Логотип Магариф уку
Цитата:

«...Тәвәкәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде»

Гөлчәчәк ГӘРӘЕВА, Түбән Кама районы Кама Аланы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. Укучыларның Ф.Кәрим иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; поэ...

Гөлчәчәк ГӘРӘЕВА,


Түбән Кама районы Кама Аланы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Укучыларның Ф.Кәрим иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; поэманың төп идеясен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү; Ватанны ярату, тугрылык, батырлык кебек әхлакый сыйфатлар һәм Ф.Кәрим иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.


Җиһазлау: Ф.Кәрим портреты, китапларыннан төзелгән китаплар күргәзмәсе, аудиоязмалы диск, кыңгыраулы гармун, мультимедиа, ноутбук.


Эпиграф.                                                      Үлем турында уйлама,


                                                                      Илең турында уйла.


                                                                      Илең турында уйласаң,


                                                                      Гомерең озын була.


                                                                                                       Ф.Кәрим


Дәрес барышы


I.    Оештыру.


II. Актуальләштерү.  


Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә Ф.Кәрим иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Дәресебезгә эпираф итеп китерелгән шигырь юлларын укыйбыз.


(Текст бер-ике укучыдан укытыла, аннары көйгә салынган шул җыр тыңлана.)


– Җыр нинди хисләр уятты? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)


– Аның төп идесе нидән гыйбарәт? (Ил азатлыгы өчен көрәшкәннәрнең исемнәре халык хәтерендә саклана.)


– Без бу сүзләрне Ф.Кәрим турында да әйтә алабыз. Ул яшәүнең төп мәгънәсен дә, үлемсезлекне дә Ватан өчен көрәштә күрде. Шундый әдипләрдән сез тагын кемнәрне беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)


         – Әйе, без бу батырлар турында онытмыйбыз, бүген алар гомере белән яуланган Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә, без аларны аеруча ихтирам белән искә алабыз. (Һәлак булган язучылар исемлеге язылган слайд ачыла.)


«Авыр чакта халкым: «Улым!» – дисен,


«Таянычым!» – дисен, Туган ил.


– Исемнәре телгә алынган әдипләр, аерып әйткәндә М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Н.Баян һ.б., чыннан да, халкыбызның ышанычлы уллары булуларын раслап яу кырында башларын салдылар.


– Татар сугышчыларының батырлыгы турында Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский да түбәндәге юлларны язып калдырган: «... дәһшәтле сугыш елларында татар халкы үзенең чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен  армиябез каршында хөрмәт казанды».


III. Яңа материал өстендә эш.


1. Ф.Кәримнең  иҗаты турында укытучының кереш сүзе тыңлана.


Дошманга ялкын сибүче


Җил булып барсам иде.


Тәвәкәллек, батырлыкта


Җыр булып калсам иде.


Үләм икән – үкенечле түгел


Бу үлемнең миңа килүе.


Бөек Җыр ул – Бөек Ватан өчен


Сугыш кырларында үлүе.


– Әлеге шигырь юлларында нинди уртак образлар күрәсез? (Җыр образы.)


– Әйе, үзенең гомере дә, үлеме дә җырга тиң булган шагыйрьнең иҗатында Җыр образы аерым урын алып тора. Ул аның әсәреннән әсәренә күчә, үрелә бара. Күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Сез алар белән инде таныш, өй эшегездә дә язып килдегез.


Җырның көче – ярсу, хыялый моң,


Ул моң ярсып чыга йөрәктән, –


дип яза шагыйрь. Моны без бүген укыячак «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында да күрербез.


2. Поэманы өйрәнү.


а) Ни өчен шагыйрь үз поэмасын шул исем белән атаган? Бу сорауга да җавап табарбыз. Менә ул гармун сезнең алда. Саратовта эшләнгән өчен ул Саратовский дип атала. Шагыйрь яралангач, 1942 елның язында Казан госпиталендә дәвалана. Бу поэмасын да ул шул вакыта – май аенда яза.


ә) Поэманы аудиоязмада тыңлау.


б) Әңгәмә.


Укытучы. Әсәрне тыңлаганнан соң, сездә нинди хисләр уянды? (Сагыш; солдатлар белән горурлану хисе; соклану хисе; туган илгә мәхәббәт хисе; җырларны эченә алган поэма үзе дә җыр кебек матур.)


 в) Әсәрне укучылардан укыту. (Әсәрне укыр алдыннан максат куела.)


– Үзегез санап киткән хисләр әсәрнең кайсы өлешләрендә чагыла, әсәрне ничә өлешкә бүлеп була?  Укыганда шуларга игътибар итеп, билгеләп барыгыз.


г) Әсәрне укып чыккач, өлешләргә бүлү.


Укытучы. Укучылар, әсәрне нинди өлешләргә бүләргә мөмкин? Бу өлешләрдә нәрсә турында сөйләнелә?


I өлеш (беренче 4 куплет): Фазылның сугышка кадәр хезмәт батыры булуы, сугышта да геройларча көрәшүе. «Егетнең дә егете ул» – дигән сүзләр аның кем булуына бәя бирә.


II өлеш (5–10 нчы куплетлар): Фазыл сөйгән кызына хат яза. Әсәрнең бу өлешендә аның сөю хисләре чагыла.


Былбыл булып, гөлгә кунып,


Керәсең төшләремә.


III өлеш (11–23 нче куплетлар): Фазылның ял итеп йөргән кызларга атап җыр җырлавы. Кызлар туган ил өчен көрәшкән егетләргә сокланалар, чәчәк бүләк итәләр:


Батыр егеткә охшыйсың,


Миннән бүләк булсын.


Алар арасындагы мөнәсәбәт матур.


IV өлеш /калганы/: Сәламәтлеге ныгыган солдатларның Ватан өчен сугышка китәргә әзерләнүе, омтылышы.


– «Ватаным өчен – гомерем, көчем», – дигән юлларда аларның туган илне яратулары, аны сакларга әзер торулары чагыла.


д) Әсәрнең идеясен ачу.


Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, Ф.Кәримнең поэманы ни өчен шундый исем белән атавына аңлатма биреп карыйк:


– Фазыл, гармунда уйнап, яралы иптәшләренең күңелен күтәрә. Егетләр, кушылып җырлап, күңелләрендәге хисләрен җыр белән әйтәләр.


– Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдат гомер озынлыгын җырда күрә.


– Иң авыр вакытларда да солдат җыр белән, гармун белән яши, чөнки гармун моңы яшәргә көч бирә.


Нәтиҗә чыгару: димәк, поэманың төп идесе нинди булыр? (Ватан азатлыгы өчен бөтен көчне биреп көрәшергә кирәк.)


Дәреслек белән эш. Идея чагылган юлларны табып уку.


Сайлаганың минем кебек,


Иркәли, сөя белсен.


Кирәк чакта Ватан өчен,


Кызганмыйча яшьлек көчен


Көрәшә, үлә белсен.


– Ф.Кәрим бу әсәрендә тагын ниләр әйтергә теләгән? (Хезмәт батырларына дан җырлаган, мәсәлән, Фазыл алдынгы шахтер булган (дәреслектән өзек укыла); сөйгән кызына тугъры булган.)


е) Фазыл образын ачу.


– Димәк, җыйнап әйтик, әсәрнең төп герое Фазылда сез татар егетләренә хас нинди сыйфатлар күрдегез? (Ул батыр, хезмәт сөя, ярата белә һ.б.)


– Шундый күркәм сыйфатларны алдан укылган әсәрләрдән тагын кем образында күргән идегез? (Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендәге Айдар образында.)


– Әйе, татар халкы үз улларында кечкенәдән үк шундый матур сыйфатлар тәрбияләгән. Шуңа күрә дә башка халыклар татар улларына хөрмәт белән караган.


ж) Фазыл образына план төзү.


– Хәзер үзегез санап киткән сыйфатларны чагылдырган мәкальләрне сайлап, Фазыл образына план төзибез. Өйдә язып килгән мәкальләрне ачыгыз. (Мәкальләр укыла, образга туры килгәннәре сайлап алына.)



  1. Ирнең көче беләктә дә, йөрәктә.

  2. Батыр ярасыз булмый.

  3. Батыр яуда беленә.

  4. Батыр үз халкын яклый.

  5. Батырны үлем алмый.


– Сез сайлаган мәкальләрне билгеле бер тәртипкә китерсәк, сочинение планы килеп чыга. Ул Фазыл образына багышлана. Ә темасы итеп кайсын тәкъдим итәрсез? («Ирнең көче беләктә дә, йөрәктә»)


Димәк, өй эше: I вариант: шул темага сочинение язу; II вариант: шигырь иҗат итү.


з) Җыр образын ачу.


– Поэмада тагын нинди ярдәмче образлар бар? (Җыр, гармун образы.)


(Поэмадан җырларны табып уку: 1. «Ал кадыйм түшләреңә...» 2. «Агыйделнең ярларында...» 3. «Мин китәм, иркәм, сугышка...»)


– Бу җырларның эчтәлеген ачу. (Сөйгәнеңә мәхәббәт; сагыну хисе; Ватан өчен көрәшкә, аның азатлыгы өчен гомерне дә бирергә әзер тору.)


 – Гармунның ролен билгеләү, шуннан чыгып, поэма исеменең асылын ачу.


IV. Рефлексия.


– Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр турында белдегез? (Җаваплар тыңлана.)


– Фазылның нинди сыйфатларын үзегездә булдырасыгыз килә? (Җаваплар тыңлана.)


V. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.


 Мәгариф.РФ, №21

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ