Логотип Магариф уку
Цитата:

Оялу – Аллаһ бүләге

– Беренче укытучым яратмый иде мине. Шул бик нык истә калган. «1ле» куйгач, елаган да идем. Малай булсам да, түзмәдем. Кешегә күрсәтеп түгел инде, өйгә кайткач, үзем генә. Беренче тапкыр алган «1ле» и...

– Беренче укытучым яратмый иде мине. Шул бик нык истә калган. «1ле» куйгач, елаган да идем. Малай булсам да, түзмәдем. Кешегә күрсәтеп түгел инде, өйгә кайткач, үзем генә. Беренче тапкыр алган «1ле» иде ул. Борчылмас та идем, тик укытучының бөтен класс каршында, дәфтәремне күрсәтеп, «1ле» алуыма ачулануы авыр булды… Тора-бара күнегәсең икән ул укытучыларның орышуына. Хәзер, әнә, нәрсә куйсалар да, нәрсә дип орышсалар да, эчтән көлеп утырабыз.


фото


– Ә яраткан укытучың бармы соң?
– Ба-а-ар. Менә инглиз теле укытучыбыз яхшы. Бөтенесе шундый булсын иде алар. «Ачуланганда кешенең нерв күзәнәкләре үлә һәм алар беркайчан да киредән терелми. Шуңа ачуыңны күрсәтүдән, кычкырудан файда юк, саулыгың гына бетә», – ди ул. Үзе дә шундый тыныч. Бер тапкыр да орышканы юк безне.
Башлангыч сыйныф укытучысы, мөгаен, баланы яшьтәшләре каршында азрак оялтсам, кызартсам, тырышлыгы артып китәр, дип уйлагандыр. Кеше алдында ким-хур булмыйк, дип тырышу гадәткә кергән бит бездә. Шуңа балаларны да кайчак «ояла да белми, ичмаса» дип орышабыз. Бу үзенә күрә тәрбия алымына әйләнгән. Тик, күренгәнчә, бөтен балага да туры килми икән. Кемдер хурлана да тырыша, ә кемнеңдер йөрәгенә рәнҗү булып «сырлана» бу ысул.


Динебездә мондый тәрбия үрнәге юк. Пәйгамбәребез (с.г.с.) кешенең хатасын, кимчелеген беркайчан да башкалар алдында фаш итмәгән. Шундый хәл риваять ителә. Бер фәкыйрь, чүл гарәбе Аллаһның илчесе янына килә. Бүләк итеп бер тәлинкә виноград та алып килә. Мөхәммәд (с.г.с.) аның бүләген кабул итә, бер виноградны кабып карый да елмая. Аннан соң икенчесен, өченчесен… каба да елмая. Әлеге чүл гарәбе бик тә сөенә бу хәлгә. Сәхабәләр да күзәтеп тора һәм аптырыйлар. Гадәттә, Пәйгамбәребез (с.г.с.) алар белән бүлешә торган була, ә бу юлы – юк. Аллаһның илчесе виноградларны ашап бетергәч, савытны кире хуҗасына кайтарып бирә. Теге кеше шатланып китеп бара. Шуннан соң сәхабәләрнең берсе сорый: «Йә расүлуллаһ, ни өчен безнең белән дә бүлешмәдең?» Тагын елмая Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм болай дип җавап бирә: «Сез аның йөзендәге шатлыкны күрдегезме? Ә виноград бик әче иде. Әгәр сезнең белән бүлешсәм, берәрегез аңа бу хакта әйтер дә, аны күңелсезләндерер, хәтерен калдырыр, дип курыктым».


Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Йә Аллаһ, дөреслектә, начар күршедән, чәчемне вакытыннан алда агартачак хатыннан, минем өстән хуҗа булачак баладан, минем өчен газап булачак байлыктан, күзе мине күрүче, ә йөрәге сагалап торучы яки миндә яхшы нәрсәне күрсә яшерүче, начар нәрсәне күрсә фаш итүче явыз дустан Синең саклавыңа сыгынам», – дип дога кыла торган булган.
Инде башлангыч сыйныф укытучысының тәрбия «ысулы»на әйләнеп кайтсак, мондый алымны психологлар да кире кага. «Баланы кеше каршында оялтып, өлкәннәр бары тик үзләренең өстенлеген, көчен генә күрсәтә. Үзен начар дип игълан итүдән бала һич яхшырмый, киресенчә, хата-кимчелекләреннән курка, үз эченә бикләнә… Гомумән, бала психикасына зыян китерә торган мондый алымнан качарга кирәк», – ди алар.


Кылган начар гамәлләребез өчен кешедән оялуыбыз, ким-хур булмыйк дип тырышуыбыз да юктан гына барлыкка килмәгән. Бу гадәт динебездән. «Оялу – Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк» дигән әйтем дә бар халык телендә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәтен карасак та, «Кешеләрдән оялмаган – Аллаһтан оялмас», «Оялу – иманның бер тармагы» дигән хәдисләр табабыз. Баланы Аллаһ Тәгаләдән һәм кешеләрдән оялырга өйрәтү, гомумән, оят-хәяне белүен гадәткә кертү кирәклеген раслый алар. Әти-әниләрнең, мөгаллимнәрнең бурычы булган бу эшне ничек башкарырга соң дигән сорау туа. Әлбәттә, динебез аңлатканча: баланы кешедән оялырга өйрәтү кирәк, ләкин кеше алдында гаебен фаш итеп оялту кирәкми. Оялырга өйрәтүебез рәнҗетүгә әйләнмәсен өчен шушы гади генә кагыйдәне үтисе була икән.


Мөселман кешегә башкаларга карата гадел булырга кушылган, хәтта үзенә караганда да гаделрәк. Шулай ук ул әгәр үзенә әйтсәләр, үз күңелен кырырдай сүзне башкаларга әйтмәскә һәм үз хәтерен калдырырдай гамәлләрне башка кешеләргә карата кылмаска тиеш. Күбебезгә таныш, еш телгә алына торган хәдис: «Үзегез өчен яратканны башка мөселман кардәшләрегез өчен дә ярата башламый торып, сезнең берегезнең дә иманы камил булмас».


Күп вакыт бу хәдисне искә алсаң, ишеткән бар инде, диләр. Үтәгән бар инде моны яки үтәп яшибез, диярлек булсын иде ул алган белем. Үзебезнеке дә, балаларыбызга өйрәткәне дә. Амин!


Тулырак.


Нурия Әлмиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ