Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның белемен тикшерәбез

(2014-2015 уку елының икенче яртысына. Башлангыч сыйныфлар өчен)Татар теле(Татар мәктәпләре өчен)I сыйныфКонтроль диктант текстларыI вариантЯз көнеМенә яз җитте. Җылы яктан кошлар кайтты. Вак яңгырлар...

(2014-2015 уку елының икенче яртысына. Башлангыч сыйныфлар өчен)


Татар теле


(Татар мәктәпләре өчен)


I сыйныф


Контроль диктант текстлары


I вариант


Яз көне


Менә яз җитте. Җылы яктан кошлар кайтты. Вак яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракка бөреләнде. Үләннәр яшәрде. Кояш ныграк кыздыра башлады. (20 сүз) (Г.Мөхәммәтшиннән)


Биремнәр


1. Икенче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп яз.


2. Алтынчы җөмләдә саңгырау тартыклар астына сыз.


II вариант


Яз


Яз башында яңгыр булды. Яңгырдан соң көннәр җылынды. Гөрләвекләр акты. Үләннәр яшәрде. Кояш кыздыра. Көн буе җылы җил исеп тора. (20 сүз) (Г.Лотфидан)


Биремнәр


1. Икенче җөмләдәге сүзләрне, юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп яз.


2. Алтынчы җөмләдә саңгырау тартыклар астына сыз.


Тест биремнәре


А1. Дүшәмбе сүзендә ничә сузык аваз бар?


а) 4   ә) 3    б) 2


А2. Йомран сүзендә ничә тартык аваз бар?


а) 4   ә) 3    б) 2


А3. Рәсем сүзендә ничә саңгырау тартык бар?


а) 3   ә) 2    б) 1


А4. Кошлар сүзендә ничә яңгырау тартык бар?


а) 4   ә) 3    б) 2


А5. Юлдан юлга күчерү өчен, кайсы сүз иҗекләргә дөрес бүленгән?


а) чө-ген-дер       ә) чөг- ен- дер     б) чө-генд-ер


А6. Кайсы сүз баш хәрефтән языла?


а) эт  ә) мәче       б) акбай


А7. Кем? соравы кайсы сүзгә куела?


а) сыер       ә) сатучы   б) төлке


А8. Нәрсә? соравы кайсы сүзгә куела?


а) укучы    ә) кәҗә       б) очучы


А9. Кайсы сүзнең тартыклары барысы да яңгырау?


а) сәламәт  ә) малай     б) эскәмия


А10. Кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?


а) ябалак    ә) умарта   б) печән


А11. Кайсы сүздә нокта урыныда ы хәрефе языла?


а) к...йма    ә) б...рчак  б) т...рма


А12. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?


а) ...әбәр    ә) шә...әр    б) ...алык


А13. Дөрес язылган сүзне билгелә:


а) хөнәр     ә) һава        б) бәһет


А14. Кайсы сүздә [w] авазы бар?


а) диван     ә) конверт  б) давыл


А15. Кайсы рәттә сүзләр алфавит тәртибендә язылган?


а) орлык, ылыс, чыршы


ә) тәлинкә, тимер,торна


б) ачкыч, йозак, ишек


II сыйныф


Контроль диктант текстлары


I вариант


Югалган Йолдыз


Таң алдыннан күктә Йолдыз атылды. Әле генә йокыдан уянган, яфраклар белән уйнап йөргән йомшак Җил аны күрде.


Егылды, егылды, дип, ул Йолдызны эзләргә кереште. Җил җирне сыйпады, үләннәрне аралады, сары яфракларны кузгатты. Аңа Болыт та эзләште, Әмма Таң йолдызы табылмады. (42 сүз) (Габделхәй Сабитовтан)


Биремнәр


1. Түбәндәге җөмләләрдә ия белән хәбәрне билгеләгез: I в. – 2 нче җөмләдә; II в. – 5 нче җөмләдә.


2. Түбәндәге сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын күрсәтегез: I в.йокыдан, егылды; II в. - үләннәр, уянган.


II вариант


Әбием куллары


Мин кайчакта әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллары белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән. Яңа көн туган саен, шул кечкенә генә кулларга эш табыла барган. (42 сүз) (Нәби Дәүлидән)


Биремнәр


1. Бирелгән сүзләрне күчереп языгыз, кушымчаларын күрсәтегез: I в. - куллар, гомерләр; II в. - әбием, эшләр.


2. Тамырдаш сүзләр уйлап языгыз: I в. - эш; II в. - баш.


Тест биремнәре


А1. Өч иҗекле сүзне билгеләгез.


а) ярма       ә) урындык                   б) кишер.


А2. Яңгырау тартыклардан гына торган сүзне билгеләгез.


а) пычкы    ә) өстәл      б) бабай


А3. Кайсы сүзне юлдан–юлга күчереп булмый?


а) урман    ә) чиләк      б) үлән


А4. «Ь» хәрефе язылган сүзне билгелә.


а) вәг...дә   ә) төн..як    б) Сәг..ди


А5. Кайсы сүзләргә -нар/-нәр күплек кушымчалары ялгана?


а) каен        ә) гөл                   б)урман


А6. Татар алфавитында ничә хәреф бар?


а) 39 ә) 38  б) 40


А7. Сузык авазлар ничә хәреф белән белдерелә?


а) 9   ә)12   б)13


А8. Елмая сүзе


а) ике иҗекле      ә) өч иҗекле        б) дүрт иҗекле


А9. «Һ» хәрефе кайсы сүзләрдә языла?


а) ...ат        ә) шә..әр     б) ...әреф


А10. Кем? соравына җавап булган сүзләр рәтен билгелә.


а) төзүче, кибетче, җырчы


ә) аю, төлке, бүре


б) китап, дәфтәр. карандаш


А11. Хаталы сүзне табыгыз.


а) укутучы ә) тәнәфес   б) ашханә.


А12. Кайсы сүздә ө хәрефе төшеп калган:


а) ...нык, ә) җ..мга        б) җ..млә


А13. Кайсы җөмлә ахырында сорау билгесе куела?


а) Көн матур       ә) Сәлам, Алсу    б) Дәфтәрең бармы


А 14. Артык сүзне табыгыз.


а) чана       ә) чиста      б) чәч


А15. Кайда? соравына җавап булып килгән сүзне ачыклагыз.


а) мәктәптә ә) шәһәргә б) китаптан


III сыйныф


Контроль диктант текстлары


I вариант


Һәйкәл янында


Мәктәп каршында яшел рәшәткә белән әйләндереп алынган бакча бар. Аның уртасында ак обелиск. Алтын хәрефләр белән анда бик күп исем-фамилияләр язылган. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган. Безнең бабай да сугышта һәлак булган. Аның да исеме бар.


Без, башларыбызны иеп, бераз тын тордык. Обелиск янына бик күп чәчәк бәйләмнәре куйдык. (53 сүз) (Мәдинә Маликовадан)


Биремнәр


1. Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез һәм башка заманнарга куеп языгыз: I в. - язылган; II в. - куелган.


2. Түбәндәге исемнәрне чыгыш һәм урын-вакыт килешләренә куеп языгыз: I в.- мәктәп, рәшәткә; II в. - бакча, хәреф.


3.Тексттан сыйфатларны тап һәм дәрәҗәләрен билгелә.


II вариант


Муса


Муса табигатьне бик ярата иде. Без еш кына ерак тегермәнгә бара идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як–якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез-хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә. Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора.


Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара, шуны ай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. Тирә-якның матурлыгы күңелләрдә гаҗәеп хисләр уята. (61 сүз) (Шагыйрьнең сеңелесе Хәдичә Җәлилова истәлекләреннән)


Биремнәр


1. Исемнәрнең килешләрен билгеләгез: I в. - әрәмәлек, табигатьне; II в. - тегермәнгә, болынлык.


2. Тексттан 2 ясагыч кушымчалы, 2 төрләндергеч кушымчалы сүзне табып языгыз.


3. Сүзләргә аваз-хәреф анализы яса: I в. - дәфтәр; II в. - урман.


Тест биремнәре


А1. Кайсы килешнең кушымчасы юк?


а) иялек килеше ә) төшем килеше б) баш килеш.


А2. Татар телендә ничә килеш бар?


а) биш ә) алты б) җиде


А3. Вакытны белдергән исемнәргә нинди сорау куела?


а) кайчан? ә) кая? б) кайда?


А4. Фигыльләрдә юклык формасын ясый торган кушымчаларны билгелә.


а) –а/ә, –ый/и; ә) -ма/мә, –мый/ми; б) –ган/гән, –ачак/-әчәк


А5. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?


а) 2   ә) 3    б) 4


А6. Фигыльләрнең синонимнары күрсәтелгән рәтен билгелә.


а) елый, шатлана         ә) ярата, сөя        б) бәйли, сүтә


А7. Фигыльләрнең антонимнары күрсәтелгән рәтен билгелә.


а) елый, көлә       ә) менә, төшә       б) иркәли, назлый


А8. Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп килә?


а) сыйфатка; ә) фигыльгә; б) исемгә.


А9. Сыйфатлар нәрсә белән төрләнә:


а) төрләнми; ә) зат-сан белән; б) килеш белән.


А10. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтен билгелә:


а) кара, усал; ә) ап-ак, ямь-яшел; б) зәңгәррәк, матуррак.


А11. Алмашлыклар җөмләдә нәрсәне алмаштырып килә?


а) сыйфатны; ә) фигыльне; б) исемне.


А12. 1 зат алмашлыклары рәтен билгелә:


а) ул, алар; ә) мин, без; б) син, без.


А13. Кайсы кисәкләр җөмләнең баш кисәкләре дип атала?


а) иярчен кисәкләр; ә) сүзтезмә; б) ия белән хәбәр.


А14. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?


а) сыйфат; ә) фигыль; б) исем һәм алмашлык.


А15. Хәбәр сорауларын күрсәткән рәтне билгелә:


а) кем? нәрсә? ә) нинди? кайсы? б) нишли? нишләде? нишләр?


Русский язык


I класс


Тексты контрольных диктантов


I вариант


Птички и девочка


У дома рос высокий клён. Подлетели птички. Они шумно сели на ветки. Каждое утро девочка приносила им крошки хлеба. Её звали Алёнушка. (22 слова) (По Л.И.Тикуновой)


Обратить внимание на написание слова: подлетели


Грамматические задания


1. Подчеркнуть в словах первого предложения мягкие согласные.


2. Выписать слово из трёх слогов, разделяя его на слоги.


II вариант


Скоро весна


Ярко светит солнышко. Потемнели в полях дороги. Посинел на реке лёд. Прилетели грачи. Скоро оденется лес листвою. Зацветёт на опушке черёмуха. (21 слово) (По И.Соколову-Микитову)


Обратить внимание на написание слова: оденется, листвою.


Грамматические задания


1. Подчеркнуть в словах второго предложения мягкие согласные.


2. Выписать слово из трёх слогов, разделяя его на слоги.


Тестовые задания


А1. В каком из этих слов все согласные обозначают всегда мягкие звуки?


а) яйцо       б) чаща      в) тишь


А2. В каком ряду во всех словах ударение падает на второй слог?


а) горох, бузина, рябина


б) укачивает, гитара, метла


в) танкист, городки, указ


А3. В каком из этих слов четыре звука?


а) пять        б) поют      в) Юля


А4. Найди слово, которое нельзя разделить для переноса.


а) осень      б) песня      в) утка


А5. В каком ряду все слова отвечают на вопрос  «что»?


а) красное, вкусное, сильное


б) яблоко, забор, туча


в) водитель, врач, ученик


А6. В каком ряду все слова отвечают на вопрос «кто»?


а) воробей, черепаха, машина


б) собака, певец, дворец


в) воробей, моряк, дедушка


А7. В каком ряду есть слово, про которое можно сказать «Он чей? Он мой»?


а) пена, лужа, окно, стекло


б) трава, озеро, портфель, ручка


в) линия, тетрадь, парта, мыло


А8. В каком ряду во всех словах вместо пропусков пишется буква «Ы»?


а) р…бак, шт…к, маш…на


б) м…ло, кр…льцо, уж…н


в) п…лать, бр…згать, ост…ть


А9. В каком слове вместо точек нужно вставить «Ь»?


а) оч…ки   б) кон…ки в) боч…ка


А10. Какое из этих слов нужно было бы написать с заглавной буквы?


а) кот                   б) барсик   в) щенок


II класс


Тексты контрольных диктантов


I вариант


Весна пришла


На дворе весна. Ярко светит солнце. Весело журчат ручьи. Кругом молодая травка. Деревья надели зеленые платья. У берёзки золотые серёжки. Всюду слышны птичьи голоса. Весной у птиц много работы. Они вьют гнёзда. Скоро в каждом гнезде запищат птенцы. Хорошо весной! (40 слов) (По И.М.Стронской)


Грамматические задания


1. Выдели основу: I в. - во втором предложении; II в. - в третьем предложении.


2. Покажи, от каких слов образовались слова: I в. - ТРАВКА: травка - ...; II в. - БЕРЁЗКА: берёзка - ...


3. Выпиши слово птичьи. Найди в тексте и запиши под ним родственное слово, поставив его в начальную форму. Выдели корни.


II вариант


Весной


Снег начал таять. Кругом лужи, шумят, бегут ручейки. Ребятам весело. Они ловко прыгают через ручейки. Теперь очередь Лизы. У Лизы сапожки короткие, шубка длинная. Лиза прыгнула и упала. Подружки подняли малышку и отвели её домой. (35 слов) (По И.М.Стронской)


Грамматические задания


1. Подчеркни главные члены предложения: I в. – в седьмом предложении; II в.- во втором предложении.


2. Раздели слова для переноса: I в. – ночью. трудное,; II в.- суровые, озеро


Тестовые задания


А1. Какое слово является проверочным для слова «лесной»?


а) лесник    б) лес                   в) лесничий


А2. Какое слово не является однокоренным записанным словам?


а) водитель                   б) водяной                    в) вода


А3. Укажи слово с ударением на втором слоге.


а) ворона   б) гордость                   в) перевал


А4. Какое слово нельзя переносить?


а) Ирина    б) Мария   в) Оля


А5. Найди слово, в котором допущена ошибка.


а) качялка  б) пружина         в) девочка


А6. В каком слове пропущена буква «К».


а) дру…     б) пау…     в) кру…


А7. Укажи слово с разделительным мягким знаком.


а) коньки   б) огонь     в) платье


А8. В каком слове пропущена буква «А»?


а) с…довник       б) м…розный     в) м…ряк


А9. В каком слове пропущена буква «С»?


а) но…       б) парово…                  в) моро…


А10. Укажи имя существительное.


а) зеленеет б) зелень    в) зелёный


III класс


Тексты контрольных диктантов


I вариант


Лесной оркестр


Наступило лето. Идут самые длинные дни. В лесу распевают соловьи. Птицы поют днём и ночью. Когда они спят? Летом сон их короток. Взошло солнце. Запели все лесные жители. Скрипят жуки и кузнечики. Жужжат весёлые шмели и пчелы. Радостно свистит иволга. Дятлы нашли сухие сучья. Это у птиц – барабан. Палочками служит крепкий нос. Хорош лесной хор! (55 слов) (По В. Бианки)


Грамматические задания


1. Разобрать слова по составу: I в.длинные, взошло; II в. - лесной, запели.


2. Подчеркни главные члены, покажи связь слов в предложении: I в. – во втором предложении; II в. - в третьем предложении.


3. Определи род имён существительных: I в. – в третьем предложении; II в. - в четвёртом предложении.


II вариант


Сказка о весне


Собралась весна в гости в северные края. Всю зиму она провела с перелётными птицами на юге. По небу бежало пушистое облачко. Весна взобралась на него и полетела. На земле все ждут весну. Весна спустилась на землю. В полях запестрели проталины. Треснул на реке лёд. Деревья и кусты покрылись крупными почками. А следом за весной потянулись в родные края перелётные птицы. Наступили тёплые весенние дни! (65 слов) (По Г.Скребицкому)


Грамматические задания


1. Подбери однокоренные слова к словам: I в.земля; II в. - птица.


2. Выписать из предложений словосочетание существительного с прилагательным: I в. - в первом предложении; II в. - во втором предложении.


3. Просклоняй по падежам имя существительное: I в. - весна; II в. - зима.


Тестовые задания


А1. Из каких значимых частей состоят слова?


а) из главных и второстепенных членов


б) из окончания, корня, приставки, суффикса


в) из ударных и безударных гласных


А2. Укажи вариант, где перечислены части речи.


а) корень, суффикс, приставка, окончание


б) подлежащее и сказуемое


в) существительное, прилагательное, глагол, местоимение, предлог, союз, числительное.


А3. Укажи вариант, где ударными являются вторые слоги.


а) озеро, стрекозы, насекомые, маленькая


б) история, великий, пословица, вредитель


в) сильный, дерево, жёлтый, колокол .


А4. В чём заключён общий смысл всех однокоренных слов?


а) в суффиксе      б) в приставке     в) в корне.


А5. В каком предложении допущена ошибка в написании предлога и приставки?


а) Полестнице я до брался до узкой открытой двери чердака и во шёл.


б) Я был уверен, что на чердаке что-то спрятано.


в) Лестница подо мной прогибалась, поскрипывала.


А6. Сколько глаголов среди приведённых слов?


Пробежит, одуванчик, большое, наблюдать, вершина, далёкий, толкал, жизнь, стройная, бьют, ребятишки, скорлупка, известный, краснеют, шёл, снегопад, лёгкий, маленький, березняк.


а) 5   б) 6   в) 7


А7. Какое из слов имеет несколько значений?


а) телевизор        б) стена      в) ключ


А8. Укажи вариант, в котором допущена ошибка.


а) камыш   б) мелоч     в) силач


А9. Сколько мягких согласных звуков в словах данного предложения?


Митя мечтает стать волшебником.


а) 5   б) 6   в) 7


А10. Определи время глагола в предложении.


Свежий ветерок разносит по лесу весенние запахи.


а) прошедшее     б) настоящее       в) будущее


Математика


I сыйныф


Язма эш биремнәре


I вариант


1. Бирелгән санның алдыннан һәм артыннан килә торган саннарны яз, берәмлекләр астына сыз.


а) ..., 11, ... ә) ..., 20, ... б) ..., 59, ...


2. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.


3 + 5 =       2 + 8 =      6 – 4 =      10 – 4 =


14 + 3 =    11 + 5 =     18 – 7 =     7 – 5 =


3. Мәсьәләне чишегез.Уен бүлмәсенә 3 машина уенчыгы, 4 курчак һәм 3 туп алып керделәр. Барлыгы ничә уенчык алып керделәр?


4. Чагыштыр, тамгаларын  куй : =  ˂  ˃


4+1...4-1       5+1...5+2


6+2...6-2       5-1... 5-2


5. Билгесез санны тап. Аңлатмасын яз.


              ?                     4













                               10


II вариант


1. Бирелгән саннарны дистә һәм берәмлекнең суммасы итеп яз.


16 = ... + ... 31 = ... + ...


2. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.


10 + 5 = 17 – 10 = 5 + 0 =


12 + 4 = 15 – 3 = 16 – 0 =


3. Мәсьәләне чишегез


Кибеттә 16 конструктор бар иде. Шуларның 6ын саттылар. Кибеттә ничә конструктор калды?


4. Чагыштыр, тамгаларын  куй : =  ˂  ˃


7+1...7-1       6+1...6+2


7+2...8-2       6-1... 6-2


5. Билгесез санны тап. Аңлатмасын яз.


                 6                    ?


                      10


 


Тест биремнәре


А1. 5 – ул ...


а) 2 һәм 2   ә) 2 һәм 3   б) 2 һәм 4


А2. Кайсы чагыштыруда тамгасы дөрес куелган?


а) 5 = 6       ә) 5 ˂ 6       б) 5 ˃ 6


А3. Нокталар урынына кирәкле санны яз: 2 + ... = 8


а) 6   ә) 7    б) 5


А4. Нокталар урынына кирәкле санны яз: ... – 4 = 5


а) 10   ә) 8    б) 9


А5. Чагыштыр:10 – 3... 3 + 4  Нокталар урынына кайсы тамга куела?


а) <   ә) >   б) =


А6. Кайсы сан 7 саныннан 3 кә ким?


а) 3   ә) 4    б) 5


А7. Бу аңлатмада беренче сан ничек атала: 7 – 6 = 1?


а) киметүче                   ә) аерма     б) кимүче


А8. Айратның 5 карандашы булган. Әнисе аңа тагын берничәне биргәч, карандашлар саны 9 булган. Әнисе Айратка ничә карандаш биргән?


а) 5   ә) 3    б) 4


А9. 1 дистә 4 берәмлек нинди санга туры килә?


а) 10 ә) 41  б) 14


А10. Өстәлдә 3 тәлинкә, ә чынаяклар 3 кә күбрәк. Өстәлдә барлыгы ничә чынаяк?


а) 7   ә) 5    б) 6


II сыйныф


Язма эш биремнәре


I вариант


1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз һәм дөреслеген тикшерегез.


2. Аңлатмаларны чагыштырыгыз һәм «<», «>» яки «=»тамгасын куегыз:


30 – (6 + 14) ... 30 – (5 + 14)


86 – 9 ... 86 – 6 – 4


19 + 19 + 20 ... 19 + 20 + 19


3. Мәсьәләне чишегез.


Конструкторда 6 яшел деталь бар. Ә кызыл детальләр 5 кә артык. Азат төзелеш өчен 8 кызыл деталь файдаланды. Аның ничә кызыл детале файдаланмый калды?


4. Күпнокталар урынына тиешле саннарны куегыз.


5 м = ... дм; 4 м 7 см = ... см; 40 см = ... дм


5*. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп «+, -» тамгаларын куярга


76 * ( 20 * 6) = 50


76 * 20 * 6 = 62


II вариант


1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз һәм дөреслеген тикшерегез:


2. Чагыштырыгыз: «<», «>» яки «=»тамгасын куегыз:


50 – (23 + 9) ... 50 – (23 + 8)


63 – 6 ...63 – 3 – 4


27 + 27 + 28 ...27 + 28 + 27


3. Мәсьәләне чишегез.


Мәликә рәсем түгәрәгендә 8 кызыл шар ясады. Ә яшел шарлар 4 кә артык иде. Ул яшел шарларның 7сен сеңелесенә бүләк итте. Аның ничә яшел шары калды?


4. Күпнокталар урынына тиешле саннарны куегыз:


4м = ... дм; 3 дм 4 см = ... см; 60 см = ... дм


5*. Тигезлекләр дөрес булырлык итеп «+, -» тамгаларын куярга.


43 * (30 * 9) = 4


43 * 30 * 9 = 22


Тест биремнәре


А1. Кайсы рәттә саннар кимү тәртибендә язылган?


а) 25, 31, 53, 47, 74


ә) 74, 53, 47, 31, 25


б) 74, 53, 25, 31, 47


А2. Дистәсе 3тән зуррак 5тән кечерәк булган санны билгеләгез.


а) 50 ә) 45  б) 54


А3. 5 дистә 1 берәмлек булган санны күрсәтегез.


а) 55 ә) 51  б) 15.


А4. Тигезлек саклансын өчен күпнокталар урынына нинди сан язарга?


49 = 67 - …


а) 15 ә) 4    б) 18


А5. Дөрес аңлатманы табыгыз.


12 саныннан 3 һәм 5 саннарының суммасын алырга.


а) (3 + 5) -12       ә) 12 – 3 + 5        б) 12 - (3 + 5)


А6. 9 санына 4 һәм 2 саннарының аермасын кушарга.


а) 9 + 2 – 4 ә) 9 + (4 - 2)         б) 9 - (4 + 2)


А7. Дөрес чишелешне тап.


Өч кыз 10 гөмбә таптылар. Беренче кыз 5 гөмбә, икенчесе 2 гөмбә тапты. Өченче кыз ничә гөмбә тапкан?


а) 10 - (5 + 2)      ә) (10 + 2) – 5      б) 10 – 5 + 2


А8. Иң кечкенә вакыт берәмлеге


а) сәгать     ә) секунд    б) ел


А9. Тасманың озынлыгы 15 см. 1 дм калсын өчен күпмесен кисеп алырга кирәк?


а) 14 см      ә) 5 дм        б) 5 см


А10. Артык сүзне күрсәтегез:


а) сантиметр       ә)килограмм       б) метр.


III сыйныф


Язма эш биремнәре


I вариант


1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз.


6 + 12 – 8 * 5 : 10 100 – 28 : (34 - 30)


(22 + 14) : 6 + 4 (26 + 4) * (39 - 34)


48 : (16 - 8) (168 + 52) * (65 - 64)


2. Чагыштырыгыз: “<”, “ >” яки “ =” тамгасын куегыз:


7 м 35 см ... 7 м 53 см  8 т 642 кг ... 8642 кг


13 дм 6 см ... 130 см    2 тәүлек ... 56 сәгать


3. Мәсьәләне чишегез:


72 кг алманы тигез итеп 4 ящиккка тутырганнар. Ә әфлисуннарны һәр ящикка 5 кг га күбрәк салганнар. 69 кг әфлисун салу өчен ничә ящик кирәк булыр?


4. Мисалларны баганалап чиш. Дөреслеген тикшер.


459 + 378


859 - 295


5. Турыпочмаклыкның бер ягының озынлыгы 5 дм, ә икенчесенеке 20 см. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын исәплә.


6. Тигезләмәләрне чиш:


Х + 487 = 705


352 – Х = 148


7*. Әбинең 39 алмасы бар. Һәр оныгына 5 алма биргәч , аның 4 алмасы калган. Әбинең ничә оныгы бар?


II вариант


1. Аңлатмаларның кыйммәтләрен табыгыз:


9 + 7 – 6 * 5 : 10 100-35 : (43 - 38)


(32 + 16) : 6 + 4  (16 + 4) * (97 - 94)


56 : (17 - 10)        (137 + 63) * (52 - 52)


2. Чагыштырыгыз һәм «<», «>» яки «=»тамгасын куегыз.


8 м 65см ... 8 м 56 см   6429 кг ... 6кг 429 г


17 дм 8 см ... 170 см    28 сәгать ... 1 тәүлек


3. Мәсьәләне чишегез.


Паркта 42 каен агачын тигез итеп 7 рәткә бүлеп утыртканнар. Ә юкә агачын һәр рәткә 3 кә артык итеп утыртсалар 63 юкә агачы ничә рәт булыр?


4. Мисалларны баганалап чиш. Дөреслеген тикшер.


367 + 454


648 - 273


5. Турыпочмаклыкның бер ягының озынлыгы 40 см, ә икенчесенеке 3 дм. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын исәплә.


6. Тигезләмәләрне чиш:


Х + 368 = 630


637 – Х = 567


7*. Бабайның 29 конфеты бар. Һәр оныгына 6 конфет бүлеп биргәч, аның 5 конфеты калган. Бабайның ничә оныгы бар?


Тест биремнәре


1. 8 дистәгә 6 дистә кушсаң ничә була.


а) 140 дистә        ә) 14  б) 140


2. 180 саны 70тән ничәгә күбрәк?


а) 100гә      б) 110га     в) 80гә


3. 3068 санында 6 цифры кайсы разряд берәмлеген күрсәтә?


а) берәмлекләр   ә) дистәләр          б) меңнәр


4. 200 һәм 3 саннарының тапкырчыгышы -


а) 203         ә) 197                  б) 600


5. Квадратның ягы 12 см га тигез. Квадратның периметрын тап.


а) 48 см      ә) 24 см      б) 144 см


6. Кайсы сан 530дан 200гә кечерәк?


а) 330         ә) 510                  б) 730


7. 3 сәг 12 мин. – ул


а) 312 мин. ә) 192 мин. б) 112 мин.


8. Бер дәфтәр 13 сум тора. Шундый 6 дәфтәр ничә сум торыр?


а) 19 сум    ә) 78 сум    б) 87сум


9. Дөрес тигезлекне күрсәт:


а) 14 дм = 1м 4 см        ә) 14 дм = 1м 40 см      б) 14 дм = 1 дм 4 см.


10. 28 саны кайсы саннар тапкырчыгышына тигез.


а) 4 һәм 6   ә) 8 һәм 3   б) 7 һәм 4


Әйләнә-тирә дөнья


Тест биремнәре


I сыйныф


А1. Җансыз табигатькә туры килгән сүзне тап.


а) бүре       ә) тау                  б) кеше


А2. Кайсы гөмбәне ашарга ярый?


а) ал гөмбә (свинушка)


ә) чебен гөмбәсе (мухомор)


б) баллы гөмбә (опёнок)


А3. Күчмә кошны тап.


а) сыерчык    ә) күгәрчен       б) саескан


А4. Хис әгъзасына (органы чувств) кайсы сүз туры килми?


а) күз         ә) чәч                б) колак


А5. Дөрес төзелгән иртәнге аш ул -


а) пироженое, конфет, чәй


ә) кыздырган бәрәңге, сок


б) ботка, күмәч, чәй


А6. Табигать күренешен билгеләгез.


а) яңгыр     ә) җир        б) өй


А7. Кайсы агач ылыслы?


а) ак каен   ә) нарат      б) тал


А8. Үсемлекләр кайсы өлеше белән туклана?


а) яфрак     ә) тамыр    б) ботак


А9. Безнең планета ничек атала?


а) Кояш     ә) Ай          б) Җир


А10. Глобус һәм картада көрән төс белән нәрсә билгеләнә?


а) елга        ә) тау                   б) калкулык


А11. Бөҗәкләрне билгеләгез.


а) чыпчык  ә) бал корты      б) тычкан


А12. Йорт хайванын билгеләгез.


а) дөя                  ә) сыер       б) болан


А13. Елда ничә ай?


а) 11 ә) 10  б) 12


А14. Татарстанда Кызыл китапка нәрсә кертелгән?


а) күркә     ә) кара елан        б) аю


А15. Конституция ул:


а) китап


ә) бәйрәм


б) закон


II сыйныф


А1. Үзең яши торган планетаны ата.


а) Венера   ә) Җир       б) Марс


А2. Тере табигатькә караган атаманы билгелә.


а) тау         ә) микроб   б) кар


А3. Тере булмаган табигатькә караган атаманы билгелә.


а) яңгыр     ә) чәчәк      б) күгәрчен


А4. Җылы яктан кайта торган кош -


а) песнәк    ә) күгәрчен          б) сыерчык;


А5. Кайсы телефон номеры белән янгын сүндерүчеләрне чакыралар?


а) 01 ә) 02  б) 04.


А6. Кешенең эчке органы атамасын билгелә.


а) муен       ә) арка       б) бавыр


А7. Кайсы сүз төзелеш материалын белдерә?


а) песок      ә) өстәл      б) машина


А8. Язган вакытта ут кайсы яктан төшәргә тиеш?


а) уң яктан ә) арттан    б) сул яктан


А9. Кайсы гөмбәне ашарга ярамый?


а) ак гөмбә          ә) каен гөмбәсе   б) чебен гөмбәсе


А10. Ашаган вакытта мөмкин гамәлне билгеләгез.


а) китап укырга


ә) пычактан ашарга


б) салфеткадан файдаланырга


А11. Компас ул -


а) вакыт үлчи торган прибор


ә) температура үлчи торган прибор


б) горизонтның якларын билгели торган прибор


А12. Табигый сулык ул -


а) күл                  ә) канал      б)сусаклагыч;


А13. Ясалма сулык ул -


а) елга        ә) плотина  б) диңгез;


А14. Кайсы юлда яз айларының тәртибе дөрес язылган?


а) май, март, апрель


ә) апрель, март, май


б) март, апрель, май


А15. Кайсы юлда җәй айларының тәртибе дөрес язылган?


а) август, июнь,июль


ә) июнь, июль, август


б) июль, июнь, август


III сыйныф


А1. Тере булмаган табигать ул -


а) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр


ә) кеше кулы белән ясалган әйберләр, ай, җир, ташлар


б) кояш, күк, җир, болытлар.


А2. Тере табигать ул -


а) кар, күк, микроблар, яңгыр


ә) кояш, нарат, кеше, җир


б) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр


А3. Кайсы файдалы казылманы шахтадан чыгаралар?


а) ташкүмер        ә) нефть      б) торф


А4. Дөрес җавапны тап.


Тавыклар, казлар, үрдәкләр, күгәрченнәр -


а) кошлар  ә) җәнлекләр       б) кыргый хайваннар


А5. Дөрес җавапны тап.


Болан, аю, арыслан, тычкан -


а) балыклар        ә) бөҗәкләр         б) җәнлекләр


А6. Файдалы казылмаларны билгеләгез.


а) цемент, кирпеч, бетон


ә) агач, ком, һава


б) газ, балчык, гранит


А7. Тере табигать тере булмаган табигатьтән түбәндәгеләр белән аерыла:


а) тере табигать ияләре сулый, туклана, үсә, нәсел калдыра, үлә


ә) алар сөйләшә, йөгерә, уйлый, көлә


б) алар үсә, табигатьне үзгәртә, үрчи, үлә


А8. Скелет һәм мускуллар нинди орган системасын тәшкил итә?


а) ашкайнату      ә) кан әйләнеше  б) терәк-хәрәкәт


А9. Кан йөрешенә нинди орган йогынты ясый?


а) үпкәләр  ә) йөрәк     б) ашказаны


А10. Сәламәтлек өчен нәрсә зыянлы?


а) саф һавада уеннар   ә) аз хәрәкәт итү б) йөзү, чаңгыда йөрү


А11. Органнар тиешенчә эшләсен өчен нәрсә кирәк?


а) кислород                  ә) углекислый газ                  б) азот


А12. Организмның төзелешен белү ни өчен кирәк?


а) сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен


ә) кеше уйлый,сөйләшә, хезмәт итә алсын өчен


б) мөмкинлекләреңне дөрес файдалану өчен


А13. Тыючы билгеләр нинди төстә һәм формада була?


а) кызыл өчпочмак формасында


ә) кызыл әйләнә формасында


б) зәңгәр әйләнә формасында


А14. Юл аркылы чыкканда нинди булырга кирәк?


а) көчле, кыю, төз        ә) игътибарлы, сак       б) акыллы, матур


А15. Илебезнең төп законы -


а) устав      ә) конституция    б) кодекс


Тестларга җаваплар




























































































































































































































































Татар теле



Русский язык



Математика



Әйләнә-тирә дөнья



I


сый-


ныф



II сый-


ныф



III сый-


ныф



I сый-


ныф



II сый-


ныф



III сыйныф



I сыйныф



II сыйныф



III сыйныф



I сыйныф



II сыйныф



III сыйныф


А1әәббббәәбәәб
А2абәбавәәббәб
А3ббавабаәәааа
А4бәәаввбббәба
А5ааәбааббабаб
А6баәвббәәаабб
А7әаәбввбаәәаа
А8әәбваббәәәаб
А9әәабабббәббә
А10аабббббәбәбә
А11бабәба
А12әбәәаа
А13әбббәә
А14бәбәбә
А15әаббәә

 


 


Контроль диктант текстларын, язма эш һәм тест биремнәрен Казандагы 4 нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Дания ВАТАНИНА, Мәүлия ГАБИТОВА, Розалия ЮНЫСОВА әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ