Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлшат Идиятуллина: «Кешегә җылы бирүче кояш бул!»

Кыңгырау тавышы ишетелгәч тә, без дәрестән яңадан очрашу теләге белән аерылабыз. Дәрес безне тынгысыз уйлар белән өйгә озата...

Әйе, укучыларда дәрес белән яңадан очрашу теләген бары тик укытучы гына уята ала. Әтиемнең укытучы хезмәтендә гомер буе армый-талмый эшләгәнен күреп үскәнгәме, туган мәктәбемдә үземә белем биргән, укытучы һөнәренең серләрен үз үрнәкләрендә ачып биргән һәм безнең – укучыларының мәхәббәтен яулап алган укытучыларымның бу һөнәрне сайларга кызыксындыруы сәбәплеме, мин дә укытучы дигән изге һөнәрне сайладым. Аларның мәгърифәт юлында эшләп калдырган эшләрен дәвам иттерүем күңелдә чиксез сөенеч хисләре тудыра. Ә инде син укытучы икәнсең, бу изге сүзгә тап төшерергә тиеш түгелсең.

Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белем үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Районыбызның, авылыбызның табигате, кешеләре, традицияләре, җитәкчеләребезнең һәр балага үзенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыруы әхлаклы, физик һәм рухи яктан сәламәт үсеп килүче буынны тәрбияләү алымнары арасында иң алыштыргысызы булып тора. Без, укытучылар, тәрбиячеләр, яшь гражданнарны тормышның рухи һәм мәдәни кыйммәтләре белән таныштырабыз.

Мөгаллимнең укучылар белән максатчан аралашуы, һәр балага шәхси якын килүе – укыту һәм тәрбия процессының мөһим өлеше. Белем алу, укыту эшендә күптөрле яңа технологияләр кертелде, аралашу, мәгълүмат җыю алымнары күбәйде. Яшь кеше шулар арасыннан иң кирәклесен сайласын, анализ ясый белсен, эшләргә өйрәнсен, тормыш итү күнекмәләре алсын. Укучы тормышның ничек барганын аңларга, үзенә нәрсә кирәген төшенергә, үзенең рухи халәтен даими тулыландырырга тиеш. Мин, яңа заман укытучысының иң беренче бурычлары итеп, шуларны саныйм.

Авылдамы ул, шәһәрдәме – һәр укытучы дәүләт белем стандартына туры килә торган гыйлем бирергә тиеш. Яңа заман авыл укытучысына таләпләр зур. Укыту-тәрбия эшен тиешенчә алып бару өстенә, аңа әле җәмәгать эшендә дә актив катнашырга туры килә. Авыл укытучысы барысына да җаваплы карап халыкның, шулай ук гаиләсенең дә ышанычын акларга тиеш. Бу – заман таләбе.

Һәр укытучының максаты – мөмкин кадәр күбрәк укучыны үз фәнеңә гашыйк итүдер, мөгаен. Математика һәм физика укыту системалы белемнәр үзләштерүне таләп итә. Укытучы тарафыннан укучының фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне кыска, шул ук вакытта төгәл һәм ышандырырлык итеп бәян итәргә, аны дәлилләргә, теләсә нинди ситуациядән иң оптималь, җайлы, уңай чишелеш табарга өйрәтү, фәнни-техник алгарыш өчен бу фәннең мөһим терәк булуын аңлатырга тырышу кирәктер.

Ничек кенә укытсак та, “йомшак” укучыларда үз көченә ышаныч уятырга, уртача үзләштерүчегә – югарырак үрмәләргә ярдәм итәргә, ә көчлеләрдә иҗади уйландыра торган эш запасын саектырмаска кирәк.

Күп еллар үткәч тә, очрап, укучың сиңа карата саклап калган хисләрен әйтә алса, “Апа, елмаюларыгызга кадәр күз алдында тора”, – дисә, димәк, синең эш алымнарың дөрес, син бик күп йөрәкләрдә үзеңнең кечкенә өлешеңне биләп яшәвеңне дәвам итәсең...

Гөлшат Кәрибулла кызы ИДИЯТУЛЛИНА, Апас районындагы “Көрәш даны” орденнарының тулы кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович ис. Чирмешән урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы 

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ