Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы  хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк

Чулпан Зөлфәт кызы ГЫЙЛМУЛЛИНА,Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең I квалификацион категорияле информатика укытучысы.Педагогик стажы – 32 ел.Кем генә булмасын ул:  бөек акыл иясеме, тиңдәшсез батырлы...

Чулпан Зөлфәт кызы ГЫЙЛМУЛЛИНА,
Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең I квалификацион категорияле информатика укытучысы.
Педагогик стажы – 32 ел.
Кем генә булмасын ул:  бөек акыл иясеме, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманмы, ачышлары белән танылган галимме, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләреме, ил башлыгымы, гади генә бер эшчеме – алар барысы да  ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Шулай булгач, укытучыны бөек шәхес дими кем дисең инде!?. Шуңадырмы бөек шәхесләр дию белән, татар мәгърифәтчеләре Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗаниләр белән беррәттән күз алдыма беренче укытучым Рәзинә апа Имаметдин кызы Наҗарова килеп баса. Туган авылымның күпме баласы ул биргән башлангыч белемнәрне нигез итеп алып, бу тормышта үз юлларын  тапкан, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып җитешкән. Кем соң ул минем беренче укытучым?
Актаныш  районының бәләкәй генә Тәкмәк авылындагы башлангыч мәктәпнең олы бер Укытучысы! Үзенең дә буе кыска булганлыктан, башлангыч укучыларыннан әлләни аерылып тормый торган бөтерчек кебек җитез, бөдрә чәчле, чибәр укытучыбыз  Рәзинә апабызның чын мәгънәсендә олы йөрәкле кеше булганына еллар узган саен ныграк төшенә барам. Башта тормышын сәнгать белән бәйләргә теләп, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, авылга эшкә кайтса да, балаларга булган мәхәббәте аны мәктәпкә алып килә. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын читтән торып укып, барлык калган гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый ул. 18 ел  көн саен узенең биш баласын калдырып, яңгырына-буранына карамый күрше авылдан килеп эшләп йөрү җиңел булмагандыр Рәзинә апага!
Әйе, укытучы – гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Укырга, язарга, санарга гына түгел, чигәргә-бәйләргә, җырларга-биергә дә, бар дөньяның матурлыгын күрергә дә, олыны-олы, кечене-кече итә белергә дә өйрәтүче беренче укытучым минем Рәзинә апа! Сизгер күңелле психолог та,  педагог та, бала күңелен яхшы аңлый белүче хатын-кыз да, әдәп-әхлак  кануннарын истә тотып, һәр баланы үз баласыдай якын күреп, яратып, аның сердәшенә әверелеп эшли белүче шәхес тә булдың син безнең өчен! Каты кәгазьдән ясалган "5"леләрне сумкага тагып, бөтен авыл буйлап өйгә кайтканда, зур горурлык хисләре кичерүем әле дә истә.Тәрәзә төбендә март аенда ук агач ботакларының яфрак яруларын күзәтә идек. Стаканда суган да үстердек.  Авылыбызда бердәнбер агарту чарасы да булып торган мәктәптә нинди генә бәйрәм булмасын, бөтен авыл халкын җыеп укучылары белән концерт куючы да иде ул. Матур моңлы тавышы белән җырлавы әле дә колак төбендә чыңлый... Кызганычка, аның бу якты дөнядан китүенә дә 6 ел булды, ләкин ул укыткан укучыларының хәтерендә, үзенең эшен дәвам итүче үз балаларында, укучыларында хәзерге көннәрдә дә яшәешен дәвам итә..
Үзем дә аның эшен дәвам итеп, балаларга белем бирүне тормышымның максаты итеп алдым: менә 27 ел инде балаларга математика-информатика фәннәрен укытам. Бервакытта да үземә үрнәк булган беренче укытучымны истән  чыгарганым юк, аның йөзенә кызыллык килмәслек  итеп эшләргә тырышам.
Хәзерге информацион технологияләр алга киткән, федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында укытучының роле зур үзгәрешләр кичерә. Укытучы укучыга белем бирүче булып кына калмыйча, аларга белем алырга юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче ролен үти хәзерге вакытта. Укытучы да башкалар кебек үк ипи ашый икән дип аптырый торган вакытлар үтте хәзер. Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Укытучының  бала тормышындагы роле турында  дөнья күләмендә килеп чыккан афәт – пандемия вакытында  кешеләргә уйланырга вакыт бирелде кебек инде.
Нинди генә заманча технологияләр: ноутбуклар, интерактив такталар,  цифрлы ресурслар куллансак та укытучыдан башка дәреснең нәтиҗәлелеге югары дәрәҗәдә була аладыр дип уйламыйм. Дистанцион укыту вакытында без моңа тагын бер кабат инандык. Видеодәресләр, интернет аша төрле авырлыктагы биремнәр, тестлар эшләү, төрле онлайн платформалар куллану укытучы белән “тере” аралашуны алыштыра алмый икән шул!  Нинди генә заман укытучысы булмасын, алар алыштыргысыз кешеләр, минем беренче укытучым Рәзинә апа да, хәзерге вакытта балаларга белем бирүче барлык укытучылар да – үз заманнарының бөек шәхесләре алар! Мин үземнең шулар сафында булуым белән чиксез горурланам!
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ