Логотип Магариф уку
Цитата:

Оят иде...

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Салават каласына күчмә утырышын уздырырга баргач, якында гына урнашкан Җиргән авылын әйләнеп килү уе туды. Форум башланганчы, буш вакыт табып, шул якка юнәлдек....

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Салават каласына күчмә утырышын уздырырга баргач, якында гына урнашкан Җиргән авылын әйләнеп килү уе туды. Форум башланганчы, буш вакыт табып, шул якка юнәлдек.


Мәләвез районы биләмәсенә кергән Җиргән заманында шагыйрьләр солтаны Дәрдмәндне, классик язучыбыз Мирсәй Әмирне биргән авыл. Ниятебез изгеләрдән - әдипләр дөньяга килгән авылның шифалы һавасын сулап кайтудан гыйбарәт иде. Әмма Җиргән авылын урап узганда нигәдер җаным урыныннан кузгалды. Шагыйрьне дөньяга биргән буш нигез күккә төбәлеп уйга калган. Кайчандыр Мирсәй Әмир музей-йорты булып хезмәт иткән кечкенә генә өй тимер чардуган белән әйләндереп алынган. Алар турындагы истәлекләр авыл мәдәният йортында урнашкан туган якны өйрәнү музеена  куелган. Урам як диварына алар хөрмәтенә эленмә такталар беркетелгән. Биш мең халкы булган авыл мәктәбендә 7 төрле милләт баласы укый. Шагыйрь Дәрдмәнд хатыны Мәһүбә ханым белән бергә приискалар урнашкан һәр авылда мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, мәчетләр төзеткәннәр. Сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр. Милләтне мәгърифәтле итү бурычы һәрвакыт беренче урында торган. Шигырьләрендә дә ул үз мәсләгенә тугры калган:


“Атам-анам йорты өчен


Булса мең җаным фида;
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида”.
“Ни газизрәк, бу ватанмы?
“Аһ, туган каүмем газиз...”
Хәтер кыска...
Фоторәсемнең чыганагы: http://s13.ru/archives/15602

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әгәр бүгенге татар дөньясында ДӘРДМӘНД (БертуганЗакировлар) һәм аның якыннарына тиң иманлы замана байлары булса, алар шушы бөек шәхесләребезнең тарихи мирасларын барлау, ягъни очсыз-кырыйсыз Россия киңлекләрендә алар калдырган эзләргә истәлек билгеләре урнаштыру- һәйкәлләр кую, музейлар оештыру, милли мәктәпләр ачуга матди һәм рухи байлыгын кызганмас иде. Шул юлдан барып та милләт үсеше тарихына кереп була икәнен алар арасында әлегә аңлаучы юк. Автор: Илсөяр

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ