Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә

Эльнар Таһир улы Нуриҗанов,Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары категорияле информатика укытучысы. Эш стажы – 11 ел.Авыл укытучысы – ул табигатъ баласы, җир-анага мәрхәмәтле булырга өйрәтүче. Ди...

Эльнар Таһир улы Нуриҗанов,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары категорияле информатика укытучысы. Эш стажы – 11 ел.


Авыл укытучысы – ул табигатъ баласы, җир-анага мәрхәмәтле булырга өйрәтүче. Димәк, укучысын укымышлы булу белән бергә тереклекне чын күңелдән яратырга, яклый белергә әйдәүче. Мин – эшемнән, тормышымнан тәм табучы авыл укытучысы. Мөгаллимнәр нәселен дәвам итеп авыл баласына белем бирәм. Һәм моның белән бик горурланам.


2002 елда КДУның механика-математика факультетын бетереп, үзем белем алган Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә информатика фәнен укытам. Язмыш туган төбәгем, мәктәбем белән бәйләгәч җаваплылык хисе дә бермә-бер арта икән, менә шул юлдан унбер елдан артык атлап барам. Эшли торгач укытуга үзеңнең фикерләрең дә туа икән.


Укытучы белем өстәсә генә укытучы булып кала. Авылда яшим дип, үз казаныңда гына кайнасаң, белемнәрең дә саега, заманнан артта каласың. Бу нисбәттән укучыларым белән бергә төрле конференцияләргә йөрибез, форумнарда катнашабыз, проектлар эшлибез. Укучыларымда хезмәттәшлек рухы тәрбиялим.


Профессиональ яктан үсү өчен курслар үтәм, сертификатларым бар.


Тәҗрибәмне гомумиләштереп, 2013 елда “DELPHIда программалау” дигән уку әсбабын язып, мәгариф министрлыгы конкурсында призерлар арасына үттем.


Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү – үзе бер шатлык, рухландыргыч көч өсти. Укучыларым арасында программист һөнәрен сайлап уңышлы гына эшләүчеләр бар. Алар энергетика, технология, техник-агросәнгатъ институтларын бетерүчеләр һәм укып йөрүчеләр.


Техник программалаштыру укучыларны математик-физик исәпләүләр ясарга өйрәтү, модельләштерү – авыл тормышында компьютер һәр эштә ярдәмче булса иде теләгем. Шул уңайдан авыл мәктәпләрендә тиешле җиһазлар, модельләштерүнең нигезләрен өйрәтү, әсбаплар, күргәзмә-техник чаралар белән тулыландырылса иде. Болар хыял, ләкин ашмаслык түгел бит, ә балалар өйрәткәнне кабул итә беләләр. Хәзерге заманда авылда әти-әниләр дә икенче, алар үзләре дә укымышлы, балага да укытучыга да таләпләре икенче, чөнки максат бер – заманга яраклаша белүче, ныклы белемле баланы тормышта югалып калмаска өйрәтү.


Авылда укытучының өстенлекле ягы да, авырлыклары да, җаваплылыгы да башкача, чөнки тирә-якта авылдашлар, туганнар – аларның өметләрен ничек акламыйсын. Минемчә кеше кайда гына яшәсә дә, ул заман белән бергә атларга, көчле рухлы, кешелекле булып тәрбияләнергә тиеш.


Интернет, заманча технологияләр нигезендә авыл баласы да төпле белемле була ала, тик аның юлында терәк булырдай үстерүчеләр кирәк. Балада мөстәкыйллек тәрбияләргә, максат куеп эшли белергә, эзләнүчәнлелек күнекмәләрен булдыру өчен эш алып барырга тиеш укытучы.


Бәхәссез, аеруча сәләтлеләр сирәк күренеш, әмма тырышлык, хезмәт сөючәнлеге аркасында авыл баласы да югалып калмас дип уйлыйм. Укучыларым арасында андыйлар күп. Бер генә минутын бушка уздырмый, үзен үстерү мөмкинлекләрен эзли-эзли зур нәтиҗәләр күрсәткән укучыларым бар. Аларның уңышлары куандыра.


Укучыларым фәнемне зур кызыксыну белән үзләштерә, нәтиҗәләре дә куанычлы, әмма һәр кешегә хас буларак максатлар зур, эшлисе эшләр дәрья сыман.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ