Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы иҗатының үзенчәлеге (Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясен өйрәнү. VII сыйныф)

Ханә СӨЛӘЙМАНОВА,Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидатыМаксат:– Шәриф Камалның тормыш юлы белән танышу;– «Әүвәл-әүвәл заманда» әсәрен анализлау аша язучы иҗатының үзенч...

Ханә СӨЛӘЙМАНОВА,
Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты

Максат:
– Шәриф Камалның тормыш юлы белән танышу;
– «Әүвәл-әүвәл заманда» әсәрен анализлау аша язучы иҗатының үзенчәлеген табу;
– укучыларның иҗади фикерләүлә­ренә уңай йогынты ясау, бәхет төшенчәсенә бергәләп аңлатма бирү.
Җиһазлау: Ш.Камал портреты, китап­лар күргәзмәсе, язучының тормыш юлын чагылдырган презентация, әсәрнең анализ этапларын чагылдырган презентация, интерактив такта, компьютер.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау.
Ысуллар: тикшеренү, эзләнү.
Материал: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (авторы – А.Г.Яхин); Ш.Камал иҗатына караган 1 нче дәрес.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү
– Укучылар, без кем иҗатын өйрәндек? (Җаваплар тыңлана.)
– Сезгә Шәехзадә Бабич шигырьләре ошыймы? Ни өчен? (Фикерләр тыңлана.)
– Ш.Бабичның «Кышкы юл» шигырен кемнәр яттан сөйләргә тели? (Берничә укучының чыгышы тыңлана.)
– Укучылар, Ш.Бабич иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә? (Ш.Бабичның лирик герое тормыш авырлыкларына үз күңелендәге шатлык хисләре белән каршы тора. Язучының шигырьләрендәге хәсрәт сәбәбе булган тормыш авырлыгы үзгәрми.
Ә шатлык сәбәпләре төрле. Күбесен ул үзе уйлап чыгара. Шигырьләрдә лирик герой әле җирдән качып күккә аша, әле табигать матурлыгын күреп шатлана, әле яманлыкны фаш итә алуына сөенә.)
– Укучылар, без Ш.Бабичның сатирик шигырьләрен өйрәнмәдек. Өйрәнсәк, язучы иҗатының тагын бер үзенчәлеге – үткен телле сатирик булуын да исбат иткән булыр идек.
III. Уку мәсьәләсен кую
– Укучылар, бүген без Ш.Камал иҗа­тын өйрәнә башлыйбыз. Сез аның «Әү­вәл-әүвәл заманда» дигән хикәясен укып килдегез. Без аны нинди максат белән өйрәнәбез икән? (Аның әсәрләрен башка язучыларныкыннан аера һәм автор стилен таный белер өчен.)
– Дәресебезнең темасы нинди булыр? (Ш.Камал иҗатының үзенчәлеге. «Әүвәл-әүвәл заманда» әсәрен анализлау.)
– Без дәрестә ни белән шөгыльлә­нәчәкбез? (Ш.Камал турында сөйлибез. «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясен анализлыйбыз.)
– Укучылар, искә төшереп китик: хи­кәягә нинди билгеләмә бирәбез? (Аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр.)
– Хикәягә анализ ясау алымнарын да искә төшерик. (Вакыйгаларны барлау. Вакыйгаларның охшашларын гомумиләштереп, ике өлешкә калдыру. Һәр өлешне аерым-аерым өйрәнү. Өлешләре арасында бәйләнеш эзләү. Өлешләр бәйләнешеннән эчтәлек табу. Әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү.)
IV. Уку мәсьәләсен чишү
1. Ш.Камалның тормыш юлы белән танышу. (Алдан әзерләнгән укучының чыгышы тыңлана. Презентация күрсәтелә.)
– Шәриф Камал шактый кыен тормыш юлы үтә. Әтисе – кырыс, иске карашлы мулла, ә әнисе, киресенчә, нечкә күңелле кеше булган. Булачак язучыга әнисенең холкы күчкән. Ул мәдрәсәдә укый, тимер юлда эшли. Укырга дип, Ригага барып чыга. Төркиядә, Мисырда укый. Россиягә кайта. Күмер шахталарында эшләп ала, Каспий диңгезендә – балыкчы, Петербургта – укытучы, Оренбургта газета хезмәткәре дә булып эшли. Ләкин ул күңеле белән һаман язу эшенә омтыла. Кыска хикәяләр иҗат итә. Үзе яхшы белгән вакыйгалар, кешеләр турында яза. Тирә-юнендәгеләрнең бәхетсез булуына борчыла, сәбәпләрен эзли.
Ш.Камал – хикәяләр остасы. Аның «Буранда», «Сукбай», «Сулган гөл», «Әүвәл-әүвәл заманда» һәм башка бик күп хикәяләре бар.
2. «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясен анализлау.
а) Хикәянең сюжетын сөйләү.
– Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы? Рәхим итегез. (Бер укучы сөйли.)
– Ә кем кыска итеп сөйли ала? (Укучыларның чыгышлары тыңлана.)
ә) Сүзлек эше.
Чатыр – су үтми торган тукымадан яки тиредән җиргә утыртылган казыкларга тарт­тырып ясалган, вакытлы рәвештә ышык­лану, тору өчен хезмәт итә торган корылма.
Таифә – бериш җан ияләренең аерым төркеме.
Каһкаһә – тыйнаксыз хахылдау, мәс­хәрәле көлү.
б) Хикәяне өлешләргә бүлү. (Парларда фикерләшеп эшлиләр. Көтелгән җаваплар: көймәче белән юлчылар һәм әкияттәге кашлы йөзек эзләү вакыйгасы хикәянең өлешләре булып тора. Кыскартып: чынлык белән әкият дип тә әйтә алабыз.)
в) Өлешләрне аерым-аерым өйрәнү. (Эш башта төркемнәрдә башкарыла.)
г) Әкият вакыйгасын өйрәнү:
– укучылардан вакыйганы кабатлап, аннары кыскартып сөйләтү (мәсәлән, болай кыскартып була: егет бәхетне читтән эзләп тапмакчы, ләкин әзер бәхет читтә дә юк икән), вакыйганың тәмамлануын ачыклау.
д) Чынлык вакыйгасын өйрәнү:
– аны шулай ук кабатлап сөйләү, аннары кыскартып сөйләү (мәсәлән, бер төркем кеше елганың аргы ягына, ягъни читкә, бәхет эзләргә чыгалар. Көймәче аларга бик матур киңәш бирә. Бәхетне читтән эзләмәгез, ди. Ләкин аның киңәшенә колак салмыйлар. Юлчылар бәхет эзләп йөриләр, үзләренең читкә китү ниятен «файдалырак эш» табу дип аңлаталар. Көймәче юлаучылар ниятенә ачыклык кертә: бәхет аръякта да юк, ди), алга таба вакыйганың тәмамланмавын күрү.
е) Ике өлешнең охшашлыгын һәм аермасын табу. (Әсәрдә ике өлеш охшашлыгы ачык күренә. Әкияттә дә ике кеше бәхет эзли. Чын вакыйгада да ике кеше бәхет эзләргә чыгып китә. Аерма: аръякка чыгучылар күп һәм бу хәл көймәчене борчый.)
ж) Ике өлеш арасындагы бәйләнешне табу.
– Хикәядә ике мөстәкыйль вакыйганың уртак сыйфатлары ярылып ята. Димәк, алар арасында охшашлык бәйләнеше бар дигән сүз. Әсәрнең бу ике өлеше ничек бәйләнешкә керә икән? (Әкияттә дәрвиш белән егет алданалар. Көлкегә калалар. Метафора икенче вакыйгага әнә шушы нәтиҗәне өсти.)
– Әсәрдән тагын нинди метафора таба алабыз? (Яңгыр. Яңгыр яуганнан соң, камышлар да, яфраклар да яшәрә. Бу вакыйганы көймәче картның яшьләргә әйткән сүзләре белән чагыштыра алабыз. Көймәче бабай да егетләргә шифалы яңгыр кебек тәэсир итә. Егетләр гаҗәпләнәләр, кызыксыналар. Бәлки,
әкиятне тыңлаганнан соң, алар күңелендә дә сафлану, яңару туар.)
җ) Әкияттәге дәрвиш белән көймәче картны чагыштыру. (Алар бер-берсенә охшаганнар. Икесе дә егетләрне башка
дөньяга чыгаралар, икесе дә тормыш юлы күрсәтәләр. Әкияттәге егет чит илләрдә үзенә бәхет таба алмый, үз иленә әйләнеп кайта. Эшче егетләр исә чит илләргә китәләр. Алар да уңайлы эш, бәхет эзләп йөриләр. Көймәче карт үзенең әкияте белән «бәхетен кеше үз илендә генә таба ала, үзе генә яулап ала», димәкче була.)
– Эш эзләп баручы алдан килгән егетләр белән арттан килгән егетләрне чагыштырып карыйк әле? Нинди аерма һәм охшашлык күрәсез? (Алдан килгән егетләр чит якка китүен китәләр, ләкин аларның күңелләрендә шик туа. Алар, мөгаен, кире әйләнеп кайтачаклар. Шунда калсалар, сукбайга әйләнәчәкләр. Ә соңыннан килгән егетләрдә шик тә, шөбһә дә юк. Алар бәхетне читтән эзләп табу мөмкинлегенә бик нык ышаналар. Ләкин аларның да хыялы бервакытта да тормышка ашмаячак.)
з) Дәреслек белән эш. 151 нче биттәге икенче биремгә җавап бирү. («Әкият сөйлисең» сүзләренең башка мәгънәсе – алдыйсың. Яңа килгән юлаучылар бу як ярдан көтүчегә «Нәрсә алдыйсың?» дип кычкыралар. Ләкин чынлыкта нәкъ менә әкият сөйләүче хаклы, ә юлаучылар алданучылар булып чыга.
Көймәче әкияте – чынлык, чөнки ул бәхет турында дөрес мәгълүмат бирә: бәхетне читтән эзләмиләр, аңа үз тырышлыгың белән генә ирешеп була, ди. Аның каравы юлаучыларның өметләре – әкият, чөнки ул хыял гына.)
и) Әсәрнең темасын, идеясен билгеләү. (Тема – бәхет. Идеясе – бәхетен кеше үз илендә генә таба ала, үзе генә яулап ала.)
V. Рефлексия
– Укучылар, әсәрне бәхет турында дидек. Ә нәрсә соң ул Ш.Камал өчен бәхет яки бәхетсезлек? (Автор өчен бәхетсезлек – туган яктан китү. Кеше үз туган җирендә генә бәхетле була ала, дияргә тели автор.)
– Гомумән, нәрсә икән соң ул бәхет? Сез аны ничек аңлыйсыз? (Укучыларның бер фикерен мисал итеп китерик: «Бәхетне кешенең ихтыяр көче белән бәйләп карыйбыз. Кеше ихтыяры – тормышта максат сайлап, үзеңне шул максатка ирешү өчен багышлау. Сүз башкаларга да файда бирә торган игелекле максат турында бара. Бәхет ул – үз алдыңа куйган максатыңа ирешү. Бәхет, үз-үзеңә ышанып, максатка ирешүдән гыйбарәт. Авырлык­лар алдында сыгылып, җебеп төшмәү, үз-үзеңә ышану, алга бару. Максатыңа ирешеп, канәгатьлек хисе кичерү».)
– Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? Нәрсә башкардык? Нинди нәтиҗәгә килдек? (Һәр төркемнән берәр укучы дәрестә өйрәнелгәннән чыгып җавап бирә.)
VI. Үзбәя
– Укучылар, дәрес өчен рәхмәт. (Актив катнашкан укучылар әйтелә.)
– Билгеләр куелганда, бирем сорау­ларына бирелгән җаваплар да искә алыныр.
VII. Өйгә эш
1. Ш.Камалның «Акчарлаклар» әсәрен укырга, анализларга әзерләнергә.
2. «Нәрсә ул бәхет?» – иҗади эш.


Дәрес үрнәкләре белән биредә танышып була.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ