Логотип Магариф уку
Цитата:

Профессор Фираз Харисов “Мәгариф” журналында кунакта

Бүген безнең редакциядә кунакта педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, күп санлы фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы Харисов Фираз Фәхраз улы булып китте. Ул безгә 2015 елда 1 2...

Бүген безнең редакциядә кунакта педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, күп санлы фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы Харисов Фираз Фәхраз улы булып китте. Ул безгә 2015 елда 1 200 данә тираж белән басылып чыккан “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни методик нигезләре” китабы турында сөйләде.


Монографиядә татар телен чит тел буларак укытуның теориясе һәм практикасына караган актуаль мәсьәләләр яктыртыла. Әлеге китапка аның соңгы 25 ел эчендә башкарган хезмәтләре кергән. Фәнни китап соңгы заманча технологияләрне кулланып эшләү методикасына нигезләнеп төзелгән.


“Башка халыкларда  әлеге темага багышланган фәнни хезмәтләр юк. Бары тик башкортларда гына телне фәнни методик нигездә өйрәнүгә караган ике докторлык диссертациясе якланды”, - ди Фираз Харисов.


харисов 1

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ