Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлыйк

Лира Наилевна НИЗАМИЕВА,Мамадыш районы Көек – Ерыкса урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы- 24 ел.Заман безнең алга тагы да катлаулырак бурычлар куя. Хәзер ти...

Лира Наилевна НИЗАМИЕВА,

Мамадыш районы Көек – Ерыкса урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы- 24 ел.


Заман безнең алга тагы да катлаулырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә кирәк. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. Мондый шартларда авыл мәктәбенә таләпләр нигездә үзгәрде: балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту,яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия, хезмәт, гаилә тәрбиясе бирү проблемалары килеп туды. Әлеге бурычларны хәл итү ныклы укыту – матди база булуны таләп итә. Бу уңайдан безнең Көек - Ерыкса урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, әти-әниләре урынлы горурлана һәм куана алабыз. Узган уку елында безнең мәктәбебез капиталь ремонттан соң өр-яңа мәктәпкә әйләнде. 1 сыйныфка 5 бала укырга килде. Бу авыл мәктәбе өчен сөенечле дә, шул ук вакытта көенечле дә сан. Чөнки балалар елдан-ел кими. Балалар кимү сәбәпле мәктәпләрдә кыскарту, сыйныф укучыларын берләштерү кебек проблемалар туа. Ике сыйныфны бергә кушып укытуга караганда, аз санлы булсада бер сыйныф белән генә эшләү күбкә нәтиҗәлерәк булыр иде.


Мин егерме елдан артык башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирәм. Еллар үткән саен, бу эшнең никадәр җаваплы икәнен тоеп, заман таләпләрен искә алып эшләргә омтылам.


Төп максатым - иҗади, белемле , мөстәкыйль фикерли белгән, сәләтле, әхлаклы шәхес тәрбияләү. Балада укуга кызыксыну уятып ,аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү алга куелган бурычларның иң мөһиме. Бала мәктәптә гыйлем туплау эшчәнлегенә өйрәнә. Ә белем алганда ул актив эшләргә тиеш. Шуны истә тотып, һәр балада белем туплау теләге һәм кызыксыну уятырга кирәк. Моңа ирешү өчен төрле эш алымнары файдалану зарури.


Баланың тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уенны, аның элементларын һәм алымнарын кече яшьге укучылар бик ярата һәм теләп кабул итә. Уен бала шәхесенә һәрьяклап йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен укучыларның хәрәкәт гүзәллеген камилләштерергә, фантазиясен үстерергә, сөйләм телләрен баетырга, белем алу, тәрбия эшчәнлегенә кызыксыну уятырга, дөньяны, табигатьне танып-белүгә омтылыш булдырырга ярдәм итә. Соңгы елларда экологик тәрбия бирүгә шактый игътибар итә башладым. Дәресләрдә һәрчак сәламәтлек элементларын кертергә тырышам. Шулай ук заман таләп иткән яңа технологияләр кертүдән дә артта калмыйбыз.


Укучылар белән проект эшләре дә эшлибез. “Хәрефләр дөньясында” “Канатлы дусларыбыз “ һәм башка проект эшләре эшләдек.


Авыл мәктәбе укучылары кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсәләр, үзләре дә матди байлык булдыру өлкәсендә эшли. Җәйге каникул вакытларында укучылар көчләреннән килгәнчә мәктәп бакчасында булышалар. Көз көне уңыш җыйганда үзләренең эш нәтиҗәләрен күреп горурланалар. Бу укучыларга белемнәрен тормышта кулланып хезмәтнең кирәклеген, тырышлыкның нәтиҗәсен күрергә ярдәм итә.


Бала күңеленә иң якын торучылар - укытучылар. Бу урында Илдар Юзеев шигырен искә аласы килә: "..Кояш мәңге нур чәчәр... Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса, Җир ничек яшәр.?” Эшлекле, булдыклы, тәвәккәл яшьләр тәрбияләүдә армый – талмый эшлик һәм балаларыбыз күңелендәге җылы, якты кояшны сүндерми саклап калыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ