Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аеның соңгы ун көнлегенә кердек

Мөселманнар өчен айлар арасыннан – Рамазан ае, көннәр арасыннан – Җомга көне, кичләр арасыннан – Кадер кичәсе иң мөбарәге булып санала.Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасында, әмма ул төгәл...

Мөселманнар өчен айлар арасыннан – Рамазан ае, көннәр арасыннан – Җомга көне, кичләр арасыннан – Кадер кичәсе иң мөбарәге булып санала.


WhatsApp Image 2018-06-05 at 10.53.42


Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасында, әмма ул төгәл билгеләнмәгән. Без бүген менә шушы соңгы ун көнлеккә кердек.


Кадер – “кодрәт” дигән мәгънәне белдерә, икенче мәгънәсе – тәкъдир. Коръән Кәримнең 97нче сүрәсе шушы мөбарәк кичәгә багышланган, исеме дә “әл-Кадер” дип атала.



  • “әл-Кадер” сүрәсенең аңлатмасы:


“Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер. (Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)”.


Кадер төне мең айдан да кадерлерәк! Ул төнне догада, зекердә, намазда яки гыйбадәттә үткәргән мөселман мең ай буе гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер-савап алачак. Мең ай – ул 83 ел дигән сүз!


Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с): «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – дигән.


Галимнәр аңлатуынча, Кадер кичәсенә хас булган аерым билгеләр бар: ул кичә нурлы, тыныч, матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; болытлар йөрмәс, җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр.


Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын) пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) сорады: “Кадер төненә ирешсәк, нинди дога кылырга кирәк?” Пәйгамбәребез (с.г.с) шушы доганы өйрәтте:


اللَّهُمَّ إِنَّكَ عُفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي


Әллаһүммә иннәкә гафүүн, тухиббуль гафүә, фагфү ганний


Йә Аллаһ, һичшиксез, Син - гафу итүче. Гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит!


Ураза гаетенә кадәр һәр төндә шушы доганы кылыйк!


Нурия ӘЛМИЕВА әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ