Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – һөнәр дә, яшәү рәвеше дә

Айсылу ГАРИФУЛЛИНА,Арча районы Лесхоз урта мәктәбе филиалы – Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Педагогик хезмәт стажы 21 ел.Барысы да балачактан башлана, ә балачак – гаи...

Айсылу ГАРИФУЛЛИНА,


Арча районы Лесхоз урта мәктәбе филиалы – Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Педагогик хезмәт стажы 21 ел.


Барысы да балачактан башлана, ә балачак – гаиләдән һәм мәктәптән... Гаилә – ул иң беренче чиратта әни, ә мәктәп – укытучы. Укытучы, мәктәпкә әле яңа гына аякка баскан балага, иң кадерле кешене – әнине алыштыра. Юкка гына һәр бала «укытучы» булып уйнамыйдыр.


«Укытучы» булып уйнау “чире” мине дә читләтеп узмады. Балачактан иң зур хыялым – тәрбияче булу иде, ләкин мәктәпкә укырга килгәч, беренче укытучыма соклану хисләре балачак хыялымны үзгәртте. Укытучы булу хыялы көннән-көн арта гына барды. Арча педагогия көллиятенең беренче курсында укый башлаган көннән бирле, беренче дәресемне, беренче җитәклисе сыйныфны, беренче ата-аналар җыелышын нәкъ кинодагы шикелле күз алдымнан үткәрдем, хәтта төштә күрә идем. Ул кыбырсык бәләкәйләр безгә, олылырга, көннән-көн җавап таба алмаслык сораулар яудыралар бит, ә кайвакыт сабак та укыталар. Ә чынлыкта, ул сабыйның күңел түренә кереп бары тик аңларга, елмаеп, кулыннан җитәкләү дә җитә.  Һәр бала – ул зур хәрефтән башланган Кеше. Шул зур кешене үзеңә тиң күреп, аның уенда булган фикерләрен уятырга, һәм үз-үзе белән горурлана белү хисен уяту мөһим. Нәкъ шушындый фәлсәфи уйлар белән килдем мин иң беренче тапкыр мәктәпкә.


Укытучы һөнәре һәркемгә дә бирелми. Укытучы – ул табигать бүләк иткән талант, нәкъ шуңа күрә дә бу талантны университет та, көллият тә тулысынча биреп бетерә алмый, балаларны ярату һәм яраттыра белү – иң мөһиме. Укытучы – ул әйдәп баручы.


Хәзер мин авыл мәктәбе укытучысы. Һич тә шикләнмичә, укытучы – ул һөнәр түгел, ә үзеннән яктылык сирпүче яшәү рәвеше дип, әйтә алам. Ул – синең дәресеңә килгән бала алдында җаваплылык тою. Һәр көн миңа, игътибарсызлыкны сизүче, ләкин ярата белүче укучыларымның күзләре төбәлә. Парта арасында илебезнең киләчәк буыны утыра. Дәрестә тәртип булдырып, зур уңышларга ирешеп, авторитет казанып була, ләкин көчләп  яраттырып булмый. Син үзең беренче адым ясамыйча, бала сиңа күңелен ачмаячак.


Мин укытучы гына түгел. Мин – беренче укытучы. Ата-аналар миңа үзләренең иң зур байлыкларын – балаларын ышанып тапшыралар.


Беренче укытучы буларак, мин үземнең кул җылысы турында гына түгел, күңел җылым турында да уйларга тиеш. Шуңа күрә дәресләремдә яхшылык, игътибарлылык мохите тудырам. Бала мәктәпкә шатланып килсен, ул мәктәпне үзен саклаучы, яклаучы корылма итеп хис итсен дип тырышам. 20 елдан артык гомер үтеп киткән... Ни өчен мин бу һөнәрне сайладым соң? Шушы сорауны мин үз- үземә еш бирәм.


Минем өчен минем эшем – яшәү мәгънәсе. Укучылар – матур чәчкәләр, һәрбесенең үз холкы, акылы.


Минем эш көнем ничек башлана соң? Дәресләрдән. Ә минем өчен эш көне ничек тәмамлана? Дәресләр белән. Йомык әйләнә кебек. Ләкин гади генә әйләнә түгел. Минем әйләнәм кызык һәм кызык булмаган вакыйгалар, киңәшләр, кисәтүләр, сөйләшүләр, көлүләр, дежур тору, җыелышлар белән тулыландырылган. Мин һөнәремә рәхмәтле, бер дә күңелсезләнергә вакыт юк, тормышым гөр килеп тора.


Бер көнне ирем минем компьютер каршында “кич утыруымны” күреп: “Бу сиңа нәрсәгә кирәк? Күпме кәгазь әрәм итәсең”, – диде. Ничек инде ни өчен? Менә иртәгә тест биремнәрен алып барам һәм минем укучыларым шуларны чишеп үзләренең фикерләү сәләтләрен үстерәчәкләр, карточка биремнәренең үзләренә охшаганын сайлап эшлиләр, дим. – Шулай итсәћ мөстәкыйльлелек тәрбияләнә. Бу аларга бик ошый. ... Шулай көн саен!


Минем укытучы булуымның асылы – укучыларны кеше булырга, табигатьне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, чын иптәш булырга өйрәтү.


Педагогик эшчәнлек дәверендә мин шуны аңладым, һәр балага шәхес итеп карарга, аларны яратырга, шул ук вакытта тәлапчән дә булырга кирәк.


Укытучы һөнәре җиңелләрдән түгел. Гомумән җиңел һөнәр бар дип әйтеп булмый. Һәр эшнең үзенең плюслары, минуслары була... Ләкин миңа үз һөнәрем ни өчен ошый соң – чөнки мин үземне кирәкле итеп тоям. Мин үземнең укучыларыма кирәк. Һәр көндә, һәр сәгатьтә, һәр минутта…


Укытучы һөнәренең рецептын табу – ул һәр укытучынын иң зур хыялы. Ләкин чынлыкта бармы икән соң андый рецепт? Минем уйлавымча – һәр укытучының кабатланмас рецепты бар. Минеке, мәсәлән: кешелеклелек, намуслылык, эчкерсезлек, гаделлек, профессиональлек. Сабый бала туганнан ук тәрбия һәм яратуга мохтаҗ. Бала яхшы кешегә тартыла, һәм һәрвакыт яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтара. Баланы алдалау бик авыр – эчкерсез хисне ялган хистән ул шундук аера. Ялганчы беркайчан да дөреслеккә, начар кеше – кешелеклелеккә өйрәтә алмас.


Кызканычка каршы чын укытучылар хәзер олыгая баралар. Яшь белгечләр, аз гына мәктәптә тәҗрибә туплап, башка һөнәр табалар. Аларны хөкем итәргә безнең дә хакыбыз юк, укытучы һөнәре бик күп буш вакытны “ашый”. Укытучыга булган таләпләр көннән-көн арта бара, шуңа күрә дә мәктәпләрдә, чыныккан, үз тормышын укытучы һөнәренә биргән, һәм шушы һөнәр белән янып яшәгән, авырлыкларга юл куймыйча үз һөнәрләренә тугры булып атлый бара алган чын профессионаллар гына калалар.


Мәктәптә эшләгән елларымны анализлап, мин түбәндәге фикергә килдем: баланы “өйрәтеп булмый – бала өйрәнә генә ала, баланы тәрбияләп булмый – аны үз- үзен тәрбияләргә өйрәтеп була”. Баланы, аның мөмкинлекләрен ачмыйча һәм аның үз-үзе өстендә ничек эшли алуын, аның нинди кабатланмас шәхес булуын күрсәтмичә, бернигә дә өйрәтеп булмый. Баланың мөмкинлекләренә ышану һәм аңа мәхәббәт – педагогик оптимизмның иң беренче баскачы.


Мин – укытучы. Янымдагы укучылар миңа чын бәхет, зирәклелек, кешелеклелек бүләк итәләр һәм 20 ел элек дөрес һөнәр сайлаганымны тагын бер кат исбатлыйлар.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ