Яшь разведчиклар
(Өлкәннәр төркемендә “Физкультура” белем бирү эшчәнлеге)Гөлназ Диярова, Арчадагы 8 нче балалар бакчасының физик тәрбия инструкторыМаксат һәм бурычлар: армия, Ватанны саклаучылар турында кузаллауны киң...
(Өлкәннәр төркемендә “Физкультура” белем бирү эшчәнлеге)
Гөлназ Диярова, Арчадагы 8 нче балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы
Максат һәм бурычлар: армия, Ватанны саклаучылар турында кузаллауны киңәйтү; балаларны җитез, чыдам, кыю, тапкыр булырга өйрәтү; төз ыргыту, шуышу, сикерү, җиңелчә йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту.
Җиһазлау: кыршаулар, флагчыклар, йомшак туплар, кәрзин, 2 рейкалы бау, конверт, түмгәкләр.
Эшчәнлек барышы.
I бүлек. Балалар марш астында бер-бер артлы тезелеп керәләр.
Инструктор. Хәерле көн! Балалар, без алдагы очрашуларда хәрби һөнәрләр белән таныша башладык, ә менә бүген тынычлык көннәрен якынайтуга зур көч куйган разведчиклар булырбыз. Сез разведчикларны нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы: батыр, җитез, чыдам, кыю, тапкыр). Бүген без дә шундый булырга тырышырбыз. Мин “Разведчиклар атлый” – дип әйтүгә, тезләрне югары күтәреп атлыйбыз, ә “Разведчиклар йөгерә” – дип әйтсәм, аяк очларында йөгерәбез. (1-3 мәртәбә кабатлана.)
Инструктор. Разведчиклар, 4 колоннага бүленегез! (Балалар, флагчыклар алып, колонналарга бүленеп баса.) Авырлыкларга каршы тору өчен, без һәрвакыт физик яктан нык булырга тиеш. Күнегүләрне башлыйбыз.
II бүлек. Флагчыклар белән күнегүләр.
1. Төз басып тору, флагчыклар аста: 1 – флагчыклар алга; 2 – өскә; 3 – флагчыклар ян-якка; 4 – башлангыч торышка кайту. (6–7 тапкыр.)
2. Төз басып тору, флагчыклар аста; 1 – бер адым уңга, флагчыклар ян-якка, 2 – башлангыч торышка кайту; 3 – бер адым сулга, флагчыклар ян-якка, 4 – башлангыч торышка кайту. (Һәр якка 4 тапкыр.)
3. Аякларны ян-якка сузып, идәнгә утыру, флагчыклар күкрәк турысында; 1 – уң аяк очына иелү, флагчыклар алга, 2 – башлангыч торышка кайту; 3 – сул аяк очына иелү, флагчыклар алга; 4 – башлангыч торышка кайту. (Һәр якка 4 тапкыр.)
4. Төз басып тору, флагчыклар аста: 1–3 – тез бөгеп утыру, флагчыклар алга; 2–4 – төз басып тору. (6–7 тапкыр.)
5. Төз басып тору, флагчыклар идәндә. Флагчыклар аркылы сикерү.
Инструктор. Бүген без бик авыр боерыкны үтәргә тиешбез: каршылыкларны җиңеп, “дошман” сизмәслек итеп шуышып барып, алар урнашкан урынның планын алып кайтырга кирәк.
III бүлек. Төп хәрәкәтләр.
1. “Каршылыкларны үтеп ярышу”.
Ике колоннага бүленеп, бер-бер артлы тезелеп басабыз. Инеш аша сикереп чыгабыз да ташлар аркылы үрмәләп чыгабыз, аннары, йөгереп килеп, колоннада икенче булып басып торган балага кул белән кагылабыз. Икенче бала дәвам итә. (Залның бер башында, рейкаларга тоташтырып, 15–20 см биеклектә бау бәйләнә; икенче башка, араларын 80 см калдырып, 3–4 кыршау куела.)
2. “Шуышу”.
Предметлар арасыннан борыла-борыла шуышабыз. Без шуышканны “дошман” күрмәскә дә, ишетмәскә дә тиеш.
3. “Сазлык”.
Без тиешле урынга югалтуларсыз барып җиттек, игътибар белән күзәттек һәм планны алдык (конверт алалар). Хәзер исән-имин кайтып җитәргә кирәк. Ә кайтыр юлыбыз сазлык аша үтә. (Бер-берсеннән 10–15 адым киңлегендә ара калдырып, ике сызык үткәрелә (сазлык). Алар арасына, бер-берсеннән 25–50 см ара калдырып, түгәрәкләр (түмгәкләр) сызыла.) Без шушы түмгәкләргә басып, сазлыкның бер ягыннан икенче ягына чыгарга тиеш. Түмгәктән түмгәккә берьюлы ике аяк белән сикерәбез. Сазга батмаска тырышыйк.
Инструктор. Без биремне бик төгәл үтәп, штабка әйләнеп кайттык. Хәзер алып кайткан планны өйрәнергә кирәк.
4. “Кем тизрәк җыелыр?” уены.
Берничә төркемгә бүленәбез һәм сигнал буенча төрле якка йөгерешеп китәбез. Командирның “Җыелырга!” дигән командасына төркемнәр үз урыннарына җыелалар. Тизрәк җыелган төркем җиңүче була.
IV бүлек. Колоннада берәрләп атлап йөрү. Нәтиҗә ясау.
Инструктор (балалар йөргән вакытта). Сез чыдам да, җитез дә, тәвәккәл дә икәнсез. Бүген чын разведчиклар булдыгыз! Алдагы эшчәнлекләрдә без хәрби һөнәрләр белән танышуыбызны дәвам итәрбез.
Комментарийлар