Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь укытучының шәхси көндәлегеннән

Зөлфия Мәгъфүр кызы ӘХТӘМОВА,Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыПедагогик стажы – 3 елУкытучы һөнәре – ул гади ген...

Зөлфия Мәгъфүр кызы ӘХТӘМОВА,


Спас районы Болгар шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


Педагогик стажы – 3 ел



Укытучы һөнәре – ул гади генә һөнәр түгел, ул – үз-үзеңне киләчәк буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлау. Аның барлык авырлыкларын үз җилкәңдә тою белән беррәттән, балалар алдына дәрескә һәрвакыт елмаеп кереп, аларга төпле белем бирү. Белем бирүнең дә төрле юлларын, алымнарын, чараларын кулланып, балаларда үзеңнең предметыңа кызыксыну уята белү дә ул. Яшь белгеч буларак, миңа да күп кенә кыенлыклар аша үтәргә һәм компетентлы укытучы булып формалашырга туры килә.


Безнең балачак төрек әдибе Ришат Нури Гүнтекин тарафыннан язылган, Төркиядә кинофильм рәвешендә төшерелгәннән соң гына халыкка киң танылып, зур популярлык казанган “Чалы кошы” әсәре телевидениедә күрсәтелгән вакытка туры килде. Андагы гади төрек офицеры кызы Фәридәнең ятимлек ачысын кичерүе, язмышының авырлыгы шушы кыз баланың ялгыз башыннан үтүе, аның, укытучы юлын сайлап, үзенең сөйгәне Кямранның хыянәтеннән качуы, үз мәхәббәте бәрабәренә мөгаллимлек һөнәрен сайлавы – фильмны караган бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Нәкъ менә шушы фильм минем күңелемдә укытучының кешелекле, намуслы, тугры, ярдәмчел чын кеше булуын ассызыклады. Әлеге яшь укытучы кызның тырышлыгы, үҗәтлеге, үзенең сайлаган юлыннан тайпылмавы миндә укытучыга карата аерым хөрмәт һәм хис уятты. Минем дә әлеге төрек кызы Фәридә кебек укытучы буласым килде!


Укытучы Фәридә шәхесе минем мөгаллимлек сәләтемне ачты. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Фәридәгә Төркиядәге мәгариф системасының бик үк камил булмаган вакытларында укытырга туры килә. Ул үзенең һөнәри юлын гади авыл укытучысы булып башлый, тик аны Мәгариф департаменты бер авыл мәктәбеннән икенче авыл мәктәбенә күчереп йөртә. Шунда ул төрек авылларындагы чын мәгърифәтсезлекне күрә һәм барлык җаны-тәне белән авыл мәктәбенә, кулыннан килгән кадәр,  гади укытучы көче белән генә булса да, ярдәм итәргә омтыла.


Мин дә КФУның Тарих институтын тәмамлагач, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының юлламасы белән Спас районына авыл мәктәбенә укытырга киттем. Аллага шөкер, беренче чыгарылыш укучыларым тарихтан да, җәмгыять белеменнән дә БДИ тапшырдылар, сынатмадылар, беренче елны биргән белемнәрем бушка китмәде – әйбәт баллар алдылар. Билгеле, элеккеге укытучылары биргән  белемнең нигезенә салынган иде минем белемнәр. Белем нигезләре нинди булса, җимешләре дә шундый булды!


Педагогик стажымның икенче елында “Безнең яңа укытучы” грантында катнашып, әлеге грантка ия булдым, тик мин юллама белән килгән мәктәпне азкомплектлы мәктәп итеп калдырдылар һәм, сәгатьләр саны җитмәү сәбәпле, районның 1 нче мәктәбенә күчерелдем. Кызганыч, якын тирәдәге авылларның күбесе шушы проблема аркасында кыскартыла яисә ябыла башладылар. “Тик ни өчен мондый проблема килеп туа?” дигән сорауга бер генә җавап та үзен үзе аклый алмый кебек иде, чөнки авылдан яшьләр китә, буыннар алмашы авыл җирендә юкка чыга, барысы да шәһәргә омтыла, ә дөресрәге, ата-аналар балаларын авыл җирендә калдырырга теләмәүләрендә!


Мин яшь белгеч буларак җибәрелгән шул ук мәктәптәге укытучыларның балаларын гына алыйк, алар да, бәхет эзләп, калага юл тота, ә ата-анасы аларның авылга кайтуларын теләми, эш юк диеп, баласын перспективалы шәһәр шартларына күнектерә, кайда монда туган якка, туган авылыңа булган патриотик хисләр?! Я булмаса, минем тормыш иптәшемне генә алыйк, унбиш ел буе үзе туып үскән авыл мәктәбендә белем бирә, һәм ул мәктәпне дә азкомплектлы дип ябып куялар, чөнки балалар саны аз, дөресрәге, авылда аларны табарга кеше юк. Яшь гаиләләр авылда аз калып бара, алары да, авылда эш булмау сәбәпле, я район җиренә, яисә калага күченеп китәргә мәҗбүр. “Татарлар” тапшыруын карап утырам, шул ук Чуваш республикасындагы зур-зур татар авылларына карап шаккатам, һәм янәдән үземә үзем сорау бирәм: “Ни өчен без, Татарстанда яшәп тә, авылларыбызны шушылай үстерә алмыйбыз соң, нәрсә җитми безнең татар авылларына?!”


Мине “Татар халкының гореф-гадәте, мәдәнияте һәм көнкүреше” дигән мәктәп музееның җитәкчесе итеп билгеләделәр. Музей эшчәнлеген алып барырга укучы балалар җыям. Татарча камил белүче балалар бик аз район җирендә. Миңа татар телендә экскурсоводлар әзерләргә кирәк... Бар икән татар телен ана теле итеп саклап калган, үз телен һәм милләтен җуймаган татар кызлары! Ә бит мәктәптә укучылар арасында маңкортка әйләнеп барган татар балалары да җитәрлек. “Син бит татар, ник татарча сөйләшмисең яисә өйрәнмисең?” дигән сорауга: “Миңа ул тел кирәкми, татар телендә минем әти-әни дә сөйләшми!” – дигән җавап белән горур кыяфәттә янымнан үтеп китәләр!!! Аларның туган телләренә карата мөгамәләсе укытучылардан гына да тормый икән лә, әгәр дә ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән генә кертеп булмаганлыгы күренеп тора лабаса... Барысы да гаиләдән башлана! Музей экспонатларга бик бай, алары да якын тирәдәге татар авылларыннан җыелган. Ичмасам музейга кереп, татарлыкларын искә төшерерләр. Музей экспозицияләренә сәяхәтне эскурсоводлар татар телендә алып баралар, купләр аңламый, русча сөйләтергә мәҗбүр булдым, күп кенә экспонатларны русчага тәрҗемә итәргә кирәк, ә бит аннары ул җиһазның авазы да, яңгырашы да үзгәрәчәк... алар татарча түгел, ә русча яңгыраш алачак!


Укучыларымны төрле фәнни-эзләнү конференцияләрендә катнашырга чакырам, кызыклы темаларга эзләнүләр алып барабыз. Музей кысаларында татар халык киемнәре элементларын өйрәнеп, калфак, түбәтәй, читек һ.б. темаларга рефератлар язарга тәкъдим иттем. Берничәсен конкурска да җибәрдек. VIII “А” сыйныфы укучылары белән борынгы Болгар турында видеофильм ясап, “Тарих эзләре буйлап” дигән конкурста катнаштык. Укучылар класстан тыш чараларда да актив катнашалар, бары тик җаен гына табарга кирәк. Киңәшләрне өлкән укытучылардан сорыйбыз, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, рәхмәт аларга.


Менә өченче уку елым да тәмамланды. Бу елны да уку-укыту процессы барышында кайбер планнар тормышка ашырылмыйча калды яисә мөмкинчелекләр җитеп бетмәде, ә кайберләре мин көткәннән дә әйбәтрәк булды. Тик уку елы барышында эшләнгән эшләрнең шактый булуына да карамастан, аларның кайберсенең сыйфаты ягыннан йомшак яклары да күренде, димәк, икенче юлы башка ысулларны да карап карарга кирәклеге ачыкланды. Менә шулай үземнең көчемне укучыларның алган һәм алачак белемнәре белән сыный-сыный, сынала-сынала алга таба атлыйм. Алдагы уку елына яңа планнар һәм идеялар туплап, яшь белгечнең көндәлеген әлеге урында туктатып торам...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ