Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормышымның олы бер мәгънәсе - Мәктәп дигән изге фәрештәм

Гөлнур Илдус кызы Симакова,Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 16 ел.Мин - укытучы. Бу - минем һөнәрем, эшем генә түгел. Бу - минем тормыш рәвешем, яшәвем мәгъ...

Гөлнур Илдус кызы Симакова,
Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 16 ел.

Мин - укытучы. Бу - минем һөнәрем, эшем генә түгел. Бу - минем тормыш рәвешем, яшәвем мәгънәсе. Укытучы булып яшәү миңа ана сөте белән кергән. Укытучыга хас сыйфатлар миңа гомере буе авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан әниемнән күчкән. Кечкенәдән мәктәп тузанын сулап, укытучы әниемнең ничек эшләгәнен күреп үстем. Укытучы кешенең һәр сорауга җавап таба ала алырдәй тирән белемгә, таш кыялар да сокланырлык сабырлыкка, аналарча кайгыртучанлыкка, һәрвакыт теләсә кем өлге итеп куярдай үрнәк тәртипкә ия булырга тиешлегенә әнием мисалында инандым.


Мәктәп мохите мине чыгарылыш кичәсеннән соң да еракка җибәрмәде. Яр Чаллы педагогия институтында укытучы белгечлеген алгач, туган авылым мәктәбенә укытырга килдем. Шуннан бирле 16 ел вакыт сизелмичә дә үтеп киткән. Һөнәри осталыкның югары баскычына үрләп, дәресләрдә иң отышлы, иң кирәкле алымнарны кулланып, шәкертләрнең күңел кылларына сак кына кагылып, ефәктәй саф күңелләргә белем энҗеләрен тезә-тезә, укучыларым белән бер җан булып яшәүдән ямь-тәм табып үткән еллар ул.


Мәктәп - ул минем икенче өем. Монда миңа иркен, җылы, күңелле һәм рәхәт. Балалар белән чын күңелдән аралашу, аларның эчкерсез, зур ышаныч белән караучы күзләренә багу, уңышларына бергәләп сөенү, борчуларын уртаклашу  җан рәхәтлеге бирә миңа.


Мин – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Төп максатым – энҗе-мәрҗәннәргә тиң белем һәм тәрбия орлыкларын сабыйларның саф, садә күңелләренә кечкенәдән салу. Бу изге хисем укучыларның күңел түрләрендә  урын алсын өчен, дәресләремнең  һәр минутын куелган максатка ирешерлек итеп планлаштырам. Мин үткәргән дәрес - укучым өчен алдагы тормышка ныклы нигез булырга тиеш ул. Кырык биш минут вакыт балага тормыш кыенлыкларын җиңәрдәй көч, белем бирсен. Нәни укучым кыңгырау шалтыраганны көтеп утырмасын, ә киресенчә, дәрес күз ачып йомган арада үткәндәй тоелсын аңа, эзләнсен, уйлансын, дөрес чишелешне тапсын, үз эшен бәяләргә, иптәшләренекен күрә белергә өйрәнсен. Һәр укучы мәктәпкә ашыгып, сагынып килсен, үзен бу зур гаиләнең кирәкле, кадерле кешесе дип санасын, сыйныфташлары, укытучы белән күрешүне көтеп зарыксын, дәресләремдә яратып иҗат итсен өчен бар көчемне куярга тырышам. Бу хезмәтне куллар, дәреслекләр, компьютер ярдәмендә генә түгел, күңелем, йөрәгем, җаным-тәнем белән башкарам.


Укытучы булу авыр да, җаваплы да. Ә авыл укытучысы булу икеләтә җаваплылык өсти, минемчә. Чөнки авылларда әле укытучыга дәрәҗәле шәхес итеп карау дәвам итә. Үзеңнең киемең, эстетик зәвыгың, сөйләмең, хәтта йөрешең белән дә син укучыга гына түгел, бөтен авыл кешесенә үрнәк. Авыл укытучысы булуым миңа укучыларымның тормышының һәр минутын белеп, күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Аларга индивидуаль якын килеп эшләү өчен уңайлы.


Җир-ана йөрәгеннән яңа тибеп чыгып, үзенә юл салырга азапланган саф сулы чишмәдәй гел челтерәп, меңләгән сораулар яудыручы сабыйларның бәхетле киләчәге өчен мин җаваплы. Җәмгыять тормышының гуманлашуы XXI гасырда белем бирүгә яңа таләпләр куя. Дөнья кырыслана. Инновацион идеяләр, нанотехнологияләр заманында укучы күңеленә юл табу, үз асылын ачарга ярдәм итү - укытучы белән укучы күңеле арасында салынган дуслык күперенең нигезен тәшкил итә. Миңа самими күзләрен төбәп каршымда утырган, әле күңеле каралырга өлгермәгән садә җанны үз тиңем күреп сөйләшү, кайвакытта әти-әниләр дә таба алмаган җылы сүзләр белән сабый күңеленә җан өрү балаларга үз-үзенә ышанырга, һәрнәрсәдән яхшылык табарга омтылырга, ялгышлардан сакланырга, кыен вакытларда ихтыяр көче табарга булыша. Бер борынгы акыл иясе әйтүенчә, техника алга киткән саен, кешелек дөньясы бетүгә таба бара.  Бүген без 21нче гасырда яшибез. Кешегә хас булган сөенү, кызгану, борчылу, бәхет хисләрен тоябыз икән, димәк, күңелебез катмаган. Бу күңел җылысын без үзебезнең укучыларга бүләк итәргә бурычлы.


Балалар белән эшләү - олы бәхет. Бары тик алар гына эчкерсез ярата һәм яратулары белән яңа биеклекләр яуларга канат куя. Һәр көнне, күңелемнән балалар белән сөйләшү өчен кирәкле сүзләр эзли-эзли, мәктәпкә ашыгам. Мин - аларга, алар миңа кирәк. Һәр педагогның олы бәхете әнә шундый уртак дуслыкта.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ