Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылык һөнәре безнең канда ага ул

Ләйсирә ЗАКИРОВА,Әгерҗе районы МБГББУ Салагыш урта мәктәбе Ямурза филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысыПедагогик эш стажы -36 ел.1981 елда үз туган авылым мәктәбенә эшкә кайткан идем. Хезмәтем нәтиҗәл...

Ләйсирә ЗАКИРОВА,
Әгерҗе районы МБГББУ Салагыш урта мәктәбе Ямурза филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагогик эш стажы -36 ел.

1981 елда үз туган авылым мәктәбенә эшкә кайткан идем. Хезмәтем нәтиҗәләре буенча хөкүмәт бүләкләренә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым.  Минем хезмәтемне күргән җитәкчеләргә рәхмәт. Инде чәчләргә чал кунгач, узган тормыш юлың турында еш уйланасың икән ул. Һәр хезмәт елы күз алдыннан уза. Мин ничек мәктәпкә килдем соң? Яшьлеккә кире кайтып булса, нишләр идем? Шул уйлар белән гомер йомгагын сүтәм.


Бүгенгедәй хәтерлим мин әле беренче дәрес биргән көнемне. Бу 1980 елның февралендә Казан педагогия училищесының  3 курсында укыганда булды. Казан шәһәренең 29 номерлы башлангыч мәктәбенең  2 нче класс укучыларына физкультурадан биргән дәрес  әле  бүгенгедәй күз алдымда тора. Дөрес, башлангыч мәктәптә укыганда, Заһира апа мине Гөлиягә ярдәм итәргә билгеләде. Аның белән дәрес  хәзерли идек.  Үземчә укытучы ролен үтәдем. Укырга кергәнче дә иптәш кызым белән өстәл астына кереп укытучылы уйный идек. 7-8 классларда укыганда үземнән түбән сыйныфта укучыларга Харис Мәхмүтович кушуы буенча рус  теленнән атнага бер тапкыр диктант яздырып, үзем тикшереп, билгеләр куя идем. Ул миңа укытучылы уены булып тоела иде. Укытучым  мине  шулай  укытучы һөнәренә әзерләгәндер, күрәсеңдер.


Ә монда... Монда 26 балалы класс кына түгел, 8 группадашың, методист, сыйныф җитәкчесе сине энә күзеннән үткәреп утыра. Ул дәрестән соң 37 ел гомер үтсә дә, дулкынлануым бүген дә күз алдымда. Физкультура дәресе үткәрү- иң кыен дәресләрдән санала, чөнки башка фәндә әле син конспектыңа карый аласың. Монда кул астында конспект  та юк, балаларга аңлатырга да, күнегүне эшләп күрсәтергә дә һәм укучының хатасын шунда ук төзәтергә дә кирәк. Минем темам-акробатика бүлегеннән мәтәлчек атуга  әзерләү. Дәрескә бик тырышып әзерләндем: тулай торакта кызларны укучылар итеп тезеп бастырып, күнегүләрне күрсәтергә һәм эшләргә  өйрәндем. Чөнки безнең методист бик таләпчән һәм кырыс кеше иде, аның елмайган  чагын бик сирәк күрә идек.


Дәрес башланды. Группадашларга карап-карап алам, алар баш селкеп миңа көч биреп утыралар. Бер кыз күнегүне дөрес эшләми, хатасын төзәтәм. Татар мәктәбен тәмамлап барган авыл баласы бит мин, русча сүзлек запасы шулхәтле генә булгандыр. Бейджиклар юк бит элек, теге кызга эндәшергә кирәк, исемен белмим, тоттым да 2 сыйныф укучысына “девушка”дип җибәрдем. Шунда методистыбызның беренче тапкыр чын күңелдән көлгәнен күрдем.


Менә шулай укытучы хезмәтенә кереп киттем һәм әле дә чыгалганым юк.  Аннан читтән торып югары белем алдым. Миңа : “Укытучы булу җиңелме?”- дип сорау да бирәләр. Бу сорауга мин “әйе” дип тә, “юк” дип тә җавап бирәм. Беренче елны кыен димәс идем. Чөнки син яңа укып кайткан белгеч, син барысын да беләсең кебек, ачык дәресе дә куркытмый. Тора-бара үзеңә дә күп нәрсәне өйрәнергә кирәклегенә төшенәсең. Таләпне үзеңә дә, укучыларга да арттырасың. Бөтен дәвердә дә балалар гөнаһсыз, самими, беркатлы. Бары тик аларны  аңларга, шәхес итеп күрә белергә генә кирәк. Миңа нәни балалар белән эшләү ошый. Алар арасында гайбәт тә, хөсетлек тә юк.


Укытучы булу, билгеле, җиңел түгел. Бигрәк тә хәзерге чорда. Һәр дәрескә технологик карта ясасаң, өйгә кайтасы юк. Укытучының  үзен үстерергә вакыты каламы соң?  Хәзер Интернет заманы, дибез. Почтага килгән хатларга директор белән завуч ничек җавап биреп җитешәләр икән? Укытучыга  заман белән бергә атларга, һәрнәрсәгә яңача карарга, иң мөһиме, бала һәм аның ата-анасы белән уртак тел табарга кирәк.Укытучы үзе дә гомере буе укучы булырга тиеш. 3 ел саен курска баруга уңай карыйм. Миңа :”Эшеңне алыштырыр идеңме?”- дип сораучыларга  кире җавап юллыйм. Үзем алыштыру түгел, минем ике кызым да минем юлымнан киттеләр. Олы кызым балалар бакчасы мөдире булып хезмәт куйса, кечесе башлангыч класслар укытучысы.  Бер киявем дә укытучы. Апам һәм аның 2 кызы да укытучы. Укытучылык һөнәре безнең канда ага ул. Очрашкан вакытта башкалар матур күлмәк турында сөйләшсә, безнең сөйләшү темасы - мәктәп. Укытучы һөнәре-гаять катлаулы, җаваплы, гаделлек таләп итә  торган хезмәт. Тормышта төрле кыенлыклар да очрый. Алар каршында җебеп калмаска, кыенлыклардан чыгу юлын табарга кирәк. Минем бит әле хезмәт биографиямдә 25 ел башлангыч мәктәпнең директоры вазыйфасы да бар. 8 ел 3 классны берүзем укыттым, 20 еллап 2 классны. Эш авыр булса да, ул миндә төгәллек, җаваплылык хисе тәрбияләде. Вакытны дөрес бүләргә өйрәтте.  Бүген дә төрле конкурсларда катнашырга вакыт табу, бала белән өстәмә эш эшләү дә, үз хуҗалыгыңдә мал карарга да, оныкларга әкият сөйләргә җитешү шуның нәтиҗәсе. Укучылар сиңа картаерга да, моңаерга да ирек бирми.Аларның кызык сүзләре күңелне күтәрә. Бала белән аралашу балачак иленә кайтара, тормыш ваклыкларын күрмәскә, оптимистик рухта яшәргә өйрәтә. ФДББС 2 буыны кертелгәнче, укытучы күбрәк үзе сөйли иде бит. Мин дә шулай эшләгәнмендер инде, күрәсең. Бервакыт дәрестә материалны аңлаткач, балалардан:”Кемгә нәрсә аңлашылмады?”- дип сорадым. Бер малай кул күтәрде. “Нәрсә аңлашылмады?”-дим. “Апа, бу хәтле күп сөйләп, синең телең ничек армый?”-диде. Күп сөйләр өчен, күп укырга, күп белергә кирәк. Вакытлы матбугат белән дә, матур әдәбият белән дә дус булырга тиеш. Яшьлеккә кире кайту мөмкин булса, кире кайтыр идем. Башка юлдан китәр өчен, тормышымны үзгәртер өчен  дә түгел, ә киресенчә, тагы да көч-куәт белән балалар белән ФДББС  2 буыны куйган бурыч-максатларны тормышка ашырыр өчен.  Мәктәп - минем  икенче өем.  Мин анда сөенә-сөенә барам һәм эшлим. Эшли башлаган елларымда миңа апам белән беренче укытучым Наилә  апа ярдәм кулы сузсалар, хәзер яраткан коллективым, миңа һәрдаим булышучы беренче укучыларым  бар. Минем тормыш девизым - ата-аналар ышанычын аклап, балаларны кече яшьтән үк бүгенге тормышка лаеклы шәхес итеп тәрбияләү, заманнан артка калмыйча, балаларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыкны куеп эшләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ