Камил шәхес
Педагоглар, психологлар бала тәрбияләүне өч этапка бүләләр.
Беренче этап – туганнан алып биш яшькә кадәр. Икенче этап – биш яшьтән унике яшькә кадәр. Өченче этап – унике яшьтән алып уналтыга, кайбер белгечләр фикере буенча – унсигез яшькә кадәр. Соңыннан кеше мөстәкыйль, җаваплы тормыш белән яши башлый. Ата-аналар, балаларыгызны тәрбияләргә соңга калмагыз!
Сау-сәламәт бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле чиксез зур. Мәсәлән, укучының мәктәпкә барасы килми, ул елый, карыша. Чөнки әнисе белән һәрдаим янәшә һәм үзара тыгыз бәйләнештә булу – баланың табигый хәле. Димәк, ачыкларга! Ни өчен бала укырга теләми? Еш киреләнүнең сәбәбе – укучы баланың укытучы назыннан мәхрүм булуыннандыр, бәлки. Укытучының игътибары җитмәүдән... Бернинди дарулар, фитотерапия һәм организмны чыныктыру чаралары да укытучыларның күңел җылысын алыштыра алмыйлар. Үсеп килүче шәхеснең рухи тынычлыгы, нормаль психикасы ул – күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе. Өйдәге “һава торышы” да хисләр, ихтыяр көче, игътибар, хәтер һәм акыл берлеген үз эченә ала. Кече яшьтәге мәктәп баласы аеруча яратуга, иркәләүгә мохтаҗ. Ата-аналар, балаларыгызны яратыгыз!
Бала күңеле бик сизгер! Хөрмәтләп эндәшсәгез, укучыда ышаныч хисе барлыкка килә. Ярату булмаганда, укучыларда укытучыларга һәм башка өлкәннәргә карата ышаныч хисе кими. Моның нәтиҗәсендә бала артык ярсу, алдакчы, вак карак, шикчел холыклы булып формалашырга мөмкин. Әти-әни, балаңны яратырга соңга калма! Үткән вакытны кайтарып булмас...
Укучы бала тәрбияләгәндә һәр минуты кадерле, чөнки балаларыбыз бездән үрнәк ала. Бала сезнең – копиягез, хөрмәтлеләрем! Укучыга карата нәфрәт хисләре, битарафлык, аны яратмауның нәтиҗәләре киләчәктә аның холкында чагылачак. Башка укучыларга файда китерү (укудан тыш эшчәнлек) юкка чыгачак. Федераль дәүләт белем бирү стандартларында киң кулланылыш тапкан тамга-символлаштыру белән бәйле универсаль гамәлләр дә үтәлмәячәк. Әйдәгез, бергәләшеп “Әти, әни һәм мин”, – дигән күңелле спорт бәйрәме үткәрик. Кадерле ата-аналар һәм укучылар! Мин сездән балаларны китап укуга һәм аны өйрәнүгә күбрәк җәлеп итүегезне сорар идем. Мәктәп укучыга зур тәрбия бирә. Тәрбия – кешенең сәләтен үстерү, аңа белем бирү һәм эшкә өйрәтү, шулай ук кешелекле сыйфатлар формалаштыру максатында кешегә йогынты ясау ул. Авыл мәктәбе – сәламәтлек чыганагы. Ии әти-әниләр, авырлыкларга сабыр итегез! Тавышыгызны күтәрмәгез. Тәмәке тартып гомерегезне кыскартмагыз! Сыйныф сәгатьләрендә, әхлак дәресләрендә укучыга, эчмә, тартма, наркотик кулланма – боларның бөтенесе организмга зыян китерә дип, аңлаттым. Балаларыбызны саклыйк! Әйдәгез әле, хөрмәтле әти-әниләр, начар укуның сәбәпләрен, гаилә күзлегеннән карап карыйк. Гаиләдәге низагларга килсәк, болар – укучы балага негатив йогынты ясый торган ызгыш-талашлар. Әни кеше һәрвакыт баласының уй-кичерешләре, дуслары хакында хәбәрдар булырга һәм ярдәм кулын сузарга тиеш. Әти-әниләр, тату яшик!
Әйе, гаилә – тормыш мәктәбе. Тормышның кадерен белик, әти-әниләр! Җәмәгать, баланы ялганчы итү өчен бер-ике ялганлау да җитә. Тынычландыру өчен, иртәгә Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән Интернет урнаштырабыз яки ноутбук сатып алырбыз, дип алдаласаң, телефон шалтырагач, балага: ”Мин өйдә юк”, – дип әйттерсәң, бала алдарга ярый икән, дип аңлап ала һәм тирә-юньдәгеләрне һич кызармыйча алдый башлый. ”Хәйләсез дөнья – файдасыз” дигән принцип белән яши башлый бала. Өй эшләрен күчерә башлый. Дәресләрдә начар билгеләр ала, көндәлегенең битләре еш ертыла, дәреслек онытылып өйдә кала. Ягъни ялганчы укучы өлгерешенә зәгыйфьлек китерә. Ә менә дөреслек ярдәмендә укучының тәртибе төзәлә. Ата-аналар, дөнья мәшәкатьләре белән мәшгуль булып, балалар тәрбиясен мәктәпкә генә тапшырмагыз!
Җәмәгать! Макулатура җыю һәм бакча эшләре вакытында да сездән ярдәм көтәбез! Язын мин шау чәчәктә утырган чия, карлыган, балан агачларына карыйм. Әгәр коры, явымсыз яз булса һәм агачларга су сипмәсәң, җимешләр булмый. Укучы бала да шулай ук. Мәктәп укучыларга прогресс, белем, фән юлыннан барырга өнди. Физика, химия, биология – табигать фәннәрен кызыксынып укысыннар. Чөнки авылның матди хәлен яшьләр генә үстерә алачак. Кызганычка каршы, бу мәсьәләгә карата әти-әниләр игътибарлы түгел.
Кадерле әти-әниләр! Минем уйлавымча, безнең үзебезгә нык тырышырга кирәк, чөнки бу сынауларны үтү безне максатыбызга илтәчәк. Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен күркәм итеп тәрбиялик!
Сиринә Хәмидуллина,
Бөгелмә районы Зеленая Роща мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фото: Мөршидә Кыямова
Комментарийлар
0
0
Сирина Марсовна творческий учитель. Любит учеников, родителей и свой предмет. Участница Международного женского конгресса. Желаем успехов в работе и новых педагогических идей. Автор: Мухаметшина Л.Н.
0
0
0
0
Сирина Марсовна учила моего сына Кирилла. Научила русско-язычных детей разговаривать, читать и писать на татарском языке. Помогала Кириллу учить стихи. Сирина Марсовна очень любит родной язык. Желаю творческих побед и победить в конкурсе "Учитель года 2015". Автор: Софронова Г.А.
0
0
0
0
Ата-аналар белән эшләү зур тәҗрибә сорый.Укытучыга әти -әниләрне дә һәм укучы балаларны да тәрбияләргә туры килә .Иҗади уңышлар һәм күңел тынычлыгы телибез.Сиринә Марсовна ! Тәрбияче- Аллах.. Сезгә зур ышаныч белән,әти-әниләр. Автор: София Сибагатуллина
0
0
0
0
Бүгенге көндә әти-әниләр һәм мәктәп тыгыз элемтәдә эшлиләр. Башкача мөмкин дә түгел. Безгә, укытучыларга, балалар белән эшләгәндә тырышлык, сабырлык таләп ителә. Әти-әниләр җыелышын үткәрү - тагы да җаваплы. Әлеге материал бик эчтәлекле, файдалы мәгълүматларга бай. Сезгә алга таба да иҗади уңышлар телим. Автор: Валеева Гөлнара Габделәхәтовна
0
0
0
0
Сирина Марсовна отличный педагог! Очень любит свою работу, с заботой и вниманием относиться к ученикам. Постоянно работает над повышением своих педагогических знаний, за это я и люблю её как своего преподавателя. Успехов в победе!!! Автор: Виолетта Александровна
0
0