Укытучы уйланулары
Ирина Григорьевна ЧЕРНОВА,Зәй районы Сарсаз – Баграж төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 елБала беренче сыйныфка укырга керә. Ул әле укый, яза бе...
Зәй районы Сарсаз – Баграж төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 20 ел
Бала беренче сыйныфка укырга керә. Ул әле укый, яза белми. Ул язылмаган дәфтәр кебек. Аның һәр бите чиста, саф. Башлангыч сыйныф укытучысы менә шул чиста, саф битләргә, бала белән бергәләп, үзенең беренче орлыкларын сала кебек. Алга таба бу орлыкларның шытып чыгып, матурланып үсеп китүенә башка фән укытучылары да җаваплы була. Ә зур җаваплылык билгеле баланың үзеннән дә тора. Ул эзләнүчән, укырга ихлас булса, өй эшләрен эшләүгә җаваплы караса, әти-әниләре дә кирәк чакта ярдәм итсә, бала һичшиксез яхшы укыячак. Беренче орлыклар дөрес салынса, аның уңышы да мул булачак. Шушы беренче орлыкларны дөрес итеп бала күңеленә сеңдерә белергә кирәк. Моның өчен дәрестә төрле уен алымнары куллану, татар халык авыз иҗатына, халкыбызның шагыйрьләре һәм язучылары иҗатына да мөрәҗәгать итү файдага гына булыр.
Хәзерге заманда тәрбиягә дә җаваплы карарга кирәк. Интернет заманында бу аеруча җаваплы. “Өйдә телевизор бар, компьютер алдым, интернетка тоташтырдым, хәзер урамда йөрмәячәк, урам малайлары белән дә аралашмаячак, өйдә генә утырачак”, – дип, әти-әни дә ялгыша. Чөнки бала көне-төне интернетта утыра. Аның кемнәр белән аралашканын ата-ана белми дә кала. Интернетта да әллә нинди тозаклар коралар. Бала сизмичә дә шулар тозагына кабарга мөмкин. Телевизордан да кирәкмәгән әйберләрне күп күрсәтәләр, рекламалап кына торалар. Тәҗрибәләрдән, күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам: бала начар әйберне, яхшысына караганда тизрәк сеңдерә.
Бала өйдә әти-әнисенә ачылып сөйләшмәсә дә, мәктәптә укытучысы белән әллә нинди темаларга да сөйләшергә мөмкин. Бу инде укытучыдан баланың яшь үзенчәлекләрен, психологияне белүне, баланың күңел халәтен аңлауны таләп итә. Укытучы балада нинди дә булса үзгәреш сизсә, бала аралашмаучанлыкка әйләнсә, үз вакытында, нинди булса ысуллар табып, бала белән сөйләшергә тырышырга, әти – әниләренә хәбәр итәргә бурычлы. Шулай итеп күп кенә начар хәлләр булмый калыр, алдан кисәтелер иде.
Укытучы – ул бит укучы өчен белем бирүче генә түгел. Укучы өчен ул – белем бирүче белән беррәттән, тәрбияче дә, кирәк чакта сердәшче дә (чөнки бала күп очракта яшерен серен әти-әнисе белән түгел, ә нәкъ менә укытучы апасы яки абыйсы белән уртаклаша, алар белән ачылып китеп сөйләшә) һәм икенче әти-әнисе дә.
Укытучы әти-әниләр белән дә аралаша белергә тиеш. Һәрбер әти-әнинең үз характеры, үз гаилә кагыйдәләре бар. Бу очракта да бар җаваплылык укытучы өстенә кала. Ул һәрберсе белән уртак тел таба белергә хокуклы.
Укытучы эше бервакытта да җиңел булмаган. Әгәр дә без, укытучылар, күп һөнәрләр арасыннан нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлаганбыз икән, үз һөнәребезгә тугры калыйк, тап төшермик. Балаларга белемне дә, тәрбияне дә тиешенчә бирик. Аның җимешләре барыбер бер әйләнеп кайта. Кайсыбыз гына үзебез укыткан укучыларыбыз турында бер җылы сүз, мактау ишетсә, эчтән генә булса да “Минем укучым” дип горурлык хисләре кичерми икән.
Укытучы хезмәте элек-электән авыр, сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләр өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның сөенечләрекөенечләре белән дә уртаклаша белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә киң белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә бурычлы. Укытучының бурычы – гыйлемле, туган илен, туган телен ярата, хөрмәт итә белүче шәхес тәрбияләү.
Укытучы – җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Ул – иң кирәкле, иң гуманлы, иң җаваплы һөнәр иясе. Шуңа күрә ул даими игътибарга лаек.
Комментарийлар