Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган нигез кадере (Марсель Галиевнең "Нигез" повестен өйрәнү)

Максат:– Марсель Галиевнең биографиясен өйрәнү, «Нигез» повестен укып анализлау;– укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү; сентименталь рухтагы әсәрләр укырга күнектерү;– тарихи үткәнебезгә ихтирам...

Максат:
– Марсель Галиевнең биографиясен өйрәнү, «Нигез» повестен укып анализлау;
– укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү; сентименталь рухтагы әсәрләр укырга күнектерү;
– тарихи үткәнебезгә ихтирам тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Метапредмет: катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.
Предмет: Марсель Галиев иҗаты белән танышу, «Нигез» повестен уку.
Шәхси: тарихи үткәнебезгә ихтирам тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Шәхси: туган җирнең кадерле булуын аңлау; тарихи үткәнебезгә игътибарлы булу.
Регулятив: үз фикерләрен әйтә белү.
Танып белү: укытучының сорауларына җавап бирә белү; эпик әсәрне анализлау алымнарын үзләштерү; эчтәлеккә карата үз фикерләрен белдерә һәм бәя бирә белү.
Коммуникатив: укытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирә белү; үз фикерләрен телдән яки язмача җиткерә белү.
Материал: дәреслек (Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова. – Казан: Мәгариф–Вакыт, 2014. – 2 нче кисәк, 54–59 нчы битләр), эш дәфтәрендә 36–37 нче битләр.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), М.Галиевнең тормышы һәм иҗаты турында презентация, китап-
лары.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү.
(Өй эшен тикшергәннән соң, укытучы бүгенге дәреснең дә темасы туган җир, туган туфрак белән бәйле булуын җиткерә.)
– «Туган җиремә» шигыренең төп темасы, төп фикере нәрсә? (Туган җирнең бар нәрсәдән кадерле булуы.)
– Әдәбиятта Туган җир, туган ил, туган туфрак темасы бик күп әсәрдә чагыла. Ни өчен кешегә Туган ягы кадерле икән? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
– Туган җир турында иҗат ителгән кайсы әсәрләрне беләсез? Аларның авторлары сезгә билгелеме? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
– Туган җир, туган нигезнең кадерле булуы турында язган әдипләребез арасында Марсель Галиев тә бар.
3. Уку мәсьәләсен кую.
(Экранда Харрас Әюпнең түбәндәге шигырь юллары китерелә.)
Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта, кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккан булса да.
(Әлеге шигырь юлларын укыганнан соң, бергәләп дәреснең темасы билгеләнә.)
– Бүгенге дәреснең максаты – М.Галиевнең «Нигез» повесте белән таныша башлау.
Темадан чыгып, укучылар белән бергә дәрескә уку мәсьәләсе куела:
– М.Галиевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу.
– «Нигез» повестеның 1 нче өлешен уку, эчтәлеген аңлау.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат бирү:
а) язучы турында презентация карау яки укытучының портрет, китаплар күрсәтеп сөйләве;
ә) дәреслекнең 54 нче битендәге биографик белешмәне уку;
б) эш дәфтәренең 36 нчы битендә язу-
чының тормыш юлы белән бәйле хронологик таблицаны тутыру.
2. «Нигез» хикәясенең 1 нче өлешен уку.
• Сүзлек эше (интерактив тактада яңа сүзләр чыга):
кәүсә – ствол
боҗра – кольцо
тал – ива, верба
сиртмәле кое – колодец, имеющий коромысло (журавль)
ябалдаш – крона (дерева)
печән өсте – сенокос
мирас – наследие, наследство
(Укучылар дәреслекнең 58–59 нчы битләрендәге сүзләр белән танышуны дәвам итәләр. Сүзләрне хор белән кабат укып чыгалар, эчтән кабатлыйлар. Соңыннан кайсы укучының ничә сүзне истә калдыруы ачыклана.)
– Бу сүзләр ярдәмендә эчтәлек турында белеп буламы? (Укучыларны кызыксындыру.)
• Өянке образына багышланган бүлекне укытучының сәнгатьле укуы. (Укучылар тыңлыйлар.)
• Укучыларны «чылбыр буенча» укыту.
• Укучыларның укытучы сорауларына җавап бирү рәвешендә үз сүзләре белән эчтәлекне сөйләве:
– Нәрсә турында сүз бара? Вакыйга кайда бара?
– Өянке образы ни өчен бирелгән? Сезнең өй янында кайсы агач үсә? Аны кем утыртканны беләсезме?
– Бу бүлектә Өянке нәрсәләрне күзәтә? Үткәннәрдән Өянке нәрсәләрне хәтерли?
– Әсәрдән Өянкенең сүзләрен табып укыгыз. Рус теленә тәрҗемә итегез.
– Бу өлештә сынландырулар бармы? Укып күрсәтегез.
• Әсәрдәге символик образларны табу (укытучы ярдәмендә):
өянке – туган нигез
кулъяулык – бирелгән вәгъдәгә тугры калу, көтү
боҗралар – хәтер
– Бу өзектә кайсы йола турында әйтелә? (Печән өмәсе.)
• 1 нче абзацның эчтәлеген русча сөйләү.
• 2 нче бүлек белән шул ук тәртиптә эшләү.
Сорауларга җавап бирү:
– Вакыйгалар кайда дәвам итә? Кемнәр турында сүз бара?
– Сугышта исән-сау калырга хыялланган Байтирәк нәрсә турында уйлаган? Уйларын кайчан тормышка ашыра? Шул юлларны табып укыгыз.
Көтелгән җавап: «Госпитальдә ятканда, гел бер уй уйлый идем: исән-имин калып, шушы өянке төбенә кайтып бер утырсам, үлсәм дә үкенмәм, дип... ун елдан артык вакыт үткән, менә беренче тапкыр киләм. Әйткәнен оныта шул адәм баласы...»
– Байтирәкнең хатыны кем исемле? Алар ничек танышканнар? (Әсәрдән кабат шул урыннарны табып уку.)
– Өянке турында Байтирәк нәрсә әйтә? Укыгыз.
Көтелгән җавап: «Әткәйдән калган мирас бит бу безнең... Берәрсе кисеп аударгандыр дип, иртәләрен куркып уянам».
– Аның Хикмәтулла исемле абыйсы барлыгын ничек белеп була? Алар үзара дус яшиләрме?
– Өянкенең гомерен кем саклап кала? Әсәрдән шул урыннарны табып укыгыз, үз сүзләрегез белән сөйләгез.
– Сугыш вакытында авыл кешеләре нинди авырлыклар күргәннәр? (Укучыларның җаваплары тыңлана, хаталар булса, бергәләп төзәтелә. Укытучы укучыны дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтә.)
3. Һәр абзац белән танышып чыккач, дәреслекнең 59 нчы битендәге сораулар һәм биремнәрне эшләү.
III. Рефлексив бәяләү
1. Укытучы. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Марсель Галиев турында нәрсәләр белдегез?
– «Нигез» сүзе «туган җир» мәгънәсенә туры киләме? Байтирәк өчен туган җирдә нәрсә бик кадерле? Ул үзе бу турыда нинди сүзләр әйтә? (Шушыннан бит күпме ирләр сугышка китте. Авыл күздән югалгач, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтерен кисәргә ничек кулыгыз бара?!)
Укытучы (нәтиҗә ясый). М.Галиевнең бу әсәрендә сюжет сызыгы – Өянкенең кичерешләре. Аңа ел саен боҗралар өстәлә бара, ягъни һәркемнең күңел кичерешләрен, бар яңалыкны үзенә җыя. «Авылдашлар»ы авырлык килсә дә, шатлыклары булса да, Өянке янына киләләр. Кайтканны каршылаучы да, киткәнне озатучы да – Өянке. Башкалар белмәгәнне дә белә, ул – тарих.
2. Әсәрдәге тагын кайсы образлар истә кала? Кайсы яклары белән?
3. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.
4. Өйгә эш:
а) әсәрнең ошаган абзацын сәнгатьле укырга өйрәнергә, шул өзек буенча 2 сорау төзергә;
ә) эш дәфтәрендәге 2 нче биремне эшләргә;
б) эш дәфтәренә өянке сүзен төрле килешләргә куеп, җөмләләрне тутырып язарга (3 нче бирем).


Дәрес үрнәкләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ