Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормышта бердәнбер бәхет - һәрвакыт алга омтылыш

Әлфия Хәсән кызы МӘҮЛЕТБАЕВА,Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 26 ел.Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу ис...

Әлфия Хәсән кызы МӘҮЛЕТБАЕВА,

Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 26 ел.


Укытучы! Кем генә тирән ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, укыту йортында белем бирүче, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы олуг зат ул.


Укытучы булу, нәни балаларга белем һәм тәрбия бирү – минем – мәктәп елларымның изге хыялы булды. Бу һөнәрне сайлавыма ике апамның укытучы булып эшләве этәргеч булгандыр. Мәктәпнең 5 нче сыйныфында укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин башлангыч сыйныф укытучысы булачакмын! Шушы карарым мине 1984 елны Минзәлә педагогия училищесына алып килде. Менә егерме алты ел гомеремне укучыларыма багышлыйм.


Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшемне яратып башкарам, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә киләм, балаларның зур ышаныч белән миңа төбәлгән карашларын күргәч, барлык аруларым,борчуларым юкка чыга, шатлык , сөенеч хисләре барлыкка килә.


Авыл мәктәбендә эшләүче укытучы буларак мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм: мине яраткан, хөрмәт иткән укучыларым, аларның әти-әниләре, һәрвакытта ярдәмгә килүче авылдашларым, туганнарым, матурлыкка сокланырга – авыл таулары, балыклы елгалары, жиләкле урманнары, көчемне түгәргә, бил бөгәргә — үз хуҗалыгым: терлекләрем, кош-кортларым, бакчам бар. Шушы бәхет мизгелләре белән мәктәп, авыл мәдәнияты, гаилә тормышы бергә үрелеп бара.


Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга тырышкан кешене – заман кешесе диләр. Җәмгыять үсештә булсын өчен, бер урында таптану ярамый, даими рәвештә өйрәнү, яңалыклар белән танышу, үзләштерү зарур. Мәгариф тармагында көннән-көн яңа технологияләр, заманча җиһазланыш, укытучыларга белемнәрен күтәрү, тәҗрибәләрен сынау, уртаклашу юнәлешендә мөмкинлекләр арта гына бара. Мин дә моннан файдаланырга тырышам. Дәресләрне мавыктыргыч итеп, укучыларга иҗади якын килеп, уеннар, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементлары, җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтмәлелек кулланып, электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет ресурслардан киң файдаланып үткәрергә тырышам. “Безнең иң яхшы укытучы” конкурсында катнашып, грантка ия булдым. Укучыларым да төрле олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар.


Минем өчен мәктәп һәрчак алгы планда һәм үземнең киләчәгемне мәктәптән башка күз алдына да китерә алмыйм. Тормышым өзлексез хәрәкәттә: һөнәри осталыгымны камилләштерү, белемемне тирәнәйтү, укучылар, ата-аналар белән эшләү, фәнни китаплар уку, практик семинарларда, конкурсларда катнашу, иҗади эзләнү, һәрвакыт яңалыкка, профессиональлеккә омтылып яшәү...


Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.


Укытучы, минемчә, зур, матур, хуш исле гөл. Һәр көнне гөл, укытучы күңеле кебек,үсә һәм зурая. Гөлнең эше күп: җирдән су алып, үзен ашатырга, кояшка омтылып, яктылыкны йотарга, тәнен җиргә биреп, балаларын үстерергә тели... Укытучы да бар күңелен, көчен, бар вакытын укучыларына багышлап, җиребездә яши...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әнием, синең, чынлап та гомерең хезмәткә багышланган. Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә! Минем беренче укытучым да әле син. Эшеңдә уңышлар телим! Автор: Нияз

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ