Заман белән бергә
Римма Николаевна ВАСИЛЬЕВА,Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты. Эш стажы – 21 ел.Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Инде мөгаллимлек эшчән...
Кайбыч районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты. Эш стажы – 21 ел.
Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Инде мөгаллимлек эшчәнлегемә ике дистәдән артык вакыт узып киткән. Язмышыма рәхмәтлемен: бердәм, тупланган коллективка килеп эләктем. Хезмәттәшләремнең ярдәмен тоеп, балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылымны биреп эшләргә тырыштым. Баланың мәктәпне үз итүе, яратуы укытучыдан тора. Әгәр дә укучымда дәрескә кызыксыну, дәрт, теләк уята алмыйм икән, минем барлык тырышлыгым юкка чыгачак.
Татар теле укытучысы буларак, татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми укучыларыма тапшыруны мин төп вази-фаларым дип саныйм. Үземнең эш тәҗрибәмне башкалар белән теләп уртаклашам. Туган телгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Халкым минем” дип аталган электив курс программасын төзедем һәм уңышлы гына эшләп киләм.
Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, заман, җәмгыять укытучының белемле, алдынгы карашлы, инициативалы, мәгълүматлы, һәр өлкәдә хәбәрдар булуын таләп итә. Информацион технологияләр көннән-көн камилләшә. Кабинетлар интерактив такталар, проекторлар белән җиһазландырылды. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләләре, традицион чараларга караганда, интерактив хрестоматия, электрон ресурслар ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез.
Республикабыз Сингапур белем бирү системасына йөз тота. Əлеге укыту алымнарын без бераз куркып каршылаган идек, гамəлдə куллана башлагач, аның өстенлекле яклары булуы ачыкланды. Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Программа бер-береңә хөрмәт белән карау хисе, ихтыяр көче, тырышлык, дуслык һ.б. бик күп сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итә. Ләкин безнең татар теле дәреслекләре дә “сингапурча” яңартылса иде. Инновацион технологияләр чорында балаларны бүгенге дәреслекләр, андагы күнегүләр белән шаккаттыру, гаҗәпләндерү авыр.
Яңа заман авыл укытучысы буларак, гел яңалыкка омтылам. Үзем дә, укучыларым да һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Фәнни әдәбиятны өйрәнәм, белем күтәрү курсларында укыйм, мастер-класслар күрсәтәм, һөнәри конкурсларда катнашам, хезмәттәшләрем белән аралашам. “Мәгариф”, “Татарстан укытучысы” журналларында дәрес эшкәртмәләрем дөнья күрде.
Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым күрсәтә. Заманында Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”, ─ дигән. Шушы принциптан чыгып эш итәргә тырышам. Укучыларымны район, республика, халыкара күләмдә үткәрелгән фәнни-эзләнү конкурсларында катнашырга чакырам. Ә бит минем балаларым – керәшен татарлары. Барлык фәннәрне рус телендә укып, татар мәктәпләрендәге татар балалары белән ярышалар. Уңышларыбыз да шактый, ләкин ирешелгәннәр безгә чик түгел.
Мин бәхетле, чөнки мин ─ авыл укытучысы. Бернинди шәһәр дә, чит ил дә туган авылны алыштыра алмый. Һәр кеше үз төбәгенең үткәнен, табигатен, шунда яшәгән милләтләр тормышын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, туган телен өйрәнсә генә, халкыбызның киләчәге булыр.
Комментарийлар