ашыру чорында гаиләдә бала тәрбияләү эшен нык яхшырту таләп ителә. Укытучылар, ата-аналар, балалар арасындагы элемтәне яңача оештыру, камилләштерү – бик җитди бурыч. Бу эшне урыннан кузгатып җибәрү өчен, хөрмәтле ата-аналар, сезгә күпмедер дәрәҗәдә педагогик-психологик белем алу да кирәк. Гаиләдә бала тәрбияләүгә багышланган китаплар, матбугатта төрле мәкаләләр еш басыла. Әдәби әсәрләрдә дә бу тема киң яктыртыла. Ә менә сез алар белән танышып барсызмы соң? Барыгыз да “әйе” димәстер, минемчә? Авыл җирендә эш күп: бакча, ихата, мал-туар, вакыт җитми.
Бу очракта нишләргә соң? Мәктәп белән элемтәләрне тагын да ныгытырга, әлбәттә. Хәзер авыл мәктәпләрендә дә төпле, ныклы белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Сыйныф бүлмәләре якты, зур, кирәкле техник чаралар белән тулыландырылган. Авыл җирлеге балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, эшчән, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә үзеннән-үзе ярдәм итә. Балалар бит күзәтүчән, һәр яңалыкны тиз үзләштерәләр. Авыл табигате үзе үк тәрбиячедер, мөгаен. Балалар белән болында җиләк, мәтрүшкә җыю да күпме тәрбия чарасы булып тора. Матурлыкны күрә, саклый белү, дарү үләннәрен тану, әти-әнигә ярдәм итү... Авылда бит, хезмәт тәрбиясенә бәйләп, тиешле шәхси тәрбия биреп була. Сабыйлар белән бергә таң атуга, шәфәкъ балкуга карап соклану, бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәтү; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнен өйрәтү; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшү – боларның барысы да хезмәт тәрбиясе белән бәйләп алып барыла. Менә сорауга җавап: димәк гаиләдәге һәр эшкә баланы җәлеп итәргә, эш дәвамында әңгәмә алып барырга кирәк.
Хөрмәтле ата-аналар! Укытучы, укучы, ата-ана арасындагы өчпочмакны ныгыту, сезнең белән бергәләп гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләләренә мәктәптә зур игътибар бирелә. Китапханәче, районда яшәп иҗат итүче язучылар белән бергәләп китап укучылар конференцияләре, методик берләшмә утырышлары, класс җыелышлары, башка район укытучылары белән фикер алышулар, гаилә бәйрәмнәре үткәрәбез. Тормыш дәресләренә районыбызның күренекле кешеләрен, авыл җирендә күп еллар хезмәт итүчеләрне, төрле профессия ияләрен, тату, эшчән гаиләләрне чакырабыз. Алар укучыларны тормышта үз урыннарын табарга, хезмәт сөючән булып үсәргә өндиләр. Әлеге чараларны ныклы әзерлек, күңелгә үтеп керерлек чыгышлар аша, ата-аналарыбыз, сезнең белән бергә оештырабыз.
Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, безнең гимназиядә яңа уку елы башында һәм азагында «Ачык ишекләр» көне үткәрелә. Бу көнне укытучылар сезгә дәресләр күрсәтә. Сез балагызның дәрестә үз-үзен тотышын, тәртибен, белем дәрәҗәсен күрә, башка балалар белән үз балагызны чагыштырып карый аласыз.. Укытучының нинди югарылыкта дәрес бирүен, укучыларга мөнәсәбәтен ачыклый аласыз. Бала сезнең каршыда үзен җаваплы тота, дәрескә ныклап әзерләнә һәм анда актив катнаша. Мондый чараларга даими килүегез, аларда катнашуыгызны сорыйбыз.
Балалар – безнең киләчәгебез. Яшь буынның сәламәт, акыллы, белемле, шәфкатьле булып үсүенә булышлык итү – барыбызның да изге бурычы.
Гаилә-мәктәп-бала өчпочмагы дибез икән, хөрмәтле, әти-әниләр, һәрберебез үзенә тигән җаваплылыкны дөрес аңлап, тиешле өлешен кертергә тиеш. Чөнки без киләчәк кешесе, проблемалар, үзгәрешләр чорында яши торган, көчле көндәшлек заманында үзен күрсәтә алучы иҗади шәхес тәрбиялибез. Шуңа да балага белем-тәрбия бирү кебек мөкатдәс эш һәркемнән зур җаваплылык таләп итә.
Комментарийлар