Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы! Нинди горур исем

Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА,Кайбыч районы Олы Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.Мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­га да ике дис­тә ел ва­кыт уз­ган. Быел,...

Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА,

Кайбыч районы Олы Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.


Мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­га да ике дис­тә ел ва­кыт уз­ган. Быел, шушы датаны билгеләп узу өчен, сыйныфташларым белән очрашуга җыелганда, вакытның ничек тиз узуына гаҗәпләнеп, мәктәп елларын искә төшереп утырдык. Алар арасында минем кебек тормышларын мәктәп сукмагы белән бәйләгәннәр аз булуны белү минем өчен бераз гына авыррак булды, чөнки укытучы булабыз бит дип ярты класс баласы студент булып йөргән иде. Ә чынлыкта Лилия белән икебез генә укытучы булып эшлибез икән. Нәрсә бу? Авырлыклар алдында куркып калумы, һөнәрнең дәрәҗәсе түбән булумы? Әллә эш хакының җитәрлек булмавымы? Баксаң, укытучының башыннын аягына кадәр кәгазь боткасына чумуы, гаилә һәм үз балаларың өчен вакыт калмавы куркыта икән дипломлы белгечләрне. Ә без, димәк, үз максатларыбызга туры баручы куркусыз Данколар булып чыгабыз. Үзем, 15 ел стажлы укы­ту­чы буларак, эшемнең авырлыгын да, җиңеллеген дә тойганым юк, ничек бар шулай кабул итеп, һәр ир­тә­не дә­рес­кә ашыгам, сый­ныф ише­ген ачып кер­гән ва­кыт­та да, ба­ла­лар­ның җа­вап кө­теп те­кәл­гән со­рау­лы күз ка­раш­ла­рын күр­гән­дә дә, ирек­сез­дән ба­ла­ча­гым күз ал­ды­ма ки­леп ба­са. Мәк­тәп ел­ла­ры­ның як­ты ха­ти­рә­се җа­ным­ны җы­лы­тып җи­бә­рә һәм мин һәр­кем өчен тәү­ге уку йор­ты бул­ган мәк­тәп­нең ке­ше тор­мы­шын­да ни­ка­дәр мөһим урын тот­кан­лы­гы­на янә бер тап­кыр ыша­нам. Мин укыт­кан ба­ла­лар да, ба­ла­чак ел­ла­рын, мәк­тәп­тә укы­ган чак­ла­рын ба­ры як­ты итеп ке­нә ис­кә ала ал­сын­нар өчен, ку­лым­нан кил­гән­нең ба­ры­сын да эш­ләр­гә ти­еш­мен дип үз-үзе­мә чи­рат­та­гы мәр­тә­бә сүз би­рәм.


Ел­лар үт­кән са­ен, ныг­рак тө­ше­нә ба­ра­сың: бе­лем уча­гы дип юк­ка гы­на әйт­ми­ләр икән бит мәк­тәп­не. Ке­ше­нең ки­лә­чәк­кә ка­ра­шы да, мак­сат-хы­ял­ла­ры да, яшәү рә­ве­ше дә әнә шул учак­та фор­ма­ла­ша икән. Әл­бәт­тә, иң мөһим урын­ны га­и­лә тәр­би­я­се алып то­ра. Бу шу­лай бу­лыр­га ти­еш. Лә­кин әле­ге факт мәк­тәп­нең ро­лен һич ке­нә дә ки­мет­ми. Са­бый ба­ла­ның әти-әни­се, әби-ба­ба­сы, якын­на­ры янын­да ал­ган бе­рен­че кү­нек­мә­лә­ре, аны ха­рак­тер бу­ла­рак үс­тер­гән га­дәт­лә­ре мәк­тәп­тә та­гын да ка­мил­лә­шә тө­шә. Шуңа кү­рә ба­ла бе­лем йор­ты­ның ише­ген ачып ке­рү бе­лән үзе­нең би­ре­дә ки­рәк­ле ке­ше икән­ле­ген то­яр­га, укыр­га те­ләп йө­рер­гә ти­еш дип са­ныйм мин. Шул оч­рак­та гы­на мәк­тәп үз уку­чы­сы­ның җәм­гы­ять­тә үр­нәк ке­ше бу­ла­сы­на өмет­лә­нә ала.


Ба­ла­ның күб­рәк ва­кы­ты, га­дәт­тә, мәк­тәп­тә үтә. Ир­тән ир­түк эш­кә ашыга әти-әни, кич бе­лән арып-та­лып кай­тып ке­рә. Йө­рәк па­рә­се­нең хәл­лә­ре бе­лән кы­зык­сы­ныр­га, аның бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә, ял ва­кыт­ла­рын күңел­ле һәм фай­да­лы итеп үт­кә­рү ту­рын­да уй­лар­га ва­кы­ты да, те­лә­ге дә бик аз ка­ла аның. Ба­ла исә көн буе ди­яр­лек мәк­тәп­тә бу­ла. Өс­тә­мә дә­рес­ләр­гә, тү­гә­рәк­ләр­гә дә ка­ла.


Заман укытучысы. Ул нинди булырга тиеш? Бу сорау белән мин үземә еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул - минем яраткан эшем. Юк, эшем генә түгел, киләчәгемне аннан башка күз алдына китерә алмаслык тормышым. Укытучылык – минем өлешемә тигән көмешем. Бу һөнәр үзендә берьюлы ике капма-каршы сыйфатны берләштерә: йомшаклык һәм таләпчәнлек. Бу кушылмада укытучының акылы да, тәҗрибәсе дә, холкы да, эчке дөньясы да чагылыш таба. Бер карасаң ул белем бирә, ә икенче карасаң, гомер буе укучыларыннан үзе өйрәнә. Укытучы - белем иленең ишеген ачучы ачкыч, киләчәк буынның белемле, әхлаклы булуы өчен җанын-тәнен биреп  тырышучы фидакарь җан.  Ул зур фән дөньясы белән кечкенә генә шәхес арасында торучы күпер.


Башка һөнәрләрдән нәрсә белән аерыла соң ул? Бала янында бала, олы кеше янында киңәш бирә белерлек аксакал булуы белән, әлбәттә. Моның өчен психология фәнен белергә, заман техногияләреннән, фән яңалыкларыннан хәбәрдар булу зарур. Укытучы уңай сыйфатларның барысын да үзенә туплаган профессионал, кирәк булса ул артист та, рәссам да, язучы-шагыйрь дә, спортсмен да булырга тиеш. Педагогик эшчәнлек бик күп кечкенә кисәкләрдән җыелган мозаиканы хәтерләтә. Аны төсе, формасы тәңгәл килерлек итеп җыю бик авыр һәм четерекле эш. Кайчакларда яңадан да сүтеп җыярга туры килә. Тик кайсы гына стадияне алсаң да, анда укучыны уйларга, эшләргә, иҗат итәргә, анализ бирергә өйрәтү булырга тиеш. Халык мәкалендәгечә: “Ач кешегә кыздырган балык түгел, кармак бирергә кирәк.” Укучы синең белән бәхәсләшсен, үз фикерен әйтсен, аны исбатларга өйрәнсен. Һәр баланың яшерен сәләтен ачу – алмаз табу белән бер. Эзләү өчен дә вакыт һәм тырышлык кирәк, тапкач та эшкәртеп бриллиант ясарлык осталык булуы мөһим. Р.Фәхретдин фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Дәресеңдә, барлык укучыңа да игътибарың җитеп, аларны эшләтә аласың икән – дәресең уңышлы үтте, димәк. Ә битарафлык - синең һәм дәресеңнең иң явыз дошманың. Дәреснең һәр мизгеле гыйлем һәм тәрбия бирүгә омтылган булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ