Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлый укытучы

Светлана Георгий кызы СОСНОВСКИХ,Алабуга районы Танайка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия пр...

Светлана Георгий кызы СОСНОВСКИХ,

Алабуга районы Танайка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел.


Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү –  дәресләрнең төп максат булып тора. Бу  авыл мәктәпләре өчен бигрәк тә актуаль. Шушы максатка ирешү өчен, 2013 нче елда  безнең авылда яңа заман таләпләренә җавап бирә торган биналы, персональ компьютерлары, интернеты, китапханәсе, барлык кирәк-ярак белән җиһазланган спорт залы, уңайлы ашханәсе булган  ике катлы мәктәп  ачылды. Безнең мәктәптә яхшы сыйфатлы белем бирүче, укучылар, ата-аналар һәм җәмгыять белән үзара мөнәсәбәт төзи белүче, аларны тәрбия-укыту процессына җәлеп итә алучы  югары квалификацияле мөгаллимнәр, укытучылар эшли.


Авыл мәктәбе - укымышлылык, зыялылык һәм мәдәният үзәге дә, шуңа күрә монда мөгаллимнәргә профессиональ яктан үсеш алу җиңел. Сыйныфларда балаларның саны аз. Аларда икедән унга кадәр бала укырга мөмкин. Укытучы, тулы ставкага эшләү өчен, берничә дисциплинаны укытырга тиеш була, шуңа күрә берничә дисциплинаның  эчтәлеген һәм укыту методикасын белү авыл укытучысының эшендә профессиональ таләпкә әйләнә.


Укучыларның азсанлылыгы укытуны индивидуальләштерүгә китерә, ә бу үз чиратында, аны тормышка ашыруның яңа мөмкинлекләрен эзләүгә этәрә. Шуның өчен укытучы үз үз эшендә яңа педагогик һәм мәгълүмати технологияләрне кулланырга тиеш була.


Болар барысы да белем бирүне яңа заман таләпләренә якынайта. Мәгълүмат белән эштә өлгерлек теләсә кайсы  укытучының эшендә уңышларга ышанычлык бирә. Мәктәптән югары үсеш алган, заманча тәрбияләнгән укучылар чыгарырга теләгән укытучы нәкъ менә шуңа омтылырга тиеш. Шуңа күрә иҗади эшләүче мөгаллимнәребез мультимедияле кулланмаларны үзләре әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Бүгенге көнгә Танайка урта мәктәбендә шундый дистәләгән материал тупланып системага салынган.


Авыл мәктәбендә укытучылар бердәм тату гаилә кебек яшиләр. Бу гаиләдә укытучы универсал, күп профильле профессионал. Безнең балаларның киләчәге авыл мөгаллименең профессиональ эшчәнлегенә, аларның осталыгынна бәйле. Авыл мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда туган иленә карата мәхәббәт тәрбияли, туган теленең байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә авыл Укытучысы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ