Логотип Магариф уку
Цитата:

«Өйгә кайтасым килә…»

Хәзерге буынның «ташбаш» дигән сүзне ишеткәне дә юктыр әле. Бармыни? Йә, алай бик белдекле булсагыз, төшендерегез берәрегез шуның тылсымлы мәгънәсенә. Нәрсә дигән сүз соң ул ташбаш? Балык исемеме? Күр...

Хәзерге буынның «ташбаш» дигән сүзне ишеткәне дә юктыр әле. Бармыни? Йә, алай бик белдекле булсагыз, төшендерегез берәрегез шуның тылсымлы мәгънәсенә. Нәрсә дигән сүз соң ул ташбаш? Балык исемеме? Күрше мәчесен шулай атап йөрттегезмени? Юк шул, балык та, мәче исеме дә түгел ул ташбаш.


Сөйкемле ташбашлар


Ул безнең сабый чагыбызда һич беркемгә башбирмәс малайларга тагылган атама иде. Андый шук һәм усал малайлар һәр авылда үсте. Күпләренең әтиләре юк иде. Аның бер сәбәбе, бәлки, сугыштан соң авылда ха- тын-кызларның ишәеп калуына да бәйле булгандыр. Тик минем максатым – кояш баегач салынган сукмакларның серен ачыклау түгел. Шунысын гына әйтә алам: авылда без, «әти-әнилеләрне» үзенә тартып торган иң серле, иң кызык урам ташбашлар яшәгән урам булды. Беркат- лы, шаян күңелле шул ташбашларның нәни йөрәгенә авылның «җилдән туган» күпме сере сакланды. Җиткән кызларга бер перәннек хакына егетләрдән мәхәббәт хатларын да, һич карышмыйча, шул «чаптарлар» җиткерде. Сабан туеның чигүле сөлгеләре эленгән колга очына да иң элек алар менеп җитте. Чуер ташларны, су өстеннән биетә-биетә, елганың каршы ярына кадәр чыгып җитәрлек итеп, чын осталарча, ташбашлар гына атты. Шул ахир яшьтәшләр күрше-күлән бакчаларындагы алмагачларның иң тәмле алмаларын авыз итү урыннарына әйләндергән куе әрәмәлекләр хәзер инде сирәкләнгән. Ташбашлар яшәгән авыл урамнары күптәннән бушап калган. Маҗара тулы чын әкият иленең кечкенә «чапайларын» хәзерге исәпле заман бер-бер артлы үзенә йотып бетергән.


«Читкә кагылганнар»


Ә менә шәһәрдәге шундый ук малайларны ни өчен электән ташбаш түгел, ә «гаврош», «гаврик» дип йөртүләре безнең кебек авыл малайларына озак кына сер булып сакланды. Еллар узып, әлеге кушаматның француз язучысы Виктор Гюгоның «Читкә кагылганнар» әсәре герое, үксез Гавроштан ябышып калуына төшенсәк тә, безне аларның язмышы әллә ни кызыксындырмады кебек. Җәйге каникулларда калага туйганчы туңдырма ашарга килгәч, Казандагы Гюго «гаврошлары»ның бәләкәй авыл гыйбадларын аулак урамнарда кысрыклап, 15-20 тиен талап алуларына кемнәр генә шаһит булмагандыр. Ул чакта авылның батыр, әмма беркатлы ташбашларыннан аермалы буларак, шәһәр урамында көнозын бер мәгънәсезгә вакыт уздырып, тузан «эчеп» йөрүче бу җан ияләре күпләргә кызганыч та, куркыныч та тоелган бер ят гыйбрәт күренеш иде. Алар үзләре генә аңлаган телдә теләсә-нинди оятсыз сүз сөйли, күбесе сыра эчә-эчә тәмәке тартуны зур ләззәткә саный, кайберләре сөйләшеп торган арада кесәңдәге акча янчыгыңнан колак кактырырга да күп уйлап тормый. Ул елларда җәмгыять үсмерләр арасында чыгып торган ыгы-зыгыларга яшьләргә хас тетрәнү дип карады. Совет илендә ата-анасын да, мәктәп бусагасын да читкә каккан «гаврош»лар булырга мөмкин түгел иде. Узган гасырның 80 нче елларында, тимер таяклар белән коралланган төркемнәр барлыкка килгәч кенә, күбесенең үзәгендә торгынлык кичергән ваемсыз җәмгыять эчендә үсеп башкисәрләргә әйләнгән шул урам малайлары торуы билгеле булды. Миңа хезмәтем буенча шундыйларның кайберләре белән танышып, якыннан аралашып алырга туры килде. Аларның оешу сәбәпләрен өйрәнү өчен, тайгак сукмаклардан шактый йөрелде. Хәтта аерым төркемнәрнең шәһәр кварталларында диварга-дивар килеп тукмашканына да шаһит булдым. Шушы феноменның тамырларын эзләп, Казандагы, Рязань һәм Оренбург өлкәләрендәге хезмәт белән төзәтү колонияләренә барып чыктым. Менә шул күзәтү, тикшеренүләрдән чыгып, җинаятьчел җеп очының, бер яклап, нәкъ әнә шушы урам «гаврик»ларына килеп тоташуын аңладым. Инде заманалар үзгәрде. Совет чоры шәфәкъкә кереп барган заманнарда, «Жилка», «Суконка», «Квартал» кебек җинаятьчел төркемнәрдә йөргән үсмерләрнең күбесе (исән калганнары дип әйтик) бүген, мөгаен, яшәү мәгънәсен аңлап, исән-имин тормыш алып бара торганнардыр дип уйлыйм. Ә менә алардан соң дөнья көтеп ятучы шәһәр «гаврош»ларының хәле ничегрәк икән хәзер?


Унбиш елдан соң


Казаныбызның Кәрим Тинчурин урамындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган «Гаврош» социаль приютына килгәч, мин яшьлегемдә калган иске дусларымны очраткан кебек булдым. Аны 2002 елның 28 августында бик зурлап ачтылар. Тантанага Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та килгән иде. Ул приютка автобус бүләк итте. Игелек иясе Әсгать ага Галимҗанов исә сабыйларга бер олау күчтәнәч тапшырды. Казанда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган бердәнбер балалар йорты иде ул. Бу юлы приют ниндидер сәер тынлык белән каршы алды. Ишегалдында минем киләсемне көткән сыман, сукмак буендагы кар көртләренә сыенып, әкият иленнән урман хуҗалары аю, төлке һәм бүре чыгып баскан. Бәс сарган каен ботакларында, кояш нурларыннан куаныч тапкандай, чирек-чирек килеп яшькелт-сары түшле песнәкләр сикерешә. Табигатьнең шушы нәни генә аулак куышы яшәешкә күңел генә сиземли алган эчке бер мидәт, ямь өстәп тора сыман. «Гаврош»ның эчке биләмәсендә дә ыгы-зыгы сизелми. Балалар беренче каттагы зур, якты бүлмәдә приютның директоры урынбасары Нурания ханым Харисова тирәсендә мәш киләләр иде. Нәнүсләрнең мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары булуы күренеп тора. Өстәл янында кәгазьгә рәсем төшергәннәре дә, идәндә пластилиннан әкиятләрдәге әкәмәт җан ияләрен әвәләп утыручылары да бар. – Бу – нәниләрнең уен бүлмәсе. Әлегә алар унике. Сез аларның иҗат сәгатенә туры килдегез. Ә 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләребез төшкә кадәр күршедәге 51 нче мәктәптә укый. Шунлыктан йортыбыз вакытлыча шау-шудан азат, – дип аңлатты Нурания ханым ишегалдында һәм беренче каттагы әсәренгеч кебек тоелган тынлыкның серен. – Дәресләр беткәч, алар бирегә көндезге ашка кайта. Аннары төрлесе төрле түгәрәкләргә таралышалар. Кул эшләре белән шөгыльләнүче кызларыбыз хезмәт бүлмәсендә яулык, сөлге чигәргә, оекбаш, җылы өс киемнәре бәйләргә өйрәнә. Мини-футбол түгәрәгенә йөрүче кыз һәм егетләребез кышкы салкыннарда спорт залына җыела. Җылы көннәрдә алар ишегалдындагы мәйданчыкта уйныйлар. Кикбоксинг спорты белән шөгыльләнүче егетләребезне «Хан» көрәшчеләр клубына махсус автобус алып бара. Кичен барыбыз бергә дәрес әзерләргә утырабыз. Сөйләшә-сөйләшә, бина белән танышабыз. Коридордан узганда, Нурания ханымның сүзләрен аклаган кебек, диварга эленгән төрле мактау грамоталары, нәниләр кулы белән ясалган берсеннән-берсе самимирәк эчтәлектәге рәсемнәр күзгә чалынды. Бер уңайдан, бәләкәчләрнең җылы, иркен йокы бүлмәсенә дә сугылдык. Һәркайда чисталык һәм тәртип. Караватлардагы мендәрләргә сыенган курчаклар нәни хуҗаларының йокларга кайтуларын көтә сыман. Их, шушы бүлмәдә әниләрнең сөйләшкән, көлгән тавышлары да яңгыраса... Кабул итү бүлмәсендә приютка яңа гына килгән Артур белән күрештем. Аның кыска гына гомерендәге аянычлы язмышы белән танышкач, үкенечле уйлар башымнан болыт сыман тагын бер кат өерелеп үтте. 13 яшьлек үсмергә бу исемне мин үзем «куштым». Аның чын аты башка, һәм аның белән малайның кешеләр арасында озын-озак яшисе бар. Ә безнең кешеләр бик төрле. Арада, баланың авырткан урынына тиеп, ярасына тоз өсти торганнары да очрап тора бит. Шуңа күрә малайның чын исемен белеп, танып, бармак төртеп күрсәтмәсәләр, дөресрәк булыр дип фикерләдем. Бер ел элек Артурның әтисе вафат булган. Әнисе, озак Автор фотосы тормыйча, яңадан кияүгә чыккан. Әмма үги әти хәмер чөмерергә ярата, җае чыккан саен, Артур янында йодрыкларын уйнатырга да күп сорап тормый икән. Үзе дә өстәлгә шешә куеп, күңел ачарга яраткан әни кеше баласын яклау түгел, хәтта холыксыз иренә каршы сүз әйтергә кыймый торган бер мәхлукка әйләнгән. Әйе, Артурның хәле бик үк шәптән түгел. – Минем ул хәмер көзәне янына кайтасым килми, – ди Артур. – Ул безнең фатирдан чыгып китсә, бик тә әнием янына, өйгә әйләнеп кайтыр идем. Бу көнне приютның кабул итү бүлмәсендә тагын ике малай, карантин узгач, үз яшьләрендәге төркемнәргә кушылуларын көтеп утыралар иде. Һәрберсенең язмышы гыйбрәт алырлык. «Гаврош»тагы белгечләр: педагоглар, психолог, юрист, табиб һәм башкалар – һәркем үз юнәлешендә аяныч тормышка юлыккан шушы балаларның язмышын уңай якка борып җибәрү өчен белемен һәм көчен кызганмый. Уртак тырышлык белән алар Артурның үз өенә кайтуына ирешерләр. Тик Артур әлегә әнисенең хыянәтен тиз генә кичерергә охшамаган. Дөньядагы иң кадерле кешеләренең берсе, әтисен югалту өстенә, әнисе икенче бер ят ирне яр итәргә өлгергән аның. Яши-яши күнегер дә иде . Әмма теге ирнең аңа улы итеп карарга исендә дә юк. Малай, шулай итеп, бала өчен иң кирәкле хикмәт – ата-ана мәхәббәте һәм назыннан мәхрүм калган. Ананың йөрәк җылысын җир йөзендәге иң затлы мәрмәрдән корылган, иң шәп педагогларны җыйган бер генә приют та бирә алмый.DSC_0712


Хәсрәт баскан баскычлар…


– Балалар йортлары күп төрле. Тома ятимнәрнеке, үзенчәлекле балалар, акылга зәгыйфь балаларныкы... Бу – бик аяныч хәл, – дип дәвам итте сүзен Нурания ханым, кабул итү бүлмәсендә гаилә назыннан мәхрүм балалар белән аралашып чыкканнан соң. – Әмма нишләмәк кирәк, дөньясы шулай корылгач, аның ачы җимешләрен дә татырга туры килә. Мин бу балаларга бүгенге эчке рухи дөньябызның көзгедәге чагылышы дип карыйм. Безнең балалар һәм үсмерләргә социаль тернәкләндерү хезмәте күрсәтә торган «Гаврош» при- ютында эшләүче коллективның максаты – яшәү көзгесеннән чагылган «кыек» халәтебезне кыска вакыт эчендә төзек хәлгә китерү. Ул башка балалар йортларыннан шул үзенчәлеге белән аерылып тора. Бирегә ата-аналары бу хокуктан мәхрүм ителгән балалар түгел, тормыш авырлыгына маңгайлары белән килеп чәпәлгәннәр килә. «Кемнәр соң алар?» диярсез. Филология фәннәре кандидаты, педагог Нурания ханым Харисова «Гаврош» халкын баскычларга бүлеп карый. Аның беренчесендә көтмәгәндә кыен хәлдә калган гаиләләрдән килүчеләр тора. Мондыйлар приютта ай-ай ярым яши. Сәбәпләре төрле. Күптән түгел аларга бер гаиләдән ике малайны кабул итеп тәрбия кылырга туры килгән. Берсе – 1 нче, икенчесе 8 нче сыйныфта укый торган бу балаларның әтиләре авыр хәлдә хастаханәгә эләккән. Әниләренә көне-төне ирен карарга туры килгән. Ата эшләмәгәч, болай да кысынкы акча ягы тагын да кысынкыланып киткән, билгеле. Йорт хуҗасы савыгып аякка басканчы, ике малай да приютта яшәп, укуларын 51 нче мәктәптә дәвам иткәннәр. Аларны биредә көненә 5 тапкыр бушлай ашатканнар, өсләренә кием-салым алганнар һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин иткәннәр. Билгеләнгән вакыт узгач, приют педагоглары әлеге балаларны әниләренә һәм үзләре укый торган мәктәпкә илтеп «тапшырган». Икенче баскычта – социаль куркыныч хәлгә төшкән үсмерләр. Болары биредә 3 айдан алып ярты елга кадәр яшәргә мөмкин. Нурания ханым андыйларны ата-ананың сансызлыгы аркасында юньле тәрбия күрмәгән балаларга саный. Алар, гадәттә, эчке эшләр бүлекләренең балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү инспекциясендә исәптә тора. Әти-әниләре беркайда эшләми. Икесенең берсе – урлашып яки сугышып, төрмәгә эләккән кешеләр. Балалары бездә яшәгән чорда аларны полиция, социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре даими күзәтүдә тота. Шулай итеп, балаларына да, ата-аналарына да үзгәрергә мөмкинлек тудырыла. Өченче – соңгы баскычтагы балалар приютта бер елга кадәр тәрбияләнә. Боларның күбесе әти-әниләренең исемнәрен дә белми. Сүгенү, угрылык кебек сыйфатлардан һич арындырып булмаслык тоелсалар да, аларны да әкренлек белән өр-яңадан кешечә яшәргә өйрәтәләр. – Аюны да биергә өйрәтәләр, – ди Нурания ханым. – Без дә сабыйларда иң элек күркәм холык тәрбияләргә тиеш. Моның өчен иң элек үзеңнең күңелеңнең матур булуы, аңа магнит кебек башкаларның тартылуы кирәк. Бала йөрәгенә иң элек синең тәртипкә чакырган коры сүзләрең түгел, ә рәхимле, җылы күз карашларың сеңеп кала. Баланың гына түгел, һәркемнең йөрәге яхшы сүзгә мохтаҗ. Директор урынбасары бию түгел, тырыштырып-тырыштырып та аякка баса алмаган ата-аналарга бәйле йөрәк өзгеч хәлләр белән күп очрашкан. Шундыйлардан үткән ел гына булып узганы һич хәтереннән китәрлек түгел. Приютка бер гаиләдән җиде бала алып килгәннәр. Бу сабыйларның әти-әниләренә – утыз, әби-бабайларына илле яшь тә тулмаган! Тик берсе генә дә бала тәрбияләрлек булып чыкмаган. Аракы сөременнән айнымаган исерек ана ел буена сабыйлары янына бер тапкыр да килеп карамаган. Алар бит яратудан туган нәниләр түгел. Ата кеше, салуын ташлап, эшкә урнашып караса да, хатынын «кызганып» алып кайткан «ярты»дан үзе кабат «запойга» китә икән. Шулай да анысы, сирәк-мирәк булса да, приютка килеп чыккалаган әле. Ә әби белән бабай оныкларга якын да килмәгәннәр. Сылтаулары да бар: «Без боларын карауга алсак, тагын җидене табачак бит бу йолкышлар». Шулай үз нәфесләренә үзләре хуҗа була алмаган әти белән әни ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, ә бер ел приютта тәрбияләнгән балалар ятимнәр йортына җибәрелгән.


Әсгать Галимҗанов эше яши


Нинди генә мескеннәр очрамый «Гаврош»та. Хәтерләрен югалтып, урамнарда адашып калганнарны да, өйләренә кайта алмыйча, ил буйлап сәяхәт итеп йөрүчеләрне дә язмыш шушы йортка алып килә. Үзләренә исемнәре белән эндәшкәнне төшләрендә күреп сызланган күпме хәтерсез бичараны үз куллары һәм йөрәкләре аша уздырган монда эшләүче тәрбиячеләр коллективы. Сирәк кенә могҗизалар да булып тора икән. Бер тапкыр шундый хәтерсез табылдык компьютер экранында үзенең әнисен күреп ала һәм үкереп елый башлый. Интернет аша белешә-эзли торгач, сабыйның әнисе табыла. «Гаврош» ел саен шул рәвешле ике йөзгә якын бала һәм үсмерне гаиләсенә, өенә кайтара. Гади генә итеп озатмый, һәр баланы гаиләсенә шәхси социаль хезмәт күрсәтү программасы нигезендә тәрбияләп бирә. Аны тормышка ашыру өчен, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары белән бергә уртак социаль проект төзелә. Анда республикада эшләгән 18 балалар приютында яшәү шартларын яхшырту, заманча яңа тернәкләндерү үзәкләре оештыру гына түгел, хәйриячелекне киңәйтү дә игътибар үзәгенә куела. Шушы проект нигезендә «Гаврош»та күптән түгел «Кунак бүлмәсе» ачылган. Хәзер биредә нәнүсләр үзләренең әти-әниләре белән очраша. Әнә, беренче гыйнварда монда, күчтәнәчләрен төяп, балаларны Яңа ел бәйрәме белән котларга Кар кызы белән Кыш бабай да килә икән. Бу йортка спонсорларның ярдәме нык сизелә. «Максидом» кибетләр челтәре, «Леруа Мерлен» кибете икенче каттагы биш санитария-гигиена үзәгенә капиталь ремонт ясаганнар. «Унистрой» төзелеш компаниясе хезмәт кабинетына һәм китапханә залына яңа җиһазлар алып биргән, йокы һәм уен бүлмәләренә ремонт үткәргән. Сигез ел рәттән республиканың алты йөздән артык балалар учреждениеләре арасында (мәктәпләр, балалар йортлары, балалар бакчалары) «Гаилә светофоры» бәйгесе үткәрә торган «Лукойл» нефть компаниясенең дә приютны заманчалауга өлеше керәчәк. Узган ел бу бәйгедә «Гаврош» та катнашкан һәм грант отучы егерме дүрт җиңүче арасына кергән. Быел җәен грант акчасына ишегалдын светофорлар, юл йөрү кагыйдәләре буенча тамгалары куелган шәһәр урамы шикелле итеп җиһазларга уйлыйлар. Шунысы кызык та, күңелле дә бит аның: элекке тормышларында ваемсыз, боек булып күренгән яки әдәпсезлекләре белән танылган кызлар һәм малайлар, «Гаврош»ка килеп эләккәч, бөтенләй башка яктан ачыла. Алар ярышларда катнашырга атлыгып торалар һәм җиңәргә яраталар. Малайлар 2017 елда мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышта икенче урынны яулаган. Тәрбияче-тренер Леонтий Фирсов җитәкләгән яшь спортчылар спорт туризмының чаңгы узышында ел да алдынгы урыннарны ала. Монда сүзебезнең республикадагы 18 приют арасында оештырыла торган ярышлар турында баруын онытмыйк. «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың», – дигән әйтем юктан гына килеп чыкмаган халкыбызда. Спорт белән рәттән, тарих та кызыксындыра ул бахырларны. «Гаврош»та тәрбияләнүчеләрнең «Гасырлар эзеннән» халыкара бәйгедә актив катнашуы аларның да җәмгыятьтә үз урыннарын табарга омтылуы турында сөйли. Халкыбызның гыйбрәтле үткәне, борынгы гореф-гадәтләре, әби-бабаларыбызның сандык төпләрендә яткан көмеш беләзек-чулпылары, хөрмә төшле дисбеләре турында язган иншаларында язмыш кыерсытуына баш бирмәгән шул балаларның җөмләләрне бәгырьләргә үтеп керерлек хисләр белән үрелгән сүзләрдән коеп куюларына исең китәрлек. Ә диварга эленгән рәсемнәрдә сурәтләнгән әниләренең йөрәкләрне уеп алырлык күз карашлары… Мөгаен, менә шулай туган өен, сөекле әти-әнисен, нәсел рухын сагынганнар гына матурлык турында уйлап яши ала. Димәк, бөтен уйлар өйгә илтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ